Кәҗә белән Сарык әкияте
план-конспект урока (6 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Кәҗә белән Сарык әкияте.
(әкиятләрдән ассорти, композиция)
Катнашалар: Автор
Бабай
Әби
Кәҗә
Сарык
Күбәләк
Шүрәле
( Г. Тукай әкиятләрен сәхнәләштереп уйнау өчен бер вариант)
Автор :
Борын заман бер ир белән хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган .
Асраганнар бер Кәҗә белән Сарык ,
Болар булган берсеннән – берсе арык.
Әйтә беркөн ире: “ Кара монда , хатын!
(“Егет илә кыз” әсәреннән өзек)
Бабай : Сөям , чүмеч кебек борыныңны җаным,
Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалым.
Җанашым , аһ, иләк авызыңны үпсәм!
Ни кайгы, инде мин шул чакта үлсәм!
Әби :...Мәхәбәтсез! Лыгырдый шунда җукны
Үзеңдә бер дә килмәгән җир җукмы?
Бабай :... Ачуланма, Гайниҗамалым,
Сине бер дә кимсетеп әйтмим лә ,җаным.
(Сарык белән Кәҗә әкияте)
Үзең беләсең бит печән хакын,
Китсен бездән чыгып, кәҗә белән сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык !
Автор :
Хатын күнде инде.
Әби :
Ирем , ярар , ярар ,
Бу икене кумаклыкта карар.
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән ,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?
Автор :
Нишли инде мискин Кәҗә белән Сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп ,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып .
Бара болар. Бара . Бара , һаман бара, бара.
Ниһаять ,карны ачкач, Сарык бер бакчага керде.
( “Төлке һәм йөзем җимеше”шигыреннән өзек.)
Ул анда өлгереп җиткән йөзем җимешләрен күрде.
Йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый ,
Күрә күз , җитмидер буй , - ул тәмам хәлдән төшеп арый.
Озак михнәтләнеп , калгач йөземнәрне алалмыйча,
Алалмау хурлыгын үз өстенә йөкләп калалмыйча,
Әйтә Сарык:
Сарык:
Йөземнәре чи , әле өлгермәгәннәр, пешмәгәннәр,- ди,-
Бозасың ашказаныңны , килешми эчкә анлар , -ди.
( Кәҗә белән Сарык әкияте)
Автор:
Бара болар. Тукталмастан һаман бара.
Күрә болар каршысында бер күбәләк.
(“Бала белән күбәләктән” өзек)
Кәҗә:
Әйт әле , Күбәләк
Сөйләшик бергәләп .
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Сарык:
Ничек көн күрмешең
Табаламсың ризык
Сөйләп бирче тезеп.
Күбәләк :
Мин торам урманда
Кырларда , болында.
Уйныймын , очамын
Якты көн туганда.
Тик гомерем бик кыска
Бары бер көн генә.
Бул яхшы рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
Автор:
Бара болар. Тукталмастан һаман бара.
Күрә болар:ерак түгел бер ут яна.
Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:
Сарык :
Әйдә ,Кәҗә, куныйк бүген шунда барып .
Ут янына бүреләр дә килалмаслар
Безнең анда кунганлыкны беләлмаслар.
Автор :
Сарыкның бу кушканына Кәҗә күнде :
Кәҗә :
“Әйдә , иптәш , ярар, барсак барыйк инде “
Автор :
Кәҗә белән Сарык ут янына якын барса,
Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә:
Кәҗә:
Нәрсә бу? Качкынмы , җенме? Йә өрәкме? Нәрсә бу?
Кот очарлык , бик килешсез , әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп –кәкре –бөгелгәндер тәмам карамак кеби,
Ялтырый , ялт- йолт итәдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар , күрсәң әгәр,төнлә түгел, көндезләрен.
Сарык:
Яп- ялангач, нәп –нәзек , ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары- бик төз-төзен,
Тик килешсез ,-һәрберсе дә ярты аршыннан озын.
Автор :
Бик озак торгач карашып, күзне –күзгә нык терәп ;
Эндәшә Кәҗә :
Кәҗә :
Микикики, микикикиии,
Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле:
Бер дә шикләнмә син, мин карак угры түгел .
Гадәтем , ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,
Мин әле сине күргәч, шатлыгымнан үкерәм!!!!!
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,
Булгалыйдыр , көлдереп, адәм үтергән чакларым.
Кил әле , син дә бераз бармакларыңны селкет, и!
Килче! Икәү уйныйк бераз кети-кети!
Автор :
Сарык шунда капчыктагы башны ала,-
Шулчак Шүрәле куркып кала;
Кәҗә әйтә:
Кәҗә :
Микикики! Микикики!
Капчыктагы Шүрәле башы бит уники!
Ах ,уңмаган , җүләр Сарык , надан Сарык,
Моннан зуррак Шүрәле башын китер алып!
Автор :
Сарык та аңлап ала бу алдашны,
Капчыктан ул алып килә шул ук башны.
Хәзер инде Шүрәле дә безнең Кәҗәгә ялына ,
Тәүбә итә эшләреннән , изгелеккә салына.
Шүрәле :
Син бераз кызган мине , коткарчы,
Моннан ары үзеңә ,углыңа , нәселеңә тимәм.
Башкалардан да тидермәм,ул минем дустым диеп.
Урманда йөрергә мин аңа үзем куштым диеп!
Автор :
Ә Сарык моның сүзләрен колагына элми дә.
Шүрәле :
И , Сарык, һич юк икәндер,мәрхәмәт хисең синең,
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез, кем син , исемең кем синең?
Сарык :
Әйтсәм , әйтим, син белеп кал, чын атым –Былтыр минем ,
Бу Сарык абзаң булыр бу, бик белеп тор син энем!
Автор :
Утыралар аяк бөкләп утка каршы,
Болар инде тәмләп кенә бутка ашый.
Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына
Кәҗә , Сарык бу төннәрен шунда куна.
Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук,-
Тагын болар урман буйлап сәфәр китте.
Нәрсә языйм? Хикәям дә шунда бетте.
И , сабый!
Син әле үс һәм укы күп , шунда аңларсың барын ;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.
1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...
Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау
Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"...
"Шалкан" әкияте
"Шалкан "әкияте.Рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү....
Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте
Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов(текстовый файл) 1. Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алм...
Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.
Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....
Татар халык әкияте "Кәҗә белән Сарык" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен
татар халык әкияте "Кәҗә белән Сарык"...
Дәрес планы Г.Тукай "Кәҗә белән сарык"
1) Г.Тукай әсәрләрен искә төшерү һәм танып белү;2)укучыларны “Кәҗә белән Сарык” әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру;3) әкиятне укып анализлау, мәгънәви кисәкләргә бүлү;4)тормышта авыр...