Сыйфат темасына презентация
презентация к уроку (6 класс) на тему

Адиятуллина Рузалия Зайнетдиновна

Сәламәтлек турында мәкаль, акыл ияләренең  сүзләре, синоним һәм антоним сыйфатлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүгә нигезләнгән

120 нче урта мәктәбе  

Сыйфат сүз төркеме

 (6нчы татар сыйныфында

гомумиләштереп кабатлау дәресе)

                                                                           

                                                                           Укытучы:Әдиятуллина Р.З.  

                                                                  I  квал.категорияле укытучы

                       

 

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Укучыларда уңай эмоциональ халәт тудыру, дәрестә нәтиҗәле эшләүгә ихтыяҗ булдыру.

2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

II Үткән теманы кабатлау.

Укытучы. Укучылар, өй эше итеп сезгә сыйфат сүз төркеме турында    кабатлап килергә бирелгән иде. Без бу сүз төркеме турында нәрсәләр белдек, әйдәгез шул турыда сөйләшик.

Укучылар үзләре, бер- берсенә сорау бирү юлы белән, белемнәрен тикшерәләр.

Якынча шундый сораулар бирелергә тиеш.

Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?

Сыйфатлар   күбрәк җөмләнең кайсы кисәге булып киләләр?

Сыйфатланмышыннан башка килгәндә, сыйфат  нишли?

Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар? Алар ничек ясала?

Ясалышлары буенча нинди сыйфатлар була?

 Көтелгән җаваплар.

 Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларга җавап бирә торган сүз төркеме сыйфат дип атала. Сыйфат җөмләдә  исемне ачыклап килә. Бу исем сыйфатланмыш була. Сыйфат җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр була.  

 Сыйфатның дүрт дәрәҗәсе бар. (Аларның ясалу ысуллары, үзенчәлекләре әйтелә, мисаллар китерелә.)

Сыйфатлар сыйфатланмышларыннан башка килеп исемләшәләр, килеш һәм тартым белән төрләнәләр, берлек һәм күплек санда киләләр. Исемләшкән сыйфатлар җөмләдә теләсә кайсы җөмлә кисәге була ала.

Ясалышлары буенча тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатлар була.

Укытучы. Сез әйткәннәргә өстәп, мин тагын шуны искәртеп китәм: традицион рәвештә сыйфатлар татар телендә асыл һәм нисби сыйфатларга бүленәләр дидек. Искә төшерик әле, асыл сыйфатларны аерып торучы бердәнбер  грамматик категория ул нинди ?

Җавап. Дәрәҗә белән төрләнү.

III Ныгыту.

Укучылар, сыйфат предметның билгесен белдерә дидегез. Нинди билгеләрен белдерә?

Көтелгән җавап. Предметның төсен,  тәмен, формасын, зурлыгын, күләмен белдерә торган сыйфатлар,кешенең тышкы (физик) һәм эчке сыйфатларын, характерын, хайваннарны һәм җәнлекләрне характерлый торган сыйфатлар.

Укытучы. Укучылар, безнең алдагы бирем шушы билгеләр белән бәйле. Бирелгән исемнәргә төрле билге белдерә торган сыйфатлар өстәп язарга кирәк.

 Дәфтәрләрдә эшләү.  

Бирелгән исемнәргә сыйфатлар өстәп язарга.

1 ...,   ... кыш                                  5. ...,  ...  әни

2. ...,  ...  укучы                              6. ...,  ...  күк

3. ...,  ...  сүз                                    7. ...,  ... һава

4. ..., ... куян                                   8. ...     сәламәтлек

Укучылардан укыту, соңгы сүзгә  нык сәламәтлек дигән  җавап алуга ирешү.

Укытучы. Укучылар, нык сәламәтлек нинди була? (Кеше авырмаса, чирләмәсә,чыныккан булса, бу кешенең сәламәтлеге нык була)

( 2нче слайд килеп чыга, анда мәкаль язылган).

“Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала”,- ди татар халык мәкале. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

(Сәламәтлек- кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк. Сәламәт булмаган кешегә тормышның кызыгы булмый)

Укытучы. Шулай, укучылар, алдагы көннәрдә дә сәламәт булыйм дисәң, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк. Бу безнең өчен тормышта беренче төп кагыйдә булырга тиеш.

Шушы кагыйдә язылган плакатны тактага  элеп куябыз . (Укучылар бергәләп укыйлар)

Сәламәтлегеңне  яшь чактан ук сакла.

Укытучы. Җөмләбезгә әйләнеп кайтыйк. Бу җөмләдә сыйфат сүз төркеме бармы? Ул нинди сыйфат, нинди дәрәҗәдә?

Көтелгән җавап. Яшь. Тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә, асыл сыйфат.

Укытучы. Укучылар, киләсе биремне үтәп, без сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләрбез. Алдыгызда  перфокарталар. Андагы сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

Бергәләп тикшерәбез. Схемасы экранда күрсәтелә. 3нче слайд чыга

Дәрәҗә/ Сүз саны

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

Гади дәрәҗә

  .

 .

 .

Чагыштыру дәрәҗәсе

 .

 .

Артыклык дәрәҗәсе

  .

  .

 .

Кимлек дәрәҗәсе

   .

 .

 .

 .

 

Сүзләр: иң кечкенә, зәңгәрсу, татлы, зуррак, сап-сары, озын, яшькелт, куерак, аксыл, җылымса, чибәрнең чибәре, начар

Укытучы. Асларына сызылган сүзләр бар, укучылар, мәсәлән, зуррак. Ни өчен мин ул сүзнең астына сыздым икән?

Көтелгән җавап. Тартык авазга беткән сыйфатларга рак\рәк  кушымчасы ялгап әйткәндә, сыйфат белән кушымча арасында сузык аваз  ишетелә, ләкин язылмый.

Яшькелт сүзе турында нәрсә әйтә аласыз?

Җавап. Кимлек дәрәҗәсен ясый торган кушымча ялгаганда, тамырның бер өлеше кыскара.

Начар сүзенә характеристика бирегез.

Начар- тамыр сыйфат, асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә.

Укытучы. Укучылар, начар нәрсә булырга мөмкин? (Сүз, эш, кием... . Начар гадәт дигән сүзне алуга ирешү)

Начар гадәт дигәнне ничек аңлыйсыз?

Көтелгән җавап. Тәмсез телле булу, ата-ананы санга сукмау, аларның сүзен тыңламау, олыларны хөрмәт итмәү, тәмәке тарту, аракы эчү, кеше әйберен урлау һ.б.

 Укытучы. Мин бу урында сезгә мәшһүр татар галиме, тарихчы, педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең сүзләрен укып китмәкче булам.

“Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була”

  Әдипнең портреты белән шушы сүзләр язылган 4 нче слайд чыга.

Укытучы. Димәк, без  бу начар гадәтләрне үзебездә булдырмау , булганнарын бетерү өстендә  һәрдаим эшләргә тиешбез. Бу  - сәламәт булуның  тагын бер кагыйдәсе.

Начар гадәтләрне булдырмау. (Тактага плакат итеп эленеп куела.)

Укытучы. Начар һәм яман сүзләре, бу нинди сүзләр? Аларның мәгънәләре нинди?

Җавап. Бу-охшаш мәгънәле сүзләр, андый сүзләр синонимнар дип аталалар.

Укытучы. Без хәзер бирелгән сүзләрнең синонимнарын табарбыз. Экранга карыйбыз һәм беренче баганадагы сыйфатларга икенче баганадагы сыйфатларны  туры китереп  укыйбыз. (5 нче слайд чыга.)

                татлы- бәләкәй

                салкын- чиста

                кечкенә- баллы

                саф-суык

                авыр- явыз

 усал-кыен

Укытучы. Укучылар,  безнең телебез мәкаль  һәм әйтемнәргә бик бай. Мин сезнең игътибарыгызны  тагын бер мәкальгә юнәлтәсем килә. Тактага карыйк әле. (Анда мәкаль язылган, бергәләп укыйбыз)

Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет –саулык.

  Мәкальдәге сыйфатларны табыйк әле. Дәрәҗәләрен билгеләгез. Болар нинди сыйфатлар?

Җавап. Капма –каршы мәгънәле сыйфатлар, антоним сыйфатлар.

Укытучы. Яңадан экранга карыйбыз, укучылар, һәм сыйфатларның антонимнарын табабыз. (6 нчы слайд чыга. ) Җаваплары дөрес булган очракта икенче баганадагы сүзләр килеп чыгачак.

                авыр – җиңел

                кышкы –җәйге

                файдалы – зарарлы

                саран- юмарт

                матур- ямьсез

                каты-йомшак

Укытучы. Синоним һәм антоним сыйфатлар безгә предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итәләр.

Мәкальне тагын бер кат укып чыгыгыз әле. Халкыбыз саулыкны иң зур бәхет дигән, тик ул бәхетне   бик нык сакларга кирәк. Сәламәтлекне саклауның бер чарасы- организмны чыныктыру. Менә сезгә тагын бер киңәш.

Организмны чыныктыру. (Плакат тактага эленә.)

Ә ничек чыныктырып була? (Көн саен физик күнегүләр ясап, чаңгыда йөреп, саф һавада булып, спорт белән шөгыльләнеп һ.б.)

Әйдәгез, без дә күзләребезгә   күнегүләр ясап  чыныктырып алыйк.

Музыка, физкультминут ясала.

IV Теманың үзләштерелүен тикшерү.

Укытучы. Укучылар, ял итеп   тә алдык, инде дәреслек белән эшләп алыйк. 153 нче биттәге 199 нчы күнегүне эшләрбез. Җөмләләрне вариантлап күчереп языгыз. Сыйфатларны табып, нинди җөмлә кисәкләре булып килүен билгеләгез.

Бер үк вакытта тактада да эш башкарыла.

Олырак сүзенә өлешчә фонетик анализ ясала.

Олырак – 6 хәреф, 6 аваз [ олоракъ]

Әйтелеше белән язылышы туры килми, сингармонизм законына буйсынган.

Кечкенәрәкләр  сүзе сүз төзелеше буенча тикшерелә.

Кечкенә -сүзнең тамыры;

рәк- модальлек кушымчасы;

ләр- модальлек кушымчасы.

Бу- исемләшкән сыйфат.

Зәңгәр сүзенә морфологик анализ ясарга.

Зәңгәр (өйнең) –сыйфат, тамыр сыйфат, сыйфатланмышы өйнең сүзе, гади дәрәҗәдә, җөмләдә аергыч булып килә.

Күнегүне тикшерү, нәтиҗә ясау.

Укытучы. Дәресебезнең соңгы этабына якынлашабыз һәм йомгаклап тест сорауларына җавап биреп алырбыз.

Тест

  1. Сыйфатлар нинди сорауга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

с) нинди? кайсы?

б) нишли? нишләде?

     2. Сыйфатлар нәрсәне белдерә?

        а) предметның эшен:

        б)  предметның исәбен;

        ә) предметның билгесен.

      3. Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?

        л) 4;         ә) 3;                б) 2.    

      4. Сыйфат ачыклап килгән исем ничек дип атала?

        а) сыйфатланмыш;

        ә) саналмыш;

        б) аныкланмыш.

      5. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килә?

        а) ия;

        ә) тәмамлык;

        м) аергыч, хәл, хәбәр.

      6. Сыйфатланмышы төшеп калганда,  сыйфатлар нишли?

        ә) исемләшә;

        а) исемләшми;

        б) дөрес җавап бирелмәгән.

       7. Исемләшкән сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килә?

        а) баш кисәкләр генә;

          ә) иярчен кисәкләр генә;

        т) төрле җөмлә кисәкләре була.

       8. Кызылның кызылы, дөм сукыр, сап-сары, иң җиңел сыйфатлары нинди дәрәҗәдә?

        л) артыклык дәрәҗәсендә;

        ә) кимлек дәрәҗәсендә;

        б) гади дәрәҗәдә.

 

        9. Кинәт аллы-гөлле нурлар хәрәкәткә килделәр. Җөмләдәге билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге  булып килгән?

        а) хәл;

        е) аергыч;

        б) хәбәр.

         10) Бүген көн бик кояшлы. Җөмләдәге билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килгән?

        к) хәбәр;

        ә) хәл;

        б) аергыч.

Дөреслеген тикшерү.

Укучылар, дөрес җавап биргән булсагыз, сәламәтлек дигән сүз килеп чыгар.

V Йомгаклау.

Укытучы. Дәресебез ахырына якынлашты. Бүгенге дәрестә без сыйфат сүз төркеме турына сөйләштек, белемнәребезне ныгыттык. Йомгак ясап, сыйфат турында нәрсәләр белдек?

Тагын нәрсә турында сөйләштек? Сәламәтлек турында. Сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? (Кагыйдәләрне уку)

Укытучы. Әйтелгәннәргә йомгак ясап, мин сезгә тагын берничә  сүз әйтер идем. Сәламәтлек өчен     көндәлек режимны төгәл үтәү   һәм дөрес туклану да бик әһәмиятле . Акыл иясе  Сократның сүзләрен китерү бик урынлы булыр дип уйлыйм.

“Сәламәтлек- ул барысы да дигән сүз түгел, ләкин сәламәтлек булмаса, башка берни дә кирәкми.”

Укытучы. Дәрестә бик күп эшләдек. Бер нәрсәгә генә игътибар итмәдек. Бу – сыйфатларның җөмләдәге роле. Өй эше  бирелгән текстны сыйфатлар белән тулыландырып язарга   һәм сыйфатларның җөмләдәге әһәмиятен билгеләргә кирәк булыр.

Көндәлекләргә өй эшен язып кую.

Укытучы. Дәрес өчен сезгә рәхмәт, бик тырышып эшләдегез, матур җаваплар бирдегез, шуңа күрә матур билгеләр дә куям.

Билгеләр кую.

Укытучы.     Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә.

                  Көнегезне шатлык бизәсен.

                  Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,

                  Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сәламәт булыгыз.

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сыйфат сүз төркеме Гомумиләштереп кабатлау дәресе

Слайд 2

Халык әйтсә, хак әйтә Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала. (Мәкал ь) Җәүһәр- 1. Кыйммәтле ташларның гомуми атамасы. 2. Иң кыйммәтле, бик кадерле нәрсә турында сөйләгәндә кулланыла

Слайд 3

Ризаэтдин Фәхретдин –галим, тарихчы, педагог һәм әдип Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була.

Слайд 4

Синоним сыйфатлар табарга татлы - бәләкәй салкын -чиста кечкенә - баллы саф – суык авыр – явыз усал - кыен

Слайд 5

Антоним сыйфатлар табарга авыр –йомшак кышкы – юмарт файдалы –җәйге саран – ям ь сез матур – зарарлы каты - җиңел

Слайд 6

Тест җаваплары 1. ә 2. б 3. а 4. а 5. б 6. а 7. б 8. а 9. ә 10. ә 11. а.

Слайд 7

Акыл ияләре сәламәтлек турында Сәламәтлек – ул барысы да дигән сүз түгел, ләкин сәламәтлек булмаса, башка берни дә кирәкми. Сократ



Предварительный просмотр:

 Тема. Туган илнең улы мин.

 Максат: патриот, милләтпәрвәр төшенчәләренә аңлатма бирү, туган илнең улы булу өчен шәхес   нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, шул сыйфатларны үзеңдә булдыру өчен ниләр эшләргә кирәк, туган ил, туган җир, халкыбызга хөрмәт  һәм горурлану хисе тәрбияләү.

 Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, мәкальләр, М.Җәлил һәм Ф.Кәримнең тормышларына һәм иҗатларына караган материаллар, “Без тарихта эзлебез” папкасы.

                                    План.

 1. Оештыру моменты:

- исәнләшү;

-тәрбия сәгатенең темасы һәм максаты белән таныштыру.

    Укытучы: “Туган илнең улы мин” дигән темага сөйләшү алып барырбыз, укучылар. Иң элек бергәләп шундый сорауга җавап биреп карыйк әле. Нәрсә соң ул туган ил? Нинди төшенчәләр керә бу сүзгә?

 Укучыларның җаваплары тыңлана.

-Туып-үскән җир, кырлар, болыннар, урманнар.

- Әти-әни, якыннар, туганнар, дуслар.

- Без укый торган мәктәп, сыйныфташлар.

- Без яши торган йорт, урам һәм башкалар.

    Укытучы.

-   Димәк, бу сүзне таррак мәгънәсендә карасак, туган ил ул- син туып-үскән.җир, туган авылың, туган шәһәрең, ә инде киңрәк мәгънәсендә алсак, туган ил төшенчәсенә күп нәрсәләр керә икән. Бу-туган җирнең табигате: кырлары,урманнары, елга-күлләре, бу-син яши торган урам, өең, мәктәбең, дусларың. Фикеребезне йомгаклап, Зәкия Туфайлованың “Туган ил” дигән шигырен укып китмәкче булам.

Туган ил ул-алтын арышлар,

 Туган ил ул- зифа камышлар,

Туган ил ул- яшел болыннар

Болыннарда нәни колыннар.

                                              Туган ил ул була бер генә

  Туган илнең кадерен бел генә.

      Туган ил һәркем өчен кадерле һәм газиз.Моның шулай икәнлеген безгә халык мәкальләре дә раслый. Сезгә туган ил һәм туган җир турында мәкальләр туплап килергә бирелгән иде. Шуларны тыңлап китик әле.

   Укучылар мәкальләр әйтәләр.

                                               -Туган җир-алтын,

                                                Торган җир-көмеш.

  -Рәхәт булса да торган җир,

                                                Сагындыра туган ил.

      -Туган илдән газиз ил булмас.

-Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.

-Илнең яме иле белән,

Ватан яме җире белән.

    -Ил яхшылыкны онытмас.

-Ир кадере ил белән.

                                                    -Таянма билеңә,

                                                     Таян илеңә.

-Туган илең-туган анаң.

-Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

       2. Укытучы:

  - Бик яхшы. Тәрбия сәгатенең исеменә әйләнеп кайтыйк әле. Туган илнең улы мин. Кемне туган илнең улы дип әйтергә була? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

   Укучыларның җаваплары тыңлана.

 -Намуслы ир-егетне.

 -Якыннарын, дусларын, үзен-үзе яклый белә торган ир-егетне.

 -Олыны- олы, кечене-кече итә белгән ир-егетне.

 -Туган илен, туган телен һәм халкын ярата, хөрмәт итә торган кешене.

 -Кирәк булса, иле һәм халкы өчен гомерен дә кызганмый торган ир-егетне туган илнең улы дияргә була.

      Укытучы:

 -Димәк, туган илнең улы дигәндә, без намуслы, халкына, туган иленә чын күңелдән бирелеп хезмәт итә торган, кирәк булса,иле өчен гомерен дә корбан итә алырдай ир-егетне күздә тотабыз икән. Ир-егет үзе өчен туа, иле өчен үлә ди халык мәкале. Бу нәкъ шундый ир-егетләр турында. Аларны патриот дип тә йөртәбез әле. Кем соң ул патриот? Әйдәгез  татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итик әле.

        Патриот- үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше.

 Бүгенге көндә бу сүзгә параллель рәвештә милләтпәрвәр һәм ватанпәрвәр дигән сүзләр дә кулланылышта йөри. Димәк, мондый кеше башкалар бәхете өчен үз гомерен корбан итәргә дә әзер икән.

       3. Укытучы:

 -Татар халкы үзенең шундый батыр, асыл ирләре белән лаеклы рәвештә горурлана ала. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фатих Кәрим, Газинур Гафиятуллин һәм башка бик күп исемнәрне китерергә мөмкин булыр иде. Бу исемнәрнең барысы да Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Алар илебезнең бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен, киләчәк буын бәхетле яшәсен үз гомерләрен кызганмадылар.

      Бер укучы М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйли.

 -1942 ел, 26 июнь. Муса Җәлил, авыр яраланып, фашистларга әсирлеккә эләгә. Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан алып гильотинага кадәр санасаң, 791 көн! Авыр, газаплы, әсирлектә үткәрелгән 791 көн.

    Фашист концлагерьларының коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма төзүдә катнаша, дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара, үз тирәсенә ышанычлы көрәштәшләр туплый. Алар арасында Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш та була. Җәлилчеләрнең яшерен оешмасының эше бушка китми. Көнчыгышка җибәрелгән татар-башкорт легионының беренче батальоны (меңгә якын сугышчы), немец офицерларын һәм сакчыларын кырып бетереп, Белоруссия партизаннарына кушылалар.

       1943 елның августында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә. 14 августка билгеләнгән восстание булмый кала. Газаплы төрмә тормышы башлана.

        Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал-сүз кала, һәм шагыйрь аны ачы нәфрәт белән дошманның йөзенә ата.

        1944 елның 7 феврале. Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында М. Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзалап үтерелә.

        1956 ел, 8 февраль. Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларга каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткәне өчен М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

        М.Җәлилнең “Дуска” шигыре сөйләнә.

        Бер укучы Ф.Кәрим турында сөйли.

        -Күренекле шагыйрь Фатих Кәрим 1941 елның декабрендә сугышка алына. Ул солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

        1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант Ф.Кәрим батырларча һәлак була. Аның гәүдәсе Кенигсберг шәһәре янында күмелә. Сугыштагы соңгы батырлыгы өчен Ф.Кәримгә, үлгәннән соң, Беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә

        Бөек Ватан сугышына Ф.Кәрим өлгергән ир, танылган шагыйрь булып килә. Ул корал белән генә түгел каләме  белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшә.

        Ф.Кәримгә нибары 36 яшь иде. Ул үлде, ләкин аның якты эше калды. Димәк, ул үлемсез.

        Ф.Кәримнең “Ватаным өчен” шигыре укыла.

        Бер укучы кыскача гына Г.Гафиятуллин һәм аның батырлыгы турында сөйли.

        Г.Әпсәләмовның “Газинур” романыннан бер өзек укыла.

        Укытучы:

 -Укучылар, менә шушы мисаллар үрнәгендә чын мәгънәсендә Ватан улы булган геройлар турында искә төшереп киттек. Мондый батырлар исемлеген дәвам итәргә булыр иде әле. Алары хакында алга таба сөйләшербез.

        Тәрбия сәгатебезне йомгаклап, бүгенге көндә Ватан улы булу өчен сез нәрсәләр эшли аласыз дигән сорауга җавап биреп карагыз әле. (Укучыларның җаваплары тыңлана).

 -Тырышып уку.

 -Кешеләргә карата ихтирамлы, шәфкатьле булу.

 -Авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузу.

 -Намус белән яшәү һәм эшләү.

 -Җәмгыятькә, кешеләргә файда китерү.

 -Ватанны саклауга әзер булу.

Шулай итеп без сезнең белән куелган сорауга җавап биреп карадык, Ватан улының моделен төзедек.Шушы юлда уңышлар теләп тәрбия сәгатебезне йомгаклыйбыз.

Казан шәһәре Мәскәү районы

120 нче урта мәктәбе

Туган илнең улы мин.

                                          (10 нчы сыйныфта уздырылган тәрбия сәгате)

                                                                    Укытучы: Әдиятуллина Р.З.

Казан 2006


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

6 нчы класста "Сыйфат" темасына тест

"Сыйфат" темасын өйрәнгәннән соң, 6 нчы класс  укучыларының белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен 2 вариантта  тәкъдим ителә...

"Сыйфат" темасына презентация

6 нчы сыйныфларда "Сыйфат" темасына презентация...