Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .
методическая разработка по теме
2 нче сыйныфта уку дәресенә план-конспект.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tema_y._shripova_tylsymly_elmayu.doc | 99.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 40 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль автономияле учреждениесе
2 нче татар сыйныфында уку дәресе
Тема :Йолдыз Шәрипованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .
Эшне башкарды: Яр Чаллы шәһәре 40 нчы урта мәктәпнең югары категорияле татар теле укытучысы Таҗиева Рузалия Рәвгат кызы.
Яр Чаллы,2013 нче ел
Тема :Йолдыз Шәрипованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .
Максат:
1.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
2.Логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
3.Укытучыга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор
Дәрес барышы.
1.Оештыру.
2.Кереш әңгәмә.
- Укучылар, без бүген өйгә бирелгән текстны анализларбыз, сорауларга җаваплар бирербез, хикәянең эчтәлегенә карата фикерләребезне әйтербез
Өйгә нәрсә бирелгән иде?
- Йолдыз Шәрипованың “Тылсымлы елмаю” хикәясен укырга, эчтәлеген сөйләргә, яраткан укытучың турында инша язарга иде.
Яхшы.Барыгыз да өйгә бирелгән эшләрне эшләдегезме?
3.Белемнәрне актуальләштерү.
Текстны бергәләп укып чыгу.Эчтәлеген сөйләү.
4.Төп өлеш. Әсәргә анализ ясау.
- Балалар,сезгә хикәянең исеме ошадымы? Нәрсә дигән сүз соң ул тылсымлы елмаю?
- Елмаю ул бер төрле генә булмыймыни?
- Юк, елмаю төрле була. Усал елмаю, куркытып елмаю, яратып елмаю, хәйләкәр елмаю.
- Шулай. Ә тылсымлы елмаю нинди була соң ?
- Матур, ягымлы, яратып елмаю.
-Шулай. Бу елмаю ниндидер яхшылыклар эшләргә мөмкин. Ә сезгә кем шулай тылсымлы елмая соң?
- Әни, әти, әби, укытучы апа.
- Димәк, тылсымлы елмаю нәрсәне аңлата инде?
- Яратуны аңлата. Андый елмаюдан соң күп яхшы эшләр эшлисе , яхшы, тәртипле буласы килә башлый.
- Яхшы. Менә без тылсымлы елмаюның ни икәнен дә белдек.
Бу хикәядә кемнең елмаюы тылсымлы соң?
-Укытучы апаның.
- Димәк сүз кемнәр турында бара инде?
- Укучы кыз һәм укытучы апа турында, мәктәп турында.
- Хикәяне кем сөйли?
- Укучы кыз.
- Кыз ни өчен ял көннәрен яратмый? Аңа нәрсә ошый? Ни өчен аның гел мәктәпкә барасы килә? Сәбәбе нәрсәдә?
-Чөнки анда матур елмаюлы укытучы апасы бар.Кызның аны күрәсе килә.
-Елмайганда биттә нинди органнар катнаша?
-Бит, иреннәр, күзләр.
-Укытучы апаның елмаюын табып укып бирегез әле.
-Без мәктәпне бик тиз үттек дигәнне ничек аңлыйсыз?
-Без бу өлештә нәрсә турында белдек? Бу өлешне ничек исемләп булыр иде?
1. “Беренче укытучымның тылсымлы елмаюы”(дип экранга язып кую)
- Кызның укытучы апасы һәрвакыт елмаеп йөриме?
- Ә бер тапкыр ул нигә елаган?
- Безнең мәктәптә тимер-томыр җыялармы?
- Ә сез нәрсә җыясыз әле?
- Макулатура. Ул нәрсәгә кирәк соң? Сез кәгазь җыеп, нинди файда китерәсез? Кәгазьне нәрсәдән ясыйлар?
- Ә менә авылда элек тимер-томыр җыя иделәр . Аны без дә җыя идек әле.. Ә ни өчен аны җыйганнар дип уйлыйсыз?
2.Бу өзеккә исем кую: “Мәктәптә тимер-томыр җыйган көн”
- Ә бу көнне укытучы апалары нигә елаган соң?
- Кызны җәлләп.
- Ни өчен? Кыз нигә елаган?
- Чөнки аларның тимерләре булмаган.Ә кызның кешедән калышасы килми.
- Нәрсә дигән сүз ул кешедән калышасы килми?
- Укытучы апа кызларда тимер булмаганга гына елаганмы соң?
- Кызның әтисе алар белән яшәмәгән. Апасы шуңа кызны җәлләгән.
3. Өзеккә исем кую: “Укытучы апамның күзләрендә яшь иде”
- Укытучы апасы тагын нинди яхшылык эшләгән?
4. Өзеккә исем кую: “Кичен укытучы апа бер капчык тимер-томыр алып килгән..”
- Кыз укытучысы турында кайчан сөйли?
- Күп еллар үткәч. Инде зур булып үскәч.
- Димәк, ул укытучысын онытканмы? Бигрәк тә кыз апасының кайсы ягын истә калдырган?
- Инде күп еллар үткән, кыз укытучысын онытмаган. Ни өчен икән? Ул укытучысына нинди сүзләр әйтә дип уйлыйсыз?
- (Җаваплар алына)
5.Өзеккә исем кую: “Укытучы апа онытылмый”
Хикәягә планны бергәләп уку.
1.Беренче укытучымның тылсымлы елмаюы.
2.Мәктәптә тимер-томыр җыйган көн
3.Укытучы апамның күзләрендә яшь иде.
4.Кичен укытучы апа бер капчык тимер-томыр алып килгән..
5.Укытучы апа онытылмый
Сезгә хикәя ошадымы? Ни өчен?
-Укытучы апалары ошадымы?(җаваплар)
-Яхшы. Менә сез үзегез дә укучылар бит. Зур үстегез, 2 нче сыйныфта укыйсыз инде. Укытучы апа дигән кеше сезгә бик таныш, чөнки сезнең дә укытучыларыгыз бар. Әйдәгез шул турыда сөйләшик әле. Сезнең беренче укытучыгыз кем?
- Сезгә мәктәптә уку ошыймы?
- Сез мәктәпкә теләп киләсезме? Ни өчен? Бәлки рәхәтләнеп өйдә телевизор карап, компьютерда уйнап, туйганчы йоклап кына ятаргадыр. Ничек уйлыйсыз?
- Сезне мәктәптә кемнәр укыта?
- Нәрсәләргә өйрәтәләр?
- Сезнең нинди булып үсүегезне телиләр?
- Сезне ачуланалармы? Ни өчен дип уйлыйсыз?
- Мактыйлармы? Ни өчен мактыйлар?
- Ә сезнең ял көнендә мәктәпкә киләсегез килмиме соң?
- Сезнеңчә ничек? Укучы булу авырмы , әллә укытучы булу авырмы? Ни өчен?
- Сезнең иң кадерле кешеләрегез кемнәр?( әти белән әни)
- Ә укытучыгыз кемгә ошаган?
- Әнигә. Әни шикелле үк яхшылыкка өйрәтә. Безнең өчен кайгыра.
Яхшы. Әйдәгез әле экранда язылган шигырьне укып карыйк.
Укытучы исемен икеләнми
Ана исеме белән тиңлим мин.
Бала өчен анда туган хисләр
Ана хисе белән тиң дим мин
- Димәк, укытучы кемгә охшаган икән?(әнигә)
- Ә сез укытучыларыгызны яратасызмы?
- Өйгә бит әле тагын бер бирем бирелгән иде. Нинди эш ул?
- “Минем яраткан укытучым”исемле инша язарга.
Берничә укучы иншаны укыйлар.
Яхшы, рәхмәт сезгә. Үзегез дә тәртипле, акыллы, тырыш, тәрбияле балалар булып үсегез.
- Балалар , үткән 2009 ел нинди ел дип аталган иде әле? Спорт елы.
Ә быелгы 2010 ел ничек дип атала? Укытучы елы.
- Бездә бүген кунакка хөрмәтле укытучы апалар килгән. Аларны “Укытучы елы” белән котлап, безнең укучылар күчтәнәч әзерләгәннәр иде. Шуларны тыңлап китик әле.
( Укучылар укытучы турында шигырьләр сөйлиләр)
Йомгаклау.
-Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек.?
-Үзебезнең хәтеребезгә нинди фикерләрне салып куйдык?
-Балаларга укытучы кирәкме?
-Шулай,укучылар. Сезнең әти-әниләрегезнең дә, әби-бабайларыгызның да, минем дә, президентның да, космонавтның да, табиб яисә төзүченең дә, хәтта укытучының да- барлык-барлык кешеләрнең дә укытучысы бар.Күп еллар үтсә дә, мин үземнең укытучы апа-абыйларымны онытмыйм, аларны рәхмәт хисләре белән, сагынып искә алам.Чөнки алар минем тормышымда төп рольне уйнадылар. Иң яраткан укытучымнан үрнәк алып мин дә укытучы булдым. Аның шикелле дәрес бирәсем, чәчемә аныкы шикелле прическа ясыйсым , аныкы кебек түфлиләр киясем килде. Һәм менә сезне укытырга насыйп булды. Мин укучыларымны, сезне яратам.
-Укучы укытучысына карата нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз инде?
- Ә укытучының елмаюы нинди булса яхшы икән?
Билгеләр кую.
Өй эше: Яраткан укытучы апагызның рәсемен ясап килегез.
Дәресне җыр белән тәмамлау.
Укытучым.
Көзге көннең көзгеләрдәй якты
Кыңгыраудай чыңлы мәлләре.
Бүген бәйрәм- укытучы көне,}
Бүген бәйрәм белем бәйрәме.}2 кат
Бүген бәйрәм- укытучы көне,
Кеше җаны мохтаҗ җылыга.
Без зурлыйбыз сине укытучым,
Балаларның шушы җырында.
Бүген бәйрәм- укытучы көне,
Бүген бәйрәм белем бәйрәме.
Бүген бәйрәм , бүген синең бәйрәм,
Бәйрәм белән котлап үзеңне,
Укытучым, сиңа бүләк итәм
Сиңа атап язган көемне.
Бүген бәйрәм, укытучы көне ,
Бүген бәйрәм белем бәйрәме.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок развития речи "Чтоб мудрецом считаться средь людей, повесь кинжал на гвоздь"
Материал урока нацеливает на разговор о толерантности.Учебное занятие содержит интересные притчи, игровые моменты....
Эссе "Чтоб мудрецом считаться средь людей, повесь кинжал на гвоздь"
Размышления о значимости толерантности в современном мире....
Самообразование – одна из форм повышения профессионального мастерства педагога
Доклад можно использовать для выступления на заседании педагогического совета, методического объединения. Так как самообразование – есть потребность творческого и ответственного человека любой профес...
Тылсымлы сәхифәләр
План конспект для 5 класса русской подгруппы. По изучению творчества Г.Тукая...
В.Алентей «Хырсем ĕмĕрех ем-ешĕл» повеç тишкерĕвĕ
Конспект урока...
«Кому повем печаль мою?» ( По рассказу А.П. Чехова «Тоска»)
Технологическая карта урока...
Кому повем печаль мою?
Методическая разработка. Урок литературы в 9 классе по рассказу А.П. Чехова "Тоска"В ходе урока определяется проблематика рассказа, поэтика названия, отрабатывается навык аналитического чтен...