Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.
план-конспект урока (9 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әлки районы
Чуаш Кичүе урта мәктәбе
Дәрес эшкәртмәсе
Иярченле кушма җөмләләрне
гомумиләштереп кабатлау.
Эшне башкарды: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Хөсәенова Р.Х.
2014
Тема : Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.
Максат:
1.Иярченле кушма җөмләләр турында өйрәнгәннәрне кабатлау hәм укучыларда дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.
2.Сөйләм hәм язма телне үстерү.
3. әхлакый тәрбия бирү.
Җиhазлау: карточкалар, перфокарталар, күз өчен гиманастика, схемалар, компьютерлар.
Дәрес тибы: белемнәре гомумиләштерү hәм системалыштыру.
^ Дәрес барышы.
I Оештыру моменты.
-Исәнмесез, укучылар.Хәерле иртә.Утырыгыз.
II Актуальләштерү өлеше:
- Безнең бүген дәреснең максаты: практик рәвештә күнегүләр эшләп, иярченле кушма җәмләләрне гомумиләштереп кабатлау.
- Укучылар, сез үткән дәресләрдә нинди темалар өйрәндегез?(Иярченле кушма җөмлә)
- Нинди җөмләгә иярченле кушма җөмлә дип әйтәбез?(Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр иярченле кушма җөмлә дип атала)
- Бик дөрес, яхшы.Ә хәзер игътибар белән тактага карыйбыз. Нәрсәләр ясалган? (Схемалар)
1.(...-са),[ ] 1.(кайда...),[шунда...]
2.(...-ү белән),[ ] 2. ( ),[юкса]
3.(...-га карамастан),[ ] 3.[ ],(чөнки...)
4.( ) [ ] 4. [ ],(әйтерсең...)
5. [ ]: ( ).
- Әйе, иярченле кушма җөмләләрнең схемалары.Шушы схемаларга карап, без нәрсә әйтә алабыз?
Төзелеше яганнан иярченле кушма җөмләләр ничә төргә бүленәләр? (2)
- Ниндиләргә?(Аналитик һәм синтетик)
-Кайсысы синтетик, кайсысы аналитик?
-Синтетик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын әйтегез, шушы схемалар сезгә ярдәмгә килер, (кушымчалар, бәйлек сүзләр, янәшә тору)
- Аналитик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын әйтегез.(парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч сүзләр,көттерү паузасы)
- Бик яхшы,дөрес.
ΙΙΙ Ныгыту.
-Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз,бүгенге числоны,сыйныф эшен язып куябыз.
-Алдыгызда карточкалар бар. Нинди җөмләләр язылган?(Мәкальләр)
-Әйе, дөрес.Мәкәльләрне икенче төрле ничек әйтәләр?
(Халык авыз иҗаты әсәре,”Картлар сүзе”)
-Ни өчен?(Чөнки мәкальләрнең нигезендә тирән мәгънәле фикер ята, алар безне яшәргә өйрәтәләр)
-Әйдәгез, аларны укып үтик.Һәр мәкәль укыла, мәгънәсенә басым ясала,д әфтәргә языла, иясен, хәбәрен табарга, җөмләнең схемасын төзеп куярга.
1.Кем намус белән хезмәт итә, шул зур хөрмәткә ия була.
2.Сабыр иткән морадына ирешкән.
3.Эш күрсәткәнне ил онытмас.
4.Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә.
5.Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.
6.Сыерчык диңгез артына китсә дә, үз туган оясына кайта.
7.Эш беткәч уйнарга ярый.
8.Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.
- Нинди нәтиҗә ясыйбыз?Иярчен җөмләләрнең ягыннан ничә төргә һәм ниндиләргә бүләбез? (Иярчен ия,хәбәр,тәмәмлык һ.б.)
^ IV Белемнәрен тикшерү.
Ә хәзер мин сезгә белемнәрегезне компьютерда тестлар ярдәмендә тикшерергә тәкъдим итәм, 1вариант утыра, ә 2 вариант перфокарталарда эшли. Аннары алышыналар. Алган билгеләрен көндәлеккә куялар. Перфокарталар өчен җемләләр.
1. Чакырсам да, кошчык, син бу йортка үзең теләп очып кермәссең.
2. Без шәһәрдә сез торган кадәр булдык.
3. Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә.
4. Шаһбаз җиде яшькә җиткәч, чабатачы Әхми карт та үлә.
5. Үзегез күрәсез: бер тамчы яңгыр яуганы юк.
6. Хәл ителде: Павел иртәгә китә.
7. Ул китте исә, Нәсимә күңелсезләнә.
8. Кызу эш өсте булу сәбәпле, без аның белән озак күрешә алмадык.
9. Мәктәп ярышта беренчелекне алырга тиеш, моның өчен без армый-талмый укырбыз.
10. Хатыңны мин танырлык итеп яз.
11. Җире аз кешеләр батраклыкка яллана иделәр.
12. Иң әһәмиятлесе: мин габитовка ышанам.
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
| ||||||||||||
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Җөмләләрнең номеры һәм төре буенча нокталар куеп чыгалар, аннары аларны тоташтыралар, килеп чыккан графикны укытучы үз графигы белән чагыштырып чыга.
^ Тест сораулары:
1. Иярченле кушма җөмлә:
а)үзара иярту юлы белән бәйләнгән
б)үзара тезү юлы белән бәйләнгән
2. Синтетик иярчен җөмләнең бәйләүче чаралары:
а) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору
б) мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы
3. Аналитик иярчен җөмләдә нинди тыныш билгеләре куела:
а) сызык, өтер
б) ике нокта, өтер
4. Иярчен җөмләләрнең ничә төре бар:
а) 4
б) 5
5. Иярчен хәл җөмләләрнең ничә төре бар:
а) 6
б) 8
6. Иярчен җөмләнең төре әйтегез:
Ул йомыш шул: без сине Кырымга җибәрмәкче булабыз.
а) иярчен ия җөмлә
б) иярчен хәбәр җөмлә
7. Нинди? Кайсы? Кемнең? Сораулары кайсы иярчен җөмләнең төренә карый:
а) иярчен аергыч җөмлә
б) иярчен тәмалык җөмлә
8. Иярчен җөмләнең төрен әйтегез:
Монда эш кайный, шуңа күрә күңелле.
а) иярчен максат җөмлә
б) иярчен сәбәп җөмлә
9. Иярчен шарт җөмләнең нинди төрләре була:
а) синтетик
б) аналитик,синтетик
10. Иярчен җөмләнең төрен әйтегез:
^ Көннәр матур торса да, печән җыелып бетмәде.
а) иярчен шарт җөмлә
б) иярчен кире җөмлә
Бик яхшы тестларны да, перфакарталарны да үтәдегез.
^ Дәреслек белән эш.
Ә хәзер дәреслекләрне ачыгыз. Күнегү 142. Иҗади күнегү эшләп алабыз.Биремне укып алыйк. Үрнәкне укыйбыз.
Бирелгән мисалны дәфтәргә язабыз. Аннан соң гына җөмләләр уйлап язабыз.
Җылы җил исте. Кар кими башлады.
Җылы җил исте, һәм кар кими башлады.(тезмә кушма җөмлә)
Җылы җил искәч, кар кими башлады.(иярчен вакыт җөмлә)
Җылы җил искәнлектән, кар кими башлады.(иярчен сәбәп җөмлә)
Җылы җил иссә, кар кими башлар иде.(иярчен шарт җөмлә)
Җылы җил иссә дә, кар кими башламады.(иярчен кире җөмлә)
Бер укучы җөмләләрне укып чыга.
Йомгаклау.
Бүгенге дәрестә без нинди теманы кабатлап үттек?
Нинди эшләр эшләдек?
Кайсы эш төре сезгә күбрәк ошады?
Ни өчен?
Барыгыз да әйбәт эшләдегез. Алган билгеләрегез журналга куелыр.
Без дәрестә куйган максатларыбызга ирештек. Иярченле кушма җөмләләрне яхшы үзләштергәнсез. Барыгыз да бу теманы аңлагансыз. Бер-ике укучыга анализ биреп китәргә.
Ой эше. Иярченле кушма җөмләләрне кертеп, миниатюр сочинение язарга. Дәрес бетте, сау булыгыз. Сочиненинең темасы <<Яз килде>>.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.
Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...
ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Тема: Иярченле кушма җөмләләрне ...
Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
Халык авыз иҗаты әсәрләре аша иярченле кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. Алар халкыбызның тел байлыгын, зирәклеген күрсәтә...
Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
Дәреснең тибы- кабатлау. дәрес барышында яңа мәгълүмати технологияләр, сингапур структурасы киң кулланылды....
8 нче сыйныфта иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
Иярченле кушма җөмлә төренә караган мисалларны халык мәкальләреннән, сынамышларыннан һәм якташ язучыбыз Н.Гыйматдинова әсәреннән табу. Алган белемнәрне гамәли күрсәтә белү. Дәрестә укучылар “ Ка...
Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау
Укучыларның иярченле кушма җөмлә турында белемнәрен ныгыту, иярченле кушма җөмләләрне күнегүләрдә аера белү һәм сөйләмдә куллану күнекмәсен ныгыту, синтаксик анализ ясау, системага салу; иҗади фикерлә...
Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау
Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау . (9нчы сыйныф, ДЙАга әзерлек дәресе)...