Суд над вредными привычками
классный час (10 класс) по теме

Гумерова Лейсина Марсовна

Я предлагаю конспект  открытого мероприятия на тему" Суд над вредными привычками"на татарском языке ,так как я много лет работала  с татарскими классами.Я надеюсь,те кто ознакомится,что -то интересное для себя найдет.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Суд над вредными привычками67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. “Аракы, тәмәке ,наркотикларны үз итсәң, акылдан язарсың!”

(Начар гадәтләрне хөкем итү.)

Максат. Наркомания,алкоголиз,тәмәке тарту кебек авыруларның асылын ачу.Укучыларны өстәмә белем чыганаклары ярдәмендә актив танып белү эшчәнлегенә җәлеп итү,әлеге куркыныч чирләрдән кисәтү. Яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше,аларда тормышта дөрес юнәлеш алу,үз фикерләрендә тора алу формалаштыру.

Җиһазлау.Судья,секретарь,прокурор,адвокат өчен урын әзерләнгән .Плакатлар эленгән

Ачык чараның барышы        

I.Оештыру.                                                                                                               Исәнмесез,яшьләр,килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән ”Начар гадәтләрне хөкем итү”дигән уен үткәрәбез.Безгә бүген хөкемдар(судья),сәркатип(секретарь), гаепләүче(прокурор),  яклаучы(адвокат) кирәк булачак.(Бу уенчылар алдан билгеләнә). Билгеләнгән кешеләрнең урыннарын алулары сорала.                                            Гаепләнүчеләр эскәмиясендә бүген җинаятьчел төркем.Әлеге җинаятьчел төркем  вәкилләре  яшьләре буенча бик картлар.Мәсәслән,аракы,аңа якынча 500 яшь,икенчесе-тәмәке,аңа якынча 1 мең яшь,алардан да картрагы наркотик,аңа якынча 40 мең яшь.

II.Төп өлеш.

Секретарь. Басыгыз,суд килә.

Судья.Зыян күрүче,сүз сезгә бирелә. Әлеге төркем белән сез танышмы?Алар турында нәрсә әйтә аласыз?

Зыян күрүче.Мин бик гади бала булып үстем.Башка балалар кебек үк мәктәпкә бирделәр.Мәктәптә укыганда,миңа беренче тапкыр тәмәке тартып карадым.Дуслар бик мактый-мактый  кыстагач,наркотиклар белән дуслаштым.Наркотикларга акча җитми башлагач,әйберләр саттым,урлашуга күчтем.Менә китте “күңелле тормыш” : аракы эчтем, тәмәке тарттым,наркотиклар кулландым.Өйләнеп карадым.Гаиләм миңа түзмәде.Менә хәзер гаилә юк,балаларым юк,тормышым юк.Мин яшәмим,мин тереклек итәм.Хөрмәтле хөкемдар,минем бу хәлдә яшәвемдә шушы гадәтләр гаепле.Аларга тиешле җәза бирүегезне сорыйм.

Судья. Беренче җинаятьче-наркотик.Сез,прокурор,нәрсә әйтергә телисез?                               Прокурор .XX гасыр кешелеккә наркомания  афәте ишек шакыган чор буулып тора.XXI гасыр да бу афәттән читтә калмады.Ул яшьләрне үзенең арбасына көннән-көн күбрәк төйи бара.Урам-тыкрык,подъездларга гына түгел,җәмәгать урыннарында да файдаланылган шприцлар күреп тәннәр өши.Алабуга шәһәре наркология диспансеры мәгълүматларыннан күренгәнчә,шәһәрдә исәптә торучы 300 дә артык наркоман булган( бу 20009 нчы елгы  мәгълүматлар)Исәпкә кермәгәннәре 10-15 тапкыр артык булуы  ихтимал.Ә инде соңгы елларда артмаган дип кем әйтә ала?Наркоманнар кешелеген җуйган,иманын  саткан ” тере мәетләр”,шәүләләр”.Мин шаһитләрне чакырырга телим. Иң беренче шаһит-Тарих укытучысы.Хөрмәтле,судья,аңа сүз бирергә рөхсәт итегез.

Судья.Сез дөресен генә сөйләргә тиеш.Һәрбер сүзегез өчен җаваплы икәнегезне онытмагыз.

Тарих укытучысы.Кеше наркотиклар белән безнең эрага кадәр 40 мең еллар элек танышкан.Кызыксынучан кеше тирә-юньдә үскән күп төрле үсемлекләрне татып караган һәм аларның кайберләренең күңелне күтәреп җибәрүләрен,көчне арттыруларын белгән.Аларны кулланып,ул авыр тормышны аз гына вакытка булса да җиңеләйтергә теләгән.Кешеләр дөньяның төрле кисәкләрендә үскән үсемлекләрнең тамыр яки яфракларның серле көчләрен белгәннәр.5 мең ел элек үк Месопотамиядә  (хәзерге Ирак)яшәүчеләр йоклата торган мәкне кулланганнар.Мәк согыннан алынган опиумны алар “Шль” дип,ягъни” шатлык” дип атаганнар.Гомер “Одиссея” әсәрендә болай дип яза:”....Гүзәл Елена Одиссея улы Телемакка кубок белән “непентес” дигән эчемлек бирә,ул эчемлек авыртуны  һәм  кайгыны оныттыра торган булган”.1805 нче елны Зертюрнер опиумны порошок хәлендә  алырга өйрәнә. Һәм грек алласыМорфей хөрмәтенә-морфин исеме бирә.Гонконгка һәм Сингапурга таба йөзгән моряклар мәкнең согын киптереп,трубкага салып,аруларын онытып тору өчен, тартып бара торган булганнар.Хәзерге вакытта морфин медицинада көчле авыртуларны киметү өчен дару итеп кулланыла.

Судя.Адвокат,сезнең сүзегез бармы?

Адвокат.Хөрмәтле иптәшләр!Наркотик куллану  начар гадәт, дисез.Ә менә бит безнең эрага кадәр 2757 нче елда Кытай императоры Шен-Нуна йөткерүгә каршы дару итеп кулланган,Һиндстан киндереннән ясалган марихуана сукырны күрергә,аксакны-йөрергә,ярлыны байга әйләндерергә сәләтле дип мактала торган булган.Тагын шуны өстәргә кирәк:Боливия шахтерлары үзләренең каторга хезмәтләре өчен акча урынына кока агачы яфраклары ала торган булганнар.Яфракларны чәйнәгәннәр,я тартканнар.Бу аларга көн саен  җир астында интегеп эшләгәннәрен онытып торырга ярдәм иткән.Аларны  эйфория хәленә китергән,дәртләндергән.Менә нинди көчкә ия булган наркотик!

Судя.Тагын шаһитләр  бармы?

Прокурор .Әйе,бар.Табиб-наркологка сүз бирүегезне үтенәм.

Судя.Хөрмәтле табиб,сез дөресен генә әйтергә тиеш.Һәрбер әйтелгән сүзегез өчен  җавап бирәчәксез.

Табиб-нарколог.Мин дөресен генә сөйләргә сүз бирәм.Наркотик грекча “оету”, ”сиземләүне  бетерү” дигән сүз .Аларның 4 группасы бар.

Опиатлар эйфория хәленә китерә.Кешедә ялган тойгылар уята,хәрәкәтләр активлыгы минимумга тигез.Эйфория хәленә килгәнче,әлеге наркотикларны куллануны берничә тапкыр артттырырга тиеш була.Интегү булмасын өчен,тагын организм наркотик куллануны таләп итә.” Ломка” синдромы –авыр чир.Ул буыннар сызланып авыртуы,тын кысылу,хәлсезләнү кебек билгеләрдән тора.Опиатларга мәктән ясалган морфин һәм кодеин,героин  препаратлары керә.

Психостимуляторлар- үзәк нерв системасын стимуллаштыра.Бу төркемгә эфедрин,катонин,киндердән эшләнгән препаратлар,марихуана,анаша керә.Әлеге матдәләр арыганны,ашыйсы килгәнне бетерә,йокыны тараткан сыман тәэсир итә.Алар хәрәкәт активлыгын үстерә,күп сөйләштерә,йөрәк тибешен арттыра.

Голлюценогеннар. –кешенең  психикасында  тирән үзгәрешләр ясый:психоз, голлюцинация  булдыра.Алардан алган тәэсир фантастик характерда. Мәсәлән,кайбер кешедә су өстендә йөри алу тойгысы уяна.Кайберләре шуны эшләргә омтыла да.Голлюциногеннар шизофрениягә китерә.Мескалин кактусыннан алган наркотик препаратлар авыр психик бәйлелеккә китерә.

Йокы китерүче препаратларга барбитурат кислотасы керә.Ләкин бу йокы организмга ял бирми.Хәлсезлек,баш авырту,косасы килү наркотикны яңадан кулланырга мәҗбүр итә.Барбитурат булмаса,кешенең хәле бик начарая һәм анда “белая горячка” башлана.Барлык наркотиклар да баш миенә зарар китерә.Наркотик баш миенә килә торган сенсор сигналларны көчәйтә,яки сүндерә,яки аларны үзгәртә.Наркоманнар арасында венерик авырулар,гепатит,СПИД белән авыручылар саны бик күп.Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә кадәр яши.

Судя.Наркотик,сезнең сүзегез бармы?

Наркотик.Юк.

Судя.Барлык  шаһитләрне  тыңладыкмы?Ә хәзер шул җинаятьчел төркемнең 2 нче вәкиле булган аракы җавапка тартыла.Без алкогольнең организмга зыяны бар дип санаган һәр кешене тыңлаячакбыз.Шулай ук аны яклау өчен дә сүз биреләчәк.1 нче шаһитне- терапевтны  чакырабыз.

Секретарь.Терапевт чакырыла.

Судя. Терапевт,сез дөресен генә сөйләргә тиеш.

Терапевт.Мин дөресен генә сөйләргә сүз бирәм.Җәмәгать!Мин үзем-эчкечелекнең кан дошманы.Алкоголь-наркотик матдә,ул этил спирты чүпрә гөмбәчекләре эшчәнлеге тәэсирендә углеводларны әчетеп табыла.Кеше организмында ул үзәк нерв системасындагы тоткарлау процессларын көчсезләндерә,ә инде артык эчкәндә,үз-үзеңне тота алу,үзконтроль,үзтәнкыйть,сак булу кебек сыйфалларның бөтенләй югалуына китерә.Алкоголь кешенең акыл һәм физик эшкә сәләтлеген,күзенең үткенлеген,сизгерлеген киметә.Яшь организмга алкогольнең тәэсире аеруча көчле.Үсмер никадәр иртәрәк аракыга ияләшсә,шулкадәр тизрәк эчкечегә әверелә.В.Маяковский да ”Исерткеч эчемлекләр эямәгез,эчкечеләр өчен ул-агу,тирә-юньдәгеләр өчен-газап”,-дип юкка гына әйтмәгән.

Судя.Аңлашылды,утырыгыз.Тагын шаһитләр бармы?

Секретарь.Бар. Кардиолог чакырыла.

Судя. Терапевт,сез дөресен генә сөйләргә тиеш.

Кардиолог.Аракыны кеше гадәттә,нинди дә булса вакыйга - туган көн,бәйрәм һ.б. уңаеннан йотып куя.Кайбер кеше кайгыдан да,шатлыктан да эчә.Тик бу очракта аракының йөрәккә,кан тамырына зыянлы булуын аңлап җиткерми.Нәкъ менә алкоголь тәэсирендә йөрәк стеналарына май утыра,канда гемоглобин кими,эритроцитлар үлә.Боынгы Римда һәм Грециядә 25 яше тулмаган ир-егетләргә спиртлы эчемлекләр эчертү тыелган.Монда уйланырлык җирлек бар.

Сүдья.Сүз акушерга бирелә.

Акушер.” Яшел елан баланы ана карынында ук үтерә. Исерткеч эчемлекләрне еш куллану яралгы күзәнәкләренә зыян сала.Бу исә ана карынында ук төрле авырулар китереп чыгара,сабыйның буе һәм авырлыгы туганда ук кимрәк,акыл  үсеше тоткарлана.                       Әни-әтисе эчкече булган гаиләләрдәге  балаларның 39% якыны авыру,акылга сайрак була.Ә үле туган яки тугач үлгән балалар күпме?Галимнәр мәктәпләрдә һәм интернатларда тәрбияләнүче акылга зәгыйф балаларның  90% ның ата- анасы эчкече булуын ачыклаган.” Шәраб кешенең сәламәтлеген,акыл сәләтен , гаилә  тотрыклыгын харап итә,иң аянычлысы шунда:аның җанын үтерә,нәселен котырта”,-дип яза Лев Толстой.

Судья.Сүз гастроэнтерологка бирелә.

Гастроэнтеролог.Барлык сөйләүчеләр белән дә килешәм.Аларга өстәп шуны әйтәм:алкоголь бөтен организмны да агулый.Спирт-бавыр өчен көчле агу,ул бавыр күзәнәкләркнең череп таркалуына китерә.Ашказаны,эчәктә рак та шул агудан башлана.Аракы авыз куышлыгының,үңәч һәм ашказанының лайлалы тышчасын яндырып алгандай итә.Алкоголь тәэсирендә ашказаны сыекчасы бүленеп чыгуы кими,чөнки ул ферментларны юкка чыгара.Аракыны каты хөкемгә тартырга,тамырына балта чабарга кирәк!

Судья.Сез,адвокат әфәнде нәрсә әйтә аласыз?

Адвокат.Моннан 100 мең еллар элек кешелек алкогольнең ни икәнен белмәгән.Россиядә аракы XVIгасырда , ягъни алхимиклар алкогольле эчемлекләрне куарга өйрәнгәннән соң барлыкка килгән.Инде шул вакытта спиртның үзгә бер төрле дәвалау үзлегенә ия булуын чамалаганнар.Шунлыктан аны тереклек суы  яисә” татлы су” дигән исем астында даруханәләрдә сатканнар.Бер генә бәйрәм дә бу эчемлектән башка узмый.Шулай булгач,кирәксез,файдасыз дип әйтергә мөмкинме соң?

Судья.Хәзер 3 җинаятьче җавапка тартыла.Ул нәрсәдә гаепләнә соң?

Секретарь. Тәмәкене бик күптәннән тарта башлаганнар.Безнең эрага кадәр Vгасырда яшәгән грек галиме Геродот язганча,Төньяк Америкада яшәгән скифлар һәм башка кабиләләр утта ниндидер үсемлекне яндырганнар һәм ул янганда барлыкка килгән төтенне иснәгәннәр. Европалылар тәмәкене берничә мәртәбә Америкада күрәләр.Анда яшәүче туземецлар кыргый үсемлек яфракларын төреп киптергәннәр һәм аларның төтенен аңнарын җуеп егылганчы суыралар.Колумб моряклары тартырга өйрәнеп,тәмәкене Испаниягә алып керәләр.XVIгасыр ахырында тәмәк белән көрәшкәннәр,тәмәке тартучы кешеләрне үлем җәзасына хөкем иткәннәр.XIX гасыр башыда Англиядән Россиягә тәмәке кергәч,аны тартучыарга каршы көрәш башлана.Тәмәкенең кеше рганизмына зыян китерүе күптәннән билгеле:ул апппетитны киметә,башны авырттыра,йөрәк кан системасын һәм органнары эшчәнлеген зарарлый.Үпкәдәге яман шеш авыруы да шуннан чыга,янгун чыгу куркынычы да шуңа бәйле.Әйтелгәннәрне исәпкә алып,яшьләребез сәламәтлеген кайгыртып,1494 нче елда үзәк Америкада “туып үскән”, күп кенә илләрдә җинаять эшләгән,күп мәртәбәләр хөкем ителгән гаепләнүче тәмәке “җинаять” иткән өчен судка бирелә.

Судья.Гаепләнүче,ни өчен гаепләнүегез аңлашыламы?

Тәмәке.Аңлашыла.

Судья Үзегезне гаепле саныйсызмы?

Тәмәке.Юк,мин үземне гаепле санамыйм.

Судья.Сезнең әйтәсе сүзләрегез бармы?

Тәмәке.Мин бернәрсә дә сөйләмим.

Судья.Сүз шаһитләргә бирелә.Табиб,сез медицина фәне фәнни дәлилләгән чынбарлык турында гына сөйләргә тиеш.

2 нче терапевт.Тәмәке,тикшерүчеләр исәпләвенчә,кеше гомерен 5-15 елга тикле кыскарта. Бер сигарет гомерне 7 минутка киметә. Йөрәк эшчәнлеген какшата,ашказаны, эчәк авыруларын тудыра. С витамины – сәламәтлекне ныгыта торган төп табигый элементларның берсе.Ул  цинга авыруын дәвалаудан тыш турыдан-туры тән күзәнәкләрен тукландыручы капиллярдан кан китүне кисәтә.Алардан кан китсә, йөрәккә яки баш миенә кан савып,кан юллары томалалану(закупорка) ихтимал.Аякларда кан юллары томаланса гангрена башлана.Аякларны кисәргә туры килә.Тәмәке “С” витаминының тәэсирен бетерә. Канада галиме Маккорник сигаретның берсе 1 әфлисунда булган витаминнарны юк итә дип раслады.Димәк,бер пачка сигарет тартучы кеше,организм өчен кирәкле С витаминын булдыру өчен, 20 әфлисун ашарга тиеш. Кызганычка каршы,хатын-кызлар арасында да тартучылар бик күп.Алардан балалардан зәгыйфь туалар.

Судья.Рәхмәт сезгә.Сүз хәзер 2 нче шаһиткә ,янгын сүндерүчегә,бирелә.

Янгын сүндерүче.Янгыннар,кагыйдә буларак,төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килә.Кайвакыт 1 кечкенә очкын гына да зур янгын китереп чыгара һәм күп байлык янып бетә.Янгын чыгуда тәмәке бик нык гаепле(мисаллар китерә)

Судья.Адвокат һәм прокурор,сезнең гаепләнүчегә сорауларыгыз бармы?

Адвокат.Шаһитләргә сорау бирергә мөмкинме?

Судья.Рәхим итегез.

Адвокат.Ә сез үзегез  тәмәке тартасызмы соң?

2 нче терапевт.Әйе,тартам.

Адвокат.Ә нигә ташламыйсыз соң?

2 нче терапевт.Ташларга тырышып карадым.Ләкин ташлый алмадым.Кечкенә чактан  тартырга өйрәнелгән бит.

Судья.Кузгатылган “җинаять” эше буенча  сорау алу тәмамланды.Ә хәзер суд ике якны тыңлауга керешә.

Прокурор.Хөрмәтле суд!Тәмәке тарту,аракы эчү, наркотик куллану-иң начар гадәтләр.Аларга  каршы  көрәшергә кирәк.Бу –җиңел мәсьәлә түгел. Кайвакыт кешеләргә әлеге әйберләрне төшендерү кыен.Хөрмәтле суд,мин  әлеге җинаятьчеләрне үлем җәзасына тартуыгызны сорыйм.Чөнки күп балалар әти-әнисез кала,шулар белән беррәттән наркоманнар күбәя.Тәмәке тартып, кеше бөерен, бавырын зарарлый.Аналар чире,үле балалар таба.Бу бик куркыныч. Кешелекне ни көтә соң?

Судья.Гаепләнүчеләргә сүз бирелә.

Аракы.Мөхтәрәм суд!Минем сүземә колак салсагыз иде.Мине гаепле дип гаепләп чыктыгыз.Мондый сүзләрне ишетү миңа бик авыр.Уйлагыз әле,аппетитыгыз юк ,ди.Мине аз гына йотып куйсагыз,бүре кебек ашыйсыгыз килә башлар.Сыук тисә,туңсагыз,мин сезне бик тиз җылытырмын.Әгәр сез кыюсыз,юаш икәнсез,йөрәклегә әйләнерсез.Берәр шатлык,кайгы чыкса,күңелегезне күтәрермен.Кибетләргә зур табыш китерәм бит мин!

Наркотик.Мин бөтенләй гапсез.Нигә мине хөкем итәргә?

Тәмәке.Мин гаепсез.Судның мине яклавын үтенәм.Мин болар арасында иң гаепсезе.

Секретарь.Хөкем карарын чыгару өчен,суд киңәшмәләр бүлмәсенә чыга(судья чыга, карар уку өчен керә.

Судья.Хөкем карарын укыйм.Халык сәламәтлеген саклау максатыннан ,суд,секретарь, прокурор тәмәкене,аракыны,наркотикны кешене агулауда,үтерүдә,гарипләндерүдә, Җир планетасын чүпләүдә  гаепләү эшен карады.Гаепләнүчеләр үзләрен гаепле санамыйлар һәм үзләрен яклауны үтенәләр.Аракы кешене үтерү,ятим калдыруда,балаларны зәгыйфьләндерүдә;тәмәке янгын чыгаруда,организмны зарарлауда,  ә наркотик яшьләрне юлдан яздыруда ,кеше үлемендә гаепле дип табылды.Алар бар да үлем җәзасына хөкем ителәләр.Бу хөкем карары ныклы һәм яңадан әлеге карар Югары судта кире каралмаячак.

Секретарь.Басыгыз,суд чыга.

III.Йомгаклау өлеше.

Безнең уен өлеше бетте.Ә хәзер түгәрәкләнеп утыруыгызны сорыйм һәм һәр кеше күңелендә булганны әйтсә иде дигән теләктә калам.(Баларның фикерләре тыңлана)Бу уенда катнашкан барлык кешеләргә,килгән кунакларга рәхмәт белдерәм.Сезнең гаиләләргә  тәмәке,аракы,наркотикларның шаукымы кагылмаса иде.Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок по ОБЖ в 10-м классе "Вредные привычки и их влияние на здоровье. Профилактика вредных привычек"

Данный урок занимает важное место в курсе «Основы здорового образа жизни». Это комбинированный урок  с использованием информационно-коммуникационных  технологий  по теме «Вредные привыч...

Вредные привычки и их влияние на здоровье. Профилактика вредных привычек.

В презентации описываются такие вредные привычки как курение, употребление алкоголя и наркотических средств и ихвлияние на здоровье человека....

Урок ОБЖ в 10 классе: Вредные привычки, и их влияние на здоровье. Профилактика вредных привычек.

Методическая разработка урока ОБЖ в 10 классе. Тема : "Вредные привычки, их влияние на здоровье. Профилактика вредных привычек." На различных этапах урока испоьзовались современные педагогические техн...

Методическая разработка урока ОБЖ в 10 классе: Вредные привычки, и их влияние на здоровье. Профилактика вредных привычек.

Методическая разработка урока ОБЖ в 10 классе. Тема : "Вредные привычки, их влияние на здоровье. Профилактика вредных привычек." На различных этапах урока испоьзовались современные педагогические техн...

Урок по Основам безопасности жизнедеятельности в 10 классе на тему: «Вредные привычки, их влияние на здоровье. Профилактика вредных привычек»

Урок разработан по учебнику  «Основы безопасности жизнедеятельности»  Смирнов А.Т., Хренников Б.Ю.  Москва. Просвещение 2013г.Цель: Рассмотреть влияние вредных привычек на здоровье, спо...

Конспект классного часа на тему "Вредные привычки и их влияние на здоровье. Профилактика и преодоление вредных привычек"

Цели: изучить влияние табака и алкоголя на органы человека; изучить влияние наркотиков на основные системы жизнеобеспечения организма человека; рассказать о профилактики вредных привычек....