Тамчы- шоу. Ачык чара.
методическая разработка (6 класс) по теме

Файзрахманова Ризида Саттаровна

Укучыларның әдәбият фәненнән алган белемнәрен ныгыту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy_-_shou_110nchy_mktp.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләрендәге татар  балаларына ачык чара.

Фәйзрахманова Ризидә Саттаровна, Казандагы 110нчы лицейның беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тамчы- шоу.

      Максат: Укучыларның әдәбият фәненнән алган белемнәрен ныгыту; Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру; гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү; иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; укучыларда коллективлык, бер- беренә ярдәм итү сыйфатларын тәрбияләү.

        Бүлмәдә күңелле көй яңгырый.

            Алып баручы.     Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте.

                 Бөек Ватан сугышының  беренче елында ук  54 татар язучысының 27 се фронтка китә. Алар үзләренең Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр. Татар телендә 16 фронт газетасы чыга. Ләкин күбесе кире сугыш кырында һәлак булып кала.

    Бүген без “Тамчы- шоу”интеллектуаль бәйгегә җыелдык. Бу бәйге Бөек   Ватан сугышында катнашкан татар язучылары һәм шагыйьләренә багышлана.

                                 Батырларны искә төшерик һәркөн

                                 Олыларның күрик күңелен.

                                 Исәннәрнең белик кадерләрен,

                                  Корбаннарның белик каберен.

   Безгә кунаклар да килде. Башта жюри белән таныштырып үтим.(жюри белән таныштыру). 

         “Тамчы- шоу” да катнашу

                Үзе бер җиңү ул.

 Зур бәйрәмгә “Тамчы- шоу” га

 Җыелдык бүген без.

 Йөзләребез көләч,

 Күңелләребез аяз.

Бүген ике команда ярышта катнаша. Беренче команданың исеме-“Бөркетләр”.  Икенче команданың исеме- “Тамчылар”

 Хәзер дуслар көч сынашыйк,

    Батырлар юлга чыксын.

 Һәр укучы “Тамчы- шоу” да

 Зирәклеген, белгәнлеген,

 Булганлыгын күрсәтсен.

Без “Тамчы- шоу” бәйгесен башлыйбыз. Сезгә бу бәйгедә уңышлар телим.

  1нче тур. Танышу. (Һәрбер команда үзе белән таныштыра)

2нче тур. Батыр- берне, белемле- меңне егар. Иң элек ике команда да алып баручының сорауларын игътибар белән тыңлый. Фикер алышу өчен 15 секунд вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә һәр команда үзләренең әзер икәнлеген белдереп, кулларын күтәрә. Кайсы команда кулны беренче күтәрә, шул команда җавап бирә. Җавап дөрес булмаса, икенче команда җавап бирә ала. Дөрес җавап өчен 1 бал.

             1. М.Җәлил белән бергә ничә җәлилченең гомере өзелә?(11)

    2.Казанда Муса Җәлил һәйкәле кайда урнашкан? (Казан Кремле янында урнашкан)

                 3.Очучы хатын – кыз, Советлар Союзы Герое, Казанның бер урамы аның исемен  йөртә. Ләбибә Ихсанова аңа “Лачын кыз” дигән әсәрен багышлый.(Мәгубә Сыртланова) 

                 4. Муса Җәлил “Дуска” шигырен кемгә багышлап яза?(Абдулла Алиш)    

                                        Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,

                                        Без алмадык сатып гомерне,

                                       Үзебезчә яшәп, үзебезчә

                                        Без чиклибез аны түгелме?!

     5.  Г. Әпсәләмовның “Миңа унтугыз яшь иде” әсәрендә төп образ.(Малик)

     6. Үлем турында уйлама,    

           Илең турында уйла!

           Илең турында уйласаң,                                                

            Гомерең озын була.

  Бу шигырь юлларын кем язган?( Фатих Кәрим)

     7. Бу җырны кем башкара?( “Җырларым” Муса Җәлил сүзләре, Рөстәм Яхин музыкасы. Азат Аббасов җырлый.)

     8. Бу рәсемнәр кайсы әкияттән? Кем язган?(Абдулла Алиш)

9. Кайсы шагыйрьгә Белоруссиядәге Орша шәһәренең Почетлы гражданы дигән мактаулы исем бирелә? (Зәки Нури)

10. Габдрахман Әпсәләмовның “Миңа унтугыз яшь иде» әсәрендә Малик белән Мөнир нинди җыр тыңлыйлар? Җырның сүзләрен һәм кем музыкасын кем иҗат иткән? (“Сагыну” җыры, Заһид Хәбибуллин музыкасы, Муса Җәлил шигыре)

          3нче тур. Кем сурәтләнгән? Фотосурәтнең дүрттән  бер өлеше генә күрсәтелә. Кем ул? Җавап бирә алмасагыз, тагын бер өлешен ачабыз. (Язучы - Ибраһим Гази, шагыйрь - Фатих Кәрим шагыйрь фотосурәтләре )

                    4нче тур. Кем күбрәк сүз яза?  Моабит дәфтәрләре дигән сүздән сүзләр ясарга.

           5нче тур. Разминка. Дәвам итегез. Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләре һәм язучыларының фамилияләрен әйтегез?

                         Абдулла ....        Алиш

                         Сибгат   .....        Хәким

                         Гадел    .....          Кутуй

                         Габдрахман  ....  Әпсәләмов

          Ибраһим   ....  Гази

          Зәки   .....         Нури

                                               Муса   .....          Җәлил

                                                Фатих  ......         Кәрим

                                                 Нәби  ......          Дәүли

                                                   Әмирхан  .....       Еники

                                                   Әхмәт   .......         Фәйзи

                                                   Шәйхи   ......         Маннур

6нчы тур. Игътибарлылык бәйгесе. М.Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты буенча  сораулар бирелә. Сорауларны командаларга чиратлап бирәм.

Мин сезгә сораулар бирәм,

Сез җаваплар әйтегез.

Ярышып әйтешегез.

Күбрәк әйтер кайсыгыз?

  1. М. Җәлил ничәнче елда туган? (1906)
  2. Җәлилнең туган авылы? (Мостафа)
  3. М. Җәлилнең әнисенең исеме? (Рәхимә)
  4. Әтисенең исеме? (Мостафа)
  5. М. Җәлилнең беренче шигыренең исеме? (“Бәхет”)
  6. Беренче шигырьләре нинди имза белән басыла? (Кечкенә Җәлил)
  7. Беренче китабы? (“Барабыз”)
  8. Оренбургта нинди мәдрәсәдә белем ала? (“Хөсәения”)
  9. Җәлил язган либреттоларның исеме? (“Алтынчәч”, “Илдар”)
  10. Ул әсирлеккә ничәнче елда эләгә? (1942)
  11. “Хөкем алдыннан” картинасының авторы? (Х.Якупов)
  12. 1943нче елда аның нинди җыентыгы чыга? (Тупчы анты)
  13. Җәлилнең төрмәдә язылган шигырьләре нинди исемле җыентыкка туплана? (“Моабит дәфтәләре”)

14. Батырлыгы өчен аңа нинди исем бирелә? (Советлар Союзы Герое)

15. Барыгыз болынга, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар,

Юансын боеккан күңелегез.

Бу юллар кайсы шигырьдән? (“Чәчәкләр”)

16. Муса Җәлилнең ” Кызыл ромашка” шигырендә укчы ничә сугышчыга каршы сугышты.(унбиш)

17. Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар....

     Шигырь юлларын дәвам итегез.

        Елмаеп, хәл сорашып,

       Күзгә-күз караштылар.

18. Назлады җил аларны,

Тибрәтеп ак чукларын,  

Шигырь юлларын дәвам итегез.  

       Таң сипте өсләренә

       Хуш исле саф чыкларын.

7нче тур. Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Хәзер Муса Җәлилнең дүрт рәсемен күрсәтәбез. Рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән , шуларны истә калдырырга тырышыгыз. Аннары һәрбер командага берәр сорау биреләчәк.

  1. Икенче рәсемдә ничә аккош бар?
  2. Дүртенче рәсемдә тәрәзә ачыкмы, ябыкмы?

  8нче тур. Капитаннар ярышы. “Батырлык” темасына татар халкының мәкаль- әйтемнәре.

       Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

       Әгәр тапсаң сүзләрен.

      Әй, сез дуслар, кемнәр тапкыр-

       Күрсәтсеннәр үзләрен.

  1. Батыр яуда сынала.
  2. Батыр куркак булудан курка
  3. Батыр кулыннан алтын коелыр.
  4. Бар кеше дә батыр булмый.
  5. Батыр бер үләр, куркак мең үләр.
  6. Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә.
  7. Батырдан үлем дә курка.
  8. Батырга каян да юл такыр.
  9. Батыр ялгыз калудан курыкмас      

       

  1. Батырга таяк та корал.
  2. Батырлыгыңны мәйданда сынат.
  3. Батырлыкта – матурлык.
  4. Батыр үз халкын яклый.
  5. Батыр баткактан курыкмас.
  6. Батырга үлем юк.
  7. Ат - дагасыз, батыр ярасыз булмый.
  8. Батыр ут булыр, куркак юк булыр.
  9. Батыр әйтмәс, әйтсә – кайтмас.

Алып баручы.     Командалар ярышы

                              Калдыра безне хәйран.

                              Тик, кадерле балалар

                              Иртәгә хәтле түгел бәйрәм.

Шуңа күрә шушы җирдә

Туктатабыз уенны.

Жюри әйтер кемнәр алды

Иң беренче урынны.

Җиңүче, борыныңны чөймә!

Җиңелүче,  борыныңны салма!

Безнең ярышларда җиңелсәң дә

Тормыш ярышында җиңелмә.      

“Батыр булыгыз”.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне. Р. Миңнуллин 

                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык чара "Ярат математиканы"

Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш...

Сыйныфтан тыш ачык чара "Боз озату" кичәсе.

Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Без  бүген төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпле юкка чыгып баручы йола бәйрәменә җыелдык. Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйлә ...

Ачык чара рус телле укчыларга

Татар телен аңлавын күрсәтү.Татар теленә кызыксыну тәрбияләү...

Ачык чара Бәйрәм бүген

Тукай иҗаты белəн тагын да тулырак таныштыру һəм шигырьлəренең идея-эстетик югарылыгын күрсəтү максатында һəр класска алдан ук ятлыйсы шигырьлəр, сəхнəлəштерəсе əсəрлəр бүлеп бирелə. Сəнгатьле уку һəм...

Ачык чара (квн) "Тел бәйгесе"

7 нче сыйныф татар төркемнәре арасында тел бәйгесе....

"Әлифба бәйрәме" 1 сыйныф татар төркемемендә ачык чара.

Разработка открытого внеклассного мероприятия "Әлифба бәйрәме"...