Ана куңеле .
материал по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Ана куңеле .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ana_kunele.docx13.78 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Ана күңеле – тирән дәрья

Әниләр турында күпме генә язсак та аз булыр төсле. Бигрәк тә сугыш еллары әниләре сирәгәя бара. Туган илнең азатлыгы өчен ирләре сугышта, баласы да сугышта, ә әни кеше өйдәге гаиләне саклый. 5-6. 8-9 баласын туендыру, киендерү өчен алар күпме генә көч түкмәделәр. Үзләре дә ач-ялангач. Ач балаларын туендыру өчен бер уч башак алып кайтучыларга төрмә җәзасы.

     Әнә шул сугыш елларының авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән безнең буынның кадере бармы соң ?

      Үткәннәрне уйлап, сөйләгәннәрне тыңлап, хәзерге белән чагыштырып карасаң... Ничектер, ач булсалар да, ямаулы, төсе уңган күлмәк кисәләр дә, аларның күңелләре көр булган. Элек тә бит инде тормыш хатын – кыз җилкәсендә булган. Көндез хөкүмәт эшен эшләгәннәр, кичен концерт- спектакль куйганнар.

     Хәзер халык бик хәрәкәттә яши, әмма кызыгы юк, эшсезлек, эчкечелек. Элек эчкече ир – ат авылда бер ике булган, бүген исә...

     Шулай бозылдыкмы, тәрбия эше җитмиме ?

     Ана нинди заманда яшәсә дә ана инде ул. Барысын да кичерә, гафу итә, оныта.

     Әни күңеле-тирән дәрья. Аңа бар да сыя. Әниләрне исән чакларында кадерлик, хөрмәтлик, аларны рәнҗетмик ! Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, дигән мәкальне истән чыгармыйк.

Биектау мәктәбе.

Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы

Resource id #344