Ә.Еники әсәрләрен мәктәптә өйрәнү
методическая разработка по теме
Бу чыгышымда рус мәктәбендә өйрәнелә торган әсәрләрнең кайбер үзенчәлекләренә тукталдым.
Ә.Еники- оста психолог , тәфсилле яза, символик мәгънәгә ия образлар куллана.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
eniki.doc | 34 КБ |
Предварительный просмотр:
Гыйләҗева Ф.Х.
Лениногорск шәһәре, 2 нче мәктәп
Ә.Еники әсәрләрен мәктәптә өйрәнү
Ә.Еники - татар әдәбиятын күптөрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Ул “Иҗат минем өчен башка ук шәхси эш, өзлексез уйлану белән бәйләнгән күңел һәм намус эше иде. Мин бары үзем белгәнне, үзем ышанганны гына язарга тиеш дип уйлый идем” дип язып калдырган. Аны әзер темалар, тапталган сукмаклар кызыксындырмый.
Ә.Еники үз заманы героеның катлаулы тормышын, каршылыклы характерын күрсәтә. Образлар тирән эчке бер кичереш, уйлану, сиземләү кебек психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ә.Еники үзенең язу стиле белән аерылып торган. Аның иҗатын музыкага тиңлиләр. Әсәрләренең моңы, матур бер музыка кебек, укыганнан соң күп вакытлар яңгырап тора, күңелгә йогып кала.
Автор язмышы ил күләмендәге тарихи ваыкйгалардан аерылгысыз. Бөек Ватан сугышы елларында яшәү белән үлем, олы җанлылык белән кешелексезлек, гаделлек белән намуссызлык, бөеклек белән түбәнлек төшенчәләрен ил , җәмгыять төшенчәләре белән үлчәргә өйрәнә. Бу елларда ул үзенең “Бала”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”, “Ялгыз каз”, “Мәк чәчәге” әсәрләрен иҗат итә. Атап үтелгән әсәрләр укыту программаларына кертелгән. Ә.Еники хикәяләрендә сугыш картинасы үзе түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирлана, героеның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш чолганышында күрсәтә. Бу бигрәк тә атап кителгән әсәрләрендә ачык чагыла. “Бала” хикәясендә солдат Зарифның урман эчендә адашып калган кызга әнисен табуда ярдәм итүе сурәтләнә.Гадәти булып тоелган бу сюжет кешедәге гүзәл сыйфатларны ачуга ярдәм итә: балаларга мәхәббәт, кеше кайгысына битараф булмау, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итү.
“Ана һәм кыз” белән “Бер генә сәгатькә” хикәяләре якыннарын югалту ачысы һәм аерылышу фаҗигасе, сагышы ягыннан аваздашлар. Хикәяләрдә геройлар күңелендә капма-каршы хисләрнең бәрелеше чагылыш тапкан. “Бер генә сәгатькә” хикәясенең сюжеты шундый итеп корылган ки, катнашучылар бер генә минутны да сарыф итмиләр.Вакыйга санаулы минутлар арасында барса да, автор укучысын геройларының асыл сыйфатлары белән таныштырып чыгарга өлгерә: ата-анасын хөрмәт итүче, туган җирен, якыннарын өзелеп яратучы Гомәр, кешеләрнең кайгы-шатлыкларын уртаклашучы Камилә, сугыш афәтен зурлар белән бергә күтәрүче, киләчәк көннең матурлыгына, кешеләрнең мәрхәмәтлегенә ышанучы Зәйнәп. Шушы чор әсәрләрендә зур урын алган ана образында эчке кичерешләр тышкы яктан югалып калу белән аңлатыла. “Ана һәм кыз” хикәясенең геройлары ике юнәлештә ачыла. Кеше образларын сагыну, көтү, күрешү теләгенә нигезләнеп ачу хикәянең нигезенә салынган. әлеге теләк әсәрнең идея-эмоциональ бөтенлегн, асылын билгели.
Сугыштан соңгы иҗатына югалтуларның кайтавазын чагылдыручы проблема булып ялгызлык килеп керә. Әлеге проблема “Кем җырлады?” хикәясендә чагылыш таба. (Әсәр рус мәктәбенең 7 сыйныфы татар төркемендә үтелә)Үлем белән тартышып яткан егетнең татарча көй, туган як моңын, Таһирә җырын ишетү әллә кайларга еракларга, тыныч вакытларга алып китә.
Авторның нинди генә әсәренә тукталсак та, геройлары төрле ситуацияләрдә әхлакый яктан ачылалар.Ләкин гомумкешелек дөньясына хас әхлак нормалары Ә.Еникинең геройларын бәяләүче критерийлар булып калалар. Рус мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркемендә өйрәнелүче ”Матурлык” хикәясендә ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратулары, үзара аңлашу, кадерләү матурлык итеп бирелә.Рухи күркәмлек тышкы кыяфәткә контраст итеп куела. Әсәрдәге эчке гүзәллек, ягымлылык,олы җанлылык янында тышкы ямьсезлек эреп юкка чыга, күңелдә матурлыкка соклану тойгысы уяна. Бәдретдиннең әнисенә, иптәшләренә яхшы мөгаләмәсе - әти-әнисенең яхшы тәрбия үрнәге.
Ә.Еники тудырган образлар системасында өлкән буын вәкилләрен сурәтләү дә зур урын алып тора. Автор, әлбәттә, аларга зур идея-эстетик бурычлар йөкли. Алар яшь буын өчен һәр яктан үрнәк булырга, үткән тормыштагы уңай тәҗрибәне, рухи байлыкны югалтмыйча, алга таба дәвам иттерелүен кайгыртып яшәргә тиешләр. Туган җирдән, аның традицияләреннән аерылуны ул әхлаксызлыкны күрсәтә торган күренешләр дип бәяли. Мәсәлән, Акъәбинең гаилә бөтенлеге турындагы хыяллары, милли тәрбия бирү теләге(“Әйтелмәгән васыять”), Клараның бабасы сагынып сөйләгән Питрәчнең көлсу туфраклы гүзәл яклары (“Туган туфрак”) фонында яшь һәм урта буыннарның кайбер вәкилләре төссезләнеп кала. Акъәби, укымышлы балаларның анасы буларак, аларның халык тормышында булган гадәтләргә мәхәббәт-хөрмәт саклавын тели, милләтне милләт иткән – туган телне белмәүләрен авыр кичерә. Әсәргә кертелгән ярдәмче образлар – Миңлебай карт, Гарифә, Сәетгали, шагыйрь - әбинең теләктәшләре, аның уйларын хуплаучы, сайлаган юлының хаклыгына ышанучы, халыкчан традицияләрнең үсеш алачагына инанучы образлар итеп биреләләр. Әдип бу хикәясендә ике идея-эстетик фикер уздыра: 1)автор җир 1әм туган як белән аерылгысыз бәйләнешне күрә; 2) үз халкының уңай традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт, хезмәт сөючәнлек, рухи ныклык, әхлакый матурлык сыйфатларын гәүдәләндерә. Туган як, туган туфрак темасына ул “Туган туфрак” хикәясендә дә әйләнеп кайта. Туганнарның, авылдашларның бер-берсенә якынлыгын, мәхәббәтен,кешене кеше итә торган, аңа бәхет биргән иң изге, иң тотрыклы хис дип билгели. Ә гомумиләштереп әйтсәк, әхлак туган туфрак хисен саклап калудан гыйбарәт. Милләт үзенең рухи нигезен югалтып таркала. Аны ничек сакларга? Ә.Еники әсәрләрендә шушы сорауга җавап эзләгән. Әлеге сорау белән кешеләрдә борчу уятмакчы булган. Бу мәсьәләне ул хакта авыз да ачарга ярамаган заманнарда күтәрә, берьялгызы шул көчле хакыйкатькә каршы чыгарга курыкмый. Үз хакыйкатен хикәяләре, повестьлары, романнары аша үз укучысына җиткерә. “Җиз кыңгырау” хикәясе дә укучыны уйландырырга мәҗбүр итә.Әсәрнең әһәмияте татар туеның ритуалын, этнографик күренешләрен, элекке туй йолаларын яңартып таныштыруда гына түгел. Ул иң саф, иң чиста, иң изге кешелек сыйфатлары рухында тәрбияли. Шуңа күрә без укучыларны үтә дә тыйнак, үтә дә гадел таләпләр белән яшәүче геройлар белән таныштырабыз. Мәктәп программасындн күзәтү дәресләрендә өйрәнелүче әсәрләрендә дә халыкның рухи җәүһәрләренә, хезмәт, көнкүреш белән туган йолаларына, туган җиргә мәхәббәт идеяләре, күңел юмартлыгы, кешелеклелек, буыннар эстафетасы мораль-этик кыйммәтләр өлкәсеннән алып күрсәтелә.
Чыгышымны Мансур Вәлиев сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
“Әмирхан агабызның тылсымлы күңеле гап-гади татар сүзлзре белән бөтен дөнья әдәбиятының иң югары сәнгать әсәсрләре янәшәсендә тора алырдай бөек проза әсәрләре иҗат итте.”
Минем нык инануымча, ул - үз әсәрләренең рухи-фәлсәфи һәм сәнгати көче белән, аларның һәммә яктан камиллеге белән үткән XX гасыр прозаиклары арасында аеруча зур биекләр яулаганы. Татар әдәбиятында үткән гасырның иң көчле, иң талантлы прозаигы кем дип сорасалар, мин, мәсәлән, Ә.Еники дип җавап бирәчәкмен!”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ә. Еники. "Кем җырлады?"
Ә. Еникинең " Кем җырлады?" әсәренә йомгаклау дәресе....
Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре
Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...
Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог
Перо А.Еники удивительно тонко и чутко чувствовало и понимало красотучеловеческой души и изображало ее с совершенством непос...
Әмирхан Еники
Әмирхан Еники хикәяләре хакында...
Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбтяләү.
"Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү" темасына чыгыш....
Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы (Ә.Еники “Матурлык” )
Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы(Ә.Еники “Матурлык” ) Максат: 1. Укучыларны әсәрнең эчтәлеге буенча дөрес фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ...
Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе
Бу дәрестә Акъәбинең үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә. Буыннан -буынга бирелә торган изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...