Балалар әдәбияты
статья по теме
Предварительный просмотр:
XX ГАСЫР БАШЫ ТАТАР БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
XX гасыр башы тарихи үзгәрешләрнең күп булуы ягыннан гына түгел, бәлки, татар әдәбияты һәм сәнгате үсеше нисбәтеннән дә үзенчәлекле дәвер. Төрле революцион борылышлар нәтиҗәсендә халыкта туган белемгә омтылыш, җәдитчә (яңача) укытыла торган мәк- тәп-мәдрәсәләрнең күпләп ачылуы, аларда татар әдәбиятының аерым фән буларак укытыла башлавы, әлбәттә, әдәбиятның үсешенә дә нык тәэсир итә. Әдәбиятның үсеш перспективалары, юнәлешләре мәсьәләләре көнүзәк проблемага әйләнә, бәхәсләр тудыра. Патша хөкүмәтенең татарларга дөньяви белем бирүгә каршы төшүе дә, кадим муллаларның яңалыкка аяк чалырга омтылулары да гомуми уңышка ирешми. Гасыр башында яңа программалар эшләнә, җәдит мәктәпләрдә төрле фәннәр укытыла башлый. Чорның алдынгы карашлы шәхесләре, заман таләпләреннән чыгып, яңа уку китаплары төзиләр: Г. Тукай «Яңа кыйраәт» (1909), «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1910), Н. Думави «Безнең мәктәп» (1911-1917), Л. Вахитов, Я. Маликов «Кыйраәт китабы» (1909), К. Биккулов «Балаларга кыйраәт» (1910). М. Укмаси «Алтын таҗ» (1912), Ф. Агиев «Кыйраәт ибтидая» (1914), Г. Ибраһимов, Г. Баттал «Яңа әдәбият» (1914) һ.б.
XX гасыр башында дәреслекләр, әлифба, төрле уку китаплары, календарьлар белән бергә, гомуми һәм махсус рәвештә кыз яки ир балаларны тәрбияләү (милли тәрбия бирү дә) мәсьәләләрен яктырткан китапларның байтак булуы да күзгә ташлана. Мисалга Р. Фәхрет- диновның «Тәрбияле бала», «Нәсыйхәт», М.Саминың «Балаларга 44 киңәш», Ә. Курмашевның «Кыз балаларга назымлы нәсыйхәт», Г. Мусинның «Кызлар дәресе», 3. Насыриның «Мәктәп кызларына уку», К. Кур- машевның «Ир балаларга назымлы нәсыйхәт» һ.б. китерергә мөмкин. Тәрбия китаплары һәм дәреслекләрдә традицион-дини һәм дөньяви әчтәлектәге әсәрләр аша балаларда әхлак, гуманлылык, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләү, аларның белемен арттыру, тормыш-яшәеш белән таныштыру кебек максатлар куела. Көйләп уку һәм әхлак, үгет-нәсихәт дәресләре бергә кушыла. Димәк, гасыр башында балаларга белем бирү һәм тәрбия моңа кадәр формалашкан традицияләргә таянып алып барыла. Югары сыйныфлар өчен махсус әдәбият тарихын, теорияне өйрәнеп язылган китаплар басыла. Әлбәттә, бу чорда балалар өчен язылган әсәрләрдә тәрбия, әхлакый проблемаларның беренче планга чыгуы әдәбиятны беркадәр чикли, мәгълүм бер калыпка кертә: дини-дидактик, схематик характердагы әдәбият үсә. Аларның уңышы әхлакый яктан бәяләнә, педагогик һәм сәяси карашлар өстенлек итә. Бу бер яктан аңлашыла да: XX гасыр башында балалар әдәбиятына артык билгеле булмаган, бу өлкәдә мәгълүматы аз булган язучы һәм педагоглар килә. Нәтиҗәдә үзешчән язучыларның әдәбиятка килүе, күпләп әсәрләр бастыруы әдәбиятның алдарак әйтелгән бер юнәлешен барлыкка китерә.
XX гасыр башында Г. Тукай, Дәрдмәнд, Г. Ибраһи- мов, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Ф. Агиев, Н. Думави, М. Гафури кебек талантларның балалар әдәбиятына килүе исә алга таба икенче — сәнгатьчә фикерләү юнәлешенең өстенлек алуына һәм моңарчы яшәп килгән коры үгет-нәсихәт, дини дидактикага каршы көрәшнең башлануына этәргеч була. Аерым күзәтү, өйрәнүләрдән чыгып бәяләгәндә, гасыр башында балалар әдәбияты дини-әхлакый характердагы дидактик, дөньяви, фәнни популяр, мәктәптә уку өчен махсус әдәби китаплар язу юнәлешендә үсә.
Билгеле булганча, фольклордан башлап татар әдәбиятында, һәр гасырда, тәрбия мәсьәләсе үзәккә куелып бара. Шуңа күрә XX гасыр башында дидактик әсәрләрнең күпләп басылуы гаҗәп түгел. Мәгълүм ки, тәрбияле, әхлаклы булырга өйрәтү ул — әдәбиятның төп максаты. Әлеге чорда татар балалары өчен иң күп дидактик әсәрләр иҗат итүче — мәгърифәтче педагог, журналист, тарихчы Р. Фәхретдинов (1859-1936) булуы мәгълүм. Аның башлангыч белем алучы шәкертләргә атап махсус язылган «Тәрбияле бала», «Шәкертлек әдәбе», «Нәсыйхәт», «Әдәбе тәгълим» һ.б. хезмәтләре мәгълүм. Дини-дидактик характердагы әлеге әсәрләрендә автор фән һәм Алланы бер дәрәҗәдә күреп, балаларны шушы төп ике юнәлештә тәрбияләргә омтыла. Моннан тыш әхлак тәрбиясенә аерым басым ясалган шигырь һәм хикәяләр тупланган. Ш. Хәми- динең «Тәһзибе әхлак сыйбиян» (1906), Г. Камалның «Һәдиятел сыйбиян» (1901), Г. Назимның «Уку китабы» һәм төрле авторлар тарафыннан бастырылган дини характердагы «Гыйльме хәль» һ.б. хезмәтләр үз вакытында балалар өчен тәрбия китабы хезмәтен үтәгәннәр.
XX гасыр башында фәнни танып-белү һәм уку өчен язылган китапларга мисал итеп Н. Думавиның «Җир вә кояш» (1913), «Безнең мәктәп» (1915), «Бер баланың көндәлек дәфтәре», «Зәки», Ф.Агиевның «Хай- ванат», «Кыйраәт ибтидаия» (1910-1915), «Балалык вакыты», И. Хәмидинең «Рәсемле гыйлем хайванат» (1910), К. Бәшировның «Балага фәнни дәресләр» (1908), М. Корбангалиевның «Татарча уку» хезмәтләрен һ.б. атарга мөмкин.
XX гасыр башы балалар әдәбияты аерым кысалар эчендә үсә дидек. Мәгърифәтче К. Насыйри традицияләрен дәвам итеп, чорның күренекле шәхесләре балаларны бәхетле итү өчен аларга фәнни белем бирү, һөнәр өйрәтү, дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү, китапка мәхәббәтне кечкенәдән күңелләренә салу кирәк дигән карашта торалар. Нәтиҗәдә әлеге проблемалар поэзиядә һәм прозада да үзәк темага әйләнә.
Оренбург өязе Акман (Ибрай) авылында туып үскән, «Таң йолдызы», «Әлислах» (Г. Тукай белән берлектә) һ.б. газеталарда эшләгән Сәгыйтъ Рэмиев (1880-1926) исеме XX гасыр башы балалар әдәбиятында еш күзгә ташлана. Ул да, чор рухында фикер йөртеп, белем мәсьәләсен шигырьләрендә түбәндәгечә яктырта:
Ирләргә дә фарыз уку,
Кызларга да фарыз уку.
Фарыз эшнең барысы уку,
Уку, уку, уку.
Г. Тукайның якын дусты,, шагыйрь, педагог, көнчыгыш һәм рус телләрен яхшы белүче тәрҗемәче Сэ- гыйтъ Сунчэләй (1889-1941) дә XX гасыр башы татар әдәбиятын үстерү юнәлешендә үз өлешен кертә. Ул 1889 елның 14 августында Саратов губернасының Иске Мостак авылында дөньяга килә. Гасыр башында нинди уй-теләкләр белән яшәве аның «Сөенер идем» шигырендә күзаллана. Шагыйрь яшәү өчен тормыштан өмет-нур эзли:
Бармы ак юл,
Бармы пакь юл — үз юлым?...
С. Сүнчәләй исеме белән бергә, узган гасыр башында балалар өчен иҗат иткән Нәҗип Думави һәм Миргазыян Укмаси исемнәрен аерып атап үтү урынлы булыр. Н. Думави (1883-1933) Аксубай районы Яңа Дума авылында туа. 1905-1921 еллар аралыгында шигъри әсәрләр, балалар өчен язылган хикәя-повесть- лары («Габдулла», «Мыртый белән Мукай», «Зәки» һ.б. хикәяләре), тәнкыйть мәкаләләре белән матбугатта күренә башлый һәм танылу ала. Лаеш өязе (Балык Бистәсе районы) Укмас авылында туып үскән М. Укмаси (1884-1946) да үз чорында талантлы шагыйрьләрдән исәпләнә. Г. Тукай аның шигырьләрен балалар өчен төзегән «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясенә дә кертә. Тарихтан бигеле булганча, биредә ул иң талантлы авторлар иҗатына гына туктала. Ике автор да табигатьне җанлы хәрәкәттә тасвирлаулары һәм балалар күңелен белеп, шигъри детальләрне уңышлы файдаланып язулары белән характерлана ала.
Җырлар язам: өмит миңа куллар бирсә,
Өмит бәхте бик табигый юллар бирсә,
Алга таба атларга да бик шәүкъем[1] бар,
Һәр җирдә сүз җилеме уңай килсә,—
дип яза үзенең бер шигырендә М. Укмаси.
Гомумән, бу чор балалар әдәбияты тематик яктан гаять бай булуы белән дә күзгә ташлана. Иске белән яңаны контраст кую, ятимлек проблемасы, табигать кү ренешләрен мәгънә салып тасвирлау, атеистик мотивлар — болар барысы да гасыр башы балалар әдәбиятында еш кабатланган темалар. Мисал итеп Г. Тукайның «Юаныч», «Сабыйның укырга өйрәнүе», «Балалар күңеле», «Энҗе бөртекләре», М. Гафуриның «Үги балалар», «Әмсал», «Милли шигырьләр», Дәрд- мәнднең «Балалар өчен вак хикәяләр» җыентыкларын, Ф. Әмирханның «Нәҗип», «Ул үксез бала шул», Г. Иб- раһимовның «Яз башы», «Карт ялчы», Н. Думавиның «Зәки», «Ятим бала», 3. Бәшировның «Эш дусты яхүд юмартлык вә шәфкать», 3. Ярмәкинең «И ятим», Р. Ра- мидинең «Ике ялкау, яки Буш фараз» әсәрләрен, А.Әхмәтнең «Үги кыз» әкиятен, чорның бихисап проблемаларын ачкан күп кенә башка хикәяләрне һәм шигырьләрне китерергә мөмкин. Чорның күренекле әдипләре —- Г. Тукай, Ш. Әхмәдиев, Г. Ибраһимов, М. Корбангалиев, Г. Исхакый һ.б. язучылар, әдәби эшчәнлек белән бергә, балалар әдәбиятын үстерүгә багышланган, бу өлкәдә эшләүчеләрнең иҗат портретларын ачкан махсус тәнкыйть мәкаләләре белән дә чыгышлар ясыйлар. Бу хәл шулай ук балалар әдәбиятының үсешенә тәэсир итә. Драматургиягә килсәк, бу елларда татар балалары өчен махсус әсәрләр язылу турында материаллар юк дәрәҗәсендә. 1912-1913 елларда «Сәйяр» труппасы артистларының, халык әкиятләрен сәхнәләштереп, балалар өчен спектакльләр күрсәтүе турында гына мәгълүматлар сакланган.
XX гасыр башы балалар әдәбиятында мәктәп тәрбиясе, уку-укыту мәсьәләләре дә торган саен күбрәк урын ала бара. Белемле, заманча укымышлы булуга өндәү мотивларының көчәюе мәдәният-мәгариф өлкәсендә җәдитчелекнең кадимчелектән өстен чыгуы, 1905-1907 һәм 1917 еллардагы инкыйлаблар тәэсирендә дә бара. Әлбәттә, әлеге чорда иҗатта табигатьтәге тереклек ияләренә мөрәҗәгать итү факторы актуаль- ләшә. Хәйдәр Салимовның «Күгәрчен авызыннан» һәм «Карга белән Чәүкә» шигырьләренә күз салыйк:
— Гөлдергү-ү, гөлдергү-ү!..
Бик әдәпле кыздыр бу.
Мәктәп дигән бакчада
Чәчәктер бу, гөлдер бу!
( «Күгәрчен авызыннан» )
Карга әйтә: — Карр-карр!
Гариф укый начарр...
Өсте-башы тузанлы,
Китаплары буяулы.
Чәүкә әйтә: —Чёрр-чарр!
Гарифта да дәрт бар,
Ялкаулыгын ташлады,
Хәзер укый башлады.
( «Карга белән Чәүкә» )
Биредә автор кызыклы алымга мөрәҗәгать итә: бәяне «табигать патшасы» булып саналучы кешенең баласына аның кече дуслары — кошлар бирә. Бала уйланырга тиеш була: ул дөньяда үзе генә түгел, җир йөзендә кешеләрнең гамәленә тирә-юнь, андагы тереклек ияләре дә игътибар итә икән. Мәктәп-мәгариф мотивының бу очракта өстенлек итүе авторның шәхси позициясе һәм аның һөнәре (мөгаллимлек итүе) белән дә бәйле булса кирәк.
XX гасыр башында тәрҗемә эшчәнлеге дә зур үсеш ала. Әсәрләр татар балаларына якын, милли рухта тәрҗемә ителә, шунлыктан фольклор әсәрләре дә, аерым авторлар иҗаты да хуплап каршы алына.
Көнчыгыш фольклорыннан «Кырык карак», «Мең дә бер кичә», «Камилә вә Димнә», французчадан «Кечкенә Рәшид», рус халык иҗатыннан «Батыр Гәрәй» һ.б. бүгенге көндә дә иң уңышлы тәрҗемәләрдән саналырга хаклы.
Рус әдибе Л. Толстойның әсәрләре балалар әдәбиятында XIX гасыр азагында ук күренә башлый. XX гасыр башында исә Г. Тукай, С. Сүнчәләй, И. Багданов һәм башкалар тәрҗемәсендә аның «Л. Н. Толстой бабай хикәяләре», «Толстой хикәяләре», «Олуглык нәрсәдә?», «Җиләкләр» һ.б. җыентыклары дөнья күрә.
А. Пушкинның «Алтын әтәч», «Алтын балык» яки «Балыкчы һәм балык», Н. Гогольнең «Йорт хәрабәсендә өрәк», «Һава шарында сәяхәт», И. Крыловның «Әм- сан» һ.б. тәрҗемә әсәрләре дә үз вакытында балалар әдәбиятының юнәлешен билгеләп кенә калмый, бәлки күп авторлар өчен өйрәнү, тәҗрибә мәктәбенә дә әверелә.
Чит ил әдипләреннән тәрҗемә ителгән әсәрләргә килсәк, аларның иң күренеклеләре рәтендә Д. Дефо ның «Робинзон Крузо», Х.Андерсенның «Ямьсез үрдәк баласы» (тәрҗемәләрдә «Мәхәббәтсез» дип тә кулланыла), М.Твенның «Принц һәм теләнче», А. Конан- Дойльның «Шерлок Холмс вакыйгасы», Ж. Вернның «Серле атау» һәм башкаларны атарга мөмкин.
Яңарыш нәтиҗәсендә гасыр башында Мәскәү, Казан, Оренбург, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә татар балалар матбугаты туа: «Тәрбиятел-әтфаль», «Тәрбия», «Ак юл», «Галәме сабыян», «Балалар дөньясы», «Өлфәт», «Мәктәп», «Мөгаллим», «Аң», «Мәгариф», «Сөембикә», «Әлислах» һ.б. газета һәм журналларда балалар өчен махсус рубрикалар оештырыла.
«Тәрбиятел-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») 1907 ел башыннан Мәскәүдә нәшер ителә башлый. Аның мөхәррире Мөхәммәт Заһит Шамил, сәркәтибе Фатих Әмирхан була. Журналның тоткан төп юнәлеше чор рухы белән аваздаш: балаларга дини һәм дөньяви эчтәлектәге мәгълүматлар бирү. Бу нисбәттән күк җисемнәре белән таныштыру, табигать, хайваннар дөньясыннан мәгълүмат, күренекле татар әдипләре әсәрләре белән бергә тәрҗемәләр, «Тәрҗемәи хәлләр» бүлегендә күренекле кешеләр белән таныштыру һ.б. журналның төп өлешен тәшкил итә. Биш кенә сан чыгып калса да, әлеге матбугат органы татар балалар әдәбияты тарихында тирән эз калдыра.
1913 елның 15 апреленнән «Тәрбиятел-әфталь» тоткан юнәлешне «Ак юл» — балалар журналы дәвам итә. Ул Тукайдан соңгы әдәби көчләрне бергә туплый. Журналны нәшер итүче Ф. Агиев үзе дә әлеге матбугат органы аша балалар язучысы буларак таныла. Биредә Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Ш. Әхмәдиев, Г. Рәхим, С. Сүн- чәләй, Н. Думави, М. Укмаси, С. Җәләл, Г. Рәфикый, башлап язучы Б. Рәхмәт, Н. Исәнбәт һ.б. әсәрләре дөнья күрә. Фольклор, тәрҗемәләр, фәнни-популяр әсәрләр дә биредә зур урын ала. Журнал Ф. Агиевның басманың төп мәсләген билгеләп әйткән «балаларыбызны милли-әхлакый рухта тәрбия итү һәм балалар әдәбиятын баетудыр» дигән сүзләренә үзенең соңгы санына кадәр тугры кала. Ул 1916 елның гыйнвар аенда чыгудан туктый.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, балалар өчен махсус журнал һәм газеталар бастыру әдәбиятның яңа көч белән үсешенә һәм билгеле бер юнәлеш алуына китерә. Балалар әдәбиятының гасыр башында барлыкка килгән матур үрнәкләре Г. Тукай, Дәрдмәнд, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Ибраһимов, Н. Думави, 3. Ярмәки, Г. Ис- хакый һ.б. әдипләрнең иҗаты белӘн бәйле.
Гасыр башы әдәбиятын бәяләп М.Госманов: «Бүгенге көн югарылыгыннан караганда, узган гасырда иҗат ителгән әсәрләрнең кайберләре жанр һәм сәнгатьлелек ягыннан шактый садә, беркатлы тоелырга мөмкин. Ләкин мондый әсәрләрнең үз кыйммәте бар: алар яңа күренешләрнең тууы, үсү юлы никадәр авыр, катлаулы икәнен күрсәтә»,— дип язды. Бу фикер балалар өчен язылган әсәрләргә дә тәгаен туры килә.
Шулай итеп, XX йөз башында татар балалар әдәбияты инде ныклап формалаша һәм төрле юнәлешләр үсеш ала: проза, поэзия уңышка ирешә, яңа рухта дәреслек-хрестоматияләр төзелә, уку һәм тәрбия китаплары, календарьлар басыла, тәрҗемә эше җәел- дерелә, беренче тәнкыйть хезмәтләре күренә башлый, һәм, ниһаять, махсус, балалар өчен матбугат барлыкка килә. Болар барысы да, әлбәттә, гасыр башында татар балалар әдәбиятының үсешен тәэмин итүче чаралар булды.
45
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
11 сыйныф .Балалар әдәбияты
Балалар әдәбияты 11 нче сыйныфта аерым тема буларак бирелә.Татар балалар әдәбияты – зур традицияле, күренекле әдипләре, татар әдәбиятының алтын хәзинәсенә кергән әсәрләре булган бай әдәбия...