Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр
материал по теме
Предварительный просмотр:
Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр.
(Ш. Галиев иҗатына класстан тыш чара).
Алып баручы.
Күрше бабайга кердем,
Көйләп бер сәлам бирдем, Урамга чыкса сөйләнә —
Ике куллап күрештем, Телләре телгә йокмый
Хәл-әхвәлен белештем... Дәрескә килеп кергәчтен
Кача-кача уйный гомбә Сүзләре бер дә чыкмый.
Минем белән. Дәшми тора ләм-мим,
Ә мин аның посып торган Бар белгәне: белмим...
Җирен беләм.
-Бу шигъри юллар безгә таныш булган, яраткан шагыйребез Шәүкәт абый Галиевнеке. Бүген исә кичәбез бөтенләе белән аның шигъри юлларына багышлана. Сез бу кичәдә шагыйрь белән бергә шук Шәвәли яши торган илнең бусагасын атлап керерсез.
Шул вакытта класс ишеген шакылдаталар. Аннан сумка аскан «Шәвәли» килеп керә.
Алып баручы. Безнен дәресебез башланды иңде: кем син?
Шәвәли (шагыйрьнең «Тыйнаклык» дигән шигырен сөйли):
Мин—Шәвәли, Юк-бар белән
Шул малай, Көлдермим!
Үткен малай, Бик тапкыр мин,
Ут малай! Җыйнак мин,
Мин — бик уңган, Мин, мин, мин, бик
Өлгер мин, Тыйнак мин!
Исәнмесез, укытучы апа, укучылар! Мин — Шәвәли, Шәүкәт бабамның оныгы. Сезнең мәктәпкә мине кичәгә дип атап җибәрделәр. Кичәгездә катнашырга рөхсәт итегезче.
Алып баручы. (Шәвәлигә күрсәтеп):
— Әйдә, Шәвәли, рәхим ит! Бик вакытында килеп җиткәнсең, бүген балалар бик күп шигырь сөйләр. Алар барысы да — Шәүкәт Галиевнеке.
Шәүкәт Галиевнең шигырьләре юморга бай, аларда шаянлык, наянлык... Чыннан да, аның кыярлары — түбәтәйле, песие—мөгезле һәм сакаллы; чебиләре самолетта оча, куяны физзарядка ясый, ә шөпшәсе, мылтык көпшәсеннән атып... филне бәреп ега. Юмор — көлке, мәзәк дигән сүз. Юмор белән сөйләү сәләтенә ия кеше элек-электән макталып килгән, аның абруе башкалардан югары булган. Андый кешеләр, гадәттә, башкалар белән дә уртак телне тиз таба, кыен вакытларда төшенкелеккә бирелми, кайгылы кешеләрне юата. Без кичәдә балаларның кызыклы тормышыннан алып язылган шигырьләр белән танышып үтәрбез.
1 нче укучы. “Тамаша” шигырен сөйли.
Әнәс табын янында,
Тәлинкәсе алдында.
Кашыгы —
уң кулында,
Китабы —
сул кулында.
Аныкын һич белмәссең —
Әллә чәйни җөмләсен, Әллә чәйни боткасын,
Әллә чәйни ноктасын!
Кайчак була тамаша,
Кашыклы кул адаша.
Авыз тирәли йөртә,
Ашны борынга тәртә.
Я китә ул еракка —
Барып җитә колакка!
Юри микән, кай ара
Кул болай да шаяра:
Шикәр-фәлән тоткач та,
Салып куя токмачка.
Гәрчис бутый ул чәйгә —
Эч, Әнәскәй, эч әйдә!
Инде бусы ни тагы?
Таплы-таплы китабы...
Ни ашадың? дип сора,
Ул аны белми тора.
Укудан да рәт юк ла —
Башында аның ботка!
Аш янында китап тотып
Утырмыйсыңдыр ла син?
Бу шигырьне кашык белән
Укымыйсыңдыр ла син?
Алып баручы.Менә шундый малай инде ул — Әнәс. Уң кулында— китабы, сул кулында — кашыгы. Өстәл артында боткага манчылып, пычранып утыра, Сезнең арагызда да Әнәс кебек малайлар юкмы? Китапларны чиста, пөхтә итеп без сакламасак, аларны кем саклар?
2 нче укучы:
— Без әниләр көненә бүләкләр әзерләдек, үз кулларыбыз белән бүләкләр ясадык. Ә менә «Бүләк көзге» шигырендә бала әнисенә нәрсә бүләк иткән икән, шуны тыңлап карагыз. («Бүләк көзге» шигырен яттан укый.)
Сигезенче мартка, дим,
Әнигә бүләк алыйм.
Ай буе акча җыйдым,
Шәп көзге алып куйдым.
Килеп җиткәчтен көне.
Бирдем аңа көзгене.
Әни аркамнан сөйде,
Рәхмәт, акыллым, диде.
Ашамыйча җыйгансың,
Менә хупламыйм ансын!
— Ай буе, дидем, бушка
Йөрдем мин троллейбуста
Акчасын җыя бардым,
Тартмага куя бардым!
Бүләкне кире бирде,
Шелтәләп болай диде:
— Мондый көзгегә, балам,
Мин карарга оялам...
Борчылды белмим нигә,
Ни булды бу әнигә?!
Алып баручы. Ни өчен әнисе баланың бүләк көзгесен алмаган?
“Онытылган...” шигырен, рольләргә бүлеп яттан укытыла. Кыз бала укытучы ролен башкара. Малай Мәсгуть булып катнаша.
Укытучы ролендәге кыз:
Укучылар дәфтәрләрен
Парталарга тезен салган.
— Дәфтәрләрең кайда, Мәсгуть?
Мәсгуть ролендәге малай:
- Онытылган... өйдә калган
«Укытучы» кыз:
Иртәгесен бар балалар
Кулларына китап алган.
— Китапларын кайда, Мәсгуть?
«Мәсгуть»:
- Онытылган... өйдә калган.
- «Укытучы» кыз:
Пионерлар һәммәсе дә
Галстуклар бәйләп алган.
— Галстугың кайда, Мәсгуть?
«Мәсгуть»:
— Онытылган, өйдә калган...
«Укытучы» кыз:
Башкаларның «дүртле», «бишле»,
Мәсгуть тагы «ике» алган.
— Ник башыңны эшләтмисен?
«Мәсгуть»:
- Онытылган... өйдә калган.
Алып баручы. — Бу шигырьдән соң сез шагыйрьнең балалар тормышыннан алып язылган, шул тормышны чагылдыра торган әсәрләр иҗат иткәненә инангансыздыр.
Шәвәли:
— Балалар, мин кайчаннан бирле хатлар салынган пакет тотып торам. Анда нәрсәләр яза лар икән, шуны карыйк әле.
«Шәвәли» үзенә адресланган хатларны (кызыклы кечкенә хатлар алдан яздырылып куелган) укый һәм аларга җавап та бирә. Берничә хатның эчтәлеге белән танышып үтелә. Шәвәли 1 нче хатны укый:
«Исәнме, Шәвәли дус! Безнең урамда җыелган сулар күп, ә гөрләвекләр акмый. Суны бетерү ысулын язып җибәрә алмассыңмы? Сәлам белән, Рәзил».
Шәвәли аңа шунда ук җавап та бирә: «Рәзил дус, кулыңа көрәк тотып, су юлын ачып җибәрсәң, ничек булыр икән?!»
2 нче хат:
«Шәвәли дус! Мин ялгыш кына аякка оекбаш урынына бияләй кигәнмен. Хәзер салып булмый. Шуны салырга булышмассыңмы икән? Миләүшә».
Шәвәли җавабы:
— Миләүшә, кибетләрдә оекбашлар бик күре нми, ә бияләйнең бармагы булганга, ул үз урынында киелгән килеш калсын инде.
3 нче хат:
«Шәвәли дус! Минем чит планета кешеләре белән очрашасым килә. Миңа очрашу юлын өйрәтә алмассыңмы? Дустың Рафил».
Шәвәли җавабы:
— Рафил дус! Төнге 12 сәгатьтә капка төбенә үзең генә чыгып кара әле. Бәлки, алар синең янга килерләр.
Шул рәвешчә, Шәвәли балаларның хатларына җаваплар биреп чыга.
Алып баручы.—Шәвәли, синең башың авырта, ахры. Кайчаннан бирле күнелсез утырасың. , Шәвәлинең башын тотып кара әле. Шәвәли ли янына килеп, аның башын тотып карый һәм шуннан соң Ш. Галиевнең «Җылы тигән» дигән шигырен яттан сөйли:
Тотып карый да әнисе Шәвәлинең маңгаен:
— Ут шикелле кызгансың, дн,
Салкын тигән, мөгаен...
Йөргәнсеңдер әле тагын
Төймәләрне каптырмый.
Җавап дигәндә ул малай
Әйтерсең лә аптырый:
Шәвәли:
— Салкын тисә, маңгаем да
Салкын булыр иде, ди,
Артык жылы киенгәнгә,
Ахры жылы тиде, ди.
Алып баручы. —Безнең класста да сәләтле балалар бик күп. Мәсәлән,Равил.— матур итеп рәсем ясый, Айгөл - музыкага гашыйк, чиста, пөхтә яза... Шәүкәт Галиев шундый сәләтле малай турында язган.
ТЫЛСЫМЧЫ МАЛАЙ
Орчыгын алып әбинең
Тота да менә шулай,
Терсәкләрен кагып-кагып
Уйнап җибәрә... курай!
Рояль итә дә куя ул
Өстәлне күз алдында. «
Клавишларына» баскалап,
Моңлана үз алдына.
Урындыкны тотса, Ренат
Гармунга әйләндерә!.
Телисең икән, биетеп
Янында әйләндерә!
Я линейка-скрипкада
Сыздырырга керешә.
Кыланышлары үзенә
Бигрәк инде килешә.
Ул нәрсәгә кагылса да
Көйләр агыла сыман...
Болар тиздән чынга ашыр,
Көлмәгез тылсымчыдан!
1 укучы шагыйрь Ш. Галиевнең «Кадак» дигән шигырен укый.
Минем партам бик яман,
Кайчаннан бирле, һаман,
Теңкәгә тиде тәмам.
Килеп утырдың исә,
Кадагы чалбар тишә.
Әнием, саный-саный,
Көн дә чалбарны ямый,
Ямамыйм, диеп яный.
Бер чүкеч табыгыз, ди.
Кадакны кагыгыз, ди.
Мин әнине кызганам,
Шуна азрак кузгалам.
Әтием вакыт тапмый —
Барып кадакны какмы
Алып баручы: —Рөстәмгә сез нинди киңәш бирә аласыз?
Аннан сон Ш. Галиевнең «Светофорның өч сүзе» дигән шигыре рольләргә бүлеп укытыла.
Урамнарны Күзәтеп,
Узганнарны Кисәтеп,
Чатта тора Светофор,
Сакта тора Светофор.
Янып тора Өч күзе,
Күреп тора
Ич безне,
Әйтеп тора
Өч сүзне:
- Кузгалма!—ди Кызыл күз.
- Сабыр! — дия Сары күз.
- Ярый! — дия Яшел күз.
Без дә аңа
Карыйбыз,
Күзебезне
Алмыйбыз,
Ни әйткәнен
Аңлыйбыз:
- Кузгалма! — ди Кызыл сүз.
- Сабыр! — дия Сары сүз.
- Ярый! — дия Яшел сүз.
Алып баручы. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк, аны белмәү һәм үтәмәү нинди зур фаҗигаләргә китерүе ихтимал.
МАКТАНЫША МАЛАЙЛАР
Мактаныша малайлар —
Мәхмүт, Нәгыйм, Рамайлар.
Мәхмүт әйтә болай дип:
- Минем әби уңган бик,
- Минем әби кулай бик —
- Әйткәнемне дә көтми,
- Чалбарны да үтүкли,
- Күлмәкне дә үтүкли!
- Минем әби дә бик шәп,
- Барын да бирә эшләп,—
- Диеп Рамай кушыла
- Шундук Мәхмүт дусына.
Нәгыйм дә ялгап китә:
—Бабакайга кем җитә —
Яратып эшли .бик тә,
Ботинкамны чистартып,
Китерә ялтыратып!
Күрдем мин малайларны,
Мактанган Рамайларны.
Тыңладым, абайладым —
Шәп икән әбиләре,
Шәп икән бабайлары!..
МИНЕМ АБЫЙ ШИГЫРЬ ЯТЛЫЙ.
Бүлмә буйлап
Атлый-атлый
Минем абый
Шигырь ятлый:
— Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән...
...Кәҗә белән...
Шунда җиткәч
Туктап кала,
Әйтеп бирә
Әнкәй аңа:
—...Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Сөенеп абый
Ялгап китә,
Үзе дә тиз
Атлап китә:
— Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә... кәҗә...
Абый хәлен
Яхшы аңлап,
Дәү әнием
Китә ялгап:
— Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Абыем да
Шулай диеп
Кабатлады
Башын иеп:
— Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә...
Бер ялгышып,
Бер кабатлап,
Абый һаман
Йөри атлап.
Ә бит инде
Мин дә беләм,
Телисезме,
Сөйләп бирәм:
— Безнең кәҗә бигрәк тату Гали белән,
Менә Гали карап тора тәрәзәдән.
Кәҗә аны чирәм белән кунак итә,
Гали рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Ник көләсез,
Ялгыш мәллә,
Дөресе ничек,
Яле сөйлә?!
Шәвәли —Сезнең кичәгездә катнашу миңа бик ошады. Сезнен Шәүкәт абый Галиевнең шигырьләрен яратуыгызны белдем. Тырышып укыгыз.
Алып баручы. Без бүген Шәүкәт Галиевтә кунакта булдык дип әйтсәк тә була. Барлык кунакларга да рәхмәт әйтәбез.