9 класска эш программасы( Р,Р,Нигматуллина)
рабочая программа (9 класс) по теме
Р,Р,Нигматуллина дәреслеге буенча эш программасы (рус төркеменә)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
9klass_po_nigmatullinoy_12.doc | 273 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- 6 статья – белем алу теле (телләре)
- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары
-10 статья –уку-укыту программалары
- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
4. ”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011 ел.
5. Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 9 нчы сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел.
Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.
Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.
Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.
Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:
1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.
6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Рус мәктәпләрендә укучы балаларының рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.
Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.
Татар теленнән эш программасы белем бирү учреждениесенең фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, гамәлдәге базис план буенча атнага 4 сәгать исәбеннән төзелә.
Бүгенге көн шартларында татар телен дәүләт теле буларак саклап калуга куркыныч янаган бер вакытта, татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.
Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Татар телен чит тел буларак укытуда һәм өйрәтүнең сыйфатында яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Аларның асылы- укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү.
Эшчәнлекнең төп максаты- укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Сынап карау барышында түбәндәгеләргә ирешү максат итеп куела:Тормышта таныш хәлләрдә аралаша белү; Таныш күренешләр хакында табигый сөйләмне ишетеп аңлау; Икетелле сүзләрдән дөрес файдалана белү.
9нчы сыйныфтан соң укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча мәҗбүри имтихан бирәләр. имтиханда укучыларның тел системасы буенча үзләштерелгән белемнәре һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләре, гомумән, татар телендә сөйләм культурасына ия булулары, аралаша алу осталыгы тикшерелә.
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Укуны бәяләү нормасы – 9 сыйныфта 90-95 сүз.
Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда “5”ле куела.
Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда “4”ле куела
Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела
Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Сүзлек диктанты –25-28 сүз
Сүзлек диктантын бәяләү
Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.
Контроль диктант- ел башында 80-90 сүз; ел ахырында 90-100сүз
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложение текстының күләме: ел башында 130-140 сүз ; ел ахырында 140-150 сүз
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме: Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була. Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 9—11 нче сыйныфларда 18-20 җөмлә.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.
Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү:
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.
Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела
Йомгаклау билгесе
Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
- Программа: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: “Мәгариф” н-ты, 2003. Дәреслек- Татарча да яхшы бел. Авторы Р.Р. Нигматуллина. - Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар) - Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар) - Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар | 1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел. 2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005. 3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006. 4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996. 5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007. 6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004. 7. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003. 8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. К.: “Мәгариф” н-ты, 2004. 9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000. 10. Лингвистик анализ үрнәкләре. 11. Татар телендә тыныш билгеләре. 12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары | 1. Лингвистик анализ үрнәкләре. 2. Татар телендә тыныш билгеләре. 3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова «Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999 4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар |
Татар теле һәм әдәбиятыннан тематик план (136дәрес)
№ | Дәрес темасы | сан | Грамматик материал | Лексика | Сөйләм үрнәкләре | Дата | искәрмә |
пл | ф |
1 | Кереш (5-6 бит) | 1 | 8нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау Исемнәрнең күплек саны. Фигыльнең үткән заман формасы. Сорау җөмләләр | көз ае, күрешү, сорашу, кочаклашу, уртаклашу, танышу | Укытучылар һәм дусларым белән күрештем. Яңа классташлар белән таныштым. | 1атна |
2 | “Рәхәт тә соң!” шигыре. Ф.Яруллин 6бит | 1 | Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү | рәхәт, диңгез-күлләр, шундый | Блытлар ник биектә? Урман ничек үсә? |
3 | Белем турында мәкальләр, афоризмнар (7 бит) | 1 | Халык авыз иҗаты үрнәкләрен сөйләмдә куллану, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү | оят, байлык, егар, эзләмә | Белмәү оят түгел- белергә теләмәү оят. |
4 | “Укытучыма” Э.Мөэминова 7бит | 1 | Текст белән эшләү алымнарын ныгыту | хәтерлим, көтә-көтә, ашыга-ашыга, кызганмыйча, сөйде | Хәтерлим мин әле бүгенгедәй. Өскә яңа матур күлмәк кидем. |
5 | Кереш контроль эш (Срез) | 1 | Фигыльнең үткән һәм киләчәк заман формасы. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре | кызганыч, укыячак,шул ук | Классташым буйга үскән. Быел ул җитдиләнгән. | 2 |
6 | Диалог дәрес 9бит | 1 | Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү | күчеп киткәннәр, шулкадәр күп белә, үзгәргәннәр, бераз ябыккан | Лена авыл мәктәбенә күчкән. Саша шәһәр мәктәбендә калган. |
7 | Мәктәбем үзгәргән (9 бит) | 1 | Сорау җөмләләр. Фигыльнең төшем юнәлеше.Җөмләнең баш кисәкләре | шулкадәр, бер буйда, үзгәргәннәр, күчкән, кебек тоелды | Костяларның гаиләсе Казанга күчеп киткән. Бу җәйдә ул Сәләт аланында ял иткән. |
8 | Тәрҗемә дәрес “Могҗиза | 1 | Тәрҗемә итү калыбы. | җиһазлар, могҗиза, ниһаять, очлы, яңгыравык | Мин эшкә тотынам. Аның тыны да чыкмый. Яңгыравык тавыш |
9 | Мәктәпкә кем хуҗа? 10бит | 1 | Текст өстендә эшләү, күтәрелгән мәсьәләгә үз карашыңны белдерү күнекмәләрен камилләштерү | элгәннәр-эленгән, юганнар-юылган, сөрткәннәр-сөртелгән | Кызлар тәрәзәләрне юганнар. Алар идәнне буяганнар. | 3 |
10 | Ялкау ялы (14-15 бит) | 1 | Хәл фигыль формасы.Иярчен сәбәп җөмлә. Исем фигыль. | көннәр буе, йөгермим, киерелеп-сузылып | Әнисе улын ял итә белмәгән өчен ачулана. .көне буе диванда ятудия |
11 | Рәсем буенча хикәя төзү “Төш” 11бит | 1 | Текст өстендә эшләү , аңлап уку алымнарын ныгыту | төш күрә, төшендә күрә, төшкә керә, җанлана, ыңгыраша, зарлана | Күлмәкләр юылган. Сумка әзерләнгән. |
12 | Нишләгән өчен? соравы 15 бит | 1 | Иярчен сәбәп җөмлә. Хәл фигыльнең юклык формасы. | эшләмичә,сирәктер, чапсын, һәр көнне | Көннәр буе диванда яткан өчен. Компьютерда озак уйнаган өчен. |
13 | Ни өчен? Чөнки.... формасы | 1 | Текстта күтәрелгән мәсьәләгә үз карашыңны белдерү күнекмәләрен камилләштерү | ыңгыраша, авыр сулый, шыгырдый, күңелсезләнә, зарлана, борчыла | Ишекләр ыңгыраша, чөнки аларны майламаганнар. | 4 |
14 | Ялыбыз файдалы үтте 16 бит | 1 | Үткән заман хикәя фигыль формасы. Исемнең тартым категориясе. | файдалы, мавыктыргыч, күңелле, шундый максат белән | Безнең ялыбыз файдалы үтте, чөнки Казан шәһәрендә булдык. |
15 | “Ялкау ялы” шигыре Ф.Яруллин 15бит | 1 | Сәнгатьле уку.Туры сөйләм һәм автор сөйләме. | ял итә белмисең, эшләмичә, сирәктер, киерелеп-сузылып, арып бетәм | Әни мине ял итә белмәгән өчен ачулана. Мин ял итүне туйганчы йоклау дип аңлыйм. |
16 | Хикэя “Минем яраткан язучым” | 1 | Җөмлә калыплары. Тартым категориясе |
17 | Бүген бездә кунакта Ф.Яруллин | 1 | Интернет белән эшләү алымнарын үстерү | 5 |
18 | Истәлекле урыннарны саклау | 1 | истәлекле урыннар, тарихи һәйкәлләр, халык тарихы, ил тарихы | Без Болгар тыюлыгына бардык. Свияжск тыюлыгы – тарихи урын. |
19 | Тәрҗемә-дәрес 20 бит | 1 | Татарчадан русчага текст тәрҗемә итү тәртибе. Сүзлек белән эш. | тарихи материал, күрергә, сөйләшергә, эшләргә, аралаша, сораша, кулъязма | Һәр җирдә ул аралаша, сораша. Төшке аш вакытын дусларында үткәрә. |
20 | БСҮ “Минем яраткан язучым” | 1 | Монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү | туган, укыган, укырга крә, армиядә хезмәт иткәндә, көчле рухлы, халык язучысы | Татарстанның халык шагыйре. Балалар өчен язган. |
21 | Сәләтле балалар лагере 22бит | 1 | Сыйфат фигыль. Исемнең килешләрдә төрләнеше. | мөстәкыйль, берләштерә, һөнәр | Малайлар археология белән кызыксыналар. Республика олимпиадасында җиңүче балалар. | 6 |
22 | Пушкин мемориаль тыюлыгы 17бит | 1 | Текстны аңлап уку алымнарын ныгыту. Алынма сүзләр. Ялгызак исемнәр. | классик лицей укучылары, Псков өлкәсендәге, шагыйрьнең ерак бабасы | Пушкин дәүләт мемориаль –тыюлыгы Псков өлкәсендә урнашкан. |
23 | Тамырдаш сүзләр 23 бит | 1 | Тамырдаш сүзләр. Сүз ясалу ысуллары. Исемнән сыйфат ясалу. | фәнни, иҗади, һөнәри, дини | Фольклорчы – халык авыз иҗатын өйрәнүче. |
24 | Ял итәр өчен урманга 18бит | 1 | Иярчен максат җөмләләр. Тезмә исемнәр.Хәл фигыль. | зарланмыйча, укымыйча, суүсем, иҗат кичәсе | Укучылар палаткалы лагерьда яшиләр. |
25 | Һөнәр ияләре 24 бит | 1 | Сүз ясагыч кушымчалар. Һөнәр иясен белдерүче сүзләр. | укытучы, итекче, сатучы, тәрәзә ясаучы | Минем әтием ташчы булып эшли. Мин тарихчы булырга телим. | 7 |
26 | “Сәләт” – сәләтле балалар иле 21бит | 1 | Сан. Исемнең тартым категориясе. Сәләт гимны 24бит Кушма исемнәр. Тартым категориясе, Тезмә исемнәр. | ял лагере, хезмәт лагере, спорт лагере, шөгыльләнәләр, сәләт, мавыгучан, аралашучан | “Сәләт” – ул балалар лагере. Сәләт кемнәр өчен? |
27 | Контроль эш №1 | 1 | Тест |
28 | Чит илдән хат 25-26бит | 1 | Хат язу тәртибе һәм этикасы | иҗади мәйданчык,остаханә, кул эшләре | Дәресләрне мәктәп укытучылары укытмый, ә галимнәр укыта. |
29 | Хаталар өстендә эш | 1 | Синең хатыңа озак җавап яза алмадым, чөнки бер ай буе авылда булдым. | 8 |
30 | Җавап хаты язу 26 бит | 1 | Җыр өйрәнү. Инверсия күренеше Хәзерге заман хикәя фигыль. Боерык фигыль. | балкый, чакыр, табигать серләре, сәләтле, сәламли, юлга чыга. | Туган якның җылы җиле иркәли һәр баланы. |
31 | Җәйге ял 28 бит | 1 | Сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү. Исем фигыль. | вакытлыча эшли, авыл хуҗалыгында, азык-төлек сатучы, рөхсәт ителми | Мин җәй көне зоопаркта акча эшләдем. Яшүсмерләргә авыр эштә эшләргә ярамый.9 |
32 | Төркиядә җәйге каникул 27-28бит | 1 | . Тәртип саны.кереш сүзләр.Тиңдәш кисәкләр. | шәхси хуҗалык, мал асрыйлар, ялланырга, акча эшли, немец балаларыыдамаслык эссе, кыйммәт, түли алмый, хуҗалыкта, мамык җыю | Лагерь диңгез буенда урнашкан. Ял итү кыйммәт тора. Алар акча эшлиләр. |
33 | “Ял итә беләсезме?” темасын кабатлау | 1 | 9 |
34 | Син укуга әзерме? 30бит | 1 | Уңай һәм кире җавап. 2нче зат хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы | каты йоклыйсың, ишетмисең, көтәсең, эшләмичә киләсең, афәрин | Әгәр мәктәптә дискотека булса, син анда һичшиксез барачаксың. |
35 | Мин укуга әзер 29-30 бит | 1 | йоклап каласың, көтәсең, ишетмисең, түземсезлек белән, дәресләргә йөрмәскә тырышасың, синнән күчерә | Мәктәптән кайткач, башта һәрвакыт дәресләремне әзерлим.Вакытны дөрес бүләм. |
36 | “Булдыксыз” С.Михалков шигыре 32 бит | 1 | Сыйфат.Фигыльнең заман белән төрләнеше. | катнашалар,бии алалар, юллар ябылган, бәхәсләшмим. | Балалар скрипка уйнасыннар. Төзүче җырчыдан кирәклерәк. |
37 | Инфинитив 31 бит | 1 | Кереш сүзләр. Инфинитив формасы. | кичтән әзерләргә, киресенчә, минемчә, тикшерергә | Дәресләрне кичтән әзерләргә кирәк. | 10 |
38 | Һөнәр сайлар вакыт 34бит | 1 | Текстны аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү. Профессия белдерүче сүзләр | хәрби, очучы, бизнесмен, тегүче, укытучы | Мин буш вакытта рәсем ясарга яратам. Әнием мине хисапчы булсын иде дип тели. |
39 | Исем ясагыч кушымчалар 31 бит | 1 | Татар телендә исем сүз төркеме ясалу ысуллары. | юлдаш, якташ, хезмәттәш | Сердәшләр – бер үк серне белүче кешеләр. |
40 | Кагыйдәләр нигә кирәк? 35 бит | Уңай һәм кире җавап. 3нче зат хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы | Монологик сөйләм кагыйдәләрен камилләштерү | чыннан да, минемчә, киресенчә, әлбәттә | 11 |
41 | Теләк фигыль 33бит | 1 | Теләк фигыль. Исемнең тартым категориясе | әнисе, эшләсен иде дип тели | Укытучы һөнәре иң кирәкле һәнәр. Юк, мин килешмим. |
42 | Укыр идем “биш”кә генә 35-36 бит | 1 | Алынма сүзләр.Шарт фигыль. | белмәгәннәр, уйлап тапкан, яман, | Мәктәптә “ике”лене бетерсәләр, мин гел “биш”кә генә укыр идем. |
43 | Кереш сүзләрне сөйләмдә куллану 31бит | 1 | Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе. Иярчен сәбәп җөмлә. | кагыйдә, төшкә керә, яман-бик начар, йөдәтә | Кагыйдәләр булмаса мин яхшырак укыр идем. |
44 | Укыр идем “биш”кә генә 35-36 бит | 1 | .Синоним сүзләр. Иярчен шарт җөмлә. | сөйләтмәсәләр, һәр көн саен. | Мәктәптә “ике”лене бетерсәләр, мин гел “биш”кә генә укыр идем. | 12 |
45 | Нишләр иде? соравы 36 бит | 1 | Иярченле кушма җөмләләр | начар, хаталы, өйрәнми, исәпләргә яратмый, күрсәтә алмый | Рус теленнән хаталы яза, чөнки кагыйдәләрне белми. |
46 | Контроль уку | Тизлеккэ уку |
47 | Шарт фигыль 37бит | 1 | Шарт фигыль | яздырмасалар, эшләтмәсәләр, таптырмасалар, сөйләтмәсәләр | Әгәр сүзләрдә ә, ө, ү хәрефләре яздырмасалар, мин яхшы укыр идем. |
48 | Әтинең ачуы килде А.Барто шигыре 39 бит | Кереш сүзләр. | Мин “ике”ле алып кайттым |
49 | Нишләмичә? соравы (38бит) | 1 | Хәл фигыльнең юклык формасы | өйрәнмичә, язмыйча, укымыйча, эшләмичә | Картаны өйрәнмичә, аны яхшы белеп булмый. | 13 |
50 | Әтинең ачуы килде А.Барто шигыре 39 бит | 1 | Теләк фигыль наклонениесе | тавыш чыгармады, ватсын иде, атсын иде, сөйләштереп карыйм, дәшмәү | . Әти берни булмагандай йөри. |
51 | Белем билгеләре 42бит | 1 | Ялгызлык исемнәр. Сан төркемчәләре | балл, ноль, Һиндстан, Кытай, Бөекбритания | Япониядә билге шкаласы 0-100 балл. |
52 | Ни өчен? 40-41 бит | 1 | Сорау җөмләләр. Боерык фигыль. Үткән заман хикәя фигыль. | борчый, борчыла, борчылма, исең китмәсен, кәефеңне төшермә, кыйнамыйлар. | “Ике”ле алуымның сәбәбен беләм. |
53 | Контроль эш №2 | 1 | Тест (А,В, С) |
54 | Бөекләр турында 41бит | 1 | Алынма сүзләр. Ялгызак исемнәр.Килешләрдә төрләнеш | данлыклы, шулкадәр, ялларга мәҗбүр булган, хәтта, нәтиҗә, төзәтергә тырышырга кирәк | Химиядән имтихан бирә алмаган. Пушкин математиканы начар белсә дә, аны лицейдан кумаганнар. | 14 |
55 | Әгәр укытучы булсам 43 бит | 1 | Шарт фигыль. | Укытучы билгене дөрес куя (куймый) | Күп хаталы җавап өчен нинди билге куялар? |
56 | Әгәр укытучы булсам 43 бит | 1 | Шарт фигыль. | Укытучы билгене дөрес куя (куймый) | Күп хаталы җавап өчен нинди билге куялар? | 15 |
57 | Хаталар өстендә эш | 1 |
58 | Яхшы укытучы нинди? | 1 | Компьтер белән эшләү алымнарын камилләштерү | иң яхшы, гадел, намуслы, таләпчән, игътибарлы, кайгырта, кызыксынучан | Минем яраткан укытучым. |
59 | Татар телендә актив кулланылучы сүзләр 44-45 | 1 | Актив кулланылучы сүзләр. Архаизмнар, неологизмнар. | укытучы, мөгаллим, санак, дизайнер, әйе |
60 | Яхшы һәм начар укучылар 43-44бит | 1 | Антоним сыйфатлар. Тиңдәш кисәкләр. | сәләтле, акыллы, тырыш, ялкау, игътибарсыз | Мин үземне яхшы укучы дип саныйм. Ялкау укучы начар укый. | 16 |
61 | Татар телендә фразеологизмнар 46 | 1 | Фразеологизмнар. | җилләр искән, алма агачыннан ерак төшми, күзле бүкән | Алмадан җилләр искән. Алмазның тегермәне яхшы тарта. |
62 | “Тәрҗемәче” Г.Әхтәмова шигыре 44бит | 1 | Рәвеш. Исемнең килешләрдә төрләнеше. Тартым категориясе. | финча, инглизчә, немецча, башкортча, чикләр, тәрҗемә. | Мисырда яшәүчеләрне мисырлылар дип атыйлар. |
63 | Партадашым 50-51 бит | 1 | Сан. Билгесезлек алмашлыклары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше | пар килгәнбез, шигырь чыгарам, багышлана, партадаш | Шигырем бер малайга багышлана. Җырым Туган илгә багышлана. |
64 | Дөнья халыклары телләре 45 бит | 1 | Географик атамалар.Сан.Алынма сүзләр. | меңгә якын, калышмый, юкка чыга, үстерү максатында | 21 февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. | 17 |
65 | Татар телендә антонимнар 51-52 бит | 1 | Татар телендә антонимнар. | тырыш-ялкау, ягымлы-тупас, тыныч-холыксыз | Ул һәрвакыт күчерергә бирә. Дәрестә укытучыларны тыңлый (тыңламый) |
66 | Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану 47бит | 1 | Татар һәм рус телендә фразеологизмнар. | акылдан язган, түбәсе күккә тигән | Аның теле шомарган. Мин китап укыган арада алмадан җилләр искән. |
67 | Сыфат ясалу ысуллары 53бит | 1 | Татар телендә сыйфат сүз төркеме. Сыйфат ясалу ысуллары. | горур, ярдәмчел, кыланчык, көнче | Минем дустым тәвәккәл. Аның иптәше кыланчык. |
68 | “Партадаш” Р.Корбан шигыре 51 бит | 1 | Алмашлыклар. Рәвеш. Иярчен сәбәп җөмлә. | икәү, утырганбыз, уртача, көчле, шигырь чыгарам, багышлана, теләгәнчә | Бу шигырьләр партадашыма багышлана. Мин тәрестә Алсу белән утырырга яратам. | 18 |
69 | Яңа укучы 55бит | 1 | Билгеләү һәм билгесезлек алмашлыклары | читен, һәрнәрсә, барсы да, беркем дә, никтер, үзем, тирәнтен | Яңа мәктәптә дуслар юк. Укытучы мине аңламый. |
70 | “Классташым” хикәя төзү | 1 | Кагыйдәләр җыелмасы. | үрти, үзсүзле, бизәнә, күңел күтәрә, үпкәли, саран. | Классташым артык тыйнак. Ул гел күчерергә бирә. |
71 | Тәрҗемә дәрес 57-58бит | 1 | Сүзлек белән эшләү. Фразеологизмнар. Боерык фигыль. | вакыйга, шаярту, уртак шөгыль, ярдәм ит | Математиканы су кебек эчәм. Кыю бул. |
72 | Сочинение”Партадашым” | 1 | партадашым, әдәпле, кызларга ошый, тыйнак, күчертми | Аны барысы да яраталар. Туеп беттем инде. | 19 |
73 | Алмашлыклар 58-59бит | 1 | Алмашлыклар. | үз-үзеңне, үз-үзең, үз-үзеңнән | Яхшы мөнәсәбәт урнаштырырга тырыш. Классташларым белән үзара мөнәсәбәтләрем уртача. |
7 | “Яңа мәктәптә” Р.Корбан шигыре 55бит | 1 | Кисәкчәләр. Исемнең тартым категориясе | сынап карый, яклаучы юк, каушап кала, аяк чала, эчтән елый, сер бирми. | Кызның хәле авыррак. Мин – батыр кыз. |
75 | Яңа укчы хаты 60-61бит | 1 | Парлы сүзләр.Сыйфат. Иярченле кушма җөмләләр. | карачкы, хәрби, алыштыру, ахмаклык, әләкләмим | Минем холкым начар. Катя шундый нәтиҗә ясады. |
76 | Психолог киңәшләре 56-57 бит | 1 | Боерык фигыль. Исемнең тартым категориясе | шаяруларны, шаярт, иң мөһиме,сәйлән, мавыгуларыңны, ныграк | Яңа классташларың синең максатчан, көчле, гадел, ачык кеше булуыңны күрсеннәр. | 20 |
77 | Изложение | 1 |
78 | Тартым алмашлыкларын сөйләмдә куллану 59бит | 1 | Иярчен шарт җөмлә. Сорау кисәкчәсе. | сиңа карата, миңа карата, кем булуына карап, үзара мөнәсәбәтләрегез | Дустым белән аңлашылмаучылык килеп чыкса, бу мине борчый. |
79 | Иярченле кушма җөмләләр 64бит | 1 | Иярченле кушма җөмләләр | шуңа күрә, йә, яклый белми,буш урын, каушап кала | Математика дәресендә ул үзен яхшы хис итә, чөнки формулаларны биш бармагы кебек белә. |
80 | Яңа укучыга киңәшләр 61-62бит | 1 | Боерык фигыль. Тиңдәш кисәкләр. | сер бирмә, сәбәп эзләмә, үзгәр, гадел бул | Борчуларыңны әти-әниеңә сөйлә. Яхшы укырга тырыш. | 21 |
81 | Дуслык хакы 6бит | 1 | Фигыльнең барлык һәм юклык формасы | серле, дулкынлы, килешә, чибәр, күрмәделәр, ишетмәде | Кызлар Рәмиләгә нәфрәтләнеп карыйлар, чөнки ул әләкче. |
82 | Дуслашасым килә. А.Барто шигыре 68бит | 1 | Фразеологизмнар. Туры сөйләм. | сугыш чукмары, бөтен шартын китереп. | Фәрит тә, Алмаз да кызларны яклыйлар. |
83 | Хикәя-хат язу 63 бит Аларны ник якларга? 64-65 бит | 1 | Үрнәк буенча хат язу. | гадәттә, аралашам, дуслашам, тырышам, күчәсем килми, хис итәм | Минем яңа мәктәпкә күчәсем килми. Классташларым белән мөнәсәбәтләрем һәрвакыт яхшы. |
84 | Көчле малайлар 69-70бит | 1 | Хәл фигыль. Сорау җөмләләр. | кызыгып басып карап тора, тик торганда | Ә берсе читтәрәк бераз куркыбрак басып тора. | 22 |
85 | Дуслык нинди була? 66-67бит | 1 | Алмашлыклар. Тиңдәш кисәкләр. Тезмә кушма җөмләләр. | сүзендә торды, нәфрәтләнеп, уртак тел, кочаклап, үкседе, карачкы | Кызлар Рамиләгә нәфрәтләнеп карыйлар, чөнки ул кыюсыз һәм ямьсез кыз. |
86 | Боерык фигыль 71бит | 1 | Боерык фигыль. | кәефеңне төшермә, үзеңне гаепләмә, беркемнән дә курыкма. | Дәресләрне калдырмаска тырыш. Алардан ярдәм сорарга оялма. |
87 | Дуслашасым килә 68бит | 1 | Каршы куючы теркәгечләр. Хәл фигыль. Синонимнар. | сугыш чукмары, әзмәвер, гарьлек, йодрыкларын төйнәде, бөтен шартын китереп | Фәрит кызларны яклый. Димәк, ул кыю, батыр малай. |
88 | Грамматик күнегүләр эшләү | 1 | Тел кагыйдәләре | 23 |
89 | Көчле малай нинди була? 70бит | 1 | Хәл фигыль.Тиңдәш кисәкләр. Туры сөйләм. Автор сөйләме. | бөрешеп, күзәтү, безнең шикелле түгел, төс-кыяфәте, эш нәрсәдә | Антон кыюсыз малай, шуңа күрә аны кыйныйлар. Ул – куркак малай. |
90 | Акыллы киңәшләр 72 бит | 1 | тартым категориясе | минем гаепсез булуымны, аларның хаксыз булулары | Кәефеңне төшермә. Игътибар итмә. Төшенкелеккә бирелмә. |
91 | Психолог киңәшләре 71бит | 1 | Боерык фигыль. Инфинитив. Тиңдәш кисәкләр. | файдасыз, тупаслык, җәберләүчеләр, хаксыз, аңлашырга | Беркемнән дә курыкма. Дәресләреңне калдырмаска тырыш. |
92 | Иярченле кушма җөмлә төрләре | 1 | Иярченле кушма җөмлә төрләре | шул вакытта, чөнки, шуңа күрә | 24 |
93 | Проект яклау “Яңа укучы” | 1 | аралашучан. булса да, оялып, куркып тормый. | Ул аралашучан. Яңа укучы булса да, оялып, куркып тормый. |
94 | Контроль эш №3 | 1 |
95 | Хаталар өстендә эш | 1 |
96 | Кем башкалардан аерылып тора? 70 -72бит | 1 | Бәйлекләр. Исем фигыль. | холкы, төс-кыяфәте, буй-сыны, яхшы белүе, көчсезрәк булуы | Ул башкалардан тырыш булуы белән аерылып тора. | 25 |
100 | “Карачкы”га киңәшләр | 1 | Боерык фигыль. Барлык һәм юклык формасы. | охшамаган, буй-сыннары, уйнап кына, шәфкатьсезләр | Үзеңә һәм яхшы кешеләргә ышан. Көчсезләрне якларга курыкма. |
101 | Дуслык турында. Халык авыз иҗаты үрнәкләре. | 1 | Татар халык авыз иҗаты әсәрләре. |
102 | “Дуслашасым килә” темасын кабатлау | 1 | Кагыйдәләр җыелмасы | Минемчә, син ничек уйлыйсың, әлбәттә, кимсетергә ярамый | Минем мондый хәлне күргәнем бар |
103 | Минем дустым | 1 | Алмашлыклар. Сыйфат дәрәҗәләре. Тиңдәш кисәкләр. Антоним сыйфатлар. | ышанучан, үз-үзенә ышанучан, кыю, куркак, сүзендә тора, вәгъдәсен үтәми. | Мин дустымны хөрмәт итәм, чөнки ул - чын дус. | 26 |
104 | Аның нишлисе килә? соравы 73бит | 1 | Аның укыйсы килә (килми) структурасы | ашыйсы килә, йоклыйсы килә, эшлисе килми | Карны эретәсе килә. Укуны бетерәсе килә. |
105 | Проект “Минем дустым” | 1 |
106 | Һава торышы күренешләре 74бит | 1 | Сыйфат. Исем, сан сүз төркемнәре | салкынча, аяз, аязучан болытлы, кинәт исүчән, давыллы | Һава температурасы эссе. Җил йомшак. |
107 | Иҗади дәрес | 1 | 27 |
108 | Терек һәм терек булмаган табигать 75бит | 1 | Исем. Тиңдәш кисәкләр. | терек һәм терек булмаган табигать, файдалы казылмалар, тереклек ияләре | Кояш, су – терек булмаган табигать. Кеше, хайваннар – терек табигать. |
109 | “Дуслашасым килә” | 1 | Дуслашасым килә” темасын кабатлау | Нишлисе иде? соравына җавап. | Ничек итеп җәйне тизрәк җиткерәсе инде? |
110 | Нишли торган? соравы 76бит | 1 | Сыйфат фигыль. | һаваны чистарта торган, һавага чыгармый торган, пычрак су ага торган | Хайваннар эчә торган су да чиста булырга тиеш. |
11 | Теләк 74бит | 1 | Нишлисе иде? соравына җавап. | су керәсе иде, күрәсе, укыйсы, язасы иде | Ничек итеп җәйне тизрәк җиткерәсе инде? | 28 |
112 | “Кызыл китап “ | 1 |
113 | Һава торышы 74-75 | 1 | Сыйфат. Рәвеш. Исемнән сыйфат ясалу. | салкын-ча, җилле, аяз, йомшак җил | Һава температурасы 14 градус. Җил көньяк- көнбатыштан, талгын. |
114 | “Кызыл китап” шигыре. Р.Фәйзуллин | 1 | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Өндәү җөмләләр. | хисапта, бөҗәге, игътибар үзәгендә, сискәндерә | Кызыл китапны табигать язган. |
115 | Чиста һава – табигать байлыгы 76бит | 1 | Исемнең килеш белән төрләнеше. Тиңдәш кисәкләр. Сыйфат. Сыйфат фигыль. | һаваны чистарта торган, зыянлы, махсус | Чиста һава – табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Чөнки кше чиста һавасыз тора алмый. | 29 |
116 | Юкка чыгучы тереклек 81бит | 1 | Сан. Исемнең берлек һәм күплек саны. | имезүче, амфибия, кысласыманнар, мүк | Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр. |
117 | Су – табигать хәзинәсе 77бит | 1 | Русчадан татарчага тәрҗемә күнекмәләрен камилләштерү. Инфинитив. | байлыгы, бөҗәкләргә, булырга тиеш | Суны сак кулланырга кирәк. Краннан аккан суны туктатырга онытмаска кирәк. |
118 | Тәрҗемә дәрес 84бит | 1 | Сүзлек белән эш |
119 | Кызыл китап, Гринпис . | 1 | Алынма сүзләр. Тиңдәш кисәкләр. | юкка чыгу куркынычы булган, сирәк очрый торган | Татарстанның Кызыл китабы. Идел – Кама тыюлыгы Саралан участогы Лаеш районында урнашкан. | 30 |
120 | “Кызыл китап” кирәкме” 85бит | 1 | Алынма сүзләр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше | димәк, тиеш түгел, үтерергә ярамый | Табигатьтә тереклек ияләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. |
121 | Милли парк һәм тыюлыклар 79бит | 1 | Сан. Тезмә саннар. Тәртип саны. Алынма сүзләр. | Гринпис, ойкос, логос, туризм | 11нче гыйнвар – Табигый тыюлыклар һәм милли парклар көне. |
122 | Табигать ярдәм сорый 86бит | 1 | Исемнең берлек һәм күплек санда төрләнеше. Тиңдәш кисәкләр. Фразеологизмнар. | гади, мүк, ләм, балалар бишеге,шулайдыр, вәхшиләнмәс, уйга чумдым | Су төбендә нәрсәләр бар. Яр буена нәрсә ташлаганнар? |
123 | Бездә кунакта Р.Фәйзуллин 81бит | 1 | Татарстанның Кызыл китабы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты | Татарстанның халык шагыйре, Казан дәүләт университеты – Идел буе федераль университеты. | 31 |
124 | Нишләргә ярамый? соравы 89бит | 1 | Инфинитив. Өндәү җөмлә. | киңәш, минемчә, тынлык, ботаклар, | Урманда әдәпле бул! Үсемлек, җәнлек, кошларга мәрхәмәтле булырга кирәк. |
125 | “Бакалар” Л.Лерон шигыре | 1 | Хәл фигыль. Рәвеш. Тойгылы җөмләләр. | чупырдашып, качышлы, калкалар да баталар. чуерташ, чалкан яталар, лычма су | Мин бакага тидердем бугай! Уйнап аргач, малайлар, атуны туктаталар. |
126 | Контроль эш №4 | 1 |
127 | Экология фәне 83-84бит | 1 | Парлы сүзләр. Исемнең күплек санда төрләнеше. Иярчен күләм җөмлә. | зыян ясыйлар, шулкадәр, шулай ук | Кеше табигатькә зыян да, файда да китерә. Экология фәне нәрсәне өйрәнә? | 32 |
128 | Хаталар өстендә эш | 1 |
129 | Урманда әдәпле бул 87-88бит Проект“Авылым табигате” | 1 | Боерык фигыльнең юклык формасы. Өндәү җөмләләр. | елатмас, өзмәс, өзәргә ярамый, дару, һәлак булырлар, учак ягарга ярамый | Урмандагы кошларны өйгә алып кайтырга ярамый. Урманда чүп-чар калдырырга ярамый. |
130 | Алдакчы күке 97-98бит | 1 | Туры һәм кыек сөйләм. Автор сөйләме. | баш әйләндергеч, ни катнашы бар, сәер, карлыккан | Дамирның бик тә су коенасы килә. |
131 | Урманга ярдәм кирәк 89-90 | 1 | Сан төркемчәләре. Хикәя фигыль. Алмашлыклар. | төтенле, беркайчан, эре һәм вак елга-инешләр | Имән – иң озын гомерле агачларның берсе. | 33 |
132 | Табигать – уртак йортыбыз проект яклау | 1 | Тест “Син табигатьне яратасыңмы?” 94бит | ... дип уйлыйм, ...дип с аныйм |
133 | Ситуацияләр чишү 93 бит | 1 | Нишләмәскә кирәк? Нишли күрмәгез формалары | искиткеч, минемчә, һич ярамый | Әйдәгез, көчле музыка куябыз! Мин макарон яратмыйм, шуңа күрә үзеһм өчен колбаса алам. |
134 | Контроль тест |
135 | Бездә кунакта Г.Гыйлманов“Алдакчы күке” хикәясе | 1 | Диалог төзү | су коенучылар, мәктәп драма түгәрәкләре, телефильмнар, тирән сулык, гадәттә | Су коенырга ялгыз бармагыз. Чиста сулыкларда гына коеныгыз. | 34 |
136 | Хаталарны төзәтү | Гомумиләштерү |
34 атна |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" (по уч. Р.Р. Нигматуллиной)
Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" по учебнику "Татарча да яхшы бел" Р.Р. Нигматуллиной....
7 нче сыйныф өчен эш программасы (Р.Р.Нигматуллина дәреслеге)
Рус мәктәбендә рус төркемендә укучы балалар белән эшләү өчен эш программасы. Әдәбият һәм татар теле кушылып бирелә....
тест 6 класс (Нигматуллина Р,Р)
Рус төркеме өчен тест (Нигматуллина Р,Р контроль эшләре буенча)...
4 нче класска эш программасы татар төркеме
Бу эш программасында Аңлатма язуы, тематик план бар....
Нигматуллина Ф.А. Үз белемемне күтәрү өстендә эш планым.
Үз белемемне күтәрү өстендә эш планым....
Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)
Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...