Әдәби терминнар минимумы
презентация к уроку на тему
Әдәбият дәресендә тел – сурәтләү чараларын анализлау өчен кулланма – сүзлек.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 647.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Әдәбият дәресендә тел – сурәтләү чараларын анализлау өчен кулланма – сүзлек . (Әдәби терминнар минимумы)
1. Лексик чаралар: Антонимнар – капма – каршы мәгънәле сүзләр . Антонимнар куллану гадәттә язучыга күренешләр яки әйберләр арасындагы капма – каршылыкны сурәтләгән вакытта кирәк була . Ник төш кенә минем шатлыкларым , Ник бетмәс өн – кайгы, газабым ?! М.Җәлил. Төрмәдә төш.
Синонимнар – бер үк әйбер яки күренешне белдерүче, аның төрле нечкәлекләрен чагылдырып килүче сүзләр. Синонимнарның сөйләмдә һәм әдәби әсәрләрдә стил ь баету өчен зур әһәмияте бар. Язучы, мәг ънәләре белән бер – берләренә якын булган сүзләрнең сурәтләү өчен иң уңышлысын сайлап алып , фикерне, эчтәлекне төгәл ачуга хезмәт иттерә. Мәсәлән, “матур” сүзенең түбәндәге синонимнары бар: матур, гүзәл,чибәр, күркәм, күрекле, ям ь ле, нәфис, нәзакәтле.
Градация – мәгънәнең көчәя яки кими бару тәртибенә нигезләнгән фикерләр баскычы . Мисал : Кар оча , кар себерелә , кар котырына һәм кар ява (Г.Тукай).
Омонимнар – аваз төзелеше, әйтеме ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр. Омонимнарның 3 төрен аералар: Омофоннар - төрлечә языла, бердәй яңгырашка ия булган сүзләр ( сан алмадым – саналмадым) Омографлар – бертөрле язылып та, төрлечә әйтелә, мәгънә ягыннан да төрле була (кара – күз сал, кара – язу карасы) Омоформалар – язылыш һәм әйтелеш ягыннан аерым бер яссылыкларда гына тәңгәл килүче сүзләр . Мәсәлән : Телем – телем киссәләр дә , Яшәрсең, ана телем! (Р.Әхмәтҗанов)
2. Троплар яки ассоциатив сурәтләү чаралары. Чагыштыру – нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы. Авыздан чыккан сүз очкан кош кебек . (Мәкал ь ) Метафора - күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы. Бу куян юн ь ле – юн ь ле киңәш бирер дисеңме?! (Р.Фәизов) Куркак характерлы кеше диясе урынга куркаклык символы булган “куян” сүзе кулланыла.
Метонимия – бер күренеш, әйбер, кеше башка күренеш, әйбер , кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. ( Бер чынаяк эчтем, бер табак ашадым, чокырлы бит, тешсез сакал. Мин Тукайны укыйм. Базар арзан икән...) Синекдоха – метонимиянең бер төре. Ул бөтен урынына өлешне атау, өлешне бөтен аша белдерү, берлек сан урынына күплек сан, һәм киресенчә, файдалану төсен ала. Мисал : Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы. (Г.Тукай)
Эпитет - әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыручы сурәтләү чарасы. Телибез илдә Тәмләп яшәргә? (М.Җәлил) Җырлый – җырлый үләрмен мин үлгәндә дә. (Г.Тукай) Оксюморон – эпитетның бер төре. Капма – каршы мәг ъ нәдән торган тезмә. (Нәни гигант, парлы ялгыз, татлы сагыш)
Гипербола – чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы . Мәсәлән: Җиде кат җиргәчә нәфрәтем. (Р.Фәйзуллин) Литота - әдәби кечерәйтү ярдәмендә ясалган сурәтләү чарасы. Мисал : Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан ..... (Дәрдемәнд) Фразеологизмнар да әдәби текст эчендә ассоциатив сурәтләү чарасы вазифасын башкаралар. Сынландыру – җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү. Мисал : Ай көлә, Айга кызык була, Ай – ялгыз ул картлык көнендә. Өйләнәлми калган.
Көлкенең берничә төре сурәтләү чарасы буларак та билгеләнә : юмор – җитди нигезле яратып көлү; сатира – иҗатчының сурәтләү предметына тискәре мөнәсәбәт белдерү; ирония – бәяләп көлү (мыскыллап көлү, усал тәнкыйди көлү рәвешендә ); сарказм – ирониянең иң югары дәрәҗәсе (үтергеч көлү ); инвектива – гаепләп көлү.
3. Стилистик фигуралар . Анафора – бер үк сүз яки сүзтезмәнең шигырьнең һәр юлы башында кабатланып килүе . Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасында партизаннардан хат китерүче кечкенә кызга фашистлар ата. Кыз егыла. Кыз янына килеп иелгән лирик герой кичерешләрен шагыйр ь анафорик кабатлаулар белән сурәтли: Авыр кайгым, белмим, үтәрме? Кайгы баскан башын күтәреп, Карадым мин йолдыз кашка атка, Карадым мин биек наратка, Карадым мин озын ак каенга – Алар бар да тирән кайгыда.
Эпифора – шигырь юлларында ахыргы сүзнең кабатлануы. Беләм күрәм, Яшәү өләшәләр , Бәхет өләшәләр Кама ярында ... Рәдиф – рифма хасил итүче гыйбрәтнең бер сүзе тезмә саен кабатлануы . Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел ! Күп сөекледер бөтеннән – тәңрегә сынган күңел ! (Г.Тукай) Рефрен – шигырьнең һәр строфасында яки строфаның билгеле бер урынында кабатланып килүче тезмә . ( Х.Туфан “Иртәләр җитте исә”)
Градация – охшаш элементларны, хәтта синоним гыйбарә яки сүзләрне санап китү . Мисал: И Идел – йорт, Идел – йорт Идел эче имин йорт , Атам кияү булган йорт ... (“Идегәй” дастаны ) Янәшәлек – сүзләрне, гыйбарәләрне, элементларны янәшә куеп сурәтләү . Каеннар булсаң иде! Я илем дип, Я җирем дип, Бер шаулап куйсаң иде (М.Әгъләмов)
Инверсия – сүзләрне сөйләмдәге гадәти тәртибен үзгәртү ярдәмендә яңа эмоциональ төсмер бирү . Җырлый һәр тал, җирдә эңгер, Тынмый алар, төн була (С.Хәким) Антитеза – сүзләрнең, образларның, төшенчәләрнең капма – каршы куелуы . Шул баш бирмәс еллар – кайнар яшьле, Уңны – сулны белмәс булганга – Кагылганмын былбыл оясына Һәм басканмын кара еланга . (Зөлфәт ) Без калдык уйлап кына, син киттең уйнап кына.
Риторик сорау, риторик өндәү, риторик эндәш – лирик геройның укучыга , әсәрдә сурәтләнгән образга эндәшүе . Карашларың нинди, туган авыл ? Моңсу да ул, нурлы, якты да... (Зөлфәт) Җырлагыз, кошлар , таныш миңа Шундый матур сезнең телегез (Ә.Баянов)
4. Фонетик чаралар . Аһәңлелек (эвфония) – тексттагы сузык һәм тартык авазларның гармонияле чиратлашуы ярдәмендә хасил була торган матур яңгыраш. Какофония (ямьсез яңгыраш) – аһәңлелекнең бозылуы . Аллитерация – шигърияттә тартык авазларның тәртипле кабатлануы, сөйләмне һәм әсәр телен авазлар ягыннан оештыруның бер төре . Җиктереп пар ат , Казанга туп – туры киттем карап, Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап. (Г.Тукай) Биредә к, т, п авазлары үзенә бер төрле яңгыраш тудыра. Юыртып барган ат тояклары тавышы ишетелгәндәй була.
Анафора – текст башында бер үк аваз, сүз, сүзтезмәләрнең кабатлануы . Эпифора – шигырь юллары, сүзтезмә, җөмләләр ахырында бер үк сүзләрнең кабатлануы . Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек , Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек . (Ф.Кәрим) Охшату – нинди дә булса күренешне авазлар ярдәмендә күз алдына бастыру . Маэмае – Рррр исемле, Ә мәчесе – Мррр исемле (Р.Миңнуллин)
Шигырь – тезмә формага салынган, сүзләр, иҗекләр ритм таләбенә ярашлы итеп урнаштырылган әдәби әсәр ул . Тезмә - ритмик нигез яки шигырьнең аерым алынган бер юлы. Строфа – ритм ярдәмендә оешкан тезмәләр бәйләме . Рифма – риторик төзелеше бердәй тезмәләр ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр . Ритм – шигьри сөйләмдә эчке үлчәмнәрне бер – берсенә тәңгәл тезмәләрнең юл – юл язылып төшүе.
Әдәбият – халык фикеренең сүздә ачыклана торган соңгы һәм иң югары чагылышы . В.Белинский
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исследовательская работа Ласийчук Екатерины Прожиточный минимум и приоритеты современного молодого человека
В каждой поколенческой нише присутствуют свои возможности и ограничения. Но именно проблемы молодёжи оказываются предметом наиболее острых противоречий в социологическом анализе, вызывают больше всего...
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/08/picture-199323-1360338765.jpg)
Татар телендә әдәбият терминнары
татар телендз әдәбият терминнарының килеп чыгышы һәм кулланылышы....
Русча-татарча лингвистик терминнар
Русча-татарча лингвистик терминнар...
Комментарии
Әдәби терминнар минимумы
Әдәби терминнар минимумы татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тел - сурәтләү чараларын анализлау өчен ярдәмлек булыр дип уйлыйм.