БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ
статья по теме

Фаррахова Гульнара Рамилевна

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфларда  татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту үзенчәлекләре

         

        “...Әгәр икенче телгә ия булу дәрәҗәсе  икенче телне белмичә, шәхесара мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкин түгел. Билингвизм һәм полилингвизм үссен, милләтләр арасында бәйләнеш, бер-береңә карата ихтиберенче телне белү дәрәҗәсенә якын ук килсә,  икетеллелек бары шул вакытта гына башлана”, дип язган В.А.Аврорин [1,6].Билгеле,  кеше бер сәбәпсездән башка халыклар телен өйрәнүгә керешми, чөнки ул аны үзе яшәгән тирәлектә кирәк дип тапмый. Аның өчен аралашу коралы булып туган теле кала.  

Безнең республикабыз билингвизмны кулланылышка кертү өстендә актив эшләүчеләрнең берсе буларак билгеле. Татарстанда кабул ителгән икетеллелек шартларында коммуникатив форманы алга куеп эшләү зарур.

Чит тел буларак татар теленә өйрәтүнең аксиомасы булып сөйләмә тел тора. Бу хакта сөйләгәндә психолог Б.В.Беляевның сүзләрен искә төшерү урынлы. Ул: “Билгеле бер телне өйрәнгәндә укучыларның  төп игътибарын сөйләм телен үстерүгә һәм аннан соң гына язма теленә төшендерергә кирәк”,-дип яза [2,17]. В.Скаткин бу хакта: “Сөйләмә тел укудан башка да, ә бары тик сөйлим-тыңлыйм формуласы буенча да өйрәнелергә мөмкин”, ди [4,21]. Тел белгечләре И.А.Бодуэн де Куртанэ, соңрак Ф.де Соссюр үз хезмәтләрендә тел һәм сөйләм лингвистик категорияләрен һичшиксез аерып карау кирәк булуы турында әйтәләр. Бу фикердән аңлашылганча, телне кешенең аралашу чарасы булган знаклар системасы дип, ә сөйләмне аралашу өчен телне куллану чарасы дип атарга була.  Бу очракта татар теле укытучысы үз алдына  беренче этапта укучыларны татар теленә яисә татар сөйләменә өйрәтергәме? дигән сорауны куярга тиеш.

Соңгы вакытта белгечләр арасында тел, сөйләм һәм сөйләм эшчәнлеге дигән атамаларны куланнуга бәхәсләр туа. С.Д.Кацнельсон сөйләм эшчәнлеген  сөйләү һәм тыңлау элементларыннан торган күренеш дип атый [3,134].

Билгеле булганча, сөйләм эшчәнлеге тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу формаларын үз эченә сыйдыра. Димәк, укытучы укучының аралашуын камил итү өчен бу төр эшләрнең барысын да үтәргә тиеш.

Башлангыч сыйныфларда белем биргән укытучылар өчен бу процессны авазлар системасын дөрес әйтү буенча уздырылган дәресләрдән, укучыларның танып-белү күнекмәләрен булдырудан  башларга мөмкин. Әйтик мәсәлән, Р.З.Хәйдарованың 1нче сыйныфлар өчен әзерләнгән “Күңелле татар теле” дәресле буенча эшне мин иң башлап укучыларның танып-белү күнекмәләрен формалаштырудан башладым. Беренче этапта рәсемнәр буенча гади җөмләләр төзү өстендә, танышу формаларын үзләштерү буенча эш алып барылды. Алфавит системасын өйрәнә башлагач, укучыларга татар телендәге авазларның үзенчәлекләре турында сөйләү һәм эш дәфтәрләрендә белемнәрне ныгыту формасындагы дәресләр уздырылды. Шул ук авторның 2нче, 3нче сыйныфлар өчен төзелгән дәреслекләрендә дә бу форма эшчәнлек төрләре саклана.  Ә менә Ф.С.Сафиуллина авторлыгында чыгарылган татар теле дәреслекләрендә укучылар үзлектән сүзнең аваз системасын практикада куллану буенча эшләр алып бара алалар. Чөнки бу дәреслекләрдә сүзнең әйтелеш үзенчәлекләрен күзәтү өчен биремнәр күбрәк.

Укучыларның белемнәрен ныгыту өчен тыңлап аңлау дәресләре оештыру урынлы. Р.З.Хәйдарова авторлыгында төзелгән дәреслекләргә өстәмә электрон кулланма да беркетелгән. Бу төр дәресләргә әзерләнгәндә, "Күңелле татар теле" сериясендә чыккан китаплардан куллану уңайлы. Гомумән алганда, ФГОС стандартлары буенча төзелгән бу дәреслекләрдә телнең сөйләм һәм грамматик өлешен үстерүгә дә зур өлеш кертелгән. Һәр сыйныфта диалогик һәм монологик сөйләмгә корылган күнегүләр шактый күп. Төрле ситуацияләр буенча эшләп, укучы телнең синтаксик үзенчәлекләрен генә белеп калмый, ә тәрҗемә, сорау бирү һәм аңа җавап кайтару үзенчәлекләренә төшенә. Әлеге серия буенча төзелгән  дәреслекләрдә баланың иҗади мөмкинлекләрен арттыру өчен текстларны, әкиятләрне сәхнәләштерү формасы тәкъдим ителгән. Бу укучының фантазиясен, уйлау сәләтен арттыра.

Коммуникатив метод белән эш итүдә файдаланылган тагын бер тармак ул-  уку. Р.З.Хәйдарова дәреслекләре буенча укучылар беренче сыйныфтан ук татар әдипләренең иң матур әсәрләре белән танышалар. Авторларның биографияләрен өйрәнәләр, текстларны үзгәртеп уку өстендә эш алып баралар. Укытучы укучысының текстны ни дәрәҗәдә аңлавына төшенү өчен дәреслектә бирелгән әсәр буенча сораулар белән эшли ала.

Сөйләм эшчәнлегенең язма формасын куллануны актив рәвештә уртанчы сыйныфтан алып бару отышлы. Бу очракта укучыларга сочинение һәм изложениеләр  язу тәкъдим ителә. Алар төрле биремнәр белән тулыландырылырга мөмкин. Әйтик, изложениене дәвам итү яки тематикасын саклап, бары лексикасын үзгәртергә кушылган биремнәр үтәү.  Башлангыч сыйныфларда бу төр язма эшләрне башкарганда әлеге биремнәрне төгәл үтәүне таләп итеп булмый. Сәбәбе: укучыларның башлангыч сыйныфларда сүзлек запаслары аз булу.

Рус телле балалар өчен “Күңелле татар теле” сериясендә дөнья күргән дәреслекләрдә диалогик сөйләмне формалаштыруга һәм үстерүгә аеруча зур урын бирелә. Укучыларга авторлар төрле тематикага караган диалоглар төзү, аларны тулыландыру һәм уйнау формасындагы эшләр тәкъдим ителгән. Укучыларым бик теләп бу төр эш формаларын башкаралар. Алар өчен дустың белән дәрестә дә аралаша алу зур куанычка әйләнә.  

        Йомгак ясап, шуны әйтергә була: рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укытуны, укучыларны диалогик һәм монологик сөйлгә чыгару өстендә эш алып барырга кирәк. Дәреслекләрдә телдән үтәү өчен күнегүләр аз булганда, өстәмә чыганаклардан куллану отышлы була. Рус телле укучыларының милли сөйләме нигезле булганда гына, аларның тел грамматикасын, синтаксисын аңлау мөмкинлекләре аеруча зур.                                 

Әдәбият исемлеге

  1. Аврорин В.А. Проблемы изучения функциональной стороны языка. – Л.: Наука,1975. – С.6.
  2. Беляев Б.В. Психологические особенности обучения русского языка в национальных школах // РЯНШ. – 1962. -№3. – С.17.
  3. Кацнельсон С.Д. Типология языка и речевое мышление. Л.: Наука, Ленингр. Отделение, 1972. – С.134.
  4. Скаткин В. К вопросу о навыках устной речи // Иностр.яз. в школе. – 1964. -№2. – С.21.
  5. Харисов Ф.Ф. Психолого-педагогические и лингвистические основы обучения татарской устной речи в русской школе (Первоначальный этап). – Казань:Хәтер, 1998. – С.14-15.
  6. Харисов Ф.Ф. Рус телендә сөйләшүче балаларны татарчага өйрәтүнең башлангыч чоры. – Казан: Мәгариф, 1996. – Б.19 .
  7. Харисова Ч.М. Методика обучения татарскому произношению учащихся начальных классов русских школ. – Казань: Магариф, 2000. – С.55-57.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүдә коммуникатив технологияләр.

Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Шулай да, тормыш бер урында гына торм...

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Бу дәрес планы Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча төзелгән. Дәреснең максаты коммуникатив технология нигезендә 8 нче сыйныф укучыларын  Ш.Галиевнең “Безнең урам малайлары”дигән шигыре белән таныштыр...

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес....

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес....

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)...