Рәвеш хәле.
план-конспект занятия (7 класс) по теме

Бикбова Венера Минсалиховна

     Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең 7 нче сыйныфында укучылар өчен тәкъдим итә. Дәрес эшкәртмәсе Р, Хәсәншина дәрслегенә нигезләнеп төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rvesh_khle._dres_eshkrtmse.doc60 КБ
Office presentation icon yana_rvesh_khllre.ppt234 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Рәвеш хәле.

Максат. 1. Рәвеш хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү, аларны дөрес итеп җөмләдә куллануга ирешү.

2.Укучыларның иҗади һәм логик  фикерләүләрен үстерү.

3. Гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү: укучыларда начар гадәтләрне кисәтү.

Җиһазлау. Сигнал карточкалар, компьютер, проектор, сәламәт яшәү рәвеше күрсәтелгән рәсемнәр.

Кулланылган метод һәм алымнар. Эвристик метод, проблемалы һәм Сингапурча укыту алымнары, дәреслек белән эш.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

  I. Оештыру.   

  Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, уңай психологик халәт булдыру.

      ә) белемнәрне актуальләштерү.

     – Үткән дәреснең УМ нинди иде?

  Көтелгән.җавап (алда к.җ.).: Без үткән дәрестә максат хәле  турында төшенчә алдык.

Өй эшен тикшерү. 103 нче күнегү. Максат һәм сәбәп хәлләрен, хәл кисәкне иярткән бәйләүче чараларны билгеләргә.

  1. Кояш җылытуыннан изрәгән- сәбәп хәле (Ч.к. кушымчасы)
  2. Кайтып җитүләре сәбәпле тукталды – сәбәп хәле (сәбәпле)
  3. Шуның өчен җыелган – максат хәле (өчен бәйлеге) - үткәндә булган.
  4. Өшүеннән гаҗиз булды (газапланды)- сәбәп хәле (Ч.к. кушымчасы).
  5. Юл яздыру булсын дип юнәлде – максат хәле (дип бәйлек сүзе)
  6. Кемнәр килгәнен белер өчен күздән кичерде – максат хәле (өчен бәйлеге).
  7. Күтәрергә киттек - максат хәле (инфинитив формасы)
  8. Укып аңлатырга киттек - максат хәле (инфинитив формасы)

II. Актуальләштерү. Сигнал карточкалар белән эш. (Яшел ягы - әйе, кызыл ягы юк дигәнне аңлата.)

- Без Чирмешән районында яшибез. Безнең районыбыз бик матур.(яшел)

- XX Олимпия уеннарында Россия медаль саны буенча икенче урынны алды (кызыл)

- Хәл - фигыльгә иргән иярчен кисәк (яшел)

- Хәлнең 7 төркемчәсе бар (кызыл)

- Хәлнең астына дулкынлы сызык сызабыз (кызыл)

        Укытучы. Хәлнең астына нинди сызык сызабыз инде? (Көтелгән җавап: сызык нокта, сызык нокта.) Әйдәгез җавабыбызны дәлилләү өчен дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны һәм бер җөмлә язып куйыйк. Укытучының тактада үрнәк язуы күрсәтелә. Числодан соң тема язу өчен бер юл калдырабыз һәм җөмлә язабыз. (Җөмлә проектор ярдәмендә экранда да күрсәтелә).

Слайд 1.Яман гадәт тиз керә. (М).

Укучылар, мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Яман сүзен нинди синонимнар белән алыштырып була? Яман гадәтләргә нәрсәләр керә?

К.җ. Тәмәке тарту, аракы эчү, наркотиклар куллану, кеше сөйләү, һ.б.

Бу яман гадәтләр бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. (Фотолар карау.Слайд 2.)

Мәкальне күчереп язарга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. Соравына карап, хәлнең төрен билгеләргә һәм дәрескә УМ ачыкларга кирәк..

К.җ. Тиз хәле ничек? соравына җавап бирә, ә бу – рәвеш соравы. Димәк, без бүген рәвеш хәле турында сөйләшербез.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

III. Төп этап. Яңа белемнәр үзләштерү.

1. Карточкалар белән эш. Калын хәрефләр белән бирелгән хәлләрне үзләре ачыклаган сүзләре белән аерып язарга, сорау куярга һәм белдерелү үзенчәлеген күрсәтергә. (Слайд 3.) Һәр сүзтезмәне яңа юлдан язарга.

             1. Шатлык, сагыш күтәрәсез,

                 Канатыгызга элеп. (Р.Әхмәтҗанов)

            2. Тырыша–тырыша гармун уйный,

                  Ул ничек онытылсын. (Халык җыры)

             3. Яралганбыз бу дөньяда

                 Яңа бер болыт сыман. (Зөлфәт)

             4. Яшәргә язсын елгадай,

                 Яшел ярларга тулып. (Зөлфәт)

        5. Андый кеше янында син үзеңне тыныч һәм

            ышанычлы сизәсең. (М.Юныс)

К.җ.:

1. Элеп күтәрәсез – ничек? х.ф., I төр. 2. Тырыша–тырыша гармун уйный, - ничек? Х.ф. II төр. 3. Болыт сыман яралганбыз – ничек? ис.+ б. 4. Елгадай тулып – ни рәвешле? р.4. тыныч һәм ышанычлы сизәсең – ничек? сф.

2. Модельләштерү. Экранда бирелгән сораулар нигезендә  рәвеш хәле турында модель төзергә. (Слайд 4.)

                   1. Нәрсәне белдерә?

                   2. Сораулары нинди?

                   3. Ничек белдерелә?

К.ж.:                           Рәвеш  хәле

                           – эш-хәлнең ничек үтәлүен белдерә,

                           – сораулары: ничек? ни рәвешле?

                          – белдерелә:                      

                   

хәл ф., I, II  төр     ис.+ б.          р.      сф.

 Модельгә таянып, рәвеш хәленең кагыйдәсен чыгарырга.

К.җ.: Эш-хәлнең ничек үтәлүен  белдереп, ничек? ни рәвешле?  кебек сорауларга җавап бирә торган хәл рәвеш  хәле дип атала.

Ял минуты. Укучылар такта янына чыгалар, музыкага хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, укучылар хәрәкәтсез кала, укытучы җавабы сан булырлык сорау бирә. Укучылар дөрес җавап саны кадәр төркемнәргә берләшәләр. Кайсы төркем беренчерәк берләшә - шулар җиңүче.

  • тәмамлыкларның ничә төре бар? (2-туры һәм кыек)
  • хоккей уены ничә өлештән тора?(3)
  • Җир шарында ничә материк бар? (6-Евразия, Көньяк Америка, Төньяк Америка, Австралия, Африка, Антрактида)
  • Әкияттә шалканны ничә кеше тарта?(3-әби, бабай, онык)

IV. Ныгыту һәм системага салу. Дәреслек белән эш. 69 нчы биттәге 106 нчы күнегүне язмача эшлибез. Бирелген өзектән рәвеш хәлләрен табып үзе ияргән фигыль билән язып алырга, нинди чаралар белән иярүен күрсәтергә. Эш парларда башкарыла.

К.җ. Тип – тигез булып ката – х.ф.

Куа – куа йөриләр – х.ф.

Кызыгып, кинәнеп карап торалар – х.ф.

Тиз генә уза – р+кисәкчә

Биреп укытыргы – х.ф.

Шул килеш җитештерергә - ал.

Икенче бирем.(Телдән) Язып алган сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп карарга.

V. Өйгә эш  (Слайд 5.)

а) “3”ле өчен - Карточка №2.

 Җөмләләрне күчереп языгыз, рәвеш хәлләренең асларына сызыгыз, белдерелү үзенчәлеген өсләрендә билгеләгез.

 1. Их, рәхәт, шуа чана, юырта ат талгын гына. (Ш.Бабич) 2. Алар да бүген яңа киемнәр кигәннәр, үзләренчә купшыланганнар, матурланышканнар иде. (Ф.Әмирхан) 3. Ул елны ике читенлек бергә җыелды. (Г.Ибраһимов) 4.Энҗе чәчәкләр китерегез миңа! Алар яшь кызның уңышсыз беренче гыйшыктан тамган күз яшьләре шикелле саф булсыннар, сөт тамчыларыдай, тамып-тамып торсыннар. (Ф.Әмирхан)  5. Ашыгып, өйгә кайттым. (Г.Ибраһимов)

ә) “4”ле өчен - Рәвеш хәлләре кергән 5-6 мәкаль эзләп языгыз, рәвеш хәлләренең асларына сызыгыз.

б) “5”ле өчен - 105 нче күнегү. Бирелгән формаларны файдаланып, “Яхшы гадәтләр” темасына җөмләләр төзегез, җөмләдә ул сүз рәвеш хәле булып килсен.

VI. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.

2. Билгеләр кую. 

VII. Йомгаклау.

Укытучы. 2014 ел - Мәдәният елы уңаеннан, Сезгә булган теләкләремне рәвеш хәлләре кулланып язылган җыр аша җиткезәсем килә. Җыр тыңлау.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам: