"Сөмбелә" бәйрәме.
методическая разработка на тему
Башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sombel.doc | 38.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә” бәйрәме эшкәртмәсе.
Сөмбелә: Бәйрәмнерегез күңелле булсын!
Балалар: Рәхмәт сиңа.
Сөмбелә: Нинди матур минем туган җирем,
Җир шарында тиңдәш юк аңа.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Шаулап торсын озын елгалар.
Алып баручы: Балалар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар – серле кунаклар. Ни турында сөйләр алар? Әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк!
(Ишек шакып кыяр керә).
Сөмбелә: Керегез, килегез! Түргә үтә күрегез.
Кыяр: Хәерле көн, Уңыш дустым.
Сөмбелә: Хәлләрең ничек соң, кыяр дустым?
Кыяр: Хәлем минем бик яхшы,
Уңышлар бик мул булды.
Хуҗам бик тырыш бала,
Түтәле дымлы булды,
Гел утап кына торды.
(Ишек шакыйлар).
Сөмбелә: Керегез, килегез! Түргә үтә күрегез.
Суган: Исәнмесез, дусларым!
Хәлләрем ничек соң?
Миңа карагыз әле.
Мин матур һәм нинди зур!
Уңышым булды бик мул.
(Ишек шакып, җиләк керә).
Җиләк: Исәнмесез, дускайлар!
Минем исемем – җиләк.
Хуҗам бик уңган бала –
Җыйды берничә чиләк.
Рәхмәт әйтим әле диеп,
Мәктәпкә килдем эзләп.
Сөмбелә: Менә нинди уңган, тырыш
Балалар укый бездә.
Хезмәт шулай матурлый шул,-
Нур балкый йөзегездә.
(Ашыгып-ашыгып, кишер керә).
Кишер: Сөмбелә, туктап тор!
Син бераз гына уйла...
Ник кечкенә мин болай,
Ник үсмәдем соң буйга?
Шуңа мин бик вак булдым:
Хуҗам бик ялкау малай,
Утамады түтәлне,
Шуңа үсмәдем бугай.
(Ишек шакып, кәбестә керә).
Кәбестә: Исәнмесез, дусларым!
Зарланырга дип килдем.
Ялкау, эшлексез хуҗамны
Шәһәрдә эзләп йөрдем,
Чүп утамый, су сипми.
Кәчәнем бер дә үсми.
Сөмбелә: Бик начар бит безнең эшләр,
Нишлик инде, балалар?
Сезнең арада бармы соң
Андый ялкау малайлар?
Бала: Юк! Юк!
Безне һичкем хурламасын,
Мактап кына әйтсеннәр,
Барлык мәктәп балалары
Хезмәт сөеп үссеннәр.
(Ашыгып, чөгендер керә).
Чөгендер: Дуслар, гафу итегезче,
Бәйрәмгә соңга калдым.
Зирәк дустым янына
Табышмак эзләп бардым.
(Чөгендер табышмакларны укый).
1табышмак. Түгәрәк, ә ай түгел,
Сары, ә кояш түгел,
Тәмле, ләкин шикәр түгел,
Койрыклы – тычкан түгел.
2табышмак. Җир астында кызыл әтәч.
3табышмак. Кечкенә генә сары карт,
Кигән туны тугыз кат.
(Тавык, көртлек һәм тычкан керәләр).
Тавык: Исәнмесез, саумысыз,
Нигә каршы алмыйсыз?
Без сезгә ишек кактык,
Нигә ишек ачмыйсыз?
Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар. Рәхим тиегез!
Укучылар, сез безнең кунакларыбызны таныдыгызмы? Безгә кунакка әкият килгән. “Тавык, тычкан һәм көртлек” әкияте. Тавык, тычкан һәм көртлек бергә торалар икән. Беркөнне тавык арпа бөртеге тапкан һәм шатлыгыннан кытаклап җибәргән.
Тавык: Арпа таптым, арпа таптым! Аны тарттырырга кирәк. Арпаны тегермәнгә кем алып бара?
Тычкан: Мин бармыйм.
Көртлек: Мин дә бармыйм.
Бергә: Без бармыйбыз.
Тавык: Нишләргә? Нишләргә? Ярар, үзем алып барам.
(Көртлек белән тычкан бииләр).
Тавык: Дусларым, өйгә онны кем алып кайта?
Тычкан: Мин алып кайтмыйм.
Көртлек: Мин дә алып кайтмыйм.
Бергә: Без алып кайтмыйбыз.
Тавык: Ярар, үзем алып кайтам.
(Көртлек белән тычкан сикергеч аша сикереп уйныйлар, көртлек сикергеч әйләндерә, тычкан сикерә).
Тавык: Ипине кем изә?
Тычкан: Мин измим.
Көртлек: Мин дә измим.
Бергә: Без измибез.
Тавык: Яхшы, ипине дә үзем изәрмен.
(Көртлек белән тычкан “Әбәкле” уйныйлар).
Тавык: Дуслар, мичкә кем яга?
Тычкан: Мин якмыйм.
Көртлек: Мин дә якмыйм.
Бергә: Без якмыйбыз.
Тавык: Ярар, мичкә дә үзем ягармын.
(Көртлек белән тычкан туп атышып уйныйлар).
Тавык: Ә мичкә икмәкне кем куя?
Тычкан: Мин куймыйм.
Көртлек: Мин дә куймыйм.
Бергә: Без куймыйбыз.
Тавык: Ярар, икмәкне дә үзем куярмын.
(Тычкан белән көртлек көч сынашалар, таяк тартышалар).
Тычкан: Әйдә “Калай әтәч” уенын уйныйбыз.
Көртлек: Әйдә.
Тавык: Икмәк бик тәмле булып пеште! Әй, калай әтәчләр, ә икмшкне кем ашый?
Тычкан: Мин ашыйм.
Көртлек: Мин дә ашыйм.
Бергә: Без, без ашыйбыз.
Тавык: Юк, сез ашамыйсыз.
Бергә: Нигә?
Тавык: Сез бит эшләмәдегез! Кем эшли, шул ашый! Эшләп ашарга кирәк!
1 бала: Һәркемгә ипи кирәк!
Һәр көн дә ипи кирәк!
Ипи сезгә дә кирәк,
Ипи безгә дә кирәк,
Һәммәбезгә дә кирәк.
Шуңа күрә игенчене
Хөрмәт тиәргә кирәк.
2бала: Без хәзергә һәммәбез дә -
Киләчәк җимешләре.
Безнең кулдан үтәр әле
Кыр болыны эшләре.
3бала: Күңел ачып без дә, дуслар,
Биеп алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
“Сөмбелә” бәйрәме.
(“Татар халык биюе” башкарыла.
“Үз җырыбыз” җыры башкарыла).
Сөмбелә: Кадерле дусларым! Миңа сез бик ошадыгыз! Тырышып укыгыз, сәламәт булыгыз, зурларга булышыгыз! Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сөмбелә бәйрәме сценарие
"Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...
Сөмбелә бәйрәме.
Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....
Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә
Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы учащимися 5-7 классов....
cөмбелә бәйрәме
Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....
Сөмбелә бәйрәме
Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....
Праздник урожая (Сөмбелә).
Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....
Сөмбелә бәйрәме
Уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмә...