Мәңге онытылмас еллар
материал на тему

Сагдиева Ляля Фоатовна

Бөек Ватан сугышына багышланган экскурсия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boek_vatan_sugyshy.docx24.18 КБ
Office presentation icon boek_vatan_sugyshy.ppt2.52 МБ

Предварительный просмотр:

Мәңге онытылмас  еллар

(Бөек  Ватан сугышы. Экскурсия.)

                                                                                                Сугыш килде безгә сорамыйча,

                                                                                                Шакымыйча кердеишектән,

                                                                                                 Кабатладык шулчак тешне кысып:

                                                                                                “Без җиңәргә тиеш ничек тә!”

                                                                                                                                                 Р.Вәлиев

           Күпме вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Җиңү сугыш кырында гына яуланмады, бәлки тылда да- мартен һәм домна мичләрендә, завод  цехларында, гыйльми лабораторияләрдә, совхоз-колхоз кырларында да яуланды.Фронтларда солдатлар, заводларда һәм кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр,олысы да, кечесе дә- һәркайсы, канын һәм тирен түгеп, батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылдылар һәм  Бөек Җиңүгә үзләренең өлешләрен керттеләр.

                  Без каһарман сугышчыларыбыз белән беррәттән  фидакарь тыл хезмәтчеләрен дә рәхмәт һәм ихтирам белән искә алабыз . Шуңа күрә бүгенге сәяхәтебез дә шуларга багышланган.

         Без сезнең белән Мәскәү районы 87 нче мәктәп музеенда. Бу музей “Бөек Ватан сугышы еллары” дип атала.Кайбер стендларга гына тукталып китәрбез. Чөнки максатыбыз : тылдагы сокландыргыч хезмәтне күрсәтү.

I. Менә каршыбызда түгәрәк,  кара әйбер.  Шундый радиолардан сугыш турындагы хәбәрне ишетәләр дә инде.

20 ләп Европа илен көннәр эчендә басып алган Гитлер, июль ахырында ук Иделгә, Мәскәүгә килеп җитәргә ниятли. Илнең тар-мар ителү  куркынычы туа. Бөтен ил бердәм булып дошманга каршы күтәрелә, экономика хәрбиләштерелә, каты тәртипләр кертелә. Халкыбызның героизмы җиңүгә илтә.

Тылда калган, ачлы-туклы хатын-кызлар, балалар, картлар тәүлегенә 12-13 сәгать эшләп 1000000 самолет, 100000 танк җитештерәләр (Германия шул чорда 4000 генә җитештерә ала.)

II. Тегү машинасы. Бу машина Васина ЕвдокияЗиновьеваныкы.Ул төнлә каравылчы булып эшләгән, ә көндезләрен фронт өчен киемнәр, бияләйләр теккән. Ә әнисе эшкә киткәч, аны кызы алыштырган. 1942 нче елда төзекләндерү колоннасына алына. 1946 елга кадәр Свердловски шәһәрендә тимер юлларны торгызуда катнаша.

III. Бу оәсем фронтка кием җыюны күрсәтә.

IV. Монда Әтнә районында яшәүче бер әбинең шәхси кәгазьләре.Сугыш елларында күрсәткән хезмәтләре өчен бирелгән медальләр, документлар.

V. 1943 елгы балалар рәсемнәре, мактау кәгазе.

Япь-яшь укытучылар, ятим калган, әниләре, апалары эштә булган, балаларны ничек тә тынычландырырга, бераз гына булса да оныттырып торырга теләгән. 89 нчы мәктәп укытучысына бирелгән мактау кәгазе һәм аның балалары ясаган рәсемнәр.

VI. Тылдагы хезмәт ияләре фронтка акчалата да күп булышканнар. Шушындый лотереяләр күпләп сатыла. Күп кенә кешеләр саклык акчаларын,кыйммәтле әйберләрен оборона фондына биргәннәр.Эшчеләр 1 көнлек акчаларын шул фондка ай саен күчереп барганнар. Мәсәлән, 1 районның айлык күчерүе 300 мең тәшкил итә.

Районнарда да колхозчылар бу эштән читтә калмаганнар. Октябрь һәм  Балык- бистәсе  районнарыннан  барлыгы 280 мең акча, 400 мең кыйммәтле кәгазьләр җыеп алына. Шулай итеп, армия һәм флотны коралландыруның төп чыганагы булып Оборона торган. Фонд ярдәмендә барлыгы 2,5 мең очкыч, берничә мең танк, 8 су асты көймәсе, 16 хәрби катерлар төзелә.

Хәзер музеебызның бу өлешенә күчик. Монда авыл тормышы сурәтләнгән.

Татарстан колхозчылары сугыш елларының авыр шартларында икмәк өчен көрәшәләр. Ирләрнең күбесе фронтка китә. Тракторларның,автомашина һәм иң яхшы атларның күбесе армиягә җибәрелә. Эшнең  авыр башы хатын-кызлар, картлар һәм яшь-үсмерләр өстенә төшә. Күбрәк  кул хезмәте кулланыла.

Менә шундый чалгы һәм ураклар белән иген урганнар.

VII. Музейның  I өлешендә  җылы киемнәр җыю   белән очрашкан идек инде. Бу “каба” дип атала. Авыл кешеләре кул белән, җепләр әзерләп, җылы оекбашлар һәм башка җылы әйберләр бәйләп җибәргәннәр.

VIII. Сугыштан күңелле хатлар, открыткалар белән беррәттән кайгы кәгазьләре дә килгән.

IX. Алар сандыкларда күңел пәрдәсе кебек сакланган.

X. Әби-бабаларыбыз армиябезнең җиңүе, солдатларның исәнлеге өчен кичләрен догалар кыла торган булганнар, теләкләр теләгәннәр.

Шушының белән сүзебезне тәмамлап, зур, сокландыргыч батырлыклар күрсәткән завод- фабрикаларыбызга юл тотабыз.

Промышленность тулысынча диярлек сугыш кирәк- яраклары җитештерүгә көйләнә.

Мәсәлән, Казанның кино тасмасы фабрикасы тиз арада самолеттан дошман объектларын фотога төшерү өчен яңа төр продукция эшләп чыгаруны үзләштерә. Хәрби медицинаны рентген элпә(пленка)ләре белән тәэмин итеп тора.

Предприятие коллективы яңа продукцияне үзләштерү эшенә зур интузиазим белән алынды. Яңа продукция технологиясен эшләү процессында А. О. Кондахчан, А.В.Борин ,  Н. А. Труфанова, А. Г. Кашаев һәм башкалар тәүлекләр буена лабараториядән чыкмаганнар. Яңа пленка “армия күз”енә әйләнә.

Кинопленка фабрикасындагы бер цехның коллективы бер ай буена ял көннәрсез эшләгәннәр.

Шимбә көнне төштән соң фабриканың  баш инженеры М.И. Мумжиев цехка килеп керә.Эшчеләрне кызыл почмакка җыялар.”Иптәшләр!- дип сүз башлый Мумжиев, - бу айда сез көчегезне кызганмый эшләдегез . Барыгызның да ял итәргә хакы бар. Ләкин фабрика бу көннәрдә фронт өченашыгыч заказ үтәргә тиеш. Нишлибез соң?”

-Сөйләп тә торасы юк! Кирәк булгач, эшләрбез!- дигән сүзләр яңгырый.Икенче көнне аларның барысы да эшкә килә.(Р.Г.Абдуллина. Г.И. Аблязов. Казан химия заводы тарихы буенча очерклар, 95 нче бит.)

XI. Менә без сезнең белән Казанның дары заводының I капкасы- Кызыл Капкадан кереп барабыз.

Бу завод каршында, сугышның беренче көннәрендә үк, зур йөкләмә тора: кыска гына вакыт эчендә күпмедер автомобиль һәм атларны әзерләргә, эш көнен 12 сәгатькә үзгәртергә,  икенче сменаны оештырырга  кирәк була. Эшчеләр тәүлек буе заводтан чыкмый . Элеккеге “кызыл почмаклар” да 1-2 сәгатькә генә күз йомып алу өчен урыннар булдырыла.

Сугышның беренче көннәреннән үк 5 нче производствоның эшчеләре: Мокеев, Ганиев, Ахатов, Касымов, Шигапов, Валиев, Хамидуллиннар    күпләргә танылып өлгерә.

Алар көне- төне заводта булалар, өйләренә киемнәрен алыштырыр өчен генә кайталар.

Тиз арада 1941 елның ахырында ук  дарының яңа төрләре уйлап табыла,  сыйфаты яхшыртыла. Танкларга каршы кулланыла торган гранаталар өчен чимал эшкәртү цехы ачыла.

1942 нче елның башында ук завод эшчеләре тормыштагы күп кенә авырлыклар белән очрашалар.

Эшчеләрне азык-төлек белән тәэмин итү- иң мөһим сорауларның берсе була. Шушы елда ук тәэмин  итү бүлеге ачыла.”Соровик” дигән совхозны үз канаты астына ала. Коры  елгада (Сухая река) җир бүлеп бирелә.

Иртә яздан ук бәрәңге эшкәртә башлыйлар. Шәхси хуҗалыклардан  30 баш сыер сатып алына. Көзгә инде 150 баш чучка һәм 80 савым сыеры була.

 Азык- төлек мәсьәләсе бераз хәл ителә. Төрле ашханәләрдә, балалар бакчаларында, госпитальләрдә икенче ашка тәбә, шпик, тушенкалар биргәннәр. Чәй янына коры сөт, сохари,  сирәк кенә булса да шикәр дә,ә кибетләрдә “ май” талонына ак, тәмсез май биргәннәр. Икенче зур авырлык- ягулык материалы. Кыска вакытта, булган утын тотып бетерелә. Урман бүлеге оештырыла. Тиз арада кирәкле утын әзерләнә. Ордерлар белән эшчеләргә дә биргәннәр. 1943 елның язында Сталинград(Волгогдад) шәһәрен төзекләндерү өчен 6 вагон агач материалы  җибәрелә.

Фроннтны дары белән туктаусыз тәэмин итүче бердәнбер  завод була. “Катюша” җайланмалары өчен М-8 һәм М-13 реактив снарядларына дарылар, миномет зарядлары, зенит һәм үзйөрешле артеллерияләренең яңа системаларына дарылар эшләнә, үзләштерелә. Завод фронтка кыр һәм диңгез артеллериясе, самолет коралы, винтовка патроны өчен 4 миллиардтан артык заряд җибәрелә.

Каршыбызда оборонаның Дәүләт флагын мәңгелек саклауга бирелгән завод-С.П.Горбунов исемендәге авиация заводы. Биредә Кызыл Армиянең горурлыгы булган Пе-2 бомбордировщиклары ясап чыгаралар. Сугыш чорында барлыгы 10 мең Пе-2 бомбордировщиклары, 100 гә якын Пе-8 авыр бомбордировщиклары ясала. Пе-2 сәгатенә 480 километр тизлектә оча торган 3 урынлы бу самолет бортына 3 тоннага якын бомба ала торган була. Баштарак көнгә 1 хәрби машина чыгарылса, ахырдан тәүлеккә 13-14 машина эшләнә торган булган.

Сугыш барган җирләрдән Казанга, Чистайга һәм башка шәһәрләргә йөзләгән завод-фабрикаларны күчереп урнаштырырга туры килә. 1941 елның җәендә үк республикага беренче заводлар килә башлый. Алар арасында Мәскәүнең тегү фабрикасы, 2 авиация заводы, “Труд” аяк киемнәре заводы. Барлыгы 70 завод-фабрика күчереп салына.

Хәзер Ленинградтан (хәзерге Санк-Петербург) китереп салынган авиация заводы яныннан үтеп китәчәкбез.Биредә төнлә оча торган, җиңел моторлы По-2 бомбордировщикларын җитештергәннәр.

Гитлерчылар иң беренче По-2 ны күргәч, “кофе тегермәне” “(кофейная мельница” ) дип көлгәннәр.Шуннан бу машиналар легиндар очкычларга әйләнәләр. Түбәннән  очарга кирәк булганда, бу машина могҗизалар эшләргә сәләтле була. Нәкъ менәшушы очкычларда татар халкының горурлыгы булган-Ольга Санфирова, Мәгъбүдә Сыртлановалар очкан.

Менә сәяхәтебез ахырына якынлашты. Мәктәбебезгә әйләнеп кайтырбыз.

Җиңүне якынайтуга мәктәпләрнең дә өлеше керә. Күп кенә мәктәп бүлмәләрендә госпитальләр оештырылган. Мәктәпләрдә 3 сменалы дәресләр булган. Күбрәк игътибар физик тәрбиягә бирелгән. Балалар металл, дару үләннәре җыйганнар.

                                                     Матурлыгы өчен бу көннәрнең

                                                     Кемнәр генә корбан булмаган.

                                                     Исемнәрен тарих безгә үзе

                                                     Саклап килә ерак еллардан.

                         Кулланылган әдәбият.

  1. Г.М. Дәүләтшин, Ф. Ш. Хуҗин. Татарстан тарихыннан хикәяләр./ Казан: Мәгариф,- 19993.
  2. Б. Ф. Солтанбеков , А. А. Иванов. Татарстан тарихы./ Казан: “Хәтер”. -2006.
  3. Б.Ф. султанбеков. История Татарстана./Казан : “Тарих”- 2001.
  4. Р. Г. Фәхретдинов. Атлас истории Татарстана и татарского народа./ Казан-Мәскәү/: “Дик”-1999. Б-53.
  5. Б. Ф. Солтанбеков. Туган як турында хикәяләр./ Казан: ТКн-1980.
  6. З. И. Гилманов. История Казани. / Казан; тКН-1991.
  7. В.С. Казаков. 210 лет на службе Родине./ казан: “Экополис”-1998.                                                  


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам: