Сүзләр патшалыгында кунакта.Уен-дәрес конспекты.
план-конспект урока (5 класс) по теме
Предварительный просмотр:
УЕН - ДӘРЕС
ТЕМА:”СҮЗЛӘР ПАТШАЛЫГЫНДА КУНАКТА”
(5 НЧЕ СЫЙНЫФ
ТАТАР ТӨРКЕМЕ)
Укытучы: Шәрифуллина Г.Ә.
Тема. Сүзләр патшалыгында кунакта.
Максат:1)лексикология буенча алган белемнәрне ныгыту,кабатлау;
2)укучыларның сүзлек запасын баету;
3)укучыларның хыял дөньяларын үстерү;
4)укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну уяту, тәмле телле булырга өйрәтү,
туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: интерактив такта, карточкалар, магнитофон, сүзлекләр.
Дәрес формасы: уен-дәрес.
Файдаланылган әдәбият:Ф.С.Вәлиева,Г.Ф.Саттаров “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә
Татар телен укыту методикасы”.- К.,”Раннур”,2000.
С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”.- К.,”Мәгариф”,2002.
Г.Гәрәева “Уйный-уйный укыйбыз”.-К.,”Яңалиф”,2007.
В.Мусина,А.Якупова “Татар теленнән эш дәфтәре”.-К.,
“Мәгариф”,2005.
Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова. Татар теле.5сыйныф.-К.,
“Мәгариф”,2004.
Р.Р.Шәмсетдинова. Татар теле (күнегүләр).-К.,”Тат.кит.нәшр”.,
2007.
Ф.Ю.Юсупов “Гөлбакча”.- К.,”Тат.кит.нәшр”., 1990.
Р.Х . Ягъфәрова. Уку китабы.- К.,”Мәгариф”,1995.
ДӘРЕС ПЛАНЫ
I.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ:
1)оештыру,укытучының кереш сүзе;
2)өй эшен тикшерү (сүзлекләрне әйтү);
3)шигъри сорау (шигырь сөйләү)
II.БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ:
1)”Сораулар шәһәрчеге”:
а)сорауларга җаваплар
2)”Туганнар шәһәрчеге”:
а)артык сүзне табып билгеләргә
3)”Төрлеләр шәһәрчеге”:
а)капма-каршы мәгънәле сүзләрнең астына сызарга;
б)бер сүзне омоним итеп җөмләләр төзергә
4)”Ял сәгате” (физмину)
5)”Серле мәгарә”:
а)уртак сүзне табарга
6)”Телләр шәһәрчеге”:
а)эпиграф белән эш;
б)алынма сүзләрне билгеләргә
7)”Үткәннән киләчәккә”:
а)карточкада биремнәр (диф.якын килү)
III.ӨЙ ЭШЕ:
а)”Сүзләр илендә яшәүче өч заман” темасына хикәя язарга
IV.ЙОМГАКЛАУ:
а)билгеләр;
б)нәтиҗә.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
---- Исәнмесез,укучылар?! Хәлләрегез ничек?
---- Укучылар,сез беләсез инде, без сәяхәт итәргә яратабыз.Без төрле юллар белән сәяхәт кылабыз,ләкин бер дә кунакта булганыбыз юк.Сез ничек сәяхәт итәсез? (җаваплар).Бүген без барыбыз бергә кунакка барырбыз,сүзләр ярдәмендә барырбыз.Кая дип сорарсыз? Без сүзләр патшалыгына барырбыз.Һәм бүгенге дәресебезнең темасы да “Сүзләр патшалыгында кунакта” дип атала.Патшалык булгач, нәрсә күз алдыгызга килә инде сезнең?
(Әкияти дөнья күз алдына килә)
---- Әйе,кунакта йөрүебез гадәти генә булмас, бераз әкияти дөнья белән дә бәйләнешле булыр.
----Укучылар, сүзләр патшалыгы нинди икән ул.Сез ничек уйлыйсыз,ни өчен “Сүзләр патшалыгы” дип атала?
(Бу җирдә төрле-төрле сүзләр яшидер,бәлки алар әкияттәге кебек
җанлыдыр).
----Бәлки, шулайдыр.Бүген без монда лексикология буенча алган белемнәребезне кулланырбыз,әдәбият ишекләрен дә ачып карарбыз,үзебезгә күп кенә файдалы киңәшләр, кирәкле фикерләр җыярбыз.
----Әнә күрәсезме,шушы картада әлеге патшалык күренеп тә тора.(Слайд №1).
Әйдәгез,хәзер якынрак килеп бу илгә күз салыйк.Ягез, ишекләрен шакып карыйбызмы бу илнең?
(Әйе,карыйбыз)
СЛАЙД №2.
----Укучылар,нигәдер монда кертмиләр.Патшалык хәтле патшалыкка болай гына кертмиләр шул.Әнә Сүзлек бабай бездән белгәннәребезне күрсәтүебезне сорый.
(СЛАЙД №3.Слайдта “белгәннәрегезне күрсәтегез” дигән боерык чыга).
----Сез өйдә нинди сүзлекләрнең булуы турында язып килергә тиеш идегез.Әйдәгез,Сүзлек бабайга санап,нинди сүзлекләр бар икәнен әйтеп күрсәтик әле.
(балаларның җавабы)
1.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
2.Ике телле, яки тәрҗемәи сүзлекләр.
3.Идиомалар сүзлеге.
4.Диалектологик сүзлек.
5.Этимологик сүзлек.
6.Орфография сүзлеге.
7.Энциклопедик сүзлек.
8.Синонимнар сүзлеге.
9.Шәрыкъ алынмалары сүзлеге.
----Яхшы, әйдәгез, хәзер сорап карыйк, кертерләрме икән безне?Резидә, хәтереңдәме, син бер бик матур, мәгънәле шигырь өйрәнгән идең.Шушы шигырьне бу урында искә төшерү бик тә файдалы булыр, дип уйлыйм. Шулай мөрәҗәгать итсәк, Сүзлек бабайның да күңеле булыр дип уйлыйм.
( Ш.Галиевнең “Сүзләр иленә сәяхәт” исемле шигыре сөйләнә)
----Сүзлек бабай,
Бай бабай,
Бик күп сүзең
Бар, бабай.
Сүз иленә
Керикче,
Ниләр барын
Күрикче,
Сәфәр кылып
Йөрикче?
(Укучы сөйләп бетергәч, җавап ишетелә)
----Тере сүзләр
Иле бу,
Төрле сүзләр
Җире бу.
Беләсездер,
Балалар,
Яши монда
Өч заман-
Хәзергесе,
Үткәне,
Киләчәктә көткәне...
Әйдә,рәхим итегез,
Кунак булып китегез.
СЛАЙД № 4.(“Сүзләр патшалыгы”на рәхим итегез! дигән сүз чыга)
----Менә рәхмәт,Сүзлек бабай.Әйдәгез,укучылар,кунак булгач, тыйнак булып кына алга таба атлыйк әле.Бу патшалык, бу илдә бик күп кечкенә шәһәрчекләр дә бар икән.Без аларның ишекләрен ачып карарбыз.
СЛАЙД №5.”Сораулар шәһәрчеге”.
----Менә “Сораулар шәһәрчеге”.Анда ниләр бар икән?Сүзләр дөньясында нинди сораулар яшәп ята икән? Әйдәгез,җавап биреп карыйк.
1.Лексикология нәрсә ул?
(Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән лексикология була.)
2.Төрки телләр группасына нинди телләр керә?
(Төрки телләр группасына татар, төрек, азәрбайҗан, башкорт, казакъ, кыргыз, каракалпак, уйгур, үзбәк, якут һ.б.телләр керә)
3.Нәрсә ул күп мәгънәле сүзләр?
(Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең берничә мәгънә белдерүе күп мәгънәле сүзләр дип атала.)
4.Синонимнар турында нәрсә әйтә аласыз?
(Мәгънәләре бер төрле,якын, ләкин әйтелешләре белән аерыла торган сүзләр синонимнар була.)
5.Антонимнар нәрсә ул?
(Капма- каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала).
6.Нәрсә ул амонимнар?
(Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре белән аерыла торган сүзләр амонимнар дип атала).
7.Алынма сүзләрне ничек аңлыйсыз?
(Башка телләрдән кергән сүзләр була. Татар теленә гарәп ,фарсы, рус һәм башка телләрдән кергән сүзләр бар).
8.Архаизм һәм неологизмнар турында мәгълүмат бирегез.
(Кулланылыштан төшеп калган сүзләр искергән сүзләр,архаизмнар дип атала.
Яңалыклар нигезендә соңгы дәвердә барлыкка килгән яңа сүзләр неологизмнар була.)
----Сораулар шәһәрчегендә яшәүчеләр бездән канәгать калганнардыр дип уйлыйм.Тагын бер шәһәрчекнең ишеген шакып карыйк әле.
СЛАЙД №6.”Туганнар шәһәрчеге.”
----Бу шәһәрчектә кемнәр яши дип уйлыйсыз,укучылар.
(синонимнар).
----Әйе,карагыз әле,”Туганнар шәһәре”ндә ниндидер буталчыклык килеп чыккан.Әйдәгез,аларга булышыйк әле.
СЛАЙД № 7.(БИРЕМ.Һәр юлдагы артык сүзне табып билгеләргә)
Эссе,кызу,салкын,кайнар.
Дәү,нәни,кечкенә, бәләкәй.
Матур,алама,чибәр,гүзәл,сөйкемле.
Ашамлык, ризык,азык, нигъмәт,бүләк.
Бала,сабый,нарасый,аксакал,олан.
(Укучылар интерактив тактада чыгып билгелиләр)
----Яхшы,һәрнәрсәне урынына куйдыгыз.
----Кызык хәлләр була икән бу шәһәрчекләрдә. Алдагысы “Төрлеләр шәһәрчеге”.
СЛАЙД № 8. “Төрлеләр шәһәрчеге”.
----Бу шәһәрдә антоним һәм омонимнар яшиләр.Әйдәгез,аларга күз салыйк әле, бәлки ярдәмебез кирәктер.
СЛАЙД № 9.(БИРЕМ.Тиешле сүзләрне язып бетерергә.(Бер укучы чыгып яза)).
Юл киң, ә сукмак ____________ .
Елга тирән, ә инеш ___________ .
Җеп нәзек, ә бау __________ .
Җәй җылы ,ә кыш _________ .
Китап калын ,ә дәфтәр ________ .
----Яхшы. Монда да ярдәмебез тиде.Кызыксынуыбыз көчлерәк,монда ниләр бар икән.
СЛАЙД № 10(Китап белән эш. 52 бит,207 күнегү).
----Яхшы.Бик әйбәт укучылар, бу шәһәрчектә яшәүчеләрнең дә күңелләре булгандыр дип уйлыйм.
----Юлыбызны алга таба дәвам итәр алдыннан бераз ял итеп алыйк.
СЛАЙД № 11. Ял сәгате.
(Музыка астында хәрәкәтләнү)
СЛАЙД № 12. “Серле мәгарә”
---- Хәзер “Серле мәгарә”не ачып керик.Укучылар, монда нинди рәсемнәр бар? Алар нинди уртак бер сүзне белдерә?
СЛАЙД № 13.(Бирем.БУ нинди сүз?)
Рәсемнәр:Авыздагы теш,урак теше,пычкы теше, тырма теше.
----Бу нинди сүзне белдерә?(ТЕШ)
Кеше йөзендә
Самавырда
Чәйнектә
Көймәдә
(БОРЫН)
ТЕЛ ?
?
?
----Кызык икән бу мәгарәдә. Шулай да барсын да карап бетермәдек әле.Яхшылап карагыз әле,әнә эчтәрәк “Телләр шәһәрчег”е күренеп тора.
СЛАЙД № 14. “Телләр шәһәрчеге.”
ЭПИГРАФ.Һәркемнең
Үз теле,үз йөзе, үз төсе...
Бер җыр – аз,бер моң- аз, бер тел – аз,
Йөз телдә сөйләшеп үс, кеше!
Х.Туфан.
(Эпиграфны укытучы үзе укый.)
----Карагыз әле,нинди мәгънәле һәм кирәкле сүзләр. Укучылар,ничек уйлыйсыз, Х.Туфан ни өчен шулай дип әйтте икән?
( Һәр халыкның үз теле була, безнең дә үз телебез бар. Ләкин чит телләр
өйрәнү дә кирәк.Күп телләр белгән илләр белгән диләр.Ул кешелеккә
үсәргә ярдәм итә).
----Дөрес фикерлисез,укучылар. Ә монда сезне сүзләр көтеп тора.(Шигырьне уку ,биремне үтәү).
СЛАЙД №15 (БИРЕМ. Бу шигырьдә кайсы телләрдән кергән сүзләр бар?)
Бервакыт чук- чук итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә жаннарны кисеп ,ярып садаи хушлары.
Монда бульварлар, клуб һәм тансавальня, цирк та шул.
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;
Биниһая,бихисаптыр,гаскәри Чыңгыз кеби.
Г.Тукай.
----Укучылар, бу шигъри юлларны кем язган?
----Ул нинди әсәрдән?
----Бу сүзләрне үзебез кулланабызмы?
----Алар нинди сүзләр?
----Ә хәзер соңгы шәһәрчеккә тукталыйк.
СЛАЙД № 16.”Үткәннән киләчәккә”шәһәрчеге.
Эпиграф: Үткәне барның-
Киләчәге бар.
Мәкаль.
СЛАЙД № 17.”Тылсымлы конвертлар”
----Бу конвертлардагы биремнәрнең авырлык дәрәҗәсе төрле.Эшләгән эшләрегез бик яхшы,яхшы,канәгатьләнерлек дигән бәяләр белән бәяләнәчәк.Ләкин сезгә сайлап алу мөмкинлеге бирелә.
Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзе.
Мөгаллим,компьютер.
Архаизм һәм неологизмнарны аерып яз.
Гыйлем,супермаркет,шәкерт,офис,космик ракета,имидж,угълым,мөгаллим.
Архаизм һәм неологизмга сүзләр уйлап яз.
(Тикшерү,нәтиҗә ясау)
----Әйе,укучылар,еллар үтү белән сүзләр искереп,телебездән югалып торалар,ә яңа сүзләр барлыкка киләләр икән.Килер бер заман,сезнең балаларыгыз тагын да без белмәгән яңа сүзләр өйрәнер.Ләкин алар телебезне бизәп торган матур сүзләрне,кирәкле төшенчәләрне онытмасалар иде.
----Без сезнең белән инде бик озак йөрдек.Кунакта яхшы булса да, кайтыр юлга, үз өйләребезгә юнәлергә вакыт җитеп килә.Ә Сүзлек бабай безгә ниндидер күчтәнәч тә бирмәкче була.
СЛАЙД №18.”ӨЙгә күчтәнәч”
БИРЕМ.Сүзләр илендә яшәүче өч заман турында хикәя язарга.
(Көндәлекләргә язып кую)
СЛАЙД №19.”Бүләкләр”.
----Сүзлек бабай тагын миңа бүләкләр дә тапшырырга кушты.
(Билгеләр кую,куелышын аңлату).
----Бүгенге дәресебез төгәлләнеп килә. Ә сүзләр турында тагын шуны әйтәсе килә.
Сүзләр,сүзләр... Яши-яши без сезне күбрәк аңлыйбыз.Сезнең дә үз дөньягыз,үз кануннарыгыз,үз язмышларыгыз бар икән.Күтәреп булмаслык авыр сүзләр булган кебек, куенда гына йөртә торган, җиңел,матур,ипле сүзләр дә була.
Кешеләр әнә шул соңгыларын кулланып, дөньяны тагын да матурласыннар иде.
----Хәерле көннәр сезгә. Сау булыгыз!
СЛАЙД № 20. Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация урока на тему:"Сузык авазларда кунакта"
Әлифба дәресенә презентация...
Туган тел патшалыгында.
Туган телгә багышланган кичә....
Тема: “К” һәм къ авазы бездә кунакта".
Максат: (къ),(к) авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм укырга өйрәнү, өйрәнгән материалны кулланану, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү....
Презентация по теме "Зоопаркта кунакта" для 2 класса
В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...
"Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация.
"Сүзләр патшалыгында кунакта" уен-дәресенә презентация....
Әкияттә кунакта.
Урта сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе....
Квест-проект по татарскому языку. 5 класс. "Исемнәр патшалыгында"
"Туган ягым Татарстан" темасын кабатлау....