Чанворд (Сконворд)
план-конспект занятия (5 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Чайнворд Г. Тукай әсәрләре
Чайнвордны чишү өчен Г. Тукай шигырьләрендәге төшеп калган сүзләрне язарга кирәк.
- И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган ... аркылы.
- Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә ... укый – сакалын селкетә.
- ... башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
- Әйдәле, ... ! Өйрән син, арт аягың берлә тор:
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.
- И туган ... ! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
- И куян, йомшак куян, куркак куян,
Моңланасың нинди хәсрәт, ... ?
- Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:
“Мин ... , син котырган, син тилергәнсең”, - диләр.
- Ачыксалар карлыгачның балалар,
Чебен-черки тотып кайта ... .
- Күптән түгел безнең ... капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым.
- Мин качамын – ул куадыр, ул куадыр – мин качамын,
Шул кадәрле кыр тыныч, һичбер ... юк, ичмасам.
- Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
... пешерә,
Тиргә төшерә.
Сүзлек:
Тел, рәхмәт, тау, Акбай, тел, кайгыдан, юләрсең, аналары, тәрәзә, кеше, кояш.
Чайнворд Г. Тукай әсәрләре
Чайнвордны чишү өчен Г. Тукай шигырьләрендәге төшеп калган сүзләрне язарга кирәк.
- Һималая тау өстендә алтын бишек,
... йоклый һәр кич саен шунда төшеп.
- Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр ... килә.
- Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар ... нәрсәләрнең ялганын.
- Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге ... карый.
- Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән ... сөзәм.
- Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә - ... .
Эшләп агачтан, бирелгәндер тыныч йокларга – төн.
- Кырга ак кардан
Юрган ябылган.
Җир ... чаклы
Уйкуга талган.
- Курыкмагыз, ... , күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать
Сайравыгызны тыңлармын.
- Әйт әле, ... !
Сөйләшик бергәләп!
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
- Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана;
... чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Сүзлек:
Кояш, иренгәннән, күп, дәресен, суны, көн, язга, кошлар, күбәләк, кояш.
Кроссворд Г. Тукай әсәрләре
Кроссвордны чишү өчен горизонталь шакмакларга табышмакларның җавапларын язып, вертикаль баганада яшерелгән сүзне табарга кирәк.
- Үземне көтеп алалар, күрендемме –
Качалар.
- Яшел чирәм өстендә
Кырт-кырт кыртлар.
Канатларын җәеп,
Балаларын туплар.
- Чуар йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
- Соскы борын бакылдык,
Күп сөйләшә такылдык.
- Аягы юк, кулы юк,
Ишек ачуга, өй эченә йөгерә.
- Түгәрәк, ә ай түгел,
Сары, ә кояш түгел,
Тәмле, тик шикәр түгел.
Койрыклы – тычкан түген.
- Кулы юк – балчык ташый, балтасы юк – өй ясый.
- Кем аны чишендерә,
Шул кеше яшен түгә.
Җаваплар:
Яңгыр, тавык, күбәләк, үрдәк, суык, шалкан, карлыгач, суган.
Кроссворд Г. Тукай әсәрләре
Кроссвордны чишү өчен горизонталь шакмакларга табышмакларның җавапларын язып, вертикаль баганада яшерелгән сүзне табарга кирәк.
- Башы – тарак, койрыгы – урак.
- Типкән саен уйный, сикерә,
Җирдә бер дә тик ятмый.
Һаваларда очып йөри,
- Җаен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
- Ак кием кигән,
Яшел чугын элгән.
- Вак кынадыр үзләре,
Ялтырыйдыр күзләре.
Җаваплар:
Әтәч, туп, куян, каен, йолдыз.