Хәл фигыльнең – гач/-гәч, - кач/-кәч кушымчалары
план-конспект урока (6 класс) по теме
Рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
khl_figylnen_-gach_-gch_kach_-kch_kushymchalary.doc | 45.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Хәл фигыль (6 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)
Максат:
1. Укучыларга хәл фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Хәл фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына ирешү.
2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.
3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.
Җиһазлау: интерактив такта, презентация. Р.З.Хәйдәрова, З.Н. Нәҗмиева “Татар теле” (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007;
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, карточкалар белән эш
Дәрес барышы
- Оештыру.
Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
Дежур укучы белән әңгәмә
2. Фонетик күнегү (кабатлау).
СӨЙЛИ, ТЫҢЛЫЙ, УКЫЙ, КАБАТЛЫЙ, САНЫЙ, СОРЫЙ, ЧИШӘ, ЯЗА, ҖАВАП БИРӘ.
3. Актуальләштерү.
- Татар теле дәресен башлыйбыз.
- Өй эшен тикшерү (Кагыйдә, күнегү 10- –ган, -гән, кан, -кән кушымчасы ялгап язарга).
Бүген төнлә яңгыр яуган.Безгә кнаклар килгән. Муса җәләл сугышта булган. Абдулла Алиш әкиятләр язган. Әни эшкә киткән.
Сүзләрнең нигезен табарга- яу, кил, бар, яз. кит.
Бүген безгә бу фигыльләр белән эшләргә туры килә, ләкин башка юнәлештә.
Әйдәгез, шул фигыльләргә – гач/-гәч, - кач/-кәч кушымчалары ялгап карыйбыз. ( укучылыр җавабы) (слайд)
4. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру.
- Күнегү 1, Калын хәрефләр белән язылган фигыльләрне табарга (кайткач, ашагач, туктагач)
Кагыйдә белән танышу (слайд)
- Глаголы с аффиксом -гач, -гәч, -кач, -кәч, выражает действие, которые по времени предшествует другому действию. Эта форма не спрягается по лицам и не изменяется по числам.
Слова оканчиваются на: | Примеры |
Гласный или звонкий согласный звук | Аша – гач, ал – гач, эшлә – гәч, бир - гәч |
Глухой согласный звук | Кайт – кач, кит - кәч |
- Отрицательная форма образуется с помощью аффикса -ма, -мә
Кил –гәч. Кил –мә – гәч, укы – гач, укы –ма – гач,
кайт – кач, кайт – ма – гач (слайд)
- Укучылар дәфтәрләрегезне ачыгыз бүгенге числоны язып куегыз.
Сүзлек диктанты.
(бер укучы тактада) Мин фигыльләрне әйтәм сез дөрес кушымчаны ялгап языгыз. (слайд)
Укы -
бар -
сип -
бел -
көт -
аша -
көл -
йокла -
эч-
чакыр –
Әни чакыргач, мин өйгә кердем
5. Физкульминутка:
6. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- Күнегү 4
Бирелгән фигыльләрдән юклык формасын ясарга.
- Бирем. Укырга, хәл фигыльләрне табарга (слайд)
Әни кунакка киткәч, өйдәге бөтен эшләрне үзем эшли башладым, Ашарга пешерергә өйрәндем. Сеңлемне карыйм, аңа киенергә булышам. Аны балалар бакчасына илткәч, үзем мәктәпкә китәм.Хәзер инде аңладым: әнинең эше күп икән. Әни кунактан кайткач, әнигә үзебез эшләгән эшләрне сөйләдек. Әни бик сөенде.
Текст кем турында? (әни турында)
Әни турында әңгәмә
Синең әниеңнең исеме ничек?
Аңа ничә яшь?
Ул кайда эшли?
Кем булып эшли?
Сез әниегезгә булышасызмы?(укучылар җавабы)
30 ноябрьдә нинди бәйрәм була?
30 ноябрьдә – Әниләр көне
7. Тикшерү эше
1 вариант 2 вариант
Барлыкта Барлыкта
Яшә... Телә...
Кис... Көл...
Чакыр... Тырыш....
Аңла... Чап...
Сип... Тукта...
Юклыкта Юклыкта
Киен.... ташла...
Котла... күтәр...
Төзе... сөйлә...
8. Өй эше
Кагыйдә
Анжелика , Арина, Лианага әниләр турында – гач/-гәч, - кач/-кәч кушымчалары белән җөмләләр төзеп килергә.
Калган укучыларга күнегү 6, 48 бит
7. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр
- Бүген дәрестә нәрсәләр белдек? (Хәл фигыльнең – гач/-гәч, - кач/-кәч кушымчаларын барлык һәм юклык формасы булуын белдек).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)
Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....
"Хикәя фигыльнең төрләнешен кабатлау"
План-конспект урока...
Ачык дәрес"Фигыльнең юклык формасы"
Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы дигәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап...
"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")
Хәл фигыльне кабатлау (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе)....
Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше
6 нчы сыйныфта боерык фигыль темасын аңлату. Дәрес барышында белемнәрне проектр ярдәмендә мисаллар белән ныгыту. Укучыларга дәрес материалын үз белемнәре нигезендә ачтыру....
Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы
2нче сыйныфның рус төркеме өчен Литвинов методикасына нигезләнгән дәрес планы....