Казанның истәлекле урыннары.
план-конспект урока по теме
Укучыларны Казан шәһәрендәге истәлекле урыннар белән таныштыру.Татарстан Республикасының дәүләт символларын кабатлау. Укучыларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
Балаларны актив аралашуга тарту, өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү. Туган илебез белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
открытый урок по татарскому языку для 4 класса | 21.38 КБ |
Предварительный просмотр:
Ачык дәрес 4 сыйныф әдәби уку ( рус төркемнәре өчен) Тема: Казан шәһәренең истәлекле урыннары. урыннар белән таныштыру,Татарстан Республикасының дәүләт символларын кабатлау; укучыларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, балаларны актив аралашуга тарту, өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү; Туган ил , Ватан белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү.
2.Актуальләштерү. Фонетик күнегү башкару: Дәүләт, халык,тынычлык, матурлык, азатлык, байлык, сурәтләнгән. (укучылырдан кабатлату) Җөмләләрне дәвам итегез: -Безнең туган илебез-...(Татарстан) -Татарстанның башкаласы- (Казан) -Татарстанда татар һәм рус телләре- (дәүләт телләре) -Без Татарстан белән...(горурланабыз) -Татарстан –бай һәм көчле...(республика) -Ә хәзер басып көй тыңлыйбыз.Нинди көй икәнен тыңлагач әйтерсез. (гимн яңгырый) -Укучылар ни өчен бу көйне басып тыңладык? -Бу Татарстан Республикасы гимны.) -Аны кем язган? (Рөстәм Яхин) -Тагын Татарстан Республикасының нинди символлары бар? -Дәүләт флагында нинди төсләр? - Яше -Яшел төс нәрсә символы? (табигатебезнең матурлыгы) - Кызыл төс нәрсә символы?(кояш төсе) - Ак тө - Ак төс нәрсә символы?(тынычлык символы) - Авто -Авторы кем?(Тавил Хаҗиәхмәтов) - Татар -Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?(канатлы ак барс) - Барс - -Барс нәрсә аңлата?(байлык һәм көч символы) - Герб - Гербың авторы кем? (Риф Фәхретдинов) -Татарстан Республикасының беренче Президенты кем? - Минтимер Шәрипович Шәймиев. -Ә хәзерге Президенты?- Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов. 3.Дәреснең эпиграфын хор белән уку. 4. Дәреснең темасы "Казан шәһәренең истәлекле урыннары” дип атала. Укучылар, бүген без сезнең белән « Казан Кремле " дигән текст белән танышачакбыз. Иң элек безгә таныш булмаган сүзләрне карап китик. Сүзлек өстендә эшләү. Биредә- здесь Башка-другие Кебек-как Ошый-нравится Мәйдан-площадь Герой-шагыйрь- герой-поэт Һәйкәл-памятник - Хикәяне башта үзем укыйм,карап барыгыз. -Хикәя нәрсә турында? -Ә хәзер хикәяне сез укыгыз һәм тәрҗемә итегез.(чылбыр буенча укыйлар,тәрҗемә итәләр) - Хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышыйк.Мин сорау бирәм,ә сез дөрес итеп җавап бирерсез. -Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? -Казан шәһәре -Башкалабызның үзәгендә нәрсә урнашкан? -Кремль -Кремльдә нинди истәлекле урыннар бар? -Президент сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете,Спас манарасы -Сөембикә манарасы ничә катлы? -җиде катлы -Спас манарасы нинди төстә? -ак төстә Кремль каршында кемгә һәйкәл куелган? -Муса Җәлилгә һәйкәл куелган 5.Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү. Укучылар мин сезгә Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында проект эшләре әзерләргә кушкан идем. Әзер укучылар бармы? -Казан Кремле -Сөембикә манарасы -Спас манарасы -Кол Шәриф мәчете -Президент сарае -Казан университеты 6. Тест сорауларына җавап бирү. 1) Кайсы шәһәр Татарстан Республикасының башкаласы? 2) Татарстан символларына кермәгән сүз кайсысы ? 3) Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар? а) Г.Тукай һәйкәле б) А.С.Пушкин һәйкәле в) М.Җәлил һәйкәле г) Г.Бәширов һәйкәле
6)Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән? а) ак аю б) ак барс в) ак чәчәк г) ак гөл 7)Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан? а) Шишкин музее б )КамАЗ в) Сөембикә манарасы г)Баскетхол 8)Сөембикә манарасы ничә катлы? а) 7 катлы б) 5 катлы в) 10 катлы г) 8 катлы 9)Татарстанның президенты кем? а) М.Ш.Шәймиев б) И.Г.Метьшин в) Р.Н.Миннеханов г) И.М.Шабаев 10) М.Җәлил кем ул? а) шагыйрь б) биюче в) җырчы г) укытучы 7. Группаларда эшләү. Балалар өч төркемгә бүленә.Һәр группага конверт бирелә.Конвертларда җөмләләр төзү өчен сүзләр язылган карточкалар салынган.Укучылар җөмләләр төзиләр һәм русчага тәрҗемә итәләр. Казан-тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр. Сөембикә манарасы кызыл кирпечтән төзелгән. Казан дәүләт университеты Кремль урамында урнашкан. 8.Дәресне йомгаклау. -Без сезнең белән ни өчен Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләштек?(Үз илебезне яратырга,Ватаныбызның тарихын белергә һәм татар телендә сөйләшергә кирәк) -Билгеләр кую. Өй эше.Текстның эчтәлеген сөйләргә. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары
Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында материал...
Республикамдагы истәлекле урыннар
Разработка урока...
5 сыйныф (рус телле балаларга) "Тарихи һәм истәлекле урыннар" дәрес эшкәртмәсе
5 сыйныф рус телле укучылар...
"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" план-конспект
Сингапур алымнарын кулланып, 4 классның рус төркемендә әдәби уку дәресе...
"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация
"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация...
Казанның истәлекле урыннары
Казанның истәлекле урыннары...