Әминә Бикчәнтәеваның "Тәмле сүз" хикәясе.
учебно-методический материал по теме

Файзрахманова Ризида Саттаровна

Әминә Бикчәнтәеваның  "Тәмле сүз" хикәясе.Рус мәктәбенең 3нче сыйныфында укучы татар татар балалары өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bikchnteva._tmle_suz.docx20.27 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: “Тәмле сүз” Әминә Бикчәнтәева.

Дәреснең максаты: кешеләрнең бер-берсе белән аралашканда          “тәмле сүз” куллануларының әһәмиятен, кирәклеген ачып бирү; сөйләм телен үстерү; аңлап, дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; әдәплелек сыйфатларын, сөйләм әдәбен тәрбияләү.

Җиһазлау:плакат, карточкалар, презентация.

                            Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1.Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез!

-Хәерле көн!

-Хәерле көн!

Укытучы. “Исәнмесез” дигән сүз – тел ачкычы ул. Башта исәнләш, аннары сөйләш, диләр.Тагын сез нинди сәламләү сүзләрен беләсез.

Укучылар.”Хәерле иртә”, “Хәерле көн”,”Ничек яшисез?”, Нихәлләрегез бар?”, “Ялыгыз әйбәт узсын”, “Әссәламәгәләйкүм”.

Укытучы. Исәнләшү әдәбе – тәрбия әлифбасының беренче хәрефе ул. Исәнләшү – әдәплелек билгесе.

2. Фонетик күнегү (презентация куллану).

Чәч, чәчәк, , чебен, черки, эч, эчә, өч, чәй, чәйнек, чайкый, чаба, чага, чана, чаңгы, чыга, оча, очкыч.

        Эчтем, эчтем, су эчтем.

        Чәй эчмичә, су эчтем.

        Чәй эчмичә, су эчкәнгә

         Бик авыртты шул эчем.

II. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Укытучы. Өйдә Бари Рәхмәтнең “Аш вакыты” дигән шигырен сәнгатьле укып килергә тиеш идегез.(Дүрт укучы укый)

Укытучы. Үткән дәрестә Каюм Насыйриның “Ашаганда үзеңне тота белү кагыйдәләре”н өйрәндек. Бу кагыйдәләрне ничек үзләштергәнегезне тикшереп үтәм. Сезнең һәрберегезнең алдыгызда карточкалар бар. Анда фигыльләр язылган.(карама, ашама, сайлап алма, һ.б.)

Укытучы. Фигыльләр нинди формада бирелгән?Бу сүзләрдә басым кая төшә?

Укытучы. Хәзер шушы фигыльләрне кулланып, кунакка баргач, табын янында үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтегез.(Укучыларның һәрберсе табын янында утыру кагыйдәсен әйтә. Мәсәлән, ашаган вакытта як-ягыңа карама)

Укытучы. Татар халкының бик матур мәкаль – әйтемнәре бар.Әби –бабайларыбыз юкка гына аларны уйлап чыгармаган.Экранда мәкаль –әйтемнәрнең беренче өлеше чыгар, ә сез икенче өлешен дәвам итегез.

Мәкаль – әйтемнәр.

Чәеңне чөмереп эчмә, ямьсез булып үсәрсең.

Ипи валчыкларын коеп ашама, ипинең рәнҗеше төшәр.

Ипи валчыгыңны җый, йорттан бәрәкәт очмасын.

Сыныгыңны ашап бетер, бәхетеңне калдырасын бит.

Пычак белән ашама, кешегә пычак булып кадалырсың.

Аягыңны селкетеп утырма, шайтан чакырырсың.

Укытучы. Шулай итеп, табын янында утыру кагыйдәләрен яхшы үзләштергәнсез. Хәзер рәхәтләнеп, курыкмыйча кунакка йөри аласыз.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1.Экраннан Нәби Дәүлинең шигырен хор белән уку.

      Яхшы сүзне җаның тели синең,

      Начарлыктан күңелең көрсенә.

      Ә син үзең андый яхшы сүзне

      Әйтәсеңме, башка кешегә?

Укытучы.Укучылар, шигырьдә нинди яхшы сүз турында әйтелә? (Укучылар яхшы сүзләр әйтәләр)

Укытучы. Яхшы сүзләр ишетергә рәхәтме?

Укытучы. Яхшы сүзнең киресе ничек? Антонимы?

Укытучы. Начар сүзләр ишетергә рәхәтме?

Укытучы. Яхшы сүзнең синонимы ничек була?

Укытучы.Татар теле дәресендә сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре була дип үттек.Тәмле сүз нинди мәгънәдә?

 Укытучы.Ни өчен кешеләр тәмле сүзләр әйтәләр? Безгә шушы сорауга җавапны әзерләргә дәреслектәге әсәр ярдәмгә килер. Без бүген Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” әсәре белән танышырбыз.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Укытучы Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” дигән әсәрен укып чыга.

2. Сүзлек өстендә эшләү.

3. Укучылардан әсәрне укыту.

4. Укучыларның текстны ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерү.Уку китабының 78нче битендәге сорауларга җавап бирү.

5. Физминут.

6. Хикәянең планда күрсәтелгән кисәкләрен табып укып күрсәтү. (сайд )

7.Берәр укучыдан әсәрнең эчтәлеген сөйләтү.

8.Әсәр буенча нәтиҗә чыгару.

 Укытучы. Әсәр нәрсәгә өйрәтә?

 Укытучы. Язучы әйтергә теләгән төп фикер кайсы җөмләдә чагыла?

Укытучы. Тәмле сүзләр белән сөйләшү, тәмле сүзләр әйтү – әдәплелек билгесе. Хәзер бергәләп тактадагы таблицаны укыйк. “Матур итеп сөйләшә белү – әдәпле кешенең күркәм сыйфаты”.

Укытучы. Ни өчен кешеләр тәмле сүзләр үйтәләр?

V. Белем күнекмәләрен ныгыту.

1. Тәмле сүзләрне ничек, кайчан куллану.

Укытучы. Сез нинди тәмле сүзләр беләсез?(Укучылар җавпбы)

Укытучы. Бик күп тәмле сүзләр беләсез икән. Ә бу сүзләрне кайчан һәм ничек кулланалар? Хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм. (парлап эшләү) Шунда язылган биремнәрне үтәргә кирәк.

1нче карточка.Сыйныфташыгызны туган көне белән котлагыз.

2 нче карточка. Сыйныфташыгыздан ручка сорап торыгыз.

3 нче карточка. Сыйныфташыгыз яңа күлмәк киеп килгән, котлагыз. 4 нче карточка. Ашханәдә нинди матур теләк әйтәләр.

5 нче карточка.Кибеттә. Диолог төзегез.

6 нчы карточка.Ялгыш кына дустыгызның аягына бастыгыз, нәрсә әйтерсез.

2. Укытучы. Матур итеп сөйләшә белмәүнең киресе нәрсә?(дорфа, тупас, начар сүзләр)

Укытучы. Ни өчен без начар сүзләр әйтәбез?(әдәплезлектән, тел ярлыгыннан, культурасызлыктан)

Укытучы. Начар сүзләр әйтү – кешене кимсетү, аның дәрәҗәсен төшерү, аны хайван белән бер рәткә кую дигән сүз. Начар сүзләр белән сөйләшсәгез сезне беркем дә яратмас.

VI. Рефлексия.

1.Татар халкының әхлакый кодексы.Тест.(слайд)

Укытучы. Экраннан татар халкына хас сыйфатларны укыйбыз.Кайсы бүгенге дәрес темасына туры килә дип улыйсыз? Җавапларыгызны дәлилләгез

1) Дөрес сөйләү.

2) Төгәл булу.

3) Мактанмау.

4) Сүгенмәү.

5) Кешеләргә ягымлы булу.

6) Әти-әниләргә, туганнарга кайгыртучан һәм шәфкатьле булу.

Укучы. Минемчә, сүгенмәү. Чөнки без тәмле сүзләр турында сөйләштек. Тәмле сүзләр белән сөйләшкән кеше әдәпле була. Әдәпле кеше сүгенми.

Укучы. Минемчә, кешеләргә ягымлы булу.Ул кешеләргә тәмле, яхшы сүзләр әйтү дигән сүз.

Укытучы.Тормыш юлыгызда шушы әйбәт сыйфатлар юлдаш булсын.

VII. Йомгаклау.Өй эше.

1.Хикәяне план нигезендә сөйләргә, сүзлек дәфтәренә сүзләрне язарга.        

Укытучы. Дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштердегез?

Укытучы.Тормышта бу дәрестә алган белемнәр кирәк буламы?