"Һөнәрләр"
план-конспект урока по теме

3 нче сыйныф . Татар теле (рус төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_nche_syynyf_yoldyz.docx39.57 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныф.Татар теле ( рус төркеме )

Тема : Һөнәрләр

Максат :

1.”Һөнәрләр”темасы буенча балаларның белемнәрен гомумиләштерү.

2.Логик фикерләү күнекмәләрен камилләштерү,иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү.

3.Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы : белем һәм күнекмәләрне формалаштыру , ныгыту.

Методлар һәм алымнар : әңгәмә,сорауларга җавап бирү, телдән һәм  язма  күнегүләр эшләү, аудио язма тыңлау,ребус  чишү.

Материал : дәреслек И.Л.Литвинов,Э.Р.Садыйкова .Татар теле. 3класс .Казан:Мәгариф,2009.

Җиһазлау : 1. Ноутбук,интерактив такта. 2.Рәсемнәр .3.Китаплар күргәзмәсе .4. Таблица.


Дәрес барышы :

Укытучы куйган сораулар.Нәтиҗә.

Башкарылган эш, үтәлгән биремнәр, көтелгән җавап.

I. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез,укучылар!

Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез,

Җинел булыр укулар,

Матур булсын язулар,

Дәфтәр саен “5” булсын,

Ерактан көлеп торсын.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

-Укучылар,без  алдагы дәрестә нәрсә турында сөйләштек ?(с.1)

-Сез нинди һөнәрләр беләсез?(слайд 2)

-Әйе,бик дөрес.

-Бу сүзләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясалалар?  

 -Кайсы очракта  -чы кушымчасы ялгана?

-Кайсы очракта –че кушымчасы?

-Ә хәзер әйдәгез, өй эшен тикшереп үтик.Дәреслекнең 47нче битендәге 6нчы биремне укыгыз.Сорауларга дөрес җавап бирегез.

-Бик яхшы,укучылар.

2.Ребус (слайд 3)

     

-Укучылар ,бу ребусларда нинди сүзләр яшеренгән?

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

1.-Бүген без һөнәрләр турында сөйләшүне  дәвам итәрбез. Россиядә яшәүче халыклар элек-электән тырышлыклары, уңганлыклары, осталыклары белән дан казанган.

 Тормыш алга бара,үзгәрә, катлаулана.Төрле ачышлар, яңа технологияләр барлыкка килә һәм кайбер һөнәрләр кулланылыштан төшеп кала. Укучылар интерактив тактага игътибарыбызны юнәлтик.

(слайд 4-5)

Беренче һөнәребез Морҗа чистартучы элеккеге вакытларда өйләрдәге  мич морҗаларын  чистартып йөргәннәр.

Икенче һөнәребез Аяк киеме чистартучы.  Урамнардан үтүче кешеләрнең аяк киемнәрен чистартканнар.

Өченче һөнәребез Су ташучы .Әби-бабаларыбыз вакытында бочкаларга сулар тутырып аларны тележкалар белән, кая кирәк шунда илтә торган булганнар.Ә хәзерге вакытта сулар бетсә,аерым машиналарга бочка тагып краннан агызып алалар.Элеккеге чор белән хәзерге чорны чагыштырсак,без бик рәхәттә яшибез.Чөнки бөтен нәрсә техникага корылган.

Киләсе һөнәребез Фонарьчы.Бу һөнәрдә кулланылыштан төшеп калган.

Урамдагы фонарьларны элек чистартканнар, янамы ,юкмы дип тикшереп йөргәннәр.Менә укучылар, сез карап киткән һөнәрләр алар элеккеге вакытларда гына булганнар.

2.-Укучылар,халык үз фикерләрен мәкальләр белән белдерергә ярата.Әйдәгез, хезмәт турында мәкальләрне карап үтик.(презентация)Мәкальләрне тәрҗемә итик,кыскача аңлатып үтик.(...)(слайд 6)

3.-Ә хәзер  укучылар, алдагы биремгә күчик.Анда сезгә күп нокталар урынына аста бирелгән сүзне сайлап алырга кирәк. Хәзер указка белән сүзгә төртеп алабыз.Тиешле сүз булса,дөрес сүзе,әгәр туры килмәгән сүз булса ,дөрес түгел сүзе чыга.(слайд 7)

Яхшы ,укучылар.Булдырдыгыз.

-Физминутка.

Бигрәк шаян курчак син ,

Тик тормыйсың берчак син.

Чүгәлисең ,торасың,

Башың уңга борасың,

Аннан сулга карыйсың

Һәм сикерә башлыйсың.

Башың артка ташлыйсың да ,

Әйләндерә башлыйсың.

Кулларың күтәрәсең,

Аннары төшерәсең.

Шул арада , син , иелеп ,

Басарга өлгерәсең.

Тирән итеп сулыйсың да ,

Ял итәргә туктыйсың.

4.-Алдагы биремгә күчәбез.Бу биремне язмача эшлибез.Дәфтәрләрне ачтык , бүгенге числоны язабыз.Сыйныф эше.Сорауларга дөрес  җавап язабыз.(слайд 8)

Кем?

(Кто?)

Кайда?
(Где?)    

Нишли?
(Что делает?)

УКЫТУЧЫ

(учитель)

ФАБРИКАДА
(на фабрике)

ДӘВАЛЫЙ
(лечит)

САТУЧЫ

(продавец)

ЗАВОДТА
(на заводе)

УКЫТА
(учит)

ТЕГҮЧЕ

(портниха)

МӘКТӘПТӘ
(в школе)

ТӨЗИ
(строит)

ЭШЧЕ

(рабочий)

КИБЕТТӘ

(в магазине)

ТЕГӘ
(шьёт)

ТАБИБ

(врач)

ТӨЗЕЛЕШТӘ
(на стройке)

САТА
(продаёт)

ТӨЗҮЧЕ

(строитель)

ХАСТАХАНӘДӘ
(в больнице)

ЭШЛИ
(работает)

5.- Бу биремдә як-яктагы рәсемнәрне тиешле урынга куярга тиешбез. Указка белән рәсемнәрне әкрен генә тиешле урынга урнаштырабыз.Җөмләләрне укыйбыз.

6.Аудирование. Укучыларга Р.Миннуллинның”Малайлар сөйләшәләр” дигән аудио язма  тәкъдим ителә:

 – Мин үскәч абый булам!                        
Аннары бабай булам!                                
 – Ә мин бабай булгач та                      
Гел әйбәт малай булам!                            
 – Мин үзем әти булам!                              
 – Ә мин дәү әти булам!                            
 – Үскәч кем буласымны                             
Мин әле әйтми торам.                            
 – Мин батыр солдат булам!                  
 – Ә мин космонавт булам!                       
 – Ә мин Третьяк булам!                            
Капкада сакта торам!                              
 – Ә мин корыч коючы,                               
Чуен коючы булам!                                   
 – Мин күз буучы булам!                             
– Ә мин аучы булам да,                                       
Көн дә йөрим сунарга!   
 – Ә мин белмим, әнидән
Онытканмын сорарга.
– Ә мин бик озын булам,
Үсәм әле тагы да!
Ә мин начальник булам,
Йөрим “Волга”да гына!
– Ә мин кибетче булам
Яисә итче булам!
– Ә мин бик көчле булам,
Әтием төсле булам!
– Мин комбайнчы булам,
Кырда иген урырга!
– Ә  миңа әни, үскәч,
Куша кеше булырга!

Укытучы: -Сез ,аудио язманы игътибар белән тыңладыгыз.Бу язмада нинди һөнәрләр турында сүз бара?

-Дөрес.Ә соңгы шигъри юлларда нәрсә турында сүз бара?Әни үскәч кем булырга куша?

-Дөрес . Һөнәрләр бик күп, ләкин һәрвакыт кешелекле булырга кирәк.

IV.Рефлексив бәяләү.

1.Кабатлау.

-Ягез әле, балалар , бүген дәрестә өйрәнгән теманы кыскача гына искә төшереп китик.

-Нинди иске һөнәрләрне истә калдырдык?

-Нинди яңа һөнәрләрне беләсез?

-Нинди кушымчалар ярдәмендә ялганалар?

-Бүген дәрестә актив катнашкан укучыларга .....”5”ле билгесе, “4”ле билгесе куйдым.

2.Өй эше.

-Дәресебез төгәлләнеп килә.Өй эшен көндәлекләргә язабыз.

“Минем яраткан һөнәрем “темасына 4-5 җөмләле хикәя язарга.

1.“Доктор.“ Р. Миңнуллин

Малайлар, юкка сез

Доктордан куркасыз

Бик әйбәт ул, димен:

Әни бит ул минем.

2.”Әнием һөнәре.” Ф. Яруллин

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

3.”Һаҗирә апа.” М. Садри

-Ә менә минем апа

Конфет-прәник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

4.”Минем әби” М. Садри

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Казанда - алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә - төзүче.

5.”Шофёр булам” З. Туфайлова

Мин дә әтием шикелле

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен мин һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофёр булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

-Һөнәрләр турында.

-Аш пешерүче, төзүче, тегүче һ.б.

-чы/-че,-учы/-үче  кушымчалары ярдәмендә.

-Калын сүзләрдә

-Нечкә сүзләрдә

Укучы 6нчы биремне кычкырып укый.

Укучылар җавабы .

Сатучы,очучы,табиб,сыер савучы,тәрбияче.

Укучылар мәкальләрне укыйлар,тәрҗемә итәләр.

Укучылар  бер-бер артлы  интерактив тактада  чыгып эшлиләр.

Укытучы мәктәптә укыта. Сатучы кибеттә сата. Тегүче фабрикада тегә. Эшче заводта эшли. Табиб хастаханәдә дәвалый. Төзүче төзелештә төзи.

М:Китапханәче китап бирә.һ.б.

Укучылар:космонавт,корыч коючы, аучы,кибетче,комбайнчы.

КЕШЕ булырга куша.

Фонарьче,су ташучы, морҗа чистартучы, аяк киеме чистартучы.

Биюче,пешекче,бакчачы,очучы

-чы/-че