Киләчәк - бүгенге көн ул
учебно-методический материал по теме
Ресурс укыту һәм тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану мәсьәләләренә багышланган. Бу ресурс belem.ru порталында 2014 нче елның гыйнвар аенда "Иң яхшы ресурс" исеменә лаек булды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kilchk_-_bugenge_kon_ul.doc | 32.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Киләчәк - бүгенге көн ул
(укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану буенча эш тәҗрибәсеннән)
Без бүген балаларда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү турында бик күп сөйлибез, төрле чаралар, бәйгеләр оештырабыз, туган илнең, туган җирнең кыйммәте, аның кеше тормышында тоткан урыны турында сүз алып барабыз. Ә бит уйлап карасаң, иң башта без гаиләдә тәртип урнаштырырга, гаилә әгъзалары, үзебезнең туганнарыбыз, якыннарыбыз арасында кардәшлек җепләрен көчәйтергә тиешбез. Үсеп килүче буын иң башта үзенең тирәлеге турында кайгыртырга өйрәнсен. Туган-тумачасы, туган йорты, урамы, подъезды белән танышсын, телен, гаиләдәге тәртипләрне, яшәү кануннарын хөрмәт итсен, аларны үтәргә омтылсын. Кечеләргә карата җаваплылык күрсәтсен, өлкәннәргә карата кадер һәм буйсынучанлык бәйләнешләрен белсен.
"Тарих вә аның бер өлеше булган тәрҗемәи хәлләр һәм нәсел-нәсеб гыйлемнәренең файдасы чиксез икәнлеген игътибарлы һәм үткен күзле галимнәрнең һичберсе инкяр итмәс", - дип яза татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэддин Фәхреддин. Дәүләт милләтсез, милләт кабиләсез, кабилә ыругсыз, ыруг гаиләсез, гаилә шәхессез була алмаган. Ыруглар, кабиләләр булып яшәмибез инде бүген, тик тормышыбыз мәгънәсе шул кануннарга барып тоташа. Шуңа күрә, шәхес-гаилә, гаилә-ыруг, ыруг-кабилә, кабилә-милләт, милләт-дәүләт кагыйдәләренә буйсынып яшәргә кирәк. Дәүләтебез зәгыйфьләнсә, милләт; милләт зәгыйфьләнсә, нәсел; нәсел зәгыйфьләнсә, гаилә; гаилә зәгыйфьләнсә, шәхес зәгыйфьләнә. Нәтиҗәдә, адәм баласы җирсез-кыйбласыз тузан бөртегенә әверелә һәм яшәү мәгънәсен югалта. Баланы шундый хәлдә калдырмас өчен, без аны бөтен нәселе белән таныштырырга, үз үрнәгебез белән шундый зур токымның бер вәкиле булуын аңына сеңдерергә һәм нәселнең лаеклы дәвамы булу юлларын күрсәтергә, шуңа омтылыш тәрбияләп үстерергә тиешбез.
Ә шәхес-гаилә, дәүләт-милләт бәйләнешенең асыл күрсәткече – милләтебезнең күптармаклы нәсел шәҗәрәсе. Нәкь менә милләтебезнең нәсел шәҗәрәсе. Ул аерым шәхестән башланып, тарихи тирәнлектә, җирле киңлектә төзелә һәм һәр милләт баласының шәхси догасына әверелә. Ә дога явыз көчләрдән, азгынлыктан, ялгызлыктан сакларга сәләтле.
Һәр шәхеснең, һәр гаиләнең, һәр нәселнең үз шәҗәрәсен төзүе – милләт каршындагы изге бурычы булып чыга түгелме?! Шуңа да без иң беренче чиратта гаиләбездәге балаларның үз туган-тумачаларын, ыруг-кардәшләрен танып белүе, аның алар белән бер нәсел итеп сизүен тәэмин итәргә тиеш. Шушыны аңламый торып, ил масштабында фикер йөртеп булмый һәм моңа нигез бары гаиләдә салына. Мондый балага үзен бөтен кешелекнең аерылгысыз бер әгьзасы буларак танып белергә дә җиңелрәк, аның кешелек дөньясы туплаган мәдәни мирасны үзләштерегә, башка милләтләр белән дус яшәргә дә омтылышы да көчлерәк була.
Халкыбызның: "Бала-чагага ата-ананың мал биргәненнән акыл биргәне артык" дигән әйтеме бар. Мондый гамәл, яшәү, һөнәр, акыллылык серләренә өйрәтеп кенә калмыйча, нәсел шәҗәрәсен өйрәнүгә дә этәрә. Ә бу үз чиратында туганнар арасында никах мөнәсәбәтләре урнаштырылмауга алып килә, нәселдә булган матур йолаларның гореф-гадәтләрнең саклануына, шөгыль-кәсепләрнең югалмавына китерә. Моннан безнең милләтебез ныгый, бердәмлеккә ирешә. Бердәмлектә - көч. Гаиләләрнең, халыкның бүлгәләнүе, таркалуы кешеләрнең бер-берсеннән ераклашуына китерә, ә бу икьтисади яктан да, мәдәни яктан да, рухи яктан да куркыныч. Болар турында Ризаэддин ага да: "Никадәр якын карындаш булса да, киселеп торудан якынлык булмас вә никадәр ерак карындаш булса да, яхшылык булып торганда, ераклык калмас. Шуның өчен һәрвакыт яхшылык кылып торырга вә карындашларның якынлыкларын өйрәнергә тиешле. Нәсәб (нәсел) гыйльме файдалы бер гыйлем булып, аның сәхәбеннән кавем-кабилә, өммәт вә милләт арасында дуслык вә мәхәббәт булырга мөмкин. Мирас вә никах мәсьәләләре өчен дә нәсәб гыйльменең файдасы күп. Рәсми сурәттә туйлар өчен мәхрәм (хәрәм ителгән) карындашлар арасында никах булу очраклары күренде. Моның сәбәбе хәрәм ителгән нәрсәләрне белмәүдән бигрәк, нәсәб (нәсел) гыйльмен белмәүдән икәнлеге мәгълүм булды.
Кайбер төрки халыкларда хәтта балалар да бабай-әбиләрен исемнәре вә фамилияләре белән алты-җиде буыннарга кадәр беләләр. Бу яхшы эш. Монда мәгънәви якынлык һәм рухани берлек буладыр. Бер фамилиядән булган кешеләр башкаларга күрә бер-берен якын күрәләр, очрашулары белән кешелек пәйда итеп, үзләренең нәсел вә нәсәбләрен тикшерергә, якынлыкларын яңартырга керешәләр,"-дип язып калдырган. Инде кайчан галимне безнең таркаулыгыбыз, үзара бердәмлекнең булмавы борчыган, җанын көйдергән. "Кайбер төркиләрнең ваклануларына, игътибарсыз калуларына бер сәбәп – үзләренең фамилияләрен югалтулары, ата-бабаларын онытуларыдыр. Бер-берләреннән ераклашып таралып беттеләр. Бик күпләре якын бабаларының да исемнәрен белмиләр,"– дип язуы – моның ачык мисалы.
Мин укытучы буларак, гаиләгә кереп, анда туганнар арасын бәйләп йөри алмыйм. Тик мин башкага этәргеч бирә алам. Мин бүген Ризаэддин Фәхреддин үгет-нәсыйхәтләре аша балаларны уйландыра, өйрәтә алам. Якташыбыз Дамир Гарифуллинның "Шәҗәрәләр" китабын үрнәк итеп алып, нәсел исәбен алырга ярдәм итә алам. Дәресләрдә иҗади биремнәр үтәү аша, аларны әти-әниләре, әби-балалары, аларның холыклары, хезмәтләре, шөгыльләре белән кызыксыну уята алам, кайгыртучанлык тәрбиялим. Бу азмы? Әлбәттә, юк. Шулай аз-азлап гаилә, нәсел, милләт, ил язмышы белән кайгыра белә торган кешеләр тәрбияләп булырына ышанам мин. Барысы да булмас, тик арасыннан берничә генә дә уйлана калса да, бик яхшы бит. Бу үз чиратында күпмедер яңа туган сабыйларның чүп чиләгенә атылмавын, әби-бабайларның картайган көндә картлар йортына күчмәвен, телен, илен белмәгән нәселсез кеше кимүен тәэмин итәчәк бит...
Бүген исемне, иртәгә фамилиябезне җуюыбыз турында онытмаска иде. Ә моның артыннан тагын да куркынычрак афәт килә: исем белән килгән борынгы асыл әдәп-әхлак, гаилә тәртипләре, милли үзенчәлекләр дә югала. Без барыбыз да югалабыз...
Ландыш Шәйдуллина, Сарман районы Җәлил бистәсенең 2 санлы урта мәктәбе укытучысы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конференциядэ чыгыш"Бүгенге мәктәптә укучыларны хонэри эшчэнлеккэ ойрэту"
Укучыларнын хонэри белемнэрен арттыру. Хонэр сайлауга момкинлек тудыру....
Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)
Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...
Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары
Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары...
Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе
Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалие...
Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре
Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре (Судьба национального искусства в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов Р...
Бүгенге көн татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы
Мингалиева Л. Бүгенге татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы (Художественное отражение взаимоотношений между поколениями в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиев...
Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы
Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы (Тема взаимной обусловленности материального благополучия и нравственных качеств в тат...