Түребездә олпат инсаннар
методическая разработка (10 класс) по теме
Литературно-музыкальный вечер, посвящённый творчеству поэта и композитора Разима Валиуллина.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
razim_vliullin.doc | 65.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Түребездә олпат инсаннар
Шагыйрь һәм композитор Р.Вәлиуллин белән очрашу кичәсе
Нефть башкаласы - Әлмәтемдә
Фонтан булып бәргән илһамнар,
Шагыйрьләрне җыйды кочагына -
Түребездә олпат инсаннар.
Р.Вәлиуллин.
Максат.
Якташыбыз Разим Вәлиуллин иҗаты белән укучыларны якыннанрак таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесне хөрмәт итәргә өйрәтү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Туган якка, татар җырына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау.
1. Р.Вәлиуллин китапларыннан күргәзмә.
- Шагыйрь иҗатына багышланган стена газеталары, рефератлар.
- Разим Вәлиуллин иҗатына багышланган презентация программасы.
- Әлмәт шәһәре күренешләре төшерелгән слайдлар.
- Шагыйрьнең шигырьләреннән өзекләр язылган слайдлар.
- Танылган шәхесләрнең шагыйрь турында әйткән сүзләре язылган слайдлар.
Кичә барышы.
(Слайд № 1) Укытучы. Шагыйрь, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия (1995), С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк (1995) иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин – безнең кунагыбыз. Бүгенге очрашуда Разим Нәгыймовичның иҗаты белән якыннанрак танышырбыз, балалар өчен язылган шигырьләрен, тормыш, мәхәббәт һәм сөю-сәгадәт, шәхес һәм аның борчулары турында фәлсәфи шигырьләрен дә, моңлы җырларын да тыңларбыз, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирербез. Кичәне алып бару өчен сүзне 11 нче сыйныф укучыларына бирәм. Кичәбезнең икенче өлеше – сорауларга җаваплар бирү булыр.
(Слайд № 2)
1 нче алып баручы. “Әлмәт җырлый” дигән китап безнең барыбызга да мәгълүм. Без аны инша язганда да, дәрескә, бәйгеләргә әзерләнгәндә дә кулланабыз. Хәзер инде аның 3 томы басылып чыкты. Разим Вәлиуллин аны берүзе төзегән: шигырьләрен туплаган, сайлаган, ноталарын үз куллары белән язган. Моның өчен бик зур белем, тырышлык, гаять зур хезмәт таләп ителгән бит.
2 нче алып баручы. “Әлмәт ягы җырга-моңга, югары һөнәри дәрәҗәдәге шагыйрьләргә, композиторларга, җырчы-музыкантларга бай төбәк”,- дип язган иде Разим Вәлиуллин китапка кереш сүзендә. Әйе, безнең туган ягыбыз кара алтыны белән генә түгел, күренекле язучылары, шагыйрьләре белән дә данлыклы. Алар белән без хаклы рәвештә горурланабыз һәм аларга кушылып туган ягыбызга мәдхия җырлыйбыз. Бу китапка кергән кайбер шигырь юлларын искә төшереп китик, экранга карап шәһәребезнең матурлыгына сокланыйк әле.
(Экранда шәһәребезнең матур урыннары сурәтләнгән күренешләр һәм Әлмәт шагыйрьләренең шигырьләреннән өзекләр)
(Слайд-шоу)
Өч гасырлар элек Әлмәт агай
Нигез корган изге җирләрдә,
Бүген , Әлмәт, син абруйлы шәһәр,
Даның яңгырый ерак илләрдә!
Разим Вәлиуллин
Мин шаулы гомердә әле күп күрермен
Язларны, җәйләрне, кышларны.
Кайларга китсәм дә
Сагынып йөрермен
Әлмәттә яшәгән дусларны.
Г. Афзал
Без йөргән юлларда
Алтын фонтан ата.
Без булган җирләрдә
Матур җырлар арта.
С. Сөләйманова
Шушы якта безнең хезмәт калсын
Мирас булып килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без
Шул туфракта язсын яшәргә
К.Булатова
Безнең Әлмәт иң матуры,
Ни генә дисәгез дә.
Исегездән мәңге китмәс,
Бер генә күрсәгез дә.
Э.Мөэминова
Һәр дүрт тарафка сузылган юллар
Алып китәргә мине чакыра.
Китсәм дә китәм синнән, Әлмәтем,
Тизрәк әйләнеп кире кайтырга.
Н.Әхмәдиев
Барлык калалардан үзгә кала,
Кара алтын иле – ак шәһәр!
Әлмәт белән халык горурлана –
Әлмәтебез, димәк, мең яшәр.
Разим Вәлиуллин
1 нче алып баручы. Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин 1942 нче елның гыйнварында Зәй районының Кәдек авылында туа. КДПИның музыка факультетын тәмамлый. Лениногорски педагогия училищесында музыка укыта. 1990 нчы елларда Әлмәт язучылар оешмасын җитәкли. Шигырьләр язу өстенә, көйләр иҗат итә.
(Слайд № 3)
2 нче алып баручы.
Гаярь холкым, үҗәт җаным
Тау өя алларыма,
Ак атымда – бүз җайдак мин -
Болыт аша очып узам,
Карамыйм тауларына.
Разим Вәлиуллин “Ак тулпарда”
(Слайд № 4)
1 нче алып баручы.
И илем, и җирем, өммәтем,
Бәгъреңнән туганга үкенмим.
Михнәтең, рәхәтең, һиммәтең
Алалсам – тик шунда бөтен мин.
Разим Вәлиуллин “Язгы өн”
Слайд № 5
2 нче алып баручы. “Кешене шагыйрь иткән нәрсә аның тормышны үзенчә күрә, тоя белүендә, шуны түкми-чәчми кәгазьгә төшерә белүендә. Менә Разимга шул сыйфатләр хас. Ул үзе күргән, кичергән нәрсәләр турында тирән уйлана, яшәү мәгънәсе, тормыш хакында төпле фикер йөртә һәм аны иҗатында төгәл чагылдырырга омтыла. ”
Шамил Бикчурин, язучы, драматург.
1 нче алып баручы. Хәзер Р.Вәлиуллинның шигырьләрен тыңларга тәкъдим итәбез
- “Әлмәтебез-җәннәтебез”
- “Якын дустым – китабым”
- “Татарча”
4. “Яңа ел вальсы”
Слайд № 6
1 нче алып баручы. “...аның шигырьләренә Тукайча усаллык, катгыйлык, Такташча йөгерек матур тел һәм шигъри форма, Туфанча хислелек хас”.
Ләйсән Кәшфиева, шагыйрә, филология
фәннәре кандидаты
- “Соңгы кабат”
- “Сөюгә сөйкәнү”
- “Милләт”
2 нче алып баручы. Татарлар белән бергә рус кызлары да Разим абыйның шигырьләрен ятладылар. Хәзер аларны тыңлыйк.
1. “Нәниләр йоклаганда үсәләр”
2. “Әздә күп эреми”
Слайд № 7
1 нче алып баручы. “Шигырьләр – шагыйрь күңеленең төрле сәгать вә минутларда гаҗәеп төсмерләргә керүен күрсәтүче калейдоскобыдыр ул”, - дип язган иде Р.Вәлиуллин. Аның үзенең дә бик күтәренке рухлы вакытлары да, сагышка-моңга бирелгән чаклары да әсәрләрендә чагыла.
- “Тиздән кайтырсың микән”
- “Кайда яшьлек – шунда сөю”
Слайд № 8
2 нче алып баручы. “Ул (Р.Вәлиуллин) гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, киң күңелле, сабыр холыклы, кешелекле, гадел, рухи яктан бай, җырлары, шигырьләре кебек чын мәгънәсендә олы җанлы шәхес. ... бик күп җырларын кем генә белми дә, кемнәр генә җырламый икән.
Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова,
Татарстанның атказанган артисткасы
Җырлар
1.”Балалар бакчасында”
2 “Исәнме, тормыш!”
Слайд № 9
1 нче алып баручы. Шагыйрь Илдар Әхсәнов Р.Вәлиуллинга атап мондый юллар язган:
Оч син җилкенүләр җегәрендә,
Аямыйча гомер тирәгеңне.
Ходай биргән пар канатлар -
Моң вә
Ут-шигърият бирсен кирәгеңне.
2 нче алып баручы. Без Разим абыйга иҗади уңышлар, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам телибез.
Слайд № 10
Мин бит бу җирләргә
Кояш булып чыктым,
Ләйсән яңгыр булып
Түгелдем.
Р.Вәлиуллин
Укытучы. Берәүләр дөньяга килә дә, ни өчен яшәгәнен дә аңламыйча, эзсез югала. Икенчеләр дөньяга әкрен генә аяк басалар да, асыл таш булып ялтырап, үлмәс җырлар тудырып яшиләр. Уйлап карасаң, алар үзләренә мәңгелеккә юл салалар. Укучылар, менә шундый шәхесләрнең берсе булган Разим Вәлиуллинның бүген безнең арабызда булуыннан файдаланып, аңа үзегезнең сорауларыгызны бирергә, соңрак автографлар алырга тәкъдим итәм.
II. Кичәнең сораулар һәм җаваплар өлеше.