Ватаным-Татарстан.
методическая разработка (6 класс) по теме
Милли төбәк компонентларына нигезләнеп үткәрелгән кичә үрнәге.Туган төбәккә, туган Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүне,
халык уеннарын, халык авыз иҗатын искә төшерүне үз эченә ала.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vatanym-tatarstan.rar | 11.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе
Ватаным - Татарстан
Милли төбәк материалларына нигезләп рус группасы өчен эшләнгән эшкәртмә
I категорияле
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Васильева Раушания Әһлулла кызы
2012
Максат: Туган төбәккә, туган Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
Халык уеннарын, халык авыз иҗаты искә төшерү, аңа ихтирам хисе тәрбияләү;
Эзлекле сөйләм культурасын үстерү.
Җиһаз: Татарстан картасы,иҗади эшләр , табигать күренешләре белән рәсемнәр.
Мероприятиенең барышы:
1. Исәнмесез, кадерле дуслар! Хәерле көн! Бүген без сезнең белән «Ватаным Татарстан» дигән фестиваль –ял кичәсенә җыйналдык. Бу фестивальдә сез ялда итәрсез, шул ук вакытта узегезнең белемнәрегезне дә сынарсыз , көч сынашырсыз . Минем фестивальне якташыбыз Әхмәт Гаделнең «Мамадыш» дигән шигере белән башлыйсы килә:
Бу якларда таулар!
Киткәннәргә
Гуя алар һәйкәл бу җирдә.
Кайсы милләт төсен алсагыз да,
Булсагыз да кайсы як,илдә
Онытмагыз таныш туфрак барын,
Онытмагыз гүзәл телнең барын-
Җанга җылы туган җирнең барын
Иксез-чиксез сәйярә-җирдә.
Бу шигырен Әхмәт Гадел туган җиргә, Ватанга багышлый,туган телебезне яратырга чакыра.Безнең туган җиребез-Мамадыш.
-Мамадыш кайда урнашкан?
-Нократ буенда.
-Нократ нәрсә ул?
-Елга.
Елгада балалар нишли?
-Су коена,кызына.
-Нократ елгасында сез нәрсә тотасыз?
-Балык тотабыз.
- Ягез,балалар,татар теле дәресендә өйрәнгән санамышларны(считалки) искә төшерик әле.
А)Каенда-карга,
Имәндә –чыпчык,
Җирдә –елан,
Һавада –кош ,
Бар син оч!
Б)Әлеш ,мәлеш,
Мичтә бәлеш
Казанда ит,
Аша да кит .
В)Әлчи,бәлчи,
Әпи күлмәк үлчи.
Үлчи торгач, җитмәде,
Кисә торгач бетмәде.
Чәүкә,чыпчык,
Син кал,бу чык.
- Викторина-сораулар
- Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?(Казан)
- Татарстанда нинди милләтләр яши?(Татарлар,руслар,чуашлар,марилар,удмуртлар һәм башкалар.)
- Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?(канатлы барс)
- Татарстанның Республикасының гимнын кайсы композитор язган?(Рөстәм Яхин)
- Татарстан аркылы нинди елгалар ага?(Идел,Чулман,Нократ,Агыйдел,Ык,Казанка,Зөя ,Мишә)
- Татарстан урманнарында нинди агачлар үсә?(Усак,нарат,чыршы,каен,юкә,шомырт,миләш,имән,һәм башкалар)
- Татарстанның иң озын елгасы кайсы?(Ык.)
- Казан шәһәре кайсы елга буенда урнашкан?(Идел)
- Кайсы агачның суын эчәләр?(Каен)
- Татарстанда нинди җәнлекләр яши?(Тиен,бүре,аю,бурсык,куян,керпе һәм башкалар)
- Татарстанда нинди кошлар яши?(сыерчык,карга,сандугач,карлыгач,чәүкә,чыпчык,күгәрчен,күке,карабүрек,тукран һәм башкалар).
- Татарстанда нинди дару үләннәре үсә?(Бака яфрагы-подорожник,үги ана яфрагы-мать-и-мачеха,бөтнек-мята,мәтрүшкә-душица,гөлҗимеш,шомырт,кузгалак һәм башкалар).
- Урманда нинди җиләкләр үсә?(җир җиләге,каен җиләге,кура җиләге,кызыл бөрлегән).
- Я,әйдәгез,безнең белән «Балачак иленә сәяхәткә-Уеннар бәйрәменә».Я,әйтегез әле,нинди уен уйныйк икән?
-Кәрия-Зәкәрия-5Акласс.
«Җиләк җыю»-5Бкласс.
- Табышмаклар әйтеп алыйк әле-зирәклектә,тапкырлыкта көч сынашып карыйк.
Җәнлекләр турында табышмаклар.
1)Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
2)Кош түгел оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата
Сызгырса урманны яңгырата . (Тиен)
3)Нечкә билле,
Көлтә койрыклы . (Төлке)
4) Энәсе күп- йөзләп меңләп!
Берни тегә алмый юньләп . (Керпе)
5) Ул өстенә җәй дә,кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнкәсе
Йомшагым диеп сөя . (Керпе)
6)Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли . (Бүре)
5.Бию,җырлы-биюле уеннар безнең татар халкында бик мактаулы.Татар халык биюе.
6.Мероприятиебезне Р.Рәкыйпов шигыре,Р.Андреев музыкасына язган “Мин яратам сине,Татарстан “ җыры белән төгәллибез.
Мин яратам сине ,Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп,яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Мин яратам сине ,Татарстан ,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.
Мин яратам Әлмәт,Яр Чаллыны,
Киң күңелле Казан каласын.
Илем бакчасында ,Татарстан,
Ал канәфер булып янасың.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Минем Ватаным- Татарстан.
Туган илгә багышланган сыйныф сәгате....
Ватаным Татарстан
6 -7 нче сыйныф укучылары белән үткәргән кичәгә өстәмә материал...
Мәхәлләбездә Ислам дине."Ватаным Татарстан"газетасында бастырылган мәкалә.
Мәхәлләбездә Ислам дине. Әлеге мәкаләдә авылдагы ислам диненең торышы яктыртыла....