Ә. Еники "Матурлык" хикәясе
материал (8 класс) по теме
8 класста татар әдәбиятыннан Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен укыганнан соң,"Матурлык" хикәясен дә укыдым. Бу әсәрләр икесе дә бүгенге тормышта яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә бик актуаль булып торалар. Чагыштырып анализлаганда укучыларда бик күп фикерләр туа, уйландырырлык хисләр уяна.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres.docx | 19.59 КБ |
Предварительный просмотр:
8 нче класста татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе.
Тема: Әмирхан Еники “МАТУРЛЫК” хикәясе.
Максат: укучыларның мөстәкыйль укыган әсәрне
аңлау дәрәҗәләрен тикшерү, сөйләм үс-
терү; әдәби әсәргә бәя бирергә өйрәтү;
әниләргә карата мәрхәмәтлелек хислә-
ре тәрбияләү
Җиһазлау: Ә. Еникинең портреты,әсәрләреннән
күргәзмә, “Матурлык” хикәясе, альбом-
нар, укучыларның язма эше, Ә.Еникинең
иҗаты буенча эшләнгән презентация.
Метод: иҗади уку.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
- Оештыру
- Актуальләштерү.
- Яңа материалны аңлату.
- Укучылар, мин бүгенге дәреснең эпиграфы
итеп татр халкының шагыйре Һади Такташ сүзләрен аласым килде:
“Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – ана булуда!”
Әйе, бүгенге класстан тыш уку дәресе безнең
әниләргә, дөньядагы иң газиз, иң кадерле вә
хөрмәтле, олы җанлы Аналар турында сөйләүгә
багышлана.
Сезгә класстан тыш уку дәресенә Ә. Еникинең
“Матурлык” хикәясен укырга һәм фикер алышырга
әзерләнеп килергә иде.
(1 укучы кыскача эчтәлекне сөйли)
Хикәяне анализлаганчы аз гына үткән дәресләргә кайтыйк әле.Без сезнең белән Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясен укыган идек. Менә шунда Акъәби образы бирелгән иде.Бу изге җан иясе, заманында Аксылу,Аккилен,Акбикә дигән матур исемнәр белән атап йөртелгән,хәзер инде картая-картая Акъәби дип яратып хөрмәтләп атауга күчкән.Ул да бит-ана.Ничә баласын,нарасыен шушы нигездә үстергән,шушы нигездән очырган.Әйдәгез,Акъәби образына характеристика биреп карыйк әле.Әсәрдә язучы бик мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Мөхәммәд Мәһдиев язганча:«Акъәби ул,авырту әби түгел.Безнең җәмгыятебез бүген авыру».Дөрестән дә тирә-ягыбызга күз салсак,бүген башкорт халкында гына түгел, татар халкы да милләт буларак берничә ел элек сүнә,үлә башлаган иде.Хәзер инде акрынлап уяну сизелә,ләкин бу уяну сүнәргә дә мөмкин әле.Татар халкы да үзенең матур, күркәм гореф-гадәтләрен онытты,югалтты.Шуның аркасында бүген ата-анасын оныткан мәхлукъ җаннар белән дөнья тулы.Ата,Ана,әби,бабай, мәрхәмәтлелек, изге бурыч кебек төшенчәләрнең бүген күбебез тирәнтен мәгънәсен аңламыйбыз. Менә сезнең арада да әбиле-бабайлы укучылар бар,әбиле булу минемчә,зур бәхет.Кайтып керешкә өеңдә:«Исәнме балам, юлларың, эшләрең уң булдымы?»-дип үзенең кайгыртучанлыгы, сиңа яхшы теләкләр теләве белән ул хөрмәткә ия. Әйдәгез,әбиләрегез турында кыскача гына сөйләшеп алыйк әле.
(Әбиләре турында язган сочинениеләр. 1-2 бала укый).
Сочинениенең темасы:«Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул»
«Матурлык» хикәясе турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.Хикәянең эчтәлеге белән танышып киттек. Укучылар,менә әсәрдә күренгәнчә шәкертнең әнисе нинди?Ул бик ямьсез, йөзләре, битләре шадра,куллары эшли-эшли ярылып,тупасланып беткән,өс-башы да җыйнаксыз,сәләмә. Ләкин бу тышкы кыяфәте.Юк,ул ямьсез түгел, ди автор,ул беркайчан да ямьсез була алмый,чөнки ул бу дөньяда-ана булып яши. Баласының кайгы-шатлыклары белән уртаклашып, шатланып та кайгырып та,борчылып та яшәүче изге җан иясе. Баласын ул күп авырлыклар белән үстергәндер. Шәкерт Бәдретдин өчен дөньяда иң кадерле кеше ул.Татар халык мәкалендә дә бар бит:«Анаң хәерче булса да аңардан китмә».Бәдретдин дә әнисе өчен дип скрипкәсендә аның яраткан көен уйный,әнисе өчен иптәшләре алдында уңайсызланмый, ә аның чалыш,акайган йөзенә карап,горурланып,яратып скрипкәсендә уйный, ана белән бала арасында тирән мәхәббәт ятканын шунда ук сизәсең.
Хикәянең исеменә килсәк,«Матурлык»,юк,бу һич тышкы матурлык түгел,бу хатын-кызның ана бу-ларак матурлыгы,күркәмлеге.Шулай бит,укучылар. Язучы хикәягә шундый тирән мәгънәгә ия булган исем куеп,тагын да отышлырак иткән. Димәк,Ана-шәфкать диңгезе дибез.Менә сез,үзегез әниләрегезгә карата нинди мөнәсәбәттә, карашта,шул турыда сөйләшеп алыйк әле.
(1-2 укучы үз әниләре турында сөйлиләр).
Татар халкы борын-борыннан ата-ананы хөрмәт итү турында мәкальләр чыгарган. (Экранда мәкальләр язылган)
«Ана дигән хәзинә»,«Ана яхшылыгын авырсаң белерсең» «Анасына өргән эт-бүре авызына да төшәр», «Ана балага авызыннан өзеп каптырыр».
Ярый,укучылар,менә ике хикәядә дә бер сүз- ана турында, ягъни Акъәби һәм Бәдретдиннең әнисе турында бара дидек.Акъәбинең балалары инде үзләре ата-ана булганнар,ләкин ана өчен алар барыбер газиз, кадерле. «Алтмышка җитсен бала, Ана өчен һаман да бала»-дип халык юкка гына әйтмәгәндер.Дөньяда,гомумән, аналар балалар өчен яшиләр. Аларны хөрмәт итәргә,яратырга, ямьсез сүзләр әйтеп хәтерен калдырмаска кирәк.
4.Йомгаклау.
Укучылар, дәресне йомгаклап сезгә түбәндәге мәкаль һәм шигырь юлларын укып китим әле.
«Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,тыңламаган- әрәм булган»,«Ата-анасын хурлаган-үзен хурлаган булыр»,«Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: берсе-ата, берсе-ана,берсе-карендәш»һ.б.
Көеңне ятлыйм-кабатлыйм
Синең сүз белән,ӘНИ,
Син - Кояш.Синсез-таң атмый!-
Мин шуны беләм,ӘНИ.
Ә.Еники иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелә. Слайдларга әсәрләреннән өзекләр язылган, кайсы әсәреннән булуын әйтәләр.
5.Өй эше.
Хикәянең эчтәлеген класстан тыш уку дәфтәренә язарга.