презентация Н.Әхмәдиев иҗаты
презентация к уроку (11 класс) по теме
"Мәңгелеккә китеп барышлый" темасына үткәрелгән дәрескә презентация
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nur_ehmediev_izhaty.ppt | 1.23 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Нур икәнсең-акла исемеңне, Тиккә генә исем бирелми. Мәңгелекнең якташыдыр җаның, Яшим, яшим- өмет сүрелми.
Сандугачлар белән иш булырлык- Татарымның моңлы баласы мин. Нур Әхмәдиев
Нәшер ителгән китаплары “ Аһәң ”, 1980; “Баллы яңгыр”,1984; “ Ак бишек ”, 1987 ; “Сөембикә йол- дызлыгы”, 1988; “Кояш эзләүче ма- лай”,1989; “Күктә ничә йолдыз бар?”, 1991; ”Яралы күк”,1994; “Күз- гә күз”, 1996; “Атларым-колынна- рым”, 1997; “Чәчәк”,1999; “Чакма- таш”, 2000; “Сайланма әсәрләр” 4 томда, 2001 - 2003: I том. ”Ва - сыят ь ”, 2001; II том .“Хәерле көн”, 2002; III том. “Суга язылган хакый- кат ь ләр”, 2002; IV том. Повест ьлар , кино сценариилар, 2003; “Амбирак”, 2003; ”Абага чәчәге”, 2006 и һ.б.
Биографиясеннән... 1946 нчы елның 14 нче декабрен- дә Азнакай районы Әсәй авылын- да Гариф абый һәм Бәдриямал апалар аиләсендә туа. Ул бала чагында күренекле рәссам яки философ булу турында хыялла- на. Әйе, бүген Нур Әхмәдиев күре- некле, ләкин рәссам , философ буларак түгел, ә шагыйр ь, язучы, журналист, ике дист әләп китап авторы.
Тематиканы билгелә. Бирем : Шигырьне тыңларга һәм темасын билге- ләргә . Нәтиҗә ясар- га, мисал китерергә.
Күкләрне ярасыз димәгез, Аңарда йөз яра, мең яра. Кешеләр ут белән уйныйлар, Кешеләр күк белән шаяра.
Табигатькә сакчыл караш Нәтиҗә: Шагыйр ь үзебезне бар ит- кән, сыендырган,туендыр- ган табигат ьнең яклаучысы булып гәүдәләнә. Әйләнә- тирә мохитнең бөтенлеге җирдән генә түгел, күкләр- дән дә бәйле икәнлеген ис- кәртә. Бу темага “Йокысыз- лык”,“Яралы күк”, “Туган як” циклына кергән шигырь лә- рен күрсәтә алабыз.
Була шундый мизгел: Җан өши дә Җылынырга авылыма кайтам. Йөгерә-йөгерә каршы чыгалар да, Үр җитәрәк туктап калалар. Үзебезнең якта каеннарым Мине шулай каршы алалар.
Туган якка мәхәббәт нәтиҗә : Туган якка мәхәббәт хисе белән сугарылган шигыр ьләр Н. Әх- мәдиев иҗатында аеруча күп. “ Туган җирдә”, “Әсәй турында җыр”, “Тымытыгым”, “Кичке авыл”, “Туган авылым” –шулар- ның берничәсе генә. Нур Әхмә- диев, Сәгыйт ь Рәмиев кебек, шәһәрдә авылын сагынып яшәүче авыл баласы .
Сау бул ,әткәй, Сау бул, әнкәй җаным, Хат алуга дога кылыгыз. Тизрәк күрешүне өмет итеп, Сәлам белән- сезнең улыгыз.
Ата-анага, туганнарына, кадерле затларына мәхәббәт, хөрмәт Нәтиҗә: Ата-анага, туганнарына, авыл- дашларына мәхәббәт хөрмәт темасы. Мәхәббәт төшенчәсенә туган илгә, туган җиргә,кешеләр- гә, үз якыннарыңа - әти- әниеңә, туганнарыңа, кадерле затларыңа булган хисләрне дә кертергә кирәк.“ Фәрит энекәшкә”, Авыл- га хат”, “Апалар”, “Әткәйгә”, “Диа- лектика”, “Авылдашым”, “Авыл иртәсе” шигыр ьл әрен шул темага кертер идем.
Әнкәңне дә апкитәрләр, Халык дошманының Яңа туган баласы да Куркыныч бит аның.
Репрессия еллары турында уйланулар Илебез тарихында кайгы -хәс- рәт, кан-яшьләр, гаепсезгә хө- кем ителгәннәрнең төрмә ди- варларында, себер тайгала- рында калган сәламәтлеклә- ре, вакытсыз киселгән гомер- ләре, кимсенү, хурлык чоры булган шәхес культы еллары турында Н. Әхмәдиев ачынып яза. “1937 ел”, “Илдән сөрел- гәннәр кайтавазы”, “Колыма шигыре”, “Кушуч арыш” поэ- масы гаепсезгә хөкем ител- гәннәрнең җан авазы булып яңгырый.
Кемдә дә бер йөрәк, Кемдә дә бер гомер. Ир-егет ил өчен Гомерен дә бирер.
Батырлык, патриотизм Татар халкында бөтен гомерен, хезмәтен халкына багышлаган, яу- ларда батырларча башларын сал- ган геройлар бик күп. Н.Әхмәдиев олуг шәхесләребезне, батыр як- ташларыбызны шигырьләре аша киләчәк буыннарга да үрнәк итеп җиткерә. “Бакый Урманчега мәд- хия”, “Каюм Насыйри”, “Тукайга”, “ Йөрәк турында баллада”, “Писто- лет һәм шагыйрь турында балла- да” һ. б. шигырьләре батырлык темасына керә.
Ходай каршында тигезләр, Барыбыз кардәш туган. Ләкин юлдан туфрак алган, Пирамида-Хуфудан. Бездән исә нәрсә калыр? Хуфу дәшми бу юлы. Кайдан белсен, Без бөтенләй Башка тираннар колы.
Тормыш, яшәеш, үлем турында фәлсәфи уйланулар “ Пирамидаларга карыйм - сыеп бетми хәтта уйларга,”- дип, әдип “ Җиде могҗизаның берсе”нә хәй- ран калуын яшерә алмый.Биш мең еллык чал тарих сеңгән сфинкс- лар янында нинди генә фәлсәфи уйлар тумаган. “Помпей колонна- сы” исемле шигырьдә патшаларны гына түгел, тиран булырга тырыш- кан вак-төяк хакимнәрне, түрәләр- не дә сискәндерерлек фикерләр әйтелә. “Газиз дошманыма”, “Ри- ц ага күтәрелү”, “Пицунда хикәяте”- шагыйрьнең тормыш, яшәеш, го- мер, үлем турындагы фәлсәфи уйланулары.
Туган җирне сайламыйсың Татар булгач атам-анам. Рус түгел мин, бүтән түгел- Шуның белән горурланам.
Туган телне саклау Телне саклау- милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул. Нур Әхмәдиев-Тукай, Исхакый- лар кебек, үз татарының милләтпәрвәр улы. ”Әлмәт татары”, ”Татар йөрәге”, “Татарым”, “ Сандугачка аңа барыбер”, “Ирекле коллар”, “ Татарыма” шигырьләре, “Чукындыру” поэмасы туган телне саклау, милләтең белән горурлану темасына язылган.
Пар былбыллар кавышсалар, Җыру тынмас. Яна белмәгән йөрәккә Былбыл кунмас.
Мәхәббәт, сөю- мәңгелек хис Мәхәббәт - мәңгелек хисләр дәрьясы, шагыйрьләрне һәр- вакыт үзенә җәлеп итеп, дул- кынландырып торучы бер ха- ләт. Гасырлар буе агып та саекмас чишмә, сулмас гөл ул. Шагыйрь иҗатында бу те- мага шактый урын бирелгән. “ Чакматаш” җыентыгында әдип бу темага караган ши- гырьләрен “Мәҗнуниана” дип исемли.
Мин, кешеләр, сезне гел яраттым, Кычкырмадым гына бу хакта. Мәхәббәтем, тыйнак шигырь булып, Йөрәгемнән күчте китапка.
Өй эше: “Сүзләр тезәм”, “Әле ярый кеше булганмын”, “Биек булмаса да тауларым бар”, “Үз мичемнең тө-тене” шигыр ь ләрен укып, теманы билгеләргә. Дәрес презента ция-сен флешкага алып,нәтиҗәләрне әдәбият дәфтәренә язарга.
Булдырдыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация Разновидности кроликов работа учащейся 7 класса Братышевой Дианы
Работа к уроку учащейся 7 класса Братышевой Дианы в виде презентации "Разновидности кроликов"...
Презентация к уроку по теме: Диего Веласкес
Диего Родригес Да Сильва Веласкес родился в 1599 году в Андалузии, в городе Севилье. Живописи обучался сначала в мастерской Франсиско Да Эрреры Старшего, затем — у Франсиско Пачеко. В начале1617 года,...
Презентация: " Диана - королева стиля"
Всегда любила и восхищалась принцессой Дианой Уэльской: высокая, стройная, элегантная, красивая, с лучезарной улыбкой. Ей хотели подражать все женщины мира. Её одевали лучшие модельеры мира. Эта презе...
Презентация к песне "Спасибо, деды, за Победу" музыка Ольги Юдахиной, слова Ивана Жиганова. Исполняет Диана Гурцкая.
Презентация содержит стихотворения: "Верим в Победу" В.Шефнера, "Тот самый длинный день в году..." К.Симонова, "Спасибо деду за Победу" Андрея Подволоцкого; текст песни....
Кеше китә - җыры кала (М. Мәһдиев иҗаты буенча дәрес-презентация, 11 сыйныф)
Дәрес-презентация язучының катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әсәрләренең идея – тематик эчтәлеген җиткерү, әдип шәхесенә, иҗатына карата кызыксыну, әсәрләрен укуга...
Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты бунча презентация
Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты бунча презентация...