татар теленнән тест 7 нче сыйныф
тест (7 класс) по теме
Татар теленнән 7 нче сыйныф өчен административ контроль эш.
2013- 2014 нче уку елы. II чирек.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
7_kl._test.docx | 40.29 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теленнән 7 нче сыйныф өчен административ контроль эш.
2013- 2014 нче уку елы. II чирек.
Укучының фамилиясе, исеме ____________________________________________
1. Синтаксис фәне нәрсәне өйрәнә ?
а) сүзләр байлыгы
б) сүзләрнең ясалышы
в) сүзләр һәм җөмләләр бәйләнеше
г) сүзләрне төркемләү мәсьәләсе
2. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә?
1) кояш, ил, алма, ялгыш
2) ямьле, китап, чәчәк, ятьмә
3) юлчы, агач, яфрак, сөлге
4) дикъкать, сәгать, юньле , үлән
3. Җөмләдәге сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез
Зәңгәр күктә кояш балкый
1. кимлек
2. артыклык
3. чагыштыру
4. гади
4. Кайсы рәттәге парлы сүзләр антонимнарга нигезләнеп ясалган?
1) кадер-хөрмәт, шау-шу, ару-талу, ким-хур
2) ата-ана, иртә-кич, олысы-кечесе, юк-бар
3) шик-шөбһә, бата-чума, савыт-саба, күрше-күлән
4) хәер-сәдака, көн-төн, абына-сөртенә, рәхим-шәфкать
5. Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
а) хикәя – сорау – боеру - тойгылы
б) җыйнак - җәенке
в) раслау - инкяр
6. Ияне табыгыз: Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде.
а) исәбе
б) Рушадның
в) чиләк
г) су
7. Кайсы рәттә рус теленнән кергән (алынма) сүзләр генә язылган?
1) салам, китап, нарат, багана
2) уҗым, эскерт, камыт, эшләпә
3) сабак, мәктәп, пальто, каләм
4) каһарман, герой, зәгыйфь, шигырь
8. Кайсы җөмлә кисәге нишли? нишләгән? нишләр? ул кем ? кебек сорауларга җавап бирә?
а) ия
б) хәбәр
в) аергыч
г) хәл
9. Кайсы алынманың татарча синонимы дөрес күрсәтелмәгән?
1) политика-сәясәт
2) сквозняк-үтәли җил
3) больница-даруханә
4) статья-маддә
10. Бер составлы җөмләләр нинди үзенчәлеккә ия булалар?
а) бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп карарга мөмкин
б) бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп булмый
в) мәгънә тулылыгы өчен кирәкле кисәкләрнең берсе кулланылмый
11. Кайсы рәттәге кагыйдә о,ө хәрефләренең язылышына туры килә?
1. о,ө хәрефләрен кайда ишетәбез шунда язабыз
2. о,ө хәрефләренең язылышына карата аерым искәрмәләр юк
3. о,ө хәрефләре тамыр сүзнең беренче иҗегендә генә языла
4. Югарыда дөрес җаваплар бирелмәгән
12. Кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең, ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, бер төшенчә белдерүе нигезендә барлыкка килүче төзелмә ничек атала?
_____________________________
13. Көчле хис интонациясе белән әйтелгән җөмлә нинди җөмлә була?
________________________________
14. Сүзләрне транскрипцияләрдә күрсәтегез. Көньяк, тавык, елга
_______________________________________________________________________________
15. Аергыч ачыклап килгән сүз ничек атала?
______________________
16. Дуслык турында мәкальләр языгыз._____________________________________________
_______________________________________________________________________________
17. Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган иярчен кисәк ничек атала?
___________________________
18. Кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? кем тарафыннан? кебек сорауларга кайсы җөмлә кисәге җавап бирә?
______________________
19. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй- фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсенә ни диләр?
_________________________
20. Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? яки ни? сорауларының берсенә җавап бирә торган кисәк ничек атала?
__________________________________
21. Газинурның сүзе җөмләдә нинди кисәк? Газинурның кулы бил каешына сузылды.
________________________________
22. Икенче зат берлектәге тартым белән төрләнгән сүзне табыгыз
1. китабы
2. укыдың
3. җырың
4. күлмәге
Укучы туплаган балл _________ Ничә % җавап дөрес ________ Билге _________
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
8 нче сыйныф өчен татар теленнән тест.
8 нче сыйныф өчен татар теленнән тест....
3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест.
3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест....
Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме)
Рус мәктәбенең татар төркеме өчен тест биреме.2 сыйныф. 1- вариант...
Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант
Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән тест биреме. 2 вариант...
Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант
Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 2нче сыйныф балалары өчен тест биремнәре....
Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) III - вариант
Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучыларына тест биреме. 3 вариант...