Рус төркемнәрендә укучылар өчен контроль эшләр
учебно-методический материал (5 класс) по теме
Р.З.Хәйдарова дәреслекләре буенча циклны йомгаклау дәресләре өчен контроль эшләр
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ata-anaga_khormt_mngelek_9_kl.doc | 29.5 КБ |
5_nche_syynyfnyn_rus_torkeme_ochen_tatar_telennn.doc | 25.5 КБ |
gail_hm_balalar.doc | 30.5 КБ |
5-11_nche_syynyflar_ochen_kontrol_eshlr.doc | 955.5 КБ |
Предварительный просмотр:
"Ата-анага хөрмәт - мәңгелек" бүлеге буенча зачет биремнәре.
Тестлар.
А.1."Алтын алмалар"әкиятендәге ярлы гаиләдә: А.4. Ришат кайдан кайтты?
а) 5 бала; а) Казаннан
ә) 2 бала ә) Әлмәттән
б) 7 бала. б) авылдан
А. 2. "Зирәк карт" әкиятендә егетне сыныйлар: А.5. Әкияттәге патша үтертә:
а) 1 мәртәбә а) картларны
ә) 5 мәртәбә ә) балаларны
б) 3 мәртәбә б) 70 яшьтән узганнарны
А.3. Сибгат Хәким туган ел: А.6. Сибгат Хәкимнең шигыре:
а) 1965 а) "Әнкәй"
ә) 1911 ә) "Ана"
б) 1906 б) "Минем әнием"
В.1. Тәрҗемә итегез.
два соседа литературный сотрудник
золотые яблоки слепой
богатый сосед они удивились
ведро обрадовался как маленький ребенок
колодец не хотел показывать свое внутреннее состояние
В.2. Тәрҗемә итегез
Ике күрше яшәгән, ди: берсе-бик бай, икенчесе бик ярлы.
Безнең байлыгыбыз шулкадәр күп, тик без шат яшәмибез.
Бу дөньяда картлар да кирәк икән.
Әни чиләкләре тулганчы юлга карап тора.
Палатага баш врач килеп керде һәм яшь яралының пульсын тикшерде.
В.3. Хаталарны төзәтегез.
Ана бүлмәдәге кешеләрнең кайберләре белән танышып чыкты.
Ана капчыкны чиште һәм яралыларга әфлисуннар өләшеп чыкты.
Факия апа Ришатны аэропортта очратты.
"Ана" хикәясен Мөслим язучысы Нур Әхмәдиев язган.
Гәүһәрне вәзирләр су төбеннән табалар.
В.4. Җөмләләрне язып бетерегез.
Егет әтисен бик кызганган, шуңа күрә .......
Бай базардан 20 алтын алма сатып алган һәм .........
Әнисе керер алдыннан Саттаров аякларын одеало белән каплады, чөнки ........
Ришат кайтырга чыккан, чөнки........
Факия апа безнең өчен үрнәк, чөнки ..........
В.5. Антонимнарын табыгыз.
вак каты шатлыклы
ябык батыр юеш
С. Сайлап алынган җөмләдән башлап, 10-12 җөмләдән торган текст төзегез.
Минем бабам бар.
1941 нче елның җәендә Бөек Ватан сугышы башлана.
Ана – бөек исем.
Предварительный просмотр:
5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән
административ контроль эш
Тема: Әти-әниләргә булышабыз
1. Тәрҗемә итегез.
ярдәм итәбез - юабыз –
сөртәбез - булышабыз –
2. Хикәяне күчереп языгыз. Баш килештәге исемнәрнең астына сызыгыз.
Малай белән кыз мәктәптән кайталар. Алда бер әби бара. Урамда бозлавык. Әби кинәт егылды. Малай портфелен кызга бирде һәм әбигә торырга булышты.
3. Бирелгән сорауларга җавап языгыз.
Нишли? булыша җыештыра тузан сөртә
Нишләде? ........... ................ ...............
Нишләгән? ........... ................ ...............
Нишләргә? ........... ............... ................
4. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
идән юа булышабыз
1) вытирает пол 1) поливаем
2) поливает цветы 2) помогаем
3) моет пол 3) работаем
вытираю җыештыра
1) сибәм 1) поливает
2) булышам 2) убирает
3) сөртәм 3) моет
5.Зат-сан белән төрләнешне дәвам итегез.
Мин ярдәм итәм. Без ........... .
Син .................. . Сез .......... .
Ул .................. . Алар ........ .
Предварительный просмотр:
"Гаилә һәм балалар" циклы буенча контроль эш.
1.Туры китереп язарга
Автор | Әсәрнең исеме | Геройлар |
Г.Кутуй | "Сөембикә кыйссасы" | Талия, Роксана |
Т.Миңнуллин | "Илгизәр + Вера" | Галия, Вәли, Искәндәр |
Гөлзада Әхтәмова | "Әни нинди була" | Сөембикә, Саша –Сәгыйть |
Р.Хафизова | "Тапшырылмаган хатлар" | Илгизәр, Дания, Вера |
Нурзилә | "Берсе чуар, берсе ак" | Тавыклар |
2. Как скажете о том, что
– они живут счастливо, потому что любят друг-друга;
- Вера и Ильгизар не захотели жить в деревне;
- Белая курица не воспитывала детей, поэтому осталась одна;
- мама самый важный и нужный человек;
- Даулат – сын Саши.
3. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Төнге клуб, магнитофон, инкубатор, балалар йорты, табиб.
4. Җөмләләрне төгәлләгез.
Әбисе дә үлгәч, .....
Төрле милләт кешесе булганга, .....
Роксанага Талиянең әнисе бик ошады,........
Чуар тавык белән Ак тавык авырып киттеләр, ........
Вәли ял итәргә килгәч, .....
5. Сорауларга җавап бирергә.
1. Бу циклда сиңа нинди әсәрдән өзек ошады? (исеме)
2. Бу әсәр өзеге сиңа ни өчен ошады?
3. Төп теманы күрсәт.
4.Анда нинди проблема күрсәтелә?
5. Авторның позициясе нинди?
6. Бу турыда тагын нинди әсәрләр бар?
7. Синең бу проблемага карашың?
Предварительный просмотр:
Рус мәктәпләрендә укучы балаларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен биремнәр: диктант текстлары, изложение, мөстәкыйль эшләр, тест биремнәре.
Биремнәр уку елының беренче яртысын күз алдында тотып төзелде.
Рус мәктәпләренең
татар төркемнәре өчен
(5 нче сыйныф)
Яшелчәләр өлгерде
Без яз көне мәктәп бакчасына төрле яшелчәләр утырттык. Җәй көне яшелчәләргә су сиптек, чүп үләннәрен утадык. Яшелчәләргә зарарлы бөҗәкләр тимәсен өчен дарулар сиптек.
Менә көз җитте. Бакча тәмле җиләкләр бирде. Түтәлләрдә кишер, шалкан, чөгендер, помидор өлгерде. Зур кабаклар тәгәрәшеп ята. Без кавын да үстереп карадык. Кавыннар бик тәмле булып пеште. (50 сүз) ("Сабантуй" газетасыннан)
Бирем. 1. Соңгы җөмләдәге калын һәм нечкә сузыкларның астына сызарга.
2. Ирен гармониясе күзәтелә торган сүзләрнең астына сызарга.
Рус мәктәпләренең
рус төркемнәре өчен
(5 нче сыйныф)
Контроль эш
I в. II в.
1. Переведите слова и запишите
Истә тотыгыз - Ишегалды –
Кәгазь - Тәмамланды –
Кулдан - Бетте –
Кагыйдә - Аваз –
Хәреф - Авыз –
2. Запишите предложения, употребив нужную форму имен существительных:
а) Аның дусты Казан... яшәми. а) Минем апам институт... укый.
ә) Күзләрегез... саклагыз! ә) Тешләрегез... чистартыгыз!
б) Шушы урын... туктагыз! б) Без ашханә... аш ашадык.
3. Запишите по татарски:
а) В пятый класс а) В третьем классе
ә) Из Казани ә) В Москву
б) На большой перемене б) В интересной книге
4. Ответьте на вопросы и запишите ответы
1. Сезнең мәктәптә дәресләр кайчан 1. Син мәктәптән ничәдә кайтасың?
башлана? 2. Син мәктәпкә трамвай белән
2. Сезгә мәктәп еракмы? барасыңмы?
Рус мәктәпләренең
татар төркемнәре өчен
(6 нчы сыйныф)
Кыш
Кыш үзен күрсәтә. Көннәр акрынлап озая, кояш озаграк карый дип тә тормыйча, салкын битләрне, колакларны чеметә.
Боз астында шамбыларга көн килде.Салкынайткан саен, алар үзләрен күңеллерәк сизделәр.
Кар астындагы өннәрендә аюларга рәхәт. Йоклавын белә урман хуҗасы.
Бер аюлар гынамыни кар астындагы җылыда рәхәтләнеп яшәүче? Урман тавыклары да моның тәмен татыган. Тамак туйдырганннан соң, канатларын җыеп, атынып, йомшак карга төшеп чумалар.Өсләреннән чаңгы белән үтсәң дә, уянып чыкмыйлар, шунда төн куналар.
Чукырлар да суыкны бар дип тә белми. Алар балаларын да кыш көне чыгара.
Чыршыга ак, кара, кызыл төсләр белән бизәлгән чуар тукран очып килеп утыра.
(" Яшь натуралист" журналыннан)
Рус мәктәпләренең
рус төркемнәре өчен
(6 нчы сыйныф)
Контроль эш
1. Образуйте определенное и неопределенное прошедшее время
I в. II в.
тор - бел –
эшлә - кайт –
яз - эзлә -
2. Переведите на татарский язык:
Алсу, тебе хочется идти на экскурсию? Айрат, тебе хочется слушать эту музыку?
Мне хочется увидеть этого человека. Нам хочется смотреть этот спектакль.
3. Образуйте степени сравнения имен прилагательных:
зәңгәр кызыл
кечкенә зур
матур пычрак
4. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.
Мәктәп... дәрес... иртәнге сәгать сигез... Мин сумка.... дәреслек...., дәфтәр...
башлана. алып, парта... куйдым.
Дәрес.... әзерләгәнче, мин саф һава... булам. Мин китапханә .... яңа китап... алдым.
5. Составьте диалог. Разговор с одноклассником о прочитанной книге.
Рус мәктәпләренең
татар төркемнәре өчен
(7 нче сыйныф)
Изложение
Куян рәхмәте
Малай балыкка китте. Җайлырак, тынычрак урынны сайлап йөри торгач, ярдан читтәрәк ниндидер тавыш колакка чалынды. Барып караса, куак артында яраланган куян ята. Кемдер аңа аткан, тик таба алмаган. Куянның бәхете бар икән. Качып торырга акылы җиткән. Ана куян булырга тиеш, чөнки бәләкәйрәк, ә зуррагы аны саклый.
Малай озынколак янына килде. Куян калтыранды, әмма куркуын җиңде. Ата куян якында гына сикергәләп торды. Алар кем белән эш итүләрен аңлыйлар иде шикелле.
Малай яралы куянны кулына алды, башыннан сыйпады, кочаклап сөйде. Куян бөтенесенә дә риза булып, тыпырчынмыйча гына ярдәм көтте. Җәрәхәт аякларында икән. Кемдер аны казанга салырга ниятләсә дә, ул тереләчәк.
Малай куянны өенә алып кайтты. Ул аны дәвалады һәм кире таныш куаклар арасына китереп куйды.
Куянның үзен терелткән дустыннан аерыласы килмәде. Ул, байтак вакыт аңа карап, иренен селкеткәләде. Куян нәрсәдер әйтергә теләде. Үзенчә рәхмәт белдергәндер.
Шулай да хушлашырга барыбер кирәк иде. Куянның күндәмлегеннән артык файдаланмас өчен, малай кулын шапылдатып куйды. Озынколак сискәнеп китте, тик аннары, тиз тынычланып, тагын бер урында сикергәләп торды. Шуннан соң гына, каты ыргылып, куаклыкка кереп югалды.(169 сүз)
(Әхсән Баяновтан)
Рус мәктәпләренең
рус төркемнәре өчен
(7 нче сыйныф)
Контроль эш
I в.
1) Фигыльләрнең төрләрен билгеләгез
- көтә башлады 5. сагыначак
2. ачуланды 6. ашыккан
3. хәтерләсә 7. гаҗәпләнү
4. теләүче 8. йоклаган
2) Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләне тәрҗемә итеп русча языгыз.
Марат... сумкасын... кирәкле китап..., дәфтәр..., көндәлек юк.
3) Җөмләдәге хатаны төзәтеп күчереп языгыз.
Ленаның әбисе бик матур итеп бәйли белә, шуңа күрә аның җылы киемнәре күп түгел.
4) Тиешле бәйлекләрне, бәйлек сүзләрне куеп, күчереп языгыз
Укытучы дәреслекне өстәл ....... алып куйды. Мин түтәлне көрәк ...... казыдым. Без мәктәпкә укыр .... киләбез.
5) Җөмләләрне дәвам итеп язып бетерегез.
Өйдә дәрес хәзерләгәндә....
Татар язучысы....
Минем классташларым......
I I в.
1) Фигыльләрнең төрләрен билгеләгез
1. сагына башлады 5. кайту
2. эшләде 6. сатучы
3. уйласа 7. алачак
4. тынычланган 8. киләсе
2) Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләне тәрҗемә итеп русча языгыз.
7 нче сыйныфта уку... балалар дәрестә мәсьәләләр чиш..., күнегүләр яз.... .
3) Җөмләдәге хатаны төзәтеп күчереп языгыз.
Бу кыз бүген концертта җырлый, чөнки аның тамагы авырта.
4) Тиешле бәйлекләрне куеп, күчереп языгыз
Алар шәһәргә ..... автобуска утырып бардылар. Әни пирог пешерер .... алма сатып алды. Кичә мин дәресләремне дустым .... әзерләдем.
5) Җөмләләрне дәвам итеп язып бетерегез.
Бакчада һәрвакыт ......
Безнең сыйныфта .......
Минем абыем ........
Рус мәктәпләренең
татар төркемнәре өчен
(8 нче сыйныф)
Диктант
Һәйкәл
Мәктәпкә бараганда, юлым тын бакча аша үтә. Бакча уртасында зур һәйкәл басып тора. Өч ир-егет кулларына Җир шарын алганнар да югары күтәргәннәр.
Соңгы вакытларда Җир-әнкәбезнең төрле почмакларыннан сискәндергеч хәбәрләр килә. Кулларын канга буяган башкисәрләр, Җиребезне юкка чыгарырга теләп, үлем кораллары ясыйлар. Җир-сылуның йөрәгенә хәнҗәр кадарга, сулышын буарга тырышалар. Андыйларга Җиребез гади бер туп шикелле генә тоела. Алар аны пычрак аяклары белән таптарга җыеналар.
Бакча уртасында калыккан әлеге һәйкәл туган җиребезне күз карасыдай сакларга, яхшы укырга, тырышып эшләргә чакыра. (81 сүз) (Р.Гыйззәтуллин)
Бирем. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне табып, астына сызарга.
Искәрмә. Хәнҗәр, башкисәрләр сүзләре аңлатыла.
Рус мәктәпләренең
рус төркемнәре өчен
(8 нче сыйныф)
Контроль эш
1. Из данных слов составьте предложения. Подчеркните главные и второстепенные члены предложения
I в. II в.
Һава, һәм, салкын, була, саф, кышкы. Суы, бик, була, тәмле, чишмә. Салават
Күктә, көзге ,болытлы, елмая, кояш. күпере, соң, яңгырдан, күренде, күктә.
2. Образуйте деепричастия от данных глаголов:
эшлә сакла
булыш кер
3. Напишите предложения, раскрывая скобки:
Барлык балалар (мәктәп ишегалды) эшкә чыкты- Барлык укучылар (кошчылык фермасы)
лар. экскурсиягә киттеләр.
Галия һәр (дус кызы) берәр алма бирде. Һәр бала (мәктәп бакчасы) эшләде.
4. Восстановите начало диалога:
......? ......?
....... .......
- Ә мин быел диңгез буена бардым. – Анда ниләр җыясың?
- Шулаймыни? Димәк, сиңа диңгез - Каен җиләге, гөмбә җыям.
ошый.
5. Объясните постановку тире в предложениях:
Табигать – безнең йортыбыз. Табигатьне сак- Сәламәтлек – зур байлык. Китап - яхшы
лау - һәр кешенең бурычы. киңәшче ул.
Рус мәктәпләренең
татар төркемнәре өчен
(9 нчы сыйныф)
Татар теленнән контроль тест биремнәре
1) Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар:
- бәйлекләр, кушымчалар;
- мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы;
- янәшә тору, теркәгечләр, көттерү паузасы;
- мөнәсәбәтле сүзләр, кушымчалар, бәйлекләр;
2)Бу нинди җөмлә?
Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.
- аналитик иярченле кушма җөмлә
- гади җөмлә
- синтетик иярченле кушма җөмлә
- тезмә кушма җөмлә
3)Кушма җөмләләрнең бәйләүче чарасын билгеләргә:
Батыр бер үлә,куркак мең үлә.
- санау интонациясе
- каршы куючы теркәгечләр
- каршы кую интонациясе
- җыючы теркәгечләр
4)Түбәндәге җөмләнең ияләре нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
Ашаган белми,тураган белә.
- исем
- фигыль
- алмашлык
- сыйфат.
5.Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатырга.
- энәдән дөя ясау-
- утсыз төтен чыкмый-
Рус мәктәпләренең
рус төркемнәре өчен
(9нчы сыйныф)
Татар теленнән контроль тест биремнәре
1) Нигъмәт Ибраһимов кем ул?
- Н.Лобачевскийның укытучысы
- Композитор
- Казан университеты ректоры
2) Бөек композитор А.П.Бородин ... яраткан.
- химияне
- астрономияне
- информатиканы
3) Шахмат уены ... барлыкка килгән.
- Англиядә
- Россиядә
- Һиндстанда
4) Федор Петрович Симашов...булган.
- атаклы җырчы
- атаклы спортчы
- атаклы язучы
5) Мәктәп сүзе татар теленә...кергән
- рус теленнән
- гарәп теленнән
- немец теленнән
6) Гади җөмләләрдән кушма җөмләләр ясагыз.
- Дәрес башланды. Укытучы сөйли башлады.
- Минем дусларым күп. Иң якын дустым берәү генә.
- Яз җитә. Айрат бакчада эшләргә ярата.
7) Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
- Я знаю это: он не вернется.
- Я куплю то, что вам нужно
- Когда переведете текст, тогда я проверю.
8) Җөмләнең төрен билгеләргә, схемасын сызарга.
Мин бик туңдым, чөнки көн салкын.
Рус мәктәпләренең
татар төркемнәре өчен
(10 нчы сыйныф)
Диктант
Тормыш дәвам итә
Мусалар юк инде...
Ә җирдә тормыш дәвам итә, көн була да төн җитә, күктә болытлар агыла да агыла. Хәзер аларга бүтән шагыйрьләр карый. Аларда мәңгелек хәрәкәт белән мәңгелек сер бар. Дөньяның бик күп шагыйрьләре аларны үзләренчә ачарга тырышкан, әмма ачып бетерә алмаган.
Муса да аларга, нәүмизләнеп, озак-озак карап торган. Нәрсәләр күргән, нәрсәләр ачкан ул аларда? Моны инде кешеләргә аның шигырьләре генә сөйләр. Тик алар әле юлда, ә юллары бик-бик озак, бәлки әле тагын төрмәләргә керерләр, концентрацион лагерьларда булырлар, француз партизаннары арасында азатлык өчен көрәшеп йөрерләр, ә сугыш беткәч, батыр солдатлар кебек, илләр һәм чикләр аша туган якка – Идел буйларына кайтырлар. Аларны анда сагынып көтәләр бит. (106 сүз) (Г.Әпсәләмовтан)
Рус мәктәпләренең
рус төркемнәре өчен
(10 нчы сыйныф)
Татар теленнән контроль тест биремнәре
Рус мәктәпләренең
татар төркемнәре өчен
(11нче сыйныф)
Диктант
Туган җир
Туган илне сагыну дигән хис тә төрле дәрәҗәдә, төрлечә була икән.
Менә син чит ил урамнарында ялгыз йөреп кара. Шагыйрь әйтмешли, син кем кадерлесе анда? Кинәт авырдың, ди. Докторга күренү өчен күпме доллар кирәк? Синең өчен анда беркем дә җавап бирми, син анда берәүгә дә кирәк түгел. Чит дөньяның иң эре башкаласында, иң зур урамның уртасында син-ком бөртеге, син-нуль. Ватан дигән газиз җирне әнә шунда син бөтен нечкәлеге белән аңлый башлыйсың. Мин бу хисне күп тапкырлар дөньяның күп калаларында кичердем.Бу хис бер җирдә минем күңелемнән китмәде.
Чын сагыну үзен шунда танытты.
Һәркемнең үз бала чагы, үз шәһәре, үз авылы, үз чишмәләре, үз таулары бар. Һәркем дөньяда безнең шәһәрдән, авылдан, чишмәдән, таудан матур урын юк дип ышанып яши бирә.
Җир шарында алты кыйтга бар, алар һәрберсе үзенчә матур. Әмма иң матуры-син туган, син үскән җир.
("Ватаным Татарстан" газетасыннан)
Рус мәктәпләренең
рус төркемнәре өчен
(11нче сыйныф)
Контроль эш
1. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.
I в. II в.
а) Без кичә физика.... имтихан тапшыр... а) Иртәгә татар теле... контроль эш була.
ә) Мин.... университет китапханәсе... ә) Без... бу галимнең лекөияләр... тыңлаганыбыз
булганым бар. юк.
б) Күрше кызы элемтә техникумы... б) Апам татар теле кафедрасы... эшлә... хыял-
укырга кер....тели. лана.
2. Сүзтезмәләр төзеп языгыз.
ярышта белем уңышка билге
гомуми факулҗтеты конкурстан ирешү
шәрык тапшыруы югары бүлек
имтихан билге көндезге өлкәсе
түләүле имтиханы металл узу
чыгарылыш катнашу икътисад эшкәртү
3. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
а) Мой брат поступил учиться на заочное а) Мои знакомые учатся на подготовительных
отделение Казанского государственного курсах Казанского энергетического универси-
педагогического университета тета.
ә) Число желающих поступить в этот ә) Из года в год увеличивается число учащихся,
институт растет с каждым годом. закончивших школу с золотой медалью.
4. Җөмләләрне язып бетерегез.
а) Соңгы елларда күп кенә югары уку а) Бу институт дипломы белән ... .
йортлары ... .
ә) Бирегә төрле районнардан..... ә) Бүгенге көндә университетта ... .
б) Академикның фәнни хезмәте ... . б) Мин укырга теләгән уку йорты ... .
5. Үзегезгә таныш югары уку йорты турында хикәя төзегез. (10-12 җөмлә)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр...
Рус төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән контроль эшләр
"Сау бул, җәй" темасы буенча кереш контроль эш...
Рус төркемнәрендә укучылар өчен контроль эшләр
Р.З.Хәйдарова дәреслекләре буенча циклны йомгаклау дәресләре өчен контроль эшләр...
Рус төркемнәрендә укучылар өчен контроль эшләр
Р.З.Хәйдарова дәреслекләре буенча циклны йомгаклау дәресләре өчен контроль эшләр...
11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре
11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре...
Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль эшләр. (5-8нче сыйныфлар өчен)
ус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль эшләр. (5-8нче ...
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре (БРТ форматы)...