Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара хикәясе"
методическая разработка по теме
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе. Л.Ихсанованың "Ун сумлык маҗара " хикәясенә анализ ясау үрнәге.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Хикәягә анализ ясау | 24.48 КБ |
lbib_ihsanovanyn_un_sumlyk_mazhara_hikyase.pptx | 1.54 МБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәп
IV сыйныфның татар төркемендә әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Л. Ихсанованың
“Ун сумлык маҗара” хикәясе.
Эшкәртмәне әзерләде: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Заһретдинова Әлфия Назиф кызы.
2012, Әгерҗе
Максат:1.Л.Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясен анализлау.
2.Укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру.
3.Белем алуга җаваплы караш, әниләргә хөрмәт, дуслыкка тугрылык
тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, Л. Ихсанованың портреты, китаплары, “Белем” , “Дуслык”,
“Әни” сүзләре язылган карточкалар, компьютерлаштырылган техника.
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.
Кулланылган технологияләр: шәхескә юнәлтелгән технология,
проблемалы укыту технологиясе,
иҗади үсеш технологиясе.
- Оештыру моменты.
- Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
Укучылар, дәресне башлыйбыз. Бүгенге уку дәресендә Л.Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясе өстендә эшне дәвам итәрбез. Дәресебезнең эпиграфына игътибар итегез: Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә,- дигән борынгы әби-бабаларыбыз.
- Кереш сүз.
-Укучылар, әйдәгез әсәрнең авторына бераз тукталып китик әле. Ләбибә Ихсанова – балалар язучысы. Игътибар итегез: аның балалар өчен язган китаплары бик күп, һәм алар гаҗәеп кызыклы. Бу китаплар мәктәбебез һәм шәһәр китапханәләрендә бар. (Слайдта: авторның портреты, яшәгән еллары (1923- 2010), китаплары күрсәтелә).
- Актуальләштерү.
- Дәреснең максатын әйтү.
Мин сезгә өй эшенә Л.Ихсанованың “Ун сумлык маҗара” хикәясен укырга биргән идем. Бүгенге дәрестә шул хикәя турында фикер алышырбыз, ә дәрес ахырында сез шундый сорауга җавап бирерсез. (Слайдта: Надирның ялгыш фикере?) Надир кайда һәм ни өчен ялгыша?
- Сүзлек өстендә эш.
Укучылар, хикәядәге безгә таныш булмаган сүзләргә тагын бер кат игътибар итик әле.
(Слайдта:
маҗара – приключение
дәррәү - дружно
чәлеп – урлап
газап – страдание
хыянәт – измена
җәрәхәт – рана
ялчы – мескен, укымаган, һөнәре булмаган кеше
(Сүзләрне укытучы артыннан хор белән кабатлыйлар).
- Хикәянең эчтәлеген сөйләү.
Ә хәзер тактадагы символик рәсемнәргә карап, хикәянең эчтәлеген искә төшерик. (Слайдта символик рәсемнәр):
-Хикәя ничек башлана? (Надир һәм берничә малай, акча эшләү нияте белән, карбыз бушаталар).
-Ни өчен Надир бу эшне эшләргә була? (Чөнки иртән әнисе, алкаларын салып, каядыр чыгып китә).
-Ун сум акча өчен Надир ничек эшли? (Авыр булса да түзеп, арыганчы эшли).
-Өенә кайтканда Надир белән нәрсә була? (2 малай, акчасын алу өчен кыйныйлар).
-Малайны кем коткара? (Дусты Азат коткара).
-Надир әнисенә акчаны кайтарып җиткерәме? (Әйе, Надир әнисенә акчаны алып кайтып бирә).
-Әнисе Надирны ничек көтә? (Тәмле аш пешереп).
- Төп өлеш.
- Образларга характеристика бирү.
Хикәядә кемнәр катнаша? (Надир, әнисе, Азат, 2 хулиган малай)
(Слайдта катнашучылар күрсәтелә).
-Төп герой кем? (Надир)
-Надирга характеристика бирик. (Портреты: ябык, кабыргалары беленеп тора, бу аларның авыр тормышта яшәвен күрсәтә. Характеры: тырыш, чөнки авыр карбызларны бушата, түземле, чөнки арыса да түзә, кыю, чөнки малайларга акчасын чыгарып бирми ).
-Надир акчасын бирсен иде, шулай итсә, ул хулиган малайлардан котылыр иде. Сез минем белән килешәсезме?
Ни өчен ул шулай эшләми? Китаптан шул урынны табып укыгыз. (50 биттә).
-Надирның әнисенә мөнәсәбәте нинди? (Ул аны ярата, жәлли, ярдәм итәргә тырыша).
-Надир – яхшы малай. Ләкин аның бөтен эшләгән эшләре дөрес һәм уңаймы? Ул нинди ярамаган эш эшләгән? (Ул укырга бармаган). Ни өчен? (Чөнки акча эшләргә теләгән).
-Ә сез Надир урынында нишләр идегез? (укучыларның фикерләре тыңлана).
-2 хулиган малай турында ни әйтерсез? (Алар тәртипсез малайлар, ялкау, эшләмичә генә акчалы буласылары килгән, карбыз урлыйлар, акча талыйлар, кеше кыйныйлар, укырга йөрмиләр)
-Әйе, бу ике малай бик начар юлга кереп баралар, аларга яхшы киңәш бирегез әле. (Укучыларның киңәшләре тыңлана).
-Хикәядәге тагын бер герой - Азат. Аңа характеристика бирегез (Ул көчле, кыю, ике малайны берүзе җиңә, үзе белмәгән кешегә (ул башта Надирны танымый) ярдәмгә ташлана. Дустына үзенең күлмәген салып бирә. Азат – чын дус).
-Надирның әнисе? (Исеме – Нәфисә апа. Ул Надирны үзе генә үстерә. Эшсез кала. Кондуктор булып эшкә урнаша. Улы өчен борчылып яши. Аны әйбәт кеше итеп үстерәсе килә).
- Физминут.
Укучылар, хикәябез бераз моңсурак, әйдәгез әле, ял итеп, күңелләребезне күңелләребезне күтәреп алыйк.
- Рәсем буенча әңгәмә.
-Дәреслектәге рәсемгә карагыз. Анда хикәянең кайсы өлеше сурәтләнгән? (Надир әнисенә акча алып кайткан өлеше).
-Ул өйгә нинди кыяфәттә кайткан, шул өлешне хикәядән табып укыгыз. (51 бит).
-Әйе, Надир өйгә кыйналып кайтып керә, ләкин ул бәхетле. Ни өчен? (Ул әнисен куандырам дип уйлый).
-Әнисе шатланамы соң? (Юк, ул, киресенчә, борчыла).
-Ни өчен борчыла? (Улын тәртипсез юлга кергән дип куркып кала).
-Әйе, Нәфисә апа улын шундый кыяфәттә күргәч, башта шикләнеп, куркып кала. Ә инде дөресен белгәч, ул Надирга нәрсә ди? Китаптан шул сүзләрне табып укыгыз әле. (52-53 бит).
-Нәфисә апа болай ди: Тормышта ялчы булып түгел, хуҗа булып яшәргә кирәк ди. Ә кем соң ул хуҗа? (Хуҗа һәм Ялчы (Слайдта) төшенчәләрен чагыштырабыз.) Тормышта хуҗа булып яшәү ни дигән сүз? (Үз эшең, һөнәрең булу дигән сүз).
-Моңа ничек ирешеп була? (Укып, белем алып. Ә белемле кеше теләсә кайда эшли ала).
-Надир, укуын ташлап, көн дә карбыз бушатырга йөрсә, ул үз тормышының хуҗасы булырмы соң?Аның киләчәге нинди булыр? (Ул ялчы, мескен кеше булыр).
-Мәсәлән, кем кебек? (Н.Думави хикәясендәге Сарбай кебек).
-Димәк, ялчы кем инде ул? (Тамак ялына эшләп йөрүче).
-Ә Надирның ялчы буласы килә микән соң? (Юк).
-Дәрес башында куелган сорауга җавап бирәбез: Надирның ялгыш фикере нәрсәдә? Ул ничек уйлап ялгыша? Ул нәрсә турында уйлап бетерми? (Ул бүгенге көн турында гына уйлый, ә киләчәге турында оныта. Бүген акчасы бар, ул өйгә акча алып кайтты, ул бәхетле).
-Ә бәхет нәрсәдә? (Үз һөнәрең һәм эшең булуда).
- Анализ буенча нәтиҗә ясау.
-Укучылар, Л.Ихсанова бу хикәясе белән нәрсә әйтергә теләгән? (Вакытында укырга кирәк).
-Автор ни өчен шундый темага хикәя язган, дип уйлыйсыз? (Бүгенге көндә укуга җитди карамаган яисә бөтенләй укырга йөрмәгән балалар бар. Алар акча турында гына уйлыйлар, урлашалар, начар юлларга басалар).
-Бу хикәя сезне нәрсәгә өйрәтте? (Укырга кирәк, дәрес калдырырга ярамый, әнине хөрмәт итәргә кирәк, дусларга, көчсезләргә ярдәм итәргә кирәк).
- Резерв: Әйе, әгәр үзегезне шулай әдәпле итеп тотсагыз, сезгә дә рәхәт булыр, әниләрегез дә сезнең өчен сөенеп торыр. Ә сез әниләрегезне ничек шатландырасыз?
- Төркемнәрдә эш.
Өч төркемгә өч карточка бирелә. Аларга “Белем” , “Дуслык”, “Әни” сүзләре язылган. Укучылар, төркемдә киңәшләшеп, шул төшенчәләргә аңлатма бирергә тиешләр.
- Йомгаклау.
Тормышта кыен хәлләр булып тора. Андый чакларда сез әти-әниләрегез белән киңәшергә, дусларга, якыннарыгызга таянырга тиеш. Шулай ук әниләрнең сүзләрен тыңларга, аларга кайгы-борчулар китермәскә тырышыгыз. Сезнең төп эшегез – уку, белем алу. Татар халык мәкале белән әйтсәк, бәхетне юлдан эзләмичә, белемнән эзләргә кирәк. Ә белемле кеше ул – бәхетле кеше.
VI. Өй эше бирү:
а) Уку, белем алу турында 10 мәкаль язарга.
ә) Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.
б) Малайлар үсеп җиткәннәр... Хикәяне дәвам итәргә.
Билгеләр кую.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Ләбибә Ихсанова (1923-2010)
“Ун сумлык маҗара” хикәясендә Надирның ялгыш фикере?
маҗара - приключение дәррәү - дружно чәлеп - урлап газап - страдание хыянәт - измена җәрәхәт - рана ялчы - мескен, укымаган, һөнәрсез кеше
Хикәядә бирелгән образлар Надир Азат Нәфисә апа х улиган малайлар
Хуҗа Ялчы Үз эше, һөнәре бар Тамак туйдыру өчен эшли
Надирның ялгыш фикере? Б ә хет акчада
Дөрес фикер? Бәхет үз һөнәрең булуда
Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә!
Өй эше: 1. Уку, белем алу турында 10 мәкал ь . 2. Хик әянең эчтәлеген сөйләргә. 3. Малайлар үсеп җиткәннәр… Хикәяне дәвам итәргә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара" әсәренә анализ.
Л. Ихсанованың "Ун сумлык маҗара" әсәренә анализ....
"Ун сумлык маҗара" хикәясенә презентация
"Ун сумлык маҗара" хикәясенә презентация. 4 нче сыйныф. Татар төркеме. Әдәби уку....
уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.
Уку дәресе(4нче сыйныф) Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау Укытучы: Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы...
Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” хикәясе
Ихсан Әхмәтнең "Ана рәхмәте" хикәясенә нигезләнеп үткәрелгән дәрес планы....
Ә.Ихсан «Яҙ».Омонимдар
Конспект урока...