"Россия тарихында минем якташларым".
творческая работа учащихся (6 класс) по теме
"Россия тарихында минем якташларым". Сочинение.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rrossiya_tarikhynda.docx | 16.36 КБ |
Предварительный просмотр:
«Татарстан Республикасы
Зеленодол муниципаль районы
Зур Ключи урта гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет белем учреждениесе.
«Россия тарихында
минем якташларым»
Укучы: Фатрахманова Сәрия Рәдүс кызы.
Укытучы:Фатрахманова Фәния Сөләйман кызы.
Карауҗа авылының атаклы тегүчесе Хәйрулла абый белән Шәрифҗамал апаларны авылның өлкән буын кешеләре ишетеп булса да хәтерлиләрдер әле.Алар Бөек Ватан сугышына өч улларын бирәләр.Ә гражданнар сугышында бер уллары һәлак була.
Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән,аннан исән – сау кайтып,”Мичурин”совхозында күп хезмәт куйган туганым Әхәт абый турында язмый,сөйләми мөмкин түгел.
Әхәт абый Халитовка сугыш башланганда унсигез яше тулып киткән генә була.Ул военкоматка үзе теләп бара. Аның гади, тәртипле,грамоталы икәнен белеп Ульяновск хәрби училищесына укырга җибәрәләр.Бөтен күңелен биреп,сугыш серләренә өйрәнә.
Биш айдан соң сержант званиесе биреп, Карелия фронтына җибәрәләр. Ул анда отделение командиры була.
Разведчиклар итеп иң батыр,иң кыю солдатларны билгелиләр.Моңа Ватан,ил өчен җаннарын да кызганмый торган чын солдатлар үз теләкләре белән язылалар.Әхәт абый да алар сафына баса ,сугыш беткәнче разведчик була.
“Тел” алып кайтырга дигән задание бирелә.Ләкин тыныч кына түгел, ә сугыш белән,фашистларның котын алып.
Кинәт ракета нуры сузылып уза. Күк белән җир кушылгандай була. Артеллериядән ,минаметлардан аталар,катюша ут ача,җир тетри.Беренче тапкыр Әхәт абый катюша тавышын шушында ишетә.Дошман белән разведчиклар арасы чакрым ярым булыр.Дошман да югалып калмый,каршы көчле ут ача .”Алга!” командасы бирелә.Снаряд, мина шартлый,җир яна,һава яна.Разведчикларның да күбесе һәлак була. Ләкин Әхәт абый өч иптәше белән “үлемсезлек” күпере аша атлап “тел” алалар.Үз штабларына җитәргә инде күп тә калмый.Әхәт абыйның җилкәсенә ниндидер авыр әйбер белән китереп суккан кебек була. Шулай да әле ул алга атлый һәм бер мизгел кайнар кан диңгезе күренә ,күз йомыла,разведчик аңын югалта.Аңына килгәндә янымда беркем дә юк,тик әле ара-тирә ату тавышлары ишетелә. Күтәрелим дисә,гәүдә күтәрелми,арканы шартлаткыч пуля ярган. Бөтен көчне җыеп ,тешне кысып алга таба шуыша. Бераз баргач,аланлык күрә, анда мәхшәр:үлеләр,тереләр.Кайсының аягы ,кайсының кулы юк,кайсының ярты гәүдәсе юк.Тереләрне атлар белән госпитальгә озаталар.Әхәт абый анда 3 ай дәвалана.Йөри алырлык хәлгә килгәч,үзе теләп яңадан фронтка китә.Үз взводын эзләп таба.Исән иптәшләре аны шатланып каршылыйлар.”Дошманга кол булып калмыйк,туган җиребезне азат итик!”- дип көрәшә Әхәт абый.
Командование аны күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” һәм III дәрәҗә дан орденнары , “Батырлык өчен” медале белән берничә тапкыр бүләкләнә.
Әхәт абыйның вафат булганына 10 елга якын инде.Ләкин ул исән чагында пионерлар аны үзләренең сборларына, кичәләргә чакыра торган булганнар. Минем апам Фәтхерахманова Рәүфия актив пионерларның берсе була.Безнең отрядның ”почетлы пионеры” иде ул дип горурланса, мин үземнең туганым Әхәт абыйны Бөек Җиңүне алып килгән батыр солдат итеп , хөрмәт белән искә алам.