Үзем язган хикәяләр
материал по теме

ГУБАЙДУЛЛИНА АЛМАЗИЯ ФАРИДОВНА

Тормыштагы була торган төрле гыйбрәтле хәлләр нык уйландыра . Бу хикәяләрем шул уйлануларым нәтиҗәсендә туды

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hikyalr.doc88 КБ

Предварительный просмотр:

ГӨЛЗАДА .

    Гөлзаданың битләрен сыйпап , йомшак кына җил исә . Шомырт - кара озын чәчләре , сары күлмәк итәкләре , шул җилгә каршы йөгергәндә , дулкын –дулкын булып , артка таба җилфердиләр . Күлмәк итәкләре болында үскән хәтфә үлән өстеннән шуып бара, ялан аяклары шул йомшак үләнгә тияр-тимәс кенә калса да , аның җылылыгын тоя иде . Йөгерә дә йөгерә ул , күңеле аның каршдагы авылга тизрәк барып җитәргә дип омтыла , әмма авыл һаман якынаймый. Шул чак болын уртасында үсеп утырган ялгыз имән артыннан озын буйлы , куе кара кашлы егет килеп чыкты . Егеткә җитәргә җиде –сигез адым кала кыз туктап калды ,егет, кулын сузып , әкерен генә аңа якынлашты . Гөлзада, үзе дә шуны ук теләсә дә , күңелендәге ниндидер каршылык аны туктатып калды , шулвакытта егет , бик усал итеп , ниндидер ачулы тавыш белән , аңа дәште :

  1. Тор диләр сиңа , тор , кая ашарга бир ,акча бир !

Ул уянып китте , кемдер , көчле куллары белән , куенындагы кара пакетын йолкып алырга тырыша иде . Әле төштә күргән хисләреннән дә арына алмаган хәлдә , Гөлзада карчык, ике куллап , пакетына ябышты .

 -Юк анда балакаем , берни дә юк , дүкәмитләрем генә бу минем , тимә яме балам , тия күрмә син аларга . Үлә калсам кем икәнемне дә белмәсләр бит , ялгыш урыс зиратына күмәрләр .

Каршында  басып торган әзмәвердәй таза гәүдәле ир-ат ,пакетны йолкып алып җиргә бәрде дә,ишек янында яткан кара тактадагы иске –москы өстенә ауды .

-Ничә әйтелгән сиңа , шайтан карчык , ашарга таба алмасаң , монда килмә дип . Җылынырга башка урын тап , бу минем хата , монда мин хуҗа ! – дип үкерде ул . Гөлзада , пакеты эченнән юеш идәнгә коелган кәгазьләрен җыя-җыя , калтыранган куллары белән иске пальто кесәсенә тыгылды һәм аннан ике-өч кәгазь акча алып , әлеге ир-атка сузды . Карчык кулындагы акчаны комсызланып йолкып алгач :

- Әйтәм бит , сездә бар ул , сезнең кебекләргә бирәләр аны , - дип сөйләнә -сөйләнә , чыгып китте .

    Гөлзада - авыл кызы , әтисе белән әнисенең төпчек кызы булып үсте ул , алай да эшкә бик батыр булды . Җәен печән җыйганда , көзләрен иген урганда аның уңганлыгына тиңнәр юк иде , эшләгән эшенең шулкадәр җиренә җиткән булуына авылның картлары да сокландылар . Шуның өстенә ул бик чибәр дә иде , һәрбер егет  аны үзенә каратырга тели  , кызның гына аларга бер дә исе китмәде . Мәхәббәтләрен аңлатырга теләүчеләрдән качты ул , я сүзләрен читкә борып , котылырга тырышты . Шулай да Салих дигән түбән оч егете белән очрашырга туры килсә , үзенең ниндидер сәер халәттә калуына Гөлзада үзе дә аптырый иде . Каршында Салихны күрү белән ике бите ут булып яна башлый , йөрәге дөп-дөп тибә , аяклары хәлсезләнә . Әлбәттә , егет тә аңа битараф түгел, ул кара күзләре белән кызга тутырып карый , кыз белән сүз башларга җай эзли. Иптәш кызлары егетне шаяртып көләләр :

  1. Салих , син нәрсә Гөлзадага карап каттың әле , кичә генә безнең капка төбендә миңа кайнар сөюеңне аңлаткан идең !
  2. Ай-хай , кичә бит әле ул мине дә озата кайтты, вәт егет икән бу !

Үтә оялчан һәм кыюсыз егеткә бу шаяртулар җитә кала , күз карашларын аска  төшереп , яшьләр җыелган җирдән читкәрәк китеп баса ул .Шулай күзләр белән генә аңлашып , хәйран вакыт узды , иптәш кызлары , кияүдәге яшьрәк хатыннар Гөлзаданы һаман орыша тордылар:

-Нигә көтеп йөрисең шул җебегәнне , ут кебек егетләр чаба артыңнан .

-Җебегән түгел , тәртипле , акыллы ул Салих , - дип яклады кыз егетне.-Башкаларга охшамаган шул ул , мактанчык та түгел .

- Егет булса , ут булсын , ут булмаса юк булсын! – дип каршы төштеләр аңа .

    Көннәрдән беркөнне Гөлзада , иптәш кызларына ияреп , кичке уенга чыкты . Әллә нигә күңеле теләмәсә дә , күрше кызы бик ялынгач , каршы килеп тормады  инде . Болында егет –кызлар күп иде , хәтта күрше авыл егетләре дә күренә иде монда . Бер  читтә , без монда кунак кына ,шуңа менә бик тыйнак без дигәндәй , авыл егетләре белән сөйләшеп торалар. Кызлар төркемендә чыш-пыш сүз китте : “Уртадагысы шахтадан өйләнергә дип кайткан икән , үзенә кәләш эзли ди ”. Яшьләр кич буе уйнадылар , җырладылар ,  такмак та әйтештеләр .  Күрше кызы Сәкинә:

-Гөлзада ,әйдә , сиздерми генә кайтып китик , койрыклар иярмәсен тагын , -дип пышылдагач , бик теләп риза булды . Капка төпләренә җиткәч , кызлар тиз генә саубуллашып , аерылыштылар . Куе караңгылыктан шүрли –шүрли генә Гөлзада үз капкаларына йөгерде , инде келәсенә басып кереп китәм дигәндә генә ниндидер көчле куллар аны эләктереп алды . Кыз кычкырмасын дип артында торган ир-егет тиз-тиз генә сөйли башлады :

- Гөлзада , курыкма яме , мин сиңа зыян салмам . Сине кичке уенда күрдем дә бик тә танышасым килде .

 Кая инде анда кычкыру , Гөлзада куркуыннан бөтенләй телсез калган иде . Көч –хәл белән исенә килгән кыз:

-Җибәрегез мине ,- дип кенә әйтә алды . Егет аны җибәрде , әмма аның кереп качуыннан куркып , капка каршына - кызның алдына чыгып басты.

-Синнең кебек матур кызны минем күргәнем юк иде әле . Күпме җирләрдә булдым , әмма сиңа тиңнәр очрамады .

-Син кем соң , безнең өйне кайдан беләсез?

-Мин Нөрәк егете , чыгышым шуннан . Исемем Зариф . Әтием егет чагыннан ук инде Донбасс якларына китеп урнашкан , үзем дә шунда шахтада күмер кисәм. Менә ялга бу якларга кайттым, юлымда син очрадың , мин сиңа үлеп гашыйк.Чык миңа кияүгә , Гөлзада .

-Син миннән нинди җавап көтәсең соң ? Төн караңгылыгында ике сүз алышкан кешегә мин нәрсә дип җавап бирә алыйм . Минем тәрбияләп үстергән әти-әнием бар , син алай бик тиз тотма әле ,егет .“Һай нинди кыю, ут шикелле бу . Нигә Салих шундый түгел икән ?”-дигән уйлар йөгереп узды Гөлзаданың башыннан .

-Менә мин шундый кайнар кеше инде , эшне тиз тотарга яратам .Озакка сузарга вакыт та юк , мин бер генә атнага кайттым , китәр көн дә килеп җитә .

-Өйгә керәм мин , хәзер әни дә чыгып җитәчәк .Өйләнәсе булсаң , башка кыз тап , мин кияүгә җыенмыйм әле .Хуш ,-диде дә Гөлзада капка келәсенә барып ябышты .

-Ярар инде , ярар . Иртәгә уенга чыгарсың бит ?  Мин сине көтәрмен .

-Вакытым булмас шул , көн дә уенга чыгып йөрмим мин .

-Чык инде ,Гөлзада , мин сине көтәрмен .

Ярый вакытында кереп китте әле , болдырдан менгәндә ,ишекне ачып , әнисе чыгып килә иде .

-Кызым , нигә болай бик озак йөрисең , кем белән сөйләштең син анда ? – дип , үрелеп ,  капка ягына карады .

-Сәкинә ул , әни , мине озатып куйды , төне бигрәк караңгы , шүрләтә .

Урынына кереп яткач та бик озак уйланып ятты Гөлзада . Кем соң бу Зариф , болында кызлар өйләнергә кайткан дигән егет шулмы икән инде ? Гөлзадаларның өен каян  белгән диген , берәрсе күрсәткәндер әле. Үзе ярыйсы гына күренә , авыр эш башкарганы , көчле икәнлеге күренеп тора : нык , таза гәүдәле егет . Бүтән уенга чыкмаска кирәк , я урлап китәрләр .

    Ә Зариф ,чыннан да , эшне тиз тота торган егет булып чыкты : икенче көнне үк Гөлзадаларның өенә әтисенең энесе Гариф белән аның хатыны Сүрияне ияртеп, кыз сорарага килеп җитте . Кыз үзе бер аптыраса , ата-анасы мең аптырадылар . Гариф белән Сүрияне беләләр иде алар , Зарифның әтисен дә әз-мәз хәтерлиләр булып чыктылар , ә менә кыз сорарга килгәннәрен белгәч , ни әйтергә дә белмәделәр .Гариф абый Донбасс якларындагы тормышның муллыгын мактады , ә Сүрия апа авыл тормышыннан зарланды . Гөлзада , кече як пәрдәсе артыннан, сиздерми генә , аларны күзәтте , бигрәк тә Зарифны тикшерде ул . Егетнең тышкы кыяфәтенә сүз тиерерлек түгел , бик кызу канлы булса да , олылар сөйләшкәнне сабыр гына тыңлап утыра .

-Кызым , чык әле монда , син безнең сөйләшкәнне ишетеп торасың инде , Гариф белән Сүрия сине энеләре Зарифка сорый килгәннәр . Син үзең ни әйтерсең икән , без сиңа бәхет кенә телибез , җавабыңны әйт .

  Ояла –ояла гына килеп чыккан Гөлзаданың күз карашы Зариф күзләре белән очраштылар . Ә аларда җылылык , мәхәббәт , сөю иде . Кыз әкрен генә җилкәләрен сикертте , аптырап аска карады : “Белмим шул ”-дип пышылдады иреннәре.

Икенче көнне үк , мулла килеп , никах укыды . Никах табыны әзерләгәндә әнисе бертуктаусыз яшь койды , төпчек кызын бер генә дә ерак җирләргә җибәрәсе килми иде шул аның . Ә Гөлзада әле бер ни аңламый иде , әллә аның никахы бу , әллә башка кешенеке . Егет аны үзенең сөюенә күмде , аның акыллы итеп сөйләшүләре , назлы иркәләүләре бөтен дөньясын оныттырды да куйды . Кызның кулына бик матур итеп эшләнгән йөзек киертте : “Никахыбыз билгесе булсын , ә туебызны без Донбасс якларында итәрбез  ”-диде . Хәзер инде Гөлзаданың күңеленә Салих турындагы уйлар кереп тә чыкмады . Бер атна вакыт бик тиз узды , Гөлзада Зариф белән ерак җирләргә китәргә тиеш , әмма уйлаша торгач , шундый фикергә килделәр : туйга инде барыбер яхшылап  әзерләнергә кирәк , шуңа күрә Гөлзада әлегә монда калып торса да ярар . Ә барысы да әзер булгач , ай - ай ярымнан Зариф кайтып , кәләшен дә , туган –тумачаны да  туйга алып китәчәк .

   Бер ай вакыт бик аз гына тоелса да, Гөлзада өчен ул бер елга тиң булды . Тәрәзәдән күзен алмый ул көн дә көтте Зарифны , төн дә көтте .Инде ике ай узды ,  егет һаман юк. Ата - ана аптырашта калды , кызларына сиздерми генә чыш-пыш сөйләшә торган булдылар , Гөлзаданың анасы Сүрияне дә күреп сөйләште :

-Үзебез дә аптырашта , бер хәбәр юк , Гөлзада балакаем бик борчылмасын инде , дөнья булгач төрле хәл булыр , кайтыр , кайтыр алла боерса ,-диде ул .

Ә авыл халкы арасында төрле имеш –мимешләр йөрде ,кемдер : “Өйләнгән булган икән инде ул , марҗасы булган ”,- дисә , кайсылары : “Шахта баскан ”.-диде . Гөлзаданың борчуына сөенүчеләр дә табылды : “Менә , әллә кемләнеп , егет сайлап йөргән иде , кызык булды !” –дип сөенүчесе дә җитәрлек иде.Вакыт узган саен үзендәге сәер үзгәрешләрне дә аңлады инде ул, Гөлзада йөкле иде .  Инде ярты ел вакыт узды дигәндә , шәһәрдән кайткан апасы Гөлзаданы калага китәргә кыстый башлады :

 -Әйдә ,сеңелем, минем белән , монда уйлана –уйлана үләсең син . Анда кеше арасында борчуларың онытылыр , заводка эшкә керерсең , балаң исән –сау туса , җизнәң белән карашырбыз . Безнекеләр белән үсәр шунда .

-Көтәм дип калдым бит , апа, -диде Гөлзада .

-Кайтса ,  эзләп табар , борчылма , сеңелем ,-диде ул сеңелесенең Зарифның кайтуына әле дә өмете бар икәнлегенә аптырап ,башын чайкый –чайкый .

    Шәһәр тормышы Гөлзаданы үзенә йотып алды , күңелдәге яра вакыт-вакыт сыкырап куйса да , үз тормышына чумды ул . Зарифка ике тамчы су кебек охшаган улы Рөстәм дә күңеленә юаныч бирде . Бөтен җылысын , назын улына –газизенә бирде ул . Заводта тырышып эшли торгач, ике бүлмәле фатир бирделәр. Тормыш шулай уза торды , улы мәктәп тәмамлап, югары белем алды, яхшы эшкә урнашып , тормыш авырлыкларын әнисе җилкәсеннән үзенә күчерде .  

-Әни , -диде Рөстәм көннәрдән бер көнне , -мин өйләнергә булдым , сине бүген булачак киленең белән таныштырам ,бераз әзерләнеп тор инде яме .

Гөлзада каушап китте ,бердән бер баласының өйләнер вакыты җиткән икәнлеген ул башына да китерми иде әле . Улының булачак хатынын һәр ана тәнкыйтъ күзлегеннән чыгып ,тикшереп карый . Ул да шулай булды : булачак килен  Ләйлә үтә чибәр булса да бик хәйләкәр булып тоелды . Квартирага килеп керү белән идәннән түшәмгә кадәр күз йөртеп чыгуы да ошамады , йоклый торган яктагы иске шкафка мыскыллы караш ташлавы да күңеленә хуш килмәде . Әмма улына бу турыда бер сүз дә әйтмәде , киресенчә “Аһ , Гөлзада , явыз каенана булырсың ахыры син ,”- дип үзен сүкте .Яшьләр бер-берсен үзләре эзләп тапкан икән , үзләре килешерләр .Олы кеше алар арасына кысылмаса , яхшырак булыр . Ә килен , чынлап та , төшеп калганнардан түгел икән , бу гаиләгә ул бик зур үзгәрешләр кертте . Иң беренче , ул үзгәрешләр Рөстәмдә күренде , моңарчы , әнисе өчен өзелеп торган улы аны бөтенләй күрмәс булды.Эштән кайта да , кухняда яки зал якта эшләп йөрүче Гөлзадага игътибар да бирмичә , хатыны янына – йокы бүлмәсенә ашкына , тора бара Ләйләнең авылда өч яшьлек кечкенә кызчыгы да бар икәнлеге беленде. Аны да шәһәргә алып килделәр ,әмма ана кеше бу баланы бер дә карамады , тәрбияләмәде . Баланың гаебе юк дигән уй белән  , Гөлзада кызны ашатты, эчертте , киендерде ,кыскасы , әби белән кыз   бик дуслаштылар. Өйләнешүләренә ярты ел уздымы юкмы Рәсүлә ир бала тапты , моңа Рөстәм чиксез шат иде . Әмма ана булган кеше генә бала белән мәшәкатьләнеп ятарга теләмәде : башын мендәр белән каплап ятса ятты , ачлыктан үкергән , астын алыштырырга кирәк булган баласына игътибары шуның кадәр генә иде .

-Күңелең таштыр синең , нигә карамыйсың баланы ,аның шулкадәр елауларына ничекләр җаның түзә . Ана исеме хәрәм сиңа ,- дип килеп керде ул беркөнне килен бүлмәсенә . Ә Ләйлә , бернәрсә дә булмагандай , телевизор карап утыра , Гөлзада кереп дәшкәнне дә ишетмәде . Бары , каршысына килеп баскач кына , колакларына элгән нәни наушникларны тартып төшерде .

-Нәрсә кирәк сиңа ? Ник кердең ? – дип чәрелдәде ул карчыкка.

-Балаң елый , ишетәсеңме , нигә карамыйсың син аны ?

-Ә-ә ,җаның авыртамы ? Мә , кара , синең улыңның баласы бит,-дип, баланы коляскадан йолкып алды да Гөлзада кулына тотырды ул. -Юат , иркәлә , елатма! Мине генә борчымагыз , миңа гына тимәгез .

- Карармын , мин аның улымныкы булмаганын да карыйм инде , әнә кызың яныңа керергә дә курка , кычкырып куркытып бетергәнсең инде син аны .

  Шулай итеп елларны еллар алыштырды , балалар мәктәпкә укырга керделәр ,

Гөлзаданың тәрбиясе көчле булды : кыз да , малай да тәртипле , акыллы булып үстеләр .Әбиләре белән шатлык кайгыларын уртаклашалар , киңәшәләр дә.Ә Ләйләдән һаман читләшәләр , ул балаларга кычкырудан башка бүтәнне белми дә иде . Карчыкның җаны шуңа сызлана : улы Рөстәм бик бозылды , еш кына салып кайта , кайбер көннәрне подъезда ук йоклап кала , ә Ләйләнең моңа бер дә исе китми , ир кайтмый калса да эче пошмый . Гөлзада , балалар белән чыгып , Рөстәмне эзләп таба , өйгә алып кайта , юындыра , урын җәеп яткыра . Кышкы салкын көннәрнең берендә Рөстәмне таба алмадылар алар , икенче көнне дә күренмәде ул . “Кайда , кайларга гына китеп югалды .Исән-сау гына була күрсен ”,-дип өзгәләнде ана йөрәге . Өченче көнне иртә белән , бөтенесен сискәндереп ,  ишектә кыңгырау шалтырады . Балалар, йөгереп барып ,ишекне ачтылар , анда ике милиционер басып тора иде .Алар шәһәр читендә Рөстәмнең мәете табылганлыгын хәбәр иттеләр .

  Бу авыр хәлдән соң , Гөлзаданың сәламәтлеге бик нык какшады , бик озак авырып ятты . Гүзәл белән Айдар әбиләре яныннан китмәсәләр дә , Ләйлә карчыкның болай эшсез ятуына риза түгел иде . Ялкау , әрәм тамак кебек сүзләрне бик еш әйтә башлады , җитмәсә ,Рөстәмнең үлеменә бер ай да узмастан өйгә ирләр ташый башлады . Алар карчыктан , төрле сүзләр әйтеп көләләр иде.Гөлзада ишегалларында , йортлар арасында , урамнарда йөрергә өйрәнде , көннәр буе йөри ,өйгә бик соң гына кайта , ә анда Ләйлә аны :

-Ник кайттың , сиңа монда ни калган !?- дип каршылый .

Шулай көн дә йөри торгач , ул беркөнне шушы күпкатлы йорт астындагы подвалга килеп чыкты .Монда салкын көннәрне дә хәйран җылы , подвал аша җылы су трубасы уза , аннан пар чыгып утыра . Әмма  монда да хуҗа бар икән,

типсә тимер өзәрлек татар кешесе Дамир Гөлзада кебек өенә кайтасы килмәгән яки бөтенләй торыр урыны , барыр җире булмаган карт- карчыкларны кунарга кертә , әмма моның өчен аңа көн дә акча түләп торырга , аны ашатырга кирәк . Инде менә елга якын гомерен шушында үткәрә ул , көндезләрен кибет , базар тирәләрендә чуалып вакытын уздырса , кичен Дамир подвалына кайта. Һәркөн шулай уза .

   Ул көнне Гөлзада көндәгечә , базар тирәсен урап кайтырга булды . Ашамлык әйберләр сата торган рәтләр буенча узганда , ипи алырга дигән уй белән , кесә төбеннән акчасын барлый башлады , ипгә җитәрлеген санап алгач , аны сатучы кызга сузуы булды , артында торган бер карт аны кулыннан эләктереп алды .

-Гөлзада !-диде ул .-Синме соң бу Гөлзада ?!

Карчык курка калды , аңа инде күптән исеме белән дәшкән кеше юк иде . Ул борылып картның күзләренә карады .Бик тә таныш ,Гөлзада гомергә хәтерендә саклаган  җылылык  һәм  мәхәббәт бөркелеп торган күзләр иде бу. Зариф , Зариф бит бу ! Гөлзада белән никах укытып та кире алырга кайтмаган Зариф .

-Зариф ,-диде карчык ,ишетелер ишетелмәс кенә итеп .-Син дә бармы әле бу дөньяда .Ә син минем Гөлзада икәнлегемне кайдан таныйсың соң .

-Ерактан ук артыңнан күзәтеп киләм , таныш чалымнар бар , кем булыр бу дип уйлыйм . Күзем кулыңдагы мин никах көнне киерткән көмеш йөзеккә төшүгә барысын да бик тиз аңладым . Син бит бу , минем никахлы хатыным Гөлзада .

- Зариф , вәгъдәсез Зариф , син минем бөтен гомеремне харап иттең , хисләрем белән бик явыз шаярдың .

-Аңлыйм , син мине гомерең буена каргагансыңдыр , әмма мине дә аңларга тырыш , туебызга канатланып әзерләнеп йөргәндә мин әздән генә үлми калдым. Мин эшләгән шахта ишелеп , без , бөтен бригадабыз белән , аста калдык . Безне казып алганда инде күп иптәшләр үлгән булган .Миндә әзрәк яшәү билгеләре күренгәч , больницага озатканнар , анда бик озак комада яткач, инде әти-әниемнең өметләре бөтенләй өзелеп беткәч, аңыма килдем , әмма гәүдәмнең ярты ягы бөтенләй хәрәкәтсез иде .Яңадан йөрергә өйрәндем , әмма уң кул гомергә хәрәкәтсез калды . Кабат үз-үземә ышанып , юлга чыгар вакыт җиткәндә ,ике елга якын вакыт узган иде инде . Мин комада ятканда әти Гариф абый белән Сүрия апаларга “ Зарифны шахта басты”- дип телеграмма суккан , “Кайтып йөрмә улым , мин суккан хәбәргә дә җавап бирүче булмады , сине анда көтмиләрдер инде ”, -диде . Шуннан соң озак уйландым : авыру аяк , йөрмәс кул белән мин сылу Гөлзадага кирәкме , ул гашыйк булган егет мондый түгел иде бит !?

-Ә син безгә сулар һава кебек кирәк идең , Зариф .Гөлзадага гына түгел  , улың Рөстәм өчен дә кирәк идең син .

Әлеге сүзләрдән соң Зариф тетерәнеп китте . Улы булганлыгы , Гөлзаданың аны, кияүгә дә чыкмый , гомере буе көткәнлеге тетерәндерде аны .Алар ул көнне бик озак сөйләштеләр , һәркайсы үз тормышын , үткәнен искә төшерде . Аерылышыр вакыт җиткәч, Зариф Гөлзадага :

Инде мин сине беркая да җибәрмим , гомеребез ахырын гына булса да без бергә үтәргә тиеш , -диде .

-Ә хатының кертерме соң мине ? –дип елмайды карчык .

-Хатыным берәү генә минем , син минем никахлы хатыным –дип Зариф Гөлзаданы култыклап алды . Алар янәшә атладылар , әйтерсең бөтен тормыш юлын шулай бергә узганнар .

 

 

ЕРАКТАГЫ ЯКЫН БӘХЕТЕМ,

Айназ белэн Дания кечкенәдән үк бергә уйнап үстеләр,  мәктәптә дә бер класста, бер парта артында утырдылар , кичләрен  клубка да бергә йөрделәр , аларның дуслыгы бик көчле булды . Ә менә Айназның Данияне чын күңеленнән сөюен бер кеше дә белми  иде , хәтта ул моны кызның үзенә дә  сиздермәде. Белсә, кире кагар, башка аралашмас дип курыкты. Ә Дания Айназны абыйсын яраткан кебек яратты, хөрмәт итте , Айназ аңа гашыйк дип уйлап та карамады, башка егетләргә кызыгып йөрде , алар турындагы фикерләрен егет белән уртаклашты , ә чын бәхете янында гына йөргәнен күрмәде дә , аңламады да .

    Укуда беренчеләрдән булса да , Айназның тормышы бик үк яхшы түгел иде шул . Әнисе аны һәм энесе белән сеңелесен берүзе тәрбияләп үстерә , көн - төн колхоз кырыннан кайтып керә алганы юк аның . Өлкән бала буларак йорт тирәсендәге эшләр , эне – сеңелесен карау Айназ өстендә булды , ә бераз үсә төшкәч , әнисенә җиңелрәк булсын өчен , җәйге каникул вакытларында ул да колхозга көтү көтте  , ындыр табагында да  эшләде .

   Даниягә күз атып йөрүче егетләр күп иде . Шуларның берсе колхоз рәисенең улы - Дамир . Айназдан аермалы буларак  , бу егетнең бөтен теләгән әйберсе бар иде , шуның өстенә Дамир икейөзле , кыланчык, хәйләкәр булды .Дания белән Айназның дуслыгына бик ачуы килә иде аның, аларны аеру өчен төрле мәкерле планнар корса да , сабыр итәргә булды :

“Тукта , җае чыгар , һәрнәрсәнең үз вакыты була бит “ – дип уйлады ул .

      Мәктәп еллары узып та китте.  Дания бу минутларны бик зарыгып көтте, аның тизрәк шәһәргә китәсе , анда шаулап торган шәһәр тормышына чумасы  килде. Ә Айназ моны бик авыр кичерде, аның берничек тә Дания белән аерылышасы килмәде , ә үзе ул һичничек авылдан китә алмый . Соңгы араларда әнисе дә авыргалап тора ,  җитмәсә кечкенә энесе белән сеңелесе дә бар бит әле. Югары уку йортына кереп укырлык белеме булса да , аларны ташлап китә алмый шул ул . Алай да авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегенә документларын тапшырып , имтиханнар биреп кайтты ул. Йөрәге бер нәрсә өчен әрни иде егетнең : Дания үзен чын күңелдән сөюче бар икәнлеген белми китә бит , көн дә сөйгәнен күреп ияләнгән йөрәк ничек түзәр бу аерылышуга . Барысын да аңлатырга , хисләрен кызга җиткерергә дигән уй белән ул беркөнне клубтан кайтып баручы Дания артыннан иярде . Шунда , җир астыннан килеп чыккандай , Дамир аның каршысында пәйдә булды :

-Моннан ары якын барасы булма Даниягә . Ул мине ярата , без аңлаштык инде . Юкса, анаңны да , үзеңне дә колхоздан сөрдерәм  !- дип үкерде ул .

-Ай куркыттың ,Дамир , безнең кебекләрне колхоздан кугач , синең атаң кемнәр белән идарә итәр соң? Ярый , бармыйм Дания артыннан , алай сине сөйгәч, мәхәббәтегезгә киртә булырга теләмим . Даниягә мин бәхет кенә телим .  

 - Соң  уйлап кара инде, син Даниягә нәрсә бирә аласың соң? – дип йомшаргандай итте Дамир .

- Мәхәббәтемне бирә алам .

- Мәхәббәт ! Кемгә кирәк соң синең коры мәхәббәтең ? Хатын - кызга акча, байлык кирәк! Ә мәхәббәт була да бетә ул. Кара аны, мин сине кисәттем,- дип  Дания артыннан  китеп барды .

Бу сүзләр Айназны бик нык уйга салды , чынлап та , инде Дания Дамирны сайлаган икән , нигә тагын алар арасын бутап йөрергә .

   Еллар уза тора , алар белән бергә Айназның да яшьлек еллары артта кала бара. Айназ жәен колхозда көтү көтә, кышын атлар карый , ә сессия вакытлары җитүгә  ,Казанга барып ,укып кайта . Соңгы елда , озак кына авыртып ятканнан соң , әнисе рактан үлеп китте , балаларымны кеше итим дип ,һаман авыр хезмәт башкару үз эшен эшләде . Авыр иде Айназга , әмма бирешергә ярамый , туганнарын үстереп кеше итәсе бар бит әле аның .

    Дания авылга сирәк кайта,  хәзер ул чын шәһәр кызы , чибәр ,акыллы, зәвык белән киенгән, кулында КГУның журналистика факультетын бетергән дипломы бар . Әмма күңеле , үз-үзен тотышы барыбер Айназ сөйгән Даниянеке булып калган . Күршеләр генә бит , очрашкалап торалар алар, мәктәп елларын искә төшереп сөйләшергә Дания бигрәк тә ярата :

-Иң рәхәт чаклар булган икән ул , Дамир ,тагын бер кайтыр идем шул елларга Нәрсәмдер калганшикелле шунда, - дип авыр гына көрсенеп тә куя.

   Ә егеткә бу сөйләшүләрдән соң бигрәк тә авыр була , әйтерсең йөрәкнең төзәлеп килгән ярасыннан кабат ургылып  кан ага башлый . Дөрес , Айназ да инде хәзер югары белемле агроном : җир эшен яхшы белә . Әмма туган ягы кырларында мул иген үстерү насыйп түгел инде аңа , күптән бу колхозда  “тамыр җибәргән” рәис – Дамирның әтисе - Айназны аграномлыкка якын да җибәрмиячәк, эшләргә дә ирек бирмиячәк . Үзеннән яхшы эшләүчеләрне гомеренә сөймәде , бөтен максаты мескен колхозчыны изү , бушка эшләтү һәм үз кесәсен калынайту иде аның . Айназны , туры сүзле булуы өчен , болай да сөймәде .  

–Туйга барасың булыр әле , классташың Дания кияүгә чыга бит ,-диде беркөнне күрше әби Мәрфуга .

Айназ бу хәбәрне ишеткәч, нишләргә дә белмәде . Даниянең Дамирга чыгуын чамаласа да , үзе дә сизмәстән:

-Кемгә ?-дип сорады .

- Колхоз рәисе малае Дамирга инде , күптән йөриләр иде бит . Әйбәт җиргә эләгә инде , бар да әзер .

Туй гөрләп узды , мондый мул табынның авыл тирәсендә күренгәне булмагандыр әле . Район үзәгендәге ресторанда үткәрелде ул . Килгән кунаклар да юк-бар гына кешеләр түгел, бар да түрәләр , колхоз рәисенә тәлинкә тотучылар.

Ярата иде Дамир да Данияне , әмма аның сөюе әллә нинди куркыныч . Көнче, мактанчык булуы белән Даниянең үзәгенә үтте ул. Инде өйләнешкәч , үзен Даниягә чын хуҗа итеп сизде ул .Эшеннән дә чыгарды:

-  Синең өч тиенлек хезмәт хакыңның кирәге юк миңа , өйдә бул , йортны кара . Эштән кайтуыма хатын каршы йөгереп чыкмагач , нәрсәгә дип өйләндем соң мин ?

Эчеп ,исереп кайткан көннәре дә күп булды яшь ирнең ,андый көннәрне бигрәк тә усаллана иде ул :

-Рәхәт тормышта яшисең , минем байлыгым белән кеше булдың .Әнә Айназга барсаң ничек яшәр идең икән . Ул хәерченең утырып йөрергә сәпите дә юк.Мал,

акча таба беләмени ул .

-Нигә Айназны кыстырасың әле син , ничек булдыра - шулай яши .Бөтен кешенең дә әтисе колхоз рәисе булып бетә алмый . Үз хезмәте , үз көче белән көн күрә  ул .

Даниянең әллә нигә бер әниләренә барып килүе дә ошамады аңа :

-Айназны күрергә барасыңмы анда , әйт , кайда очрашасыз , икегезне дә бетерәм , -дип янады ул , хәтта кул да күтәргәли башлады . Боларга түзәр иде дә Дания , нахакка кыерсытылуларына җаны әрнеде аның . Дамирга булган сөю хисләре үзеннән –үзе юкка чыкты , гомумән , мондый кешене яратам дип уйлавына үзе дә бик аптырады . Бу “алтын читлектән ” күптән очып чыгарга талпынган күңеле ирек даулады . Үзе белән бер нәрсә дә алмыйча ,ул бу йорттан чыгып китте .

  Әлбәттә , бу хәлләрнең барысын да Айназ да ишетеп торды . Даниянең өйдән чыгып китүен  хупласа да , аның юкка чыгуына бик борчылды ул . Кая китте икән , кайларга барып терәк тапты икән ?! Дамир борчылгандырмы ,юкмы , билгесез . Ул соңгы араларда бөтенләй юлдан язды : исерек килеш авыл урамнарында машинасы белән каз-үрдәк , капка -койма бәрдереп йөрде. Җитмәсә , соңгы араларда колхозга тикшерү артыннан тикшерү килеп кенә торды , шулай итеп колхоз рәисенең кырын эшләре фаш ителде , бөтен булган байлыгын конфисковать иттеләр , бик зур штрафлар салдылар . Район җитәкчеләре яңа рәис куярга дип ясаган җыелышта , үзләре ияртеп килгән кешене тәкъдим иттеләр . Әмма моңарчы дәшми яшәгән авыл халкы бу юлы ду килеп каршы чыкты :

-Булды , җитте .Сез куйган бер  кандидатурадан көчкә котылдык инде без , монысын үзебез куябыз ! - диделәр алар.

-Ә кемне тәкъдим итәсез соң ? Кайсыгыз рәис булырга тели ?Югары белемле, җир эшен яхшы белгән кеше булса, без каршы килмибез.

-Бар бездә андый кеше , җирне чын күңеленнән ярата ул , андагы авыр хезмәтне үз җилкәсендә кечкенәдән татып үскән Айназыбыз бар безнең .Ә дипломы бар аның , инде күптән укып бетерде ул институтны .

 Бертавыштан Айназны колхоз рәисе итеп сайлап куйдылар , эше бик җиңел түгел , әмма халык белән берләшеп  ,бик күп авырлыкларны җиңеп чыкканга да елдан артык вакыт үтте инде .Халык аны бик ярата, хөрмәт итә. Үз эшен белеп, намус белән башкара, эшләгәнне күрә һәм бәяли белә торган яхшы хуҗа булып чыкты ул . Авыл бик нык үзгәрде , урамнар , чишмәләр , зиратлар  каралды , колхоз ярдәме белән яңа йортлар калкып чыкты . Яшьләр авылда калу ягын карый башлады , яңа гаиләләр төзелде , сабыйлар туды. Айназ үзе генә һаман гаиләсез , ялгыз иде. Эш , бары яраткан эше генә аңа онытылырга ярдәм итте .

   Бүген  Айназ җитәкләгән зур колхозда авыл хуҗалыгы семинары үткәреләчәк. Районнан , хәтта Казанның үзеннән үк  алар тәҗрибәсе белән танышырга күп кунаклар  киләчәк , журналистлар да көтелә. Авыл зур кунакларны каршы алырга әзер , тыз –быз машиналар килеп туктый , алардан халык коела .

   Шул машиналарның берсеннән Дания дә төшеп , халык арасына кереп югалды . Моның кадәр кеше арасында аны танучы да , аңа игътибар бирүче дә булмады .Читтән генә туган авылын , авылдашларын , Айназны күзәтеп йөрү бик кызык иде аңа . Ә Айназ бик үзгәргән : олыгаеп киткән , әйткән сүзләре , фикерләре төпле һәм ышанычлы .Зур –зур түрәләр бер-берсенә егетнең булганлыгын , киләчәге өметле икәнлеген сөйлиләр . Юк , юк үзгәрмәгән ул Айназ ,ул һаман шундый булды бит . Бары Дания генә күрә , аңлый белмәгән моны . Менә кемне эзләгән аның йөрәге . Якында гына йөргән бәхетен ул ераклардан эзләп йөргән түгелме соң !? Шашып –шашып типте аның йөрәге, ничекләр хисләрен егеткә җиткерсен икән ул ? Көн ахырына Данияне мөхәррире эзләп тапты :

-Кая юкка чыктың соң син , я рәистән интервью алуга ирештеңме ?

-Кая инде , якын бара торган түгел бит аның янына , һич кеше өзелми .

-Нишлибез ?

-Мин бүген авылда  калам , иртәгә әзер материал белән килеп җитәрмен .

-Ярый , ләкин шуны онытма , материалың иртәгәге санның беренче битендә булырга тиеш . Әйдә , мин сине аның белән таныштырып калдырыйм .

  Дания мөхәррир артыннан иярде .

-Айназ Гомәрович , бу яшь хәбәрчебез Дания ...

-Дания ! Югалган кошчыгым минем , син ,син бит бу. Мин сине кайлардан гына эзләмәдем , ә хәзер үзең килеп каршымда  басып торасың . Инде әйтми калмыйм. Мин яратам сине , өзелеп –өзелеп яратам .

Ул, көчле куллары белән ,Данияне күкерәгенә кысты :

-Моннан соң бер җиргә җибәрмим . Минем яннан бер кая да китмисең .

-Мин риза , -дип пышылдады кызның иреннәре .

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе язган тәкъдимнамәсе-представление на участие в конкурсе

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе язган тәкъдимнамәсе-представление на участие в конкурсе...