Мәкалә.Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш.
статья по теме

Бу мәкалә заман тәрбиячеләре ниниди булырга тиеш дигән максаттан язылды. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zaman_trbiyachese_nindi_bulyrga_tiesh.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Утырып уйлар уйладым.

Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?

                                        “Балагызны үзегезнең заманыгыздан башка

                                          заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең

                                          заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен

                                          дөньяга килгәннәр” (Аллаһының киң күңелле,

                                          хөрмәтле кешесе – Гали хәлифә).

Заман тәрбиячесе... XXI гасырда. Мин аны ничек күз алдыма китерәм ? Нинди булырга тиеш соң ул?

Хәзерге заман тәрбиячесе -  зәвыклы, кешелекле, балаларны ярата торган, тормышка карата киң карашлы  кеше. Ул балаларның эчке дөньясын  тоя белергә, сиземләргә тиеш.

Тормыш көннән – көн үзгәрә, матурая , алга бара. Шуңа күрә хәзерге заман тәрбиячеләре алдына да зур таләпләр куела. Сабыйларны чын күңелдән яраткан,  үз йөрәк җылысын балаларга биреп эшләгән тәрбиячеләр генә, зур нәтиҗәләргә ирешәләр.

Минемчә, тәрбияче – бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган сизгер күңелле, акыллы, тәрбияле, үзенең эшенең нәтиҗәсе булсын өчен, балаларның психологиясен белеп, иҗади  шәхси якын килеп эшләүче педагог.

Илебезнең киләчәге яшьләр кулында. Шуның өчен тирән белемле, итагатьле, тормышны аңлый  һәм тормыш сынауларын җиңеп, алга сөреп бара торган, эшендә яңа информацион һәм инновацион технологияләр кулланып эшли торган тәрбиячеләр кирәк.

Хәзерге заман тәрбиячесе, баланы тормышта кайсы юлдан  китәргә кирәклеген дә өйрәтә белергә, авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен, акыллы киңәшләр белән ярдәм итә белергә тиеш.

Тәрбия гаиләдән башлана. “Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр”, - ди халык. Соңгы елларда гаиләдә балаларны тәрбияләү кими бара диярлек. Күп гаиләләр эчкечелеккә бирелеп,  балаларын карамый башладылар. Ә күпме әниләре яки әтиләре белән генә тәрбияләнүче балалар. Балаларны тәрбияләү балалар бакчаларына, мәктәпләргә әйләнеп кайтып бара. Шуның өчен тәрбиячеләр алдында бик зур бурычлар тора. Беренче чиратта ата – аналар белән тыгыз элемтә урнаштырырга кирәк. Тәрбия процессына әти -әнине дә тартырга кирәк.Балалар һәм әти -әниләр белән гаилә бәйрәмнәре, спорт ярышлары, музейларга  һәм театрларга бергәләп бару, төрле тематик бәйрәмнәр үткәрү зур нәтиҗә бирәчәк.

Балалар дөньясы – бик кызыклы, җанлы, бай. Шуңа күрә тәрбиячеләр бу дөньяны  тагын да тирәнәйтеп, җәелдереп, үстереп җибәрсеннәр иде.

Беренчедән, балалар белән төрле – төрле уеннар оештырырга мөмкин. Балалар белән уеннарны оештыра да, уйный да белергә кирәк. Уеннар балалар  өчен бик әһәмиятле. Ул балаларны тәрбияли, хисләндерә, матурлыкка, төгәллеккә өйрәтә.

Икенчедән, хезмәт тәрбиясен тирән куллану. Хезмәт кенә кешене акыллы, белемле итә ала. Балага хезмәт тәрбиясен биргәндә , сабый  бу хезмәтнең үзенә соңыннан нинди файда китерәсен белеп эшләргә тиеш дип саныйм. Хезмәткә тәрбияне мәктәпкәчә яшьтә үк башларга кирәк.

Өченчедән, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияли белергә тиешләр.Мөстәкыйльлек балада үз – үзенә ышаныч уята, ул бернинди хезмәттән дә курыкмый.

Дүртенчедән, халык бәйрәмнәре турында тирән белем бирергә була. Һәрбер милләтнең үзенә генә хас яраткан бәйрәмнәре була. Бу бәйрәмнәрне балалар һәм әти -әниләре белән бергәләп оештыру зур нәтиҗә бирә. Минемчә, бу бәйрәмнәрдән соң балада үз милләт кешеләренә карата горурлык хисләре барлыкка килә.

Бишенчедән, тәрбиячеләр балалар белән төрле бәйгеләр, викториналар, класстан тыш чаралар үткәрә белергә тиешләр дип уйлыйм. Чөнки бу бәйгеләр, чаралар балаларның сәләтләрен төрле яклап ачуда ярдәм итәләр. Без үзебезнең сыйныф җитәкчебез белән төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашабыз. Ә иң әһәмиятлесе, без, сыйныфыбыз белән “Тимурчылык хәрәкәтендә”катнашабыз.Олы яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып ярдәм итәбез. Бүләкләр әзерлибез.Шулай ук сугыш ветераннары  белән еш очрашып торабыз. Алар безгә сугышта булган төрле хәлләр турында сөйлиләр. Без дә аларның йөзләренә кызыллык китермәбез.

Шулай ук төрле шәһәркүләм һәм мәктәпкүләм чараларда катнашабыз.”Нәүрүзбикә”, “Диалог”,”Зәлидә”, “Содружество”, “Нәфис сүз остасы” һәм башка бик күп бәйгеләрдә катнашып , үзебезне сынап карадык, төрле дәрәҗәдәге дипломнар алдык, яңа дуслар таптык.Үз – үзебезгә булган ышанычыбыз тагын да артты.

Минем уйлавымча, бүгенге балалар өчен белем, яхшы тәрбия алырга бөтен шартлар да тудырылган. Бары тик теләк, омтылыш һәм тырышлык кирәк.

        Минемчә,  нинди генә заманда яшәсәң дә тәрбиянең нигезе бер. Әхлаклы шәхес тәрбияләү. Борынгы грек философы Сенека “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, – дигән.  Шуның өчен илебезгә файда китерә белә торган, олыны – олылый, кечене –кече итә, әти - әнине хөрмәт итә торган әхлаклы шәхес тәрбияләү.

                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Кеше һәрьяклап матур булырга тиеш"

Этот материал можно использовать при проведении классного часа....

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Сочинение "Тамашачы нинди булырга тиеш?"

Сочинение " Тамашачы нинди булырга тиеш?"...

Дәрес эшкәртмәсе. Тема: БСҮ “Кем булырга, нинди булырга”.

Максатлар:1)    укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.2)    интерактив методлар ярдәмендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.3)    хезмәттәшлек нигезендә,...

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш? (Эссе)

Хәзерге заман укытучылары нинди булырга тиеш? Алар алдында нинди таләпләр куелган?...