Мастер-класс "Туган ягым табигате"
методическая разработка на тему
Мастер- класс "Туган-ягым табигате"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
42001_tabigat_master-_klass1_-_kopiya.doc | 66 КБ |
Предварительный просмотр:
СЦЕНАРИЙ МАСТЕР – КЛАССА
Туган ягым табтгате
Знакомство со слушателями мастер-класса
Мастер: Добрый день, уважаемые коллеги! Хәерле көн,хөрмәтле коллегалар!Кәефләрегез ничек?
(представление мастера)
Шаг первый. Краткое обоснование основных идей опыта. (1 мин)
Сегодня с вашей помощью я смогу продемонстрировать те способы работы, которые ежедневно использую в своей педагогической практике. Её основу составляют концепции, которые раскрывают закономерности процесса обучения и структуру учебной деятельности учащихся.
А также я использую метапредметный подход, так как именно с помощью него я создаю условия перехода от неэффективной практики дробления знаний к метапредметности с последующим выходом на мировоззренческий ценностный уровень.
Слайд 1 Тема моего педагогического опыта: «Реализация метапредметного подхода как основа для формирования ключевых компетенций учащихся на уроках татарского языка и литературы».
|
Шаг второй. Постановка задач мастер-класса. Определение основных приемов работы. (1 мин)
Мастер:
Слайд 2 Соответственно, цель моего мастер-класса – продемонстрировать способы работы с основной структурной единицей языка – словом. В этом способе выражается модель формирования ключевых компетентностей учащихся (в частности, читательских и языковых). |
Слайд 3 Я считаю, что для обеспечения эффективного решения данных задач, целесообразно использовать следующие методические приемы: - создание атмосферы сотворчества; - включение эмоциональной сферы; - моделирование; - использование ситуации «разрыва» на разных этапах деятельности; - письменная дискуссия. |
Бу максатларны тормышка ашыру өчен:
Шигърияттә табигатьне сурәтләү алымнарын табарга өйрәтү һәм аларныңматурлык тудырудагыролен билгеләү;
-яңа технологияләр кулланып, табигать күренешләрен анализлауның яңа алымнары турында мәгълүмат бирү;
-шагыйрьләребезнең әсәрләре аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,аның гүзәллеге белән соклану хисләре уяту.
Укытучы.
Кәефләрегез ничек, дуслар? (Кояшлы көн кебек). Урамда балкыган кояш кебек, бер-берегезгә күңел җылысы елмаю бүләк итегез!
“Ульяным” җыры тыңлана.
Укытучы. Җырны тыңлаганда сезнең күңелдә нәрсә туды?
Көтелгән җавап: хис.
- Сорау: Көтелгән җавап:
1. Нәрсә ул хис? Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул.
Фикерләрнең дөреслегенә ышану өчен. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән хис төшенчәсенең мәгънәсе укыла.(сдайдта яктыртыла).
2 Хис туу өчен нинди Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хисне
шартлар кирәк? тудыручы сәбәп – хиснең эчтәлеге була.
3. Нинди хисләр була? Кайгы, шатлык, ярату, нәфрәт,
горурлык, кимсенү, соклану, мәхәббәт
хисләре.
-Бу хисләргә нинди мисаллар китерә аласыз?
(Без барыбыз да кичергән хис-кайгы хисе, 2011 елның июль аенда булды. Бу Болгария һаләкәте)
Ә тыңлап киткән бу җырда нинди хисләр чагылыш таба? Һәр укытучы күңелендә туган хисләрне әйтә. (Туган як матурлыгы белән соклану, горурлану, шатлану, тарихыбыз белән кызыксыну хисләре, тарих күз алдыннан уза).
Тарих ул безнең үткәнебез.
-2012 ел да- Россиядә тарих елы дип игълан ителде.
Ә ни өчен тарих елы дип атала?
1)Рус дәүләтенә нигез салынуга- 1150ел;
2) 1812 елгы Ватан сугышында җиңүгә- 200ел; безнең
Татарстанда 2012 ел мәдәни- мирас елы.
Татарстаныбызда тарихи җәүһәрләребезне торгызу буенча бик күп эшләр эшләнә. Президент киңәшчесе М,Ш.Шәймиев тарихи җиребез Болгарны һәм Свияжск утравын торгызу турында карар чыгарды. Аларны төзекләндерү эшләре инде башлап җибәрелде. Шулай ук Казаныбыздагы тарихи биналарны төзекләндерү дә көн үзәгенә куелды.
Бу матур биналар һәрберебезне матурлыклары белән сокландырып торалар.
Без матурлыкны ничек итеп тоябыз? ( Слайд)
Җәйге табигать күренеше сурәтләнгән картина тәкъдим ителә. Беренче карашка рәсемгә карауга сездә нинди хисләр туды? Картинада нәрсәләргә сокландык ? Җаваплар тыңлана. (Көтелгән җавап: Без рәсемгә карап, андагы матурлыкка сокландык. Сихри күлгә, аллы – гөлле чәчәкләргә, биек тауларга, саф чиста һавага).
-Безнең Кайбыч районы да табигатьнең иң матур почмагында урнашкан. (слайд. Кайбыч табигате) Без аның белән горурлана алабыз.Менә шушы матурлыкны без сакларга тиеш. Шушы урында бик урынлы булыр иде әйтеп китү, районыбызда “Чиста Бәрле” акциясе игълан ителде.Үзебез яшәгән җирлектәге елгаларыбызны, чишмәләребезне,күлләребезне чиста тотар өчен, табигатебезнең матурлыгын тоя белер өчен игълан ителгәндер ул. Безнең якташ шагыйрьләребездә үзләренең иҗатларында, туган як табигатенә соклану хисләрен , аны саклау турында һәрдаим яктыртып торалар.
Шигырь уку-
1)Синдә минем язмышым. Әлфия Зәкиева
Сокландыра шул кырларың,
Киң тугай , болыннарың,
Шул болыннарда җилферди
Каенлы толымнарың.
Балыклы Бәрле суларың
Сайрап туймас кошларың.
Язларың бар, җәйләрең бар,
Көзләрең һәм кошларың
Беребез дә шушы акциядән читтә калмасак иде.
Димәк, матурлык ул соклану хисе тудыра. Кеше җаны һәрвакыт матурлыкка сусап яши. Аңа яңадан - яңа тәэсирләр, сокланулар кирәк, ә соклану күңел юшкыннарын юа.( Слайд яктыртыла)
Укытучы. Сезнең каршыгызда табигать турында шигырьләр ята. Сез шулар арасыннан картинада чагылыш тапканнарын эзләп табып, укып күрсәтегез әле. (Катнашучылар шушы шигырьләрне табып укыйлар).
Иртә
Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала. Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.
Җәйге таң хатирәсе
Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;
Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.
Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көн көтеп,
Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле көзге күк.
Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр;
Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр.
Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене
Соклану
Карагызчы, нинди гүзәл киңлек
Ишетелә камыш шаулавы,-
Камыш арасында ниндидер бер
Кошның өзе-өзеп сайравы.
Зәңгәр күктә аксыл болыт йөзә,
Күккә үрли агач кәүсәсе,
Алтын дулкыннарда парлап бии
Агач белән кояш шәүләсе.
Рәхмәт сезгә!
Хәзер сезнең белән иҗади эш башкарачакбыз.
Без сезнең белән табигатьнең матурлыгы, аны саклау турында сөйләштек. Менә хәзер сез шул күзаллауларыгызны кәгазьгә төшерегез Кем ничек булдыра (рәсем, шигырь,җөмләләр) көй астында эшлиләр.
Практик эш.
Әллүки. (“Әллүки” көе эшне эшләп бетергәнче яңгырый). Эш барышында журналист башкалар янына килеп интервью алып йөри.
Укытучы. Хәзер эшнең соңгы этабына - үзанализга күчәбез. Әйтегез әле, эш төрен башкарганда сез нинди кыенлыкларга очрадыгыз? Эшегезне үзгәртә алсагыз, кайсы урынын яңадан эшләр идегез?
Сүзне редакторларга бирәбез.
Редактор. Минем уйлавымча, газета түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш.
– газетаның исеме
-чыгарган органы
- редколлегия
- оригинальлек
- эчтәлек
Шушы таләпләргә туры килгәндә генә газета укучылар күңеленә хуш килер.
Укытучы. Газетабыз мактауга лаек. Мин аны үз мәктәбемә алып кайтып укучыларыма күрсәтермен һәм сезнең белән очрашу истәлеге итеп саклармын.
Музыка яңгырый.
Сезгә барыгыгызга да чын күңелемнән бәхет, шатлык, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телим.Көн саен якын кешеләрегезнең яратуын, кайгыртуын, игътибарын, назын тоеп яшәгез, бәхетле булыгыз
Мастер- класска үзанализ
Мастер –классның темасы: “Туган ягым табигате”. Аңа түбәндәге максатлар куелды:
- Шигърияттәге табигатьне сурәтләү алымнарын табарга өйрәтү һәм аларның матурлык тудырудагы ролен билгеләү;
- яңа технологияләр кулланып, табигать күренешләрен анализлауның яңа алымнары турында мәгълүмат бирү;
-шагыйрьләребезнең әсәрләре аша табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, аның гүзәллеге белән соклану хисләре уяту.
Дәреснең төре- катнаш.
Дәрестә түбәндәге яңа технологияләр, метод һәм алымнар кулланылды: интерактив, релаксация, сәламәтлек саклау, реклама, проектлар эше башкару һәм аны яклау
Дәреснең структурасы аның куелган максатларына туры килә, дәрес структурасы дәрес этаплары белән үзара бәйләнгән. Дидактик һәм тарату материаллары, техник чаралар –барысы да урынлы кулланылды.
Табигать күренешләре шигырьләрдә, рәсемдә яктыртылды.
Мин үз максатыма ирештем.
Вакыт һәр этапка дөрес бүленде. Барлык эшчәнлек төрләре дә керде. Һәр этапта укытучылар актив катнаштвлар. Теманы тирән итеп ачып бирделәр.
МӨХӘРРИР
РӘССАМ
ЖУРНАЛИСТ
КОРРЕКТОР
Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул.
2 Хис туу өчен нинди Хис туу өчен сәбәп кирәк.
шартлар кирәк? Хисне тудыручы сәбәп – хиснең эчтәлеге була.
3.Хиснең нинди
сыйфатлары бар?
Хиснең дәрәҗәсе була, шулай ук
юану да хиснең бер сыйфаты
4. Нинди хисләр була?
Кайгы
шатлык
ярату
нәфрәт
горурлык
кимсенү
соклану
мәхәббәт хисләре.
Без рәсемгә карап, андагы матурлыкка сокландык. Сихри күлгә, аллы – гөлле чәчәкләргә, биек тауларга, саф чиста һавага, урманнарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.
Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....
Туган як табигате. Сораулар.
Туган як табигате....
Ачык дәрес "Туган ягым табигате"
Ачык дәрес "Туган ягым табигате"...
Презентация "Туган як табигате"
"Туган як табигате"...
Марсель Гыймазетдинов иҗатында туган як табигате
М.Гыймазетдинов иҗаты турында...
"Туган ягыбыз табигате проблемалары – телевизион тапшыруда "
Борын- борын заманда яшәгән ике дус –Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан, киендергән, авырса, аны шифалы үләннәр белән, ...
МАРСЕЛЬ ГЫЙМАЗЕТДИНОВ ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ ТУГАН ЯК ТАБИГАТЕ
Марсель ага истәлегенә...