Урок-игра по станциям по татарскому языку в 5 классе русскоязычной группы
методическая разработка (5 класс) по теме
Разные станции: поэтическая, музыкальная, лесная... Очень интересная игра-детям нравится. обобщающий урок в 5 классе по временам года.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
koz_ilena_sayahat_sabantuy.docx | 23.86 КБ |
Предварительный просмотр:
РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРГА - ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ__________
КӨЗ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ
Люция ХӘБИБРАХМАНОВА, Зәйдәге 5 нче урта мәктәп укытучысы
Рус балаларына татар телен өйрәтү укытучыдан аеруча тырышлык, белем бирүгә иҗади якын килүне сорый. V класста көзгә хас табигать билгеләрен искә төшереп кабатлау, таныш сүзләр һәм сүзтезмәләрне кулланып хикәя төзергә өйрәтү, татарча сөйләшү күнекмәләрен ныгыту дәресен сәяхәт рәвешендә уздырырга мөмкин. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары белән эшләгәндә, дәресне төрле әсбаплар белән җиһазлау аеруча зур әһәмияткә ия. Темага туры китереп әзерләнгән предметлы рәсемнәр, көзге байлыклардан натюрморт, П.И. Чайковскийның «Ел фасыллары. Октябрь» дигән музыкаль әсәре язмасы (яки башка бер көй) һ.б. дәресне җанлы, нәтиҗәле уздырырга ярдәм итә. Әлеге дәрестә «хат ташучы» да катнаша. Сәяхәт түбәндәге тәртиптә уздырыла.
I. Дәресне оештыру (теманы, максатны әйтү. Бер тукталыштан икенчесенә кадәр «очкыч»ка утырып барачакларын хәбәр итү һ. б.).
1 нче тукталыш. «Көз айлары».
1. Тәрҗемә: осенние месяцы - көз айлары.
Көз айларының исемнәрен тиешле тәртиптә санап чыгу.
2. Сорауларга җавап бирү:
- Октябрь - көзнең ничәнче ае?
- Сентябрь ае турында нәрсәләр беләсез?
- Октябрьдә һава торышы нинди була?
- Ноябрь ае турында сөйләгез. Бу айда көннәр нинди була?
- Димәк, көз айларына нинди айлар керә?
2 нче тукталыш. «Көзге бәйрәмнәр».
1. Әңгәмә.
Укытучы. Көз көне нинди бәйрәмнәр билгеләп үтелә? (Белем бәйрәме, укытучылар көне, урман көне, көзге бал кичәсе, уңыш бәйрәме (Сөмбелә.)
(Укытучы балаларга классташлары Иринаның район газетасына мәкалә язганлыгын әйтә. Ул «Безнең бәйрәмнәр» дип атала. Ирина рус телендәге язмасын укый, балалар аны татарчага тәрҗемә итәләр.)
Укытучы. Уңыш бәйрәме турында сөйләшик. (Өстәлгә яшелчә һәм җиләк-җимешләр салынган кәрзин куела.)
- Кәрзиндә нәрсәләр бар? (Алма, бәрәңге, помидор, чөгендер, кишер, кәбестә һ. б.)
- Сезнең бакчада нәрсәләр үсә? (Җавап.)
- Сезнең бакчада бәрәңге уңдымы? (Җавап.)
- Мәктәп бакчасында укучылар 3 т бәрәңге, 200 кг суган җыйды. (Әңгәмә шул рәвешле дәвам итә.)
2. Уен. «Бу нәрсә?» (Янчыкка төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләр салына. Кул белән тотып карап, анда нәрсәләр ятканын әйтергә кирәк.
Әйтик, укучы кулын янчыкка тыга һәм берәр яшелчәне (җиләк-җимешне) капшап карап, кулына нәрсә эләккәнен әйтә. Аннан соң ул яшелчәне (җиләк-җимешне) янчыктан чыгара. Иптәшләре җавапның дөреслеген тикшерә, ялгыш булса, төзәтә.
Сүзлек: көзге байлык, Белем бәйрәме, һәркем, уңды, мәкалә.
3 нче тукталыш. «Көзге урман».
1. Көзге табигать сурәтләнгән рәсемнәр (слайдлар) карау.
2. Яттан шигырьләр сөйләү.
3. Сорауларга җавап бирү:
- Көзге урманда нинди үзгәрешләр булган?
- Сезнең гөмбә, миләш, чикләвек җыйганыгыз бармы?
- Нинди гөмбәләр җыйдыгыз?
- Көз көне кыргый хайваннар нишли һ. б.
Сүзлек: ак гөмбә, баллы гөмбә, кыргый хайваннар, яфраклар коела.
4. Аңлатмалы диктант.
Көзге урман бик матур. Урманда тыныч. Табигать кышка әзерләнә.
4 нче тукталыш. «Җәйге истәлекләр». Әлеге тукталышта берничә уен уздырыла.
1 нче уен. «Кем күбрәк фигыль әйтә?»
2 укучы кара-каршы баса һәм чиратлап «Җәй» темасына фигыль кергән сүзтезмәләр әйтә.
Мәсәлән: җиләк җыйдык, кояшта кызындык, урамда уйнадык, кунакка бардык һ. б.
2 нче уен. «Кем тизрәк?».
Тактага төрле-төрле сүзләр беркетелә. Араларыннан «Җәй» темасына караганнарын гына эзләп алырга кирәк.
5 нче тукталыш. «Көзге почта». Бүлмәгә «хат ташучы» керә. Ул Сөмбеләдән хат алып килгән. Укучылар хатны укыйлар, тәрҗемә итәләр. Сөмбеләгә җавап хаты язарга тәкъдим ителә. Балалар тыныч көй астында хат язалар һәм алдан әзерләнгән почта тартмасына илтеп салалар.
6 нчы тукталыш. «Көзге моң». Нинди дә булса музыкаль әсәрдән өзек тыңлатыла. (П. И. Чайкоескийныц «Времена года. Октябрь» әсәрен сайларга була.) Соңыннан моңлы көйнең балаларда нинди тойгылар уятуы турында сорарга мөмкин.
Сәяхәт ахырында укучылар «Көз, көз, әйт әле» җырын бергәләп башкаралар.
Ачык чара үрнәге.
Сабантуй.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәбибрахманова Л.М.
Зәй шәһәре.
САБАН ТУЕ-ХЕЗМӘТ ТУЕ.
Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Балалар гармуннар, шарлар тотып, сәхнәгә үтәләр. Милли киемнәрдә. Колгада чиккән сөлгеләр.
Сабан туе - хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе, шул; Уйнап, биеп, җырлап, көлеп "Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гер килә киң болыннар. Кырлар һәм су бушлары; шул; Котлы булсын авылдашлар, Ямьле Сабан туйлары.
"Бәйрәм итик шатланышып, Туганнар бергә-бергә, шул; 'Безнең бергә булуыбыз Китсен бөтен гомергә. Җилферди чиккән сөлгеләр, ,
"Бүләкләр - күбебездә. Көрәшик тә, узышыйк та -Сабантуй бүген бездә.
J нче укучы Сабан туе, сабан туе! Шундый кызык, күңелле. Ник чыкмаска көрәшергә, Мин соң егет түгелме?
Егылсам да исем китми, "Булыр еккан накдар да. "Бүген бәйрәм - сабан туе "Безнең туган якларда.
"Батыр калу өчен әле Миңа бераз иртәрәк. Тик шулай да сабан туен Үзем башлап .җибәрәм.
Я, кем белән көрәшәбез? (Кулда сөлге). Көрәш башлана. Репликалар: - Алышсаң, атаң булса да ек!
- Батырлыгыңны мәйдан да күрсәт/
- Егылсаң, җиргә ябыш!
- Сынатма, бәр, әйдә/Күтәреп бәр!
- Менә шулай!
Кул чабалар. Җиңүчегә сөлге бирәләр.
Алып баручы
. Сабан туенда уемнар
Төрле була,күп була. Уеннарсыз сабан туе
Булмаган да күк була,
2 нче укучы (Ике капчык тоткан).
Кемнәр өдгер.кем җитез-
Минем янга килегез.
Әйдә, карыйк ярышыл-
Капчык киеп чабышып.
(Капчык киеп чабаталар).
Алып баручы.
Ерак китә алмыйлар
Капчыктагы абыйлар.
Аптырагач траклап та.
Мүкәләп тә карыйлар.
Бер дә йөри алмыйлар,
Сакал чыккан сабыйлар.
(Көләп-көлә куп чабалар.)
3 нче укучы. (Чүлмәк ватарга таяк тотып чыга.)
Мактана дип уйламыгыз.
Мин урынлы мактанам.
Чөнки менә бу чүлмәкне
Күрмичә дә ваталар.
(Күз бәйләп чүлмак вата.)
Алып баручы .(Күкәй салган кашыклар тоткан).
Кашык кабып йөгерәм дип,
Мактан ырга ти ыкма.
Ә син менә йөгереп бак
Күкәй салып кашыкка.
(2 бала ) узышалар. Башкалар көч биреп торалар).
3 нче малайлар.
Шунда берэ жиргә тагын
Стак куйганнар кагып,
(Ике малай стан ясый, икесе атлана).
Шул станга ике аый
Утырганнар атланып.
(Капчык белән бәрешәләр).
Кулга тотканнар асып,
Салам тутырган капчык.
Капчык белән чиратлашып,
"Бәрешәләр "шап та шоп ".
"Берсе бик дәү — фил хәтле,
"Берсе безнең Вил хәтле.
Вил хәтесе фил хәтлесен
"Бәрде екты бик каты,
Мәйдан гүли.
Алып баручы. Кога башына кем менә? (Колга тотып берәү баскан.
Колга башында - әтәч).
J нче малай. Р. Миңнуллинның "Сабантуйда" шигырен сөйли.
Колга тора мәйданда
"Биегрәк айдан да! Әтәч - колга башында, Кызыктыра барысын да! Тик мен алмый беркем дә -Мин дә бар шул төркемдә,
Менә миңа да чг4рат. Менәм, мин дә бит tip-am! (Чалбар балакларөын сызгана). Менеп киттем тиз генә.
Тиз генә, җитез генә! Ай-яй... биек менгәнмен, Ничек менә белгәнмен!
Ничекләр төшим җиргә? Куркыта карарга да. Торма шулай килалмый "Бернинди карарга да...
Үч иткәндәй әтәч тә
"Бөтен көчкә кычкырып
Китте кулдан ычкынып!
Ычкынды, җиргә очты!
* Ионы гына — учымда.
Әтәч урынына мин Калдым колга очында.
Кирәкми әтәчегез, Кирәкми бүләгегез — .Мине алырга гына Менегез берәрегез!
Музыка бию көек уйнап җибәрә. Татар кызлары биюе башкарыла. Аны рус, башкорт биюләре
алмаштыра.
Алып баручы.
Уйнап тора музыка,
Зур урман шау-гер килә.
Җырлыйлар да. бииләр дә.
Төрлесе төрле көйге.
"Эх, яблочко! "га,
Кайсылары "Полҗкага ",
Кайсы "Әтнә". "Әпипәгә"
Такмак әйтеп кул чаба.
Бергә такмак әйтәләр. Китә ялгыз бию, аны парлы бию алмаштыра. Мәйдан гер килә.
Сездә тула басалармы,
Бездә тула басалар;
Сездә ничек, бездә шулай
Биеп күңел ачалар.
Бие, бие, бие. әле,
Биегәнең юк әле;
Биегәнең бурлмаса да,
Матур биисең әле.
Үкчәң сиртмәле мәлю?
Үзең элпә туп мәллә?
Җиргә тими биегәндә.
Тәпиең дә юк мәлчә!
Пеас, бас, кодача,
Егетләрчә, кызларча.
Тыпыр-тыпыр тик биеп тор,
Табаннараң чыдаса.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
татарский язык.5 класс тат.группа.сочинение.Алтын коз.
5 сыйныф ,татар теле. Тема:Инша язарга әзерләнү.Алтын көз.Максат: Көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү; укычыларны туган җирен шагыйрь күзләре белән кү...
Проект урока татарского языка в 5 классе (русскоязычная группа русских школ)
Современный урок...Каким он должен быть? В работе очень часто приходится искать ответ на данный вопрос.Конечно, он должен быть актуален для сегоднешнего дня. Урок должен отвечать условиям и требования...
тесты по татарской литературе для 10 класса русскоязычная группа.
тесты для проверки знаний учащихся 10 классов по татарской литературе при изучении биографий писателей для русскоязычных групп....
Конспект урока по литератуоному чтению на татарском языке для 2класса (Русскоязычная группа) по теме "ЯЗ, Яз билгеләре"
Урок изучения нового материала, с указанием УДД, с применением диапроектра....
Презентация открытого урока по татарской литературе в 5М классе, русскоязычной группе по теме"Әкиятләр сандыгы".
Презентация открытого урока по татарской литературе в 5М классе, русскоязычной группе по теме"Әкиятләр сандыгы"....
Контрольная работа для 11 классов русскоязычной группы по татарскому языку
Предлагается контрольная работа для 11 класса по татарскому языку в русскоязычной группы с презентацией...
Контрольная работа для 11 классов русскоязычной группы по татарскому языку
Предлагается контрольная работа для учащихся 11 классов русскоговорящих детей по татарскому языку с презентацией...