Каләм белән җиңдем дошманны...
методическая разработка по теме

Шамсутдинова Гульнара Ясавиевна

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре турында әдәби кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kalm_beln_zhindem_doshmanny_1.doc80 КБ

Предварительный просмотр:

   

 Каләм белән җиңдем

дошманны...

(Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары турында әдәби кичә)

                                                             

                                                                               Мин кабыздым җырда,ялкын итеп,

                                                                               Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

                                                                               Җырым белән дусны иркәләдем,

                                                                               Җырым белән җиңдем дошманны!

                                                                                                      (М.Җәлил)

                                               

                                                                                                           

                                                                                                           

2013 ел  

Каләм белән җиңдем дошманны...

(Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары турында әдәби кичә)

                                                              Мин кабыздым җырда,ялкын итеп,

                                                              Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

                                                              Җырым белән дусны иркәләдем,

                                                              Җырым белән җиңдем дошманны!

                                                                                                      (М.Җәлил)

Кичәнең максаты:  Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләренең тормыш юлы                                                                                                                                                                 һәм иҗаты турында  мәгълүмат бирү; сугыш чоры поэзиясенә кызыксыну уяту; ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Кичә барышы:

Салмак кына вальс музыкасы ишетелә.

      Автор: 1941 нче елның 21 нче июнь иртәсе...Сызылып кына таң ата...Бөтен җиһан сихри нурга күмелгән..Берсен-берсе уздырырга теләгәндәй, ярыша-ярыша, кошлар сайрый. Бүген бит Сабантуй иртәсе! Күңел шатлык белән тулган, йөрәкне әллә нинди хыялый хисләр еракка, бик еракка дәшә...Кем уйлаган: шулай мең хыяллар, дәртле җилкенүләр белән тулы иртәне кара сөремле сугыш пәрдәсе каплап алыр дип..Кем уйлаган: көрәш мәйданына чыгып бил алышасы егетләр кулларына корал алыр дип...( вальс музыкасы өзелә) Сугыш...

(Левитан тавышы сугышка дәшә)

Слайдта сугыш күренешләре күрсәтелә.

     Автор: Илебез халкы, дошманнан үч алу өчен, бердәм булып,илне саклаучылар сафына басты. Дөньяның терәге булган ир-егетләр, әтиләр, кичә генә мәктәп тәмамлаган егет һәм кызлар үзләре теләп фронтка китәләр, кулларына корал алалар...

  “Озатып вокзаллар каршында” җыры яңгырый.

Укучылар чыга

1)Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә,

Ир-егетләр яуга китәләр

2)Килеп басты ил өстенә зур куркыныч!

Яуга өнди Ватан-ана улларын.

Нинди кеше шундый чакта ятсын тыныч,

Йөрәгендә тыеп ачу тавышларын?

3)Сугышка, иптәшләр, сугышка!

Халыклар, басыгыз сафларга!

Бөтен ил бер булып чыгабыз

Ватанны дошманнан сакларга!

4)Борчылмагыз, дуслар, намус белән

Без үтәрбез Ватан кушканны,

Һәм үтәрбез илнең чикләреннән,

Тар-мар итеп явыз дошманны.

5)Солдат булып кулга корал алдым,

Куркынычта илем язмышы,-

Һәр кайгыдан өстен шушы кайгым,

Һәр кайгыдан авыр һәм ачы.

                                                        Ике алып баручы чыга

     1)  Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте.

      2)  Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән керәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.

Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды;

Сүз - артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады: hәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч уятты;

Сүз - батыр илнең hәp карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде;

Сүз - пропагандист булды, халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен тырышты.

      Татар әдипләрен hәp җирдә: рядовой солдатлар арасында, команда составында hәм, әлбәттә, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газеталары редакцияләрендә очратырга мөмкин иде. Алар фронт газеталарының иң актив хезмәткәрләре булды.

   Яу кырында батырларча һәлак булган шагыйрьләребез арасында Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян кебек якты исемнәр бар.

    Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Хәйретдин Мөҗәйләрнең гомерләре әсирлектә өзелде.

  Мәңгелек дан аларга!

Музыка яңгырый

Автор: Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

            Җырлап килдем тормыш языма.

            Соңгы җырым палач балтасына

            Башны тоткан килеш языла.

             Җыр өйрәтте мин хөр яшәргә

             Һәм үләргә кыю ир  булып.

             Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

             Үлемем дә яңрар җыр булып.

1 алып баручы А. Алиш биографиясен укый 

Абдулла Алиш (1908 – 1944)  1908 елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстанның Куйбышев районы) Көек авылында дөньяга килә. Мәктәптә уку елларында А. Алиш, фәннәрне бик яхшы үзләштерү белән бергә, драма һәм әдәбият түгәрәкләре, концертлар оештыру, стена газеталары, кулъязма журналлар чыгару кебек эшләрдә башлап йөруче була, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза. 1927 елның җәендә Алиш Казанга килә һәм Казан Җир төзү техникумында укый башлый. Техникумда уку чорында  аның әдәбият белән кызыксынуы тагын да үсә. 1937 елдан Беек Ватан сугышы башланганга кадәр А.Алиш «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. 1937 елдан башлап, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар — язучының иң күп язган, әсәрләре белән үзен киң катлам укучыларына таныткан чор. Аның балалар өчен  хикәя жыентыклары, пьесалары басылып чыга. Язучы зурлар өчен дә нәтиҗәле эшли: комсомол-яшьләр тормышына багышланган күп санлы очеркларын, «Яңа килен» (1931), «Тиздән туй (1939), «Кыйммәтле җәуһәр» (1940) кебек хикәяләрен, «Күршеләр» 1934; А.Әхмәт белән берлектә) исемле пьесасын яза. Шулай да А.Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән җанр — әкиятләр. Әдипнең «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте «Пионер каләме» журналының 1934 елгы 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. Шуннан соңгы елларда (1935— 1940) А. Алиш ике дистәдән артык әкият иҗат итә. Бу әкиятләр балалар психологиясенең бетен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан җыйнак, уку өчен кызыклы итеп, җиңел, музыкаль яңгырашлы, сүрәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган.

      Бөек Ватан сугышы башлангач, А.Алиш 1941 елның июль аенда фронтка китә, солдат-радист сыйфатында, Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. 1941 елның кышын Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында фашистлар аны Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Ахырда ул Польшадагы Седльце шәһәренә, аннан Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Монда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый. 1943 елның августында, яшерен оешманың эше ачылып, А. Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алыналар һәм фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта фашист палачлары Абдулла Алишны гильотинада җәзалап үтерәләр. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек ук, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

“Көтмә инде” шигыре

2 алып баручы Ф.Кәрим биографиясен укый 

   Фатих Кәрим  1909 елның 9 гыйнварында элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Бишбүләк районы) Ает авылында туа. Фатих Кәримнең 1929 елдан 1937 елга кадәрге кыска вакыт эчендә ун китабы басылып чыга (икесе — проза, сигезе — шигъри җыентыклар). Утызынчы еллардагы социалистик хезмәт темасын, илнең хуҗалыгын һәм оборонасын ныгыту өчен көрәш темасын яктырткан лирик шигырьләре, «Яшең яктысы» (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Илле егет» (1934), «Аучылар» (1934), «Аникин» (1936) кебек поэмалары белән Ф.Кәрим сугышка кадәрге чорда ук заман сулышын яхшы тоеп, ил каршында зур җаваплылык хис итеп яшәүче шагыйрь буларак таныла. Ф.Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. Армиягә ул 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катлаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ф. Кәрим сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941—1945 еллар арасында ул тугыз лоэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә. Ф.Кәрим бу елларда  лирик шигырьләр, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» (1942) балладасы иҗат иткән. Бөек Ватан сугышы елларында Ф.Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә: «Шакир Шигаев» (1943) исемле драма, «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1944) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеге чагыла. Гомумән, Ф.Кәримнең иҗат планнары зур була. Ләкин сугыш чынбарлыгының дәһшәтле «үлем уены» аңа үзенең иҗади планнарын ахыргача тормышка ашырырга ирек бирми: 1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф.Кәрим батырларча һәлак була. Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында күмелә.

“Ант” шигыре

“Ватаным өчен” шигыре

1 алып баручы Г. Кутуй  биографиясен укый   

   Гадел Кутуй  1903 елның 28 ноябрендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә) Татар Кынадысы авылында туа. 1917 елда бертуган Кутуевлар (дүрт гаилә) Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлаша төшә. 1920 елда унҗиде яшьлек Кутуй Казанга килә.

Г. Кутуйның  әдәби иҗат эшчәнлеге гаҗәп күп кырлы. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза, Төрле газет-җурнал битләрендә фельетон, очерк, мәкаләләр бастыра. Үз чорының төрле әхлакый проблемаларына багышланган «Балдызкай» (1926), «Күк күгәрчен» (1929), «Җавап» (1929) һәм «Казан» (1927) исемле пьесалары Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. 1935 елда Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга .  Татар телендә генә дә ул унлап басмада чыга.

   Бөек Ватан сугышы башлану белән Г. Кутуй үзенең язучылык сәләтен дошманны җиңү өчен көрәшкә багышлый: патриотик шигырьләр, публицистик мәкаләләр, хикәяләр яза. 1942 елның июнендә ул үзе дә фронтка китә, Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы политбүлегендә хезмәт итә. Идел буендагы мәгълүм тарихи җиңүгә турыдан-туры катнашкан өчен аны «Батырлык өчен» һәм «Сталинградны саклау өчен» медальләре белән бүләклиләр. Сталинградтан соң Г. Кутуй үзе хезмәт иткән гвардия бригадасы составында Волхов, Брянск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Авыр һәм мәшәкатьле солдат хезмәтен башкару белән бергә, ул иҗат эшен дә дәвам иттерә: фронт газеталарында хәбәрләр, мәкаләләр бастыра, әдәби монтажлар төзи, 1944 елда, Казанга вакытлыча иҗади ялга кайткач, балалар өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле мәгълүм повестен («хыялый роман») яза. 1944 елның көзендә Г. Кутуй Беренче Белоруссия фронтында чыга торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Монда әдипнең күп кенә очерклары, корреспондениияләре, «Без — сталинградчылар» исемле нәсере һәм «Хәнҗәр» дигән хикәясе басыла. Шушы ук чорда әдипнең ил азатлыгы өчен көрәшүче совет солдатының изге хисләрен сәнгатьчә югарылыкта яңгыраткан атаклы «Сагыну» нәсере иҗат ителә. 1945 елның язында Г. Кутуй, сәламәтлеге бик начарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча, 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеш шәһәрендә вафат була. Аның мәрмәр таш куелган каберен Польша пионерлары кадерләп саклыйлар һәм яз саен аңа чәчәкләр утырталар.

“Батыр каберендә”

 2 алып баручы Нур Баян  биографиясен укый   

   Нур Баян 1905 елның 5 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында туа.1921 елгы ачлык аны туган авылыннан китәргә мәжбур итә. Ул Пермь шәһәренә барып, кара эшче булып эшли, ә 1923 елда, укуын Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә курсант итеп алына. Шушында укыганда аның әдәби иҗат эше башлана: авыл, гражданнар сугышы, илне саклау турында беренче шигырьләрен яза, һәм 1925 елдан аның исеме матбугатта инде бик еш күренә башлый. 1928 елда ул «Кызылармеец» дигән хәрби газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша һәм шул ук елда «Уракчы кызлар», «Ќимерелгән окоплар» исемле ике шигъри җыентыгын бастыра. 1929—1930 елларда Н. Баян «Колхоз яшьләре» журналының секретаре булып эшли, аннан Чаллы район газетасы редакторы итеп билгеләнә. Газетада, районда эшләү дәверендә «Клеверлы кырлар» (1929), «Яңгырлы төн» (1933) кебек поэмаларын һәм күп санлы шигъри әсәрләрен иҗат итә. 1932 елда 1932—1938 елларда Татарстан Язучылар союзы оештыру комитетында инструктор, Татгосиздатта редактор, аннары матур әдәбият бүлегенең өлкән редакторы булып эшли. 1938 елдан Бөек Ватан сугышы башланганчыга хәтле ул зур күләмле «Гөләндәм» (1939), «Ќимерелгән дворец янында» (1940), «Карахмәт» (1940) поэмаларын яза, «Язгы төн», «Туган авыл», «Шат җырлар» исемле шигырь җыентыкларын бастырып чыгара. Әдәби иҗат эшчәнлегендәге уңышлары өчен һәм Совет Татарстаны төзелүенең егерме еллыгы уңае белән Совет хекүмәте аны 1940 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкли.

   Н. Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы секретаре, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган сонгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.

  “Хат” шигыре  

  “Пуля” шигыре  

1 алып баручы М. Җәлил  биографиясен укый 

    Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсе  Мостафа авылында дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. 1919 елда «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына.1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

М. Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. 1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты — бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

«Моабит дәфтәрләре» — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

“Ышанма”

“Кошчык”

“Дуска” шигырьләре укыла

2 алып баручы Н. Дәүли биографиясен укый 

    Нәби Дәүли  1910 елның 1 июнендә хәзерге Татарстанның Әлки районы Иске Камка авылында туган. Нәбиуллага сабый чактаң ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә: дүрт яшендә чагында аның әтисе үлә, бераздан әнисе дә кинәт вафат була. Шулай итеп Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгыз торып кала.

       1931—1933 елларда Винница шәһәрендәге полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, Н. Дәүли старшина чинында Кызыл Армиянең Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1935 елда Н. Дәүли Казанга килә һәм Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 1937—1941 елларда аның дүрт шигырь җыентыгы басылып чыга («Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь»). Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, 1941 елның 26 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа озак сугышырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә.

  1942 елның яз башында аны, бүтән әсирләр белән бергә, Германиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигә. 1945 елның апрелендә, совет гаскәрләре Магдебургка якынлашып килгәндә, Н. Дәүли берничә иптәше белән лагерьдан кача һәм, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла. Сугышның соңгы айларында ул Совет Армиясе сафында солдат хезмәтен дәвам иттерә.
1945 елның декабрендә Н. Дәүли Казанга кайта һәм 1956 елга кадәр шәһәрнең төрле художество мастерскойларында художник-бизәүче булып эшли 1956 елдан ул язучы-профессионал сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

   Әдипнең проза әсәрләреннән «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) исемле романы укучылар арасында аеруча популярлык казана. Автобиографик материалларга һәм сугыш чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләп язылган бу документаль әсәрләр совет кешеләренең теләсә нинди авыр сынаулар кичкәндә дә көчле рухлы булып калуларын раславы һәм конкрет материал җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятле.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Нәби Дәүли «Почет Билгесе» ордены (1980) һәм Татарстан Верховный Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

“Сугышка...” шигыре

Сәгать суккан тавыш астында автор укый:  Гомерләре сугыш чорында өзелсә дә, шигырьгә күчеп калган җаннары исән аларның.  

                   Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

                   Шигыремдәге изге антына.

                   Бар җырымны илгә багышладым,

                   Гомеремне дә бирәм халкыма.

“Журавли” көе астында кызлар шигырь укый

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

Сез кайларда ятасыз икән,

Нинди туфрак, нинди җирләрдә?

Кайтырбыз дип, киткән идегез дә

Кайтмадыгыз туган илләргә.

Җиңү көнен якынайту өчен

Өлеш керткән барлык түземгә

Таштан түгел, алтын-көмешләрдән,

Һәйкәл куяр идем үзем дә.

                                         “Җиңү җыры” яңгырый

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ут - дус та, дошман да"

татарча класс сәгате эшкәртмәсе...

Ут дус та, дошман да

Класстан тыш чара...

"Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация

Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән  ...