Туган яктан илһам алып...
методическая разработка по теме
Азнакай районында туып-үскән шагыйрьләр һәм язучылар иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yaktan_ilham_alyp.doc | 281.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Азнакай муниципаль районы
Үчәлле гомуми урта белем бирү мәктәбе
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы.
Исәнмесез, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Барыгызга да хәерле көн-нәр булсын!
Без бүген сезнең белән районыбызда туып-үскән, укучыларыбызны үзләренең матур-матур тирән эчтәлекле шигырьләре, хикәя-повестьлары белән сөендерүче ша-гыйрьләребез, язучыларыбыз иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыел-дык.
Татар әдәбияты талантлы язучыларга, шагыйрь, драматургларга искиткеч бай. Без аларның иҗатын җентекләп өйрәнәбез,әсәрләрен укыйбыз. Ә менә үзебезнең Азнакай җирлегендә туып үскән әдипләребезне барыбыз да белә микән? Китапханәбездә аларның нинди әсәрләре барлыгын беләбезме, аларны укыйбызмы икән? Әгәр беләсез икән, бигрәк тә сөенечле, белмисез икән, бу кичәдән соң Азнакай ягы язучылары, аларның әсәрләре белән якыннанрак танышу теләге уянса, мин максатыма ирешкән булырмын.
Җәйрәп ята ашкын Ык сулары,
Елгалары тагын күп әле.
Әсир итә гашыйк күңелләрне
Чишмәләре, тирән күлләре.
Бу Азнакай ягы, шау чәчәкле,
Әкияттәй серле урманнар.
Алып батыр төсле күтәрелгән
Чатыр тавы башка таулардан.
Бу- Азнакай ягы: мул көшелле,
Кырларында алтын көлтәләр!
Җир астыннан чыккан хәзинәсен
Кара алтын диеп йөртәләр.
Бу-Азнакай халкы: киң күңелле,
Туган җирдә аның хакы бар.
Кызлар чибәр, егетләре батыр,
Татар атын илдә саклыйлар.
Бу- Азнакай ягы: Болгар җире,
Башкаласы - данлы Казаны.
Туган илдә үскән ирек җиле,
Ишеттерде газиз азанны!
Азнакаебыз- республикабызның көньяк- көнчыгышында урнашкан иң эре рай-оннарның берсе. Ул Башкортстанның Шаран һәм Бакалы, республикабызның Әлмәт, Бөгелмә, Мөслим, Ютазы районнары белән чиктәш.
Безнең якларга сезне тигез асфальт юллар алып килер, һәрбарчабызны шаулап торган урманнар, хәлле татар авыллары, шул авылларның якты тәрәзәләре, сәнгатьчә бизәлгән, дәртле һәм моңлы чишмәләре озатып калыр. Табигать искиткеч матур бездә. Горурлыгыбыз, әлбәттә, Чатыртау! Бөгелмә, Бәләбәй калкулыгында урнашкан бу тау республикабызның иң биек ноктасы. Гаҗәеп матур тау. Юкка гына язучыларыбыз, шагыйрьләребез аңа сокланып, таң калып, берсеннән- берсе гүзәл әсәрләр язмыйлардыр. “Исәнме, матур тау! Туган як тәхете- Чатыр тау, исәнме!”-дип яратып дәшә аңа язучы Марсель Галиев.
“Ык, Стәрле, Мәллә елгаларының матурлыгын да күрсәгез икән сез. Аларның куе әрәмәле ярларында утырсагыз, үзегез дә композиторга әйләнер идегез. Шундый гүзәл төбәктә туып-үскән кеше җырчы да, шагыйрь дә булмасын, имеш,”- дигән иде Әнәс Исхаков.
Һәр зур елганың үз чишмә башы бар. Шуның кебек бүген әдәбият дөньясында лаеклы урын тоткан әдипләребезнең күбесе “Маяк” газетасы каршында эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсендә канат чыгарган, иҗади чыныгу мәктәбен узган.
“Гөлстан” – гөлләр иле. Менә ярты гасырдан артык инде ул шигырь яратучы кызларын, малайларын – нәни кошчыкларын үз канаты астына ала да, үсеп җиткәч, ил киңлекләренә очыртып җибәрә. Шулар арасыннан якташларыбыз, шагыйрьләр, язучылар Марсель Галиев, Флера Гыйззәтуллина,Нур Әхмәдиев, Ирек Бәдертдинов,
Илдус Гыйләҗев, Фәйрүзә Исмәгыйлева, Сәрия Вилдановаларны гына санап үтсәк тә, Азнакай җире татар иленә нинди уллар, кызлар үстерүен күзалларга мөмкинлек бирә.
Бездә талантлар күп. “Гөлстан”ның актив иҗат итүчеләреннән Фәһим Шәймәрдәнов, Фәүзия Төхфәтуллина, Резеда Шәрипова, Илдус Гобәйдуллин, Мөгамбәр Шәрифуллин, Әсгать Сәгытдинов, Нәфис Әхмәтов, Нәсимә Фазлыева, Дилә Гомәрова, Рәфыйк Биккенов, Нәсимә Камалиева, Гөлсирин Гобәйдуллина һ.б. күпләрне атап булыр иде.
“Гөлстан”да йөрәкләр сафлана, хисләр агара. Монда канатлар ныгый. Монда мәхәббәткә, туган ил, туган җиргә мәдхия җырлана,”- ди әдәби берләшмәнең җитәкчесе Нәфис Гәрәйшин.
Районыбыз көзгесе булган “Маяк” газетасы битләрендә без еш кына өлгереп җиткән шагыйрьләр югарылыгында иҗат ителгән шигырьләрне яратып укыйбыз. Аларны, әлбәттә, гөлстанчылар иҗат иткән.
Онытылмыйдыр ямьле Ык буйлары,
Киң җәйләүләр, яшел болыннар.
Яшьлегемә кире кайтырмын күк,
Кире китсәм килгән юлымнан.
Атлы уйнап үскән урамнарым,
Су коенган назлы Стәрлем.
Беренче кат тамган күз яшьләрем,
Беренче һәм тәүге хисләрем.
Җиңел булыр сыман, әгәр кайтсам,
Бирелгәндә авыр хисләргә.
Сусаганда кайтыр идем синең
Чишмәләрең суын эчәргә,-
дип туган ягы турында яратып яза Стәрле егете Илдус Мәрдәншин.
Рәшит Хәертдинов – Кәкре Елга авылы егете.
“Ялгыз җайдак” исемле китап авторы. Азнакай һәм аның кешеләре турында горур-ланып яза:
Ерак юллар,
Ком чүлләрен айкап,
Бик сагынгач туган ягымны
Кайтам кабат,
Һәм әйләнәм кат-кат
Урамнарын Азнакаемның.
Якташларым...
Якты елмаясыз,
Йөзегез көләч, тыйнак, татлы сүз.
Эшләрегез чын мактауга лаек,
Юк-бар күпертүләр файдасыз.
Әнә нинди биек матур йортлар,
Асфальт юллар, гүзәл бакчалар
Бизи илне, бизи Азнакайны,
Якташларым- уйчан парчалар.
Туган ягым гел-гел төшләремдә
Искә алмый калган көн сирәк
Үгет-нәсихәткә газиз әнкәм,
Дәваларга туган җир кирәк...
Районыбызда яшәп иҗат итүче башка гөлстанчылар турында һәм аларның кайбер иҗат җимешләре белән сез әдәби бюллетеньнәрдән укып танышырсыз.
Ә хәзер исә без Азнакай төбәгендә туып-үскән, Татарстан язучылар берлегендә әгъза булып торган әдипләребезнең кыскача гына тормыш юллары һәм аларның кайбер әсәрләре белән танышырбыз.
Һәр иҗат кешесенең “визит карточкасы”на тиң иҗат җимеше бар. Нур Әхмәдиев дидеңме, җанга якын моңы белән бергә үрелеп, “Каенлы юл” җыры күңелгә килә. (Нур Әхмәдиев сүзләре, Зиннур Сәфиуллин көе) “Каенлы юл” җыры башкарыла.
Нур Әхмәдиев 1946 нчы елның 14 нче декабрендә Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы Гарифҗан агай гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайның № 1 нче мәктәбендә урта белем алгач, Казанга килеп, 1965- 1970 нче елларда Ленин исемендәге университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1970- 1971 елда Сарлы урта мәктәбендә укытучы, 1971 -1977 елларда район комсомол комитетында бүлек мөдире, икенче секретарь, радио-тапшырулар студиясендә редактор булып эшли.
Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиевнең исеме җитмешенче еллар башында “Ял-кын” журналы, “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”), “Татарстан яшьләре” газеталарында басылган шигырьләре, хикәяләре белән күренә башлый. 1984 нче елда язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. Хәзерге вакытта Н.Әхмәдиев Әлмәт каласында яшәп иҗат итә.” Хәзинә” газетасының редакторы вазифасын башкара. Рафаэль Төхфәтуллин һәм М.Хәсәнов исемендәге премияләр лауреаты.
Бер укучы “Атларым, колыннарым” әсәреннән өзек укый. ( 4, 5 нче битләр)
Нур Әхмәдиев сүзләренә язылган “Карлыгачым”, “Унҗиде яшь”, “Каенлы юл”, “Бәхет төне”, “Әлмәтем”, “Әбиләр чуагы” һ.б. җырлар танылган җырчылар репертуарларында халык тарафыннан яратып кабул ителде.
(Нур Әхмәдиев сүзләре, Зиннур Сәфиуллин көе) “Бәхет төне” җыры башкарыла.
Безнең мәктәп китапханәсендә язучының “Кояш эзләүче малай”, “Зәңгәр күлдә ай коена”, “Атларым, колыннарым”, шулай ук әсәрләренең 4 томлыгы бар. Алар сезне көтә, укучылар.
Ялгыз гына бер кабер бар
Кара урман читендә
Кызыл йолдызлы мәрмәр таш
Тора кабер өстендә.
Шул җир өчен сугышканда,
Ярадан һәлак булган
Билгесез батыр яшь егет
Бу кабергә куелган.
Күмүчеләр дә егетнең
Исемен тапмаганнар.
Ә ташына язар өчен
Герой дип атаганнар.
Калкып тора аның кабере
Кара урман читендә.
Узып барган һәрбер юлчы
Чәчәк сибә өстенә.
Әле генә сез тыңлап үткән “Яңа исем” дигән шигырьне мәһабәт Чатыртау итәгенә сыенып утырган Уразай авылында туып үскән шагыйрь Әнәс Кари язган.Балаларның яраткан шагыйре Әнәс Кари улы Кариев 1920 нче елда крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1937 елда урта мәктәпне һәм 1939 елда Үзбәкстандагы Үргәнеч укытучылар институтын тәмамлаганнан соң шунда ике ел укытучы булып эшли, аннан туган якларына кайтып, 1942 елның җәенә кадәр мәктәптә укыта. Шул елның көзендә фронтка китә. Орлов тирәсендә барган сугышларда катнаша һәм, каты яраланып, армия хезмәтеннән азат ителә.
Кари үзенең кыска гына иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның “Балаларга бүләк” исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1947 елда басылып чыга. Шуннан соң 1954-57 еллар арасында тагын 6 китабы дөнья күрә.
Яңа көн
Талгын җилләр, эндәшкәндәй
Тәрәз чиртә дә
Уята мине йокыдан
Якты иртәдә.
Алсу кояш сөеп сибә
Җылы нурларын,
Яңарта кояш бакчада
Матур җырларын.
Каршыда тора елмаеп
Кадерле әнкәм:
“Туды тагын шат, матур көн,
Тор инде бәбкәм!”
Гөл янында
Чыккан иде Вил
Күңел ачарга,
Ал чәчәкле гөл
Күрде бакчада.
Әй, чәчәкләре
Матур бу гөлнең!
Кулы берсенә сузылды Вилнең.
Яратканын ул алды да өзеп,
Тагын үрелде:
“Булмый бит түзеп!”
Ләкин әйтте гөл:
“Кадерлем, җитәр,
Алай күп өзсәң,
Бар ямем бетәр.
Иртәгә бире
Чыксаң тагын да,
Бер матур чәчәк
Бирермен шунда.”
Гөлнең сүзенә Вил карышмады.
Һәм шуңа гөл дә
Яратты аны.
Шагыйрь үз әсәрләрендә балаларның тормышын, аларның уй-теләкләрен, холык-фигыльләрен яхшы белүен күрсәтә һәм шуларны шигырь теле белән оста итеп әйтеп бирә белә. Шуңа күрә аның шигырьләрен сабыйлар сөеп укыйлар, күңелдән ятлый-лар:
Ачуланып песиен әй кыйный Марат:
Акыл булыр, китабымны ертма кабат.”
Әби әйтә: “Үзеңә дә акыл булсын:
Китабыңны төрле җирдә калдырмассың.” (“Кем гаепле?”)
Әнәс Кари 1954 елның 4 апрелендә вафат була. Аның турында кызы Ләйсән Ка-риева язган истәлекләрне сез әдәби бюллетеньнән укый аласыз.
“Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры ( М.Галиев сүзләре, Луиза Батыр –Болгари көе)
“Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырының авторы – якташыбыз, язучы Марсель Галиев. Ул 1947 елның 8 октябрендә Балтач авылында туа. 1964 елда Азнакай урта мәктәбен тәмамлый. 1969 елда Казан дәүләт университетына укырга керә һәм уңыш-лы гына укып тәмамлый. Хәзерге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә.
Марсель Галиевнең әсәрләре матбугатта җитмешенче еллар башында күренә. 1979 елда аның “Еллар чалымы” исемле беренче китабы басылып чыга, 1980 елда ике китабы дөнья күрә. Ул киң катлам укучыларга “Ул чакта”, “Ерак урман авазы”, ”Сиңа мин кирәк”, “Алтын тотка” кебек китаплары белән таныш. “Марсель Галиев татар җыр поэзиясенә романс жанрын алып килде, аның “ Су буеннан әнкәй кайтып килә”,“Төнге күзләр”, “Таныр идең микән?”, “Көзге моң” романслары, поэзиянең
югары сәнгате булып, татар шигъриятенә яңа сәхифә булып язылдылар,”- дигән иде күренекле язучы Гариф Ахунов.
1997 елда, 50 яше тулган көннәрдә, язучының көлкеле хикәяләр, күренек-ле шәхесләр турында төртмәле сүз һәм шаян истәлекләрдән торган “Кәефең шәп-ме?” исемле җыентыгы басылып чыкты.
Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе Марсель Галиевне эссе жанрын-да иҗат ителгән “Догалы еллар” әсәре язучы буларак тагын бер баскычка югарырак күтәрде.
(“Казан утлары” журналының 1996 ел, № 9 саныннан 105 нче биттәге өзекне уку)
“Сибелгән татар” җыры (Ф. Гыйззәтуллина сүзләре)
Флера Гыйззәтуллина иҗаты турында сөйләгәндә еш кына: “Ул шигърияткә тор-
мышның үзеннән килде, аның шигырьләре тормышның үз авазы булып яңгырый,” диләр. Бу сүзләрдә хаклык бар. Тормышның кырыс хакыйкатен ипләп кенә, ашык-мый-кабаланмый гына, чынбарлыкның тирән серләренә төшенеп җиткән кешеләрдә генә була торган сабырлык белән сәнгатьчә образга әйләндерү- Ф. Гыйззәтуллинаны шагыйрә иткән төп сыйфат әнә шулдыр.
Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 нчы сентябрендә Әсәй авылында туган, 5 яшьтә -әнисеннән, 10 яшендә әтисеннән ятим калган.
Язмыш миңа ятимлеген биргән,
Хакимлеген биргән урманның!
Ылыс шавы, яфрак шыбырдавы-
Эшчәнлеге минем кулларның.
Язмыш миңа үги ана биргән,
Үгилекнең биргән баланын...
Үги:
Балам!-дисә, баланнарга
Таң тамчысы булып тамамын.
Язмыш миңа сәер ярын биргән,
Һәм сөюнең биргән бөеген.
Кыш аенда чыршы әйләнәли
Ай егете белән биедем.
Кыш өстеннән
Язлар йөгереп узды!
Кыңгыраулар гөлдә чыңлады.
Язмышларым әкияттәге төсле,
Әкиятләрнең азмы чыннары?!
Флера Гыйззәтуллина 1963 нче елда беренче шигырен бастыра. 1980 елдан ул- язу-чылар берлеге әгъзасы.
Флера апаның гыйбрәтле тормыш юлын сөйләү өчен генә дә үзенә бер көн кирәк булыр иде. Бүген ул бәхетле.
Чит җирләрдә җырым тынган иде,
Шөкер, күңел җырга омтыла.
Баш очыма үз кояшым калка,
Үзем кайтам туган йортыма...
Кош очырыр бала, алмагачлар
Алмаларын койган чагында,
Никадәрле бәхет, бәрәкәт бар
Мәрхәмәтле туган ягымда.
“Ал таулы Азнакаем” җыры башкарыла.
Яшь кәләшләрне үз куллары белән теккән бик матур туй күлмәкләре белән сөен-дерүче оста тегүче, 10 га якын китап авторы шагыйрә Флера Гыйззәтуллина бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итә.
Алдагы сүзебез яшь шагыйрә Фәйрүзә Исмәгыйлева турында. Ул 1963 елда Чу-бар Абдул авылында туып үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университе-тында укый. Хәзер Карамалы авылында яши. Балалар бакчасында тәрбияче. “Безне башлангыч класста укыткан Җәүһәрия апа Вәлиева беренче ата-аналар җыелышын-да ук әниемә болай дигән: ”...Фәйрүзә йөгерек укый... тик кайвакыт тәрәзәгә карый да дөньясын оныта”... Алтыдагы алтмышка, диләр. Хак икән . Әле дә айлы тәрәзәм-нән чыгып китеп, әллә кайларда югалган чагым. Әле туган авылым Чубар Абдулның тезелеп киткән тауларында йөрим, әле бөдрә әрәмәләрендә адашам... Шундагы шо-мыртыннан, камырлыгыннан авыз итә-итә, Мәллә елгасы ярына барып чыгам. Ә ин-де бераздан башкалага ук “очам”. Казан дәүләт университетының журналистика бү-легендә укып йөргән чагым... анда минем иң матур, иң самими кадерле студент ел-
ларым, яшьлек эзләрем һәм... тәүге татлы иҗат газабы кичергән мизгелләр калды...
Ә хәзер Карамалы авылында яшим. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Балалар
бакчасында тәрбияче булып эшлим. Ике кызыбыз һәм улыбыз өчен ул- туган авыл,”- дип яза үзе турында Фәйрүзә Исмәгыйлева.
Ирен читең белән көлеп кенә:
“Нигә соң ул шигырь?” дисәң дә,
Яшьлек белән генә сизмисеңдер-
Сискәнерсең әле, и, син дә!
Әйе, кеше малга омтылганда
Кирәкмидер шигырь.
Шулай да-
Бабайлардан калган гүзәллектә
Хиссез булу-гөнаһ бугай ла?! (“Шулай да”)
Без вакыт колы,
Кирәксә - төзәтеп һәм үзгәртеп,
Ә теләсә ул - ватып,
Һәр нәрсәне үз урынына куя
Китереп куя вакыт.
Күккә чөйдек Аебызны да-
Төзәттерә җимергәнне.
Тәхетенә менә туган тел-
Җиңдерә ул җиңелгәнне.
О, гаҗәп көчле зат ул Вакыт-
Буйсындыра теләгенә
Сәгать суга...
Юк, чаң сугу булып
Ишетелсен татар йөрәгенә, - дип, Сөембикә манарасына
ярымай куелуга да, татар теленең республикабызның дәүләт теле булуына, туган халкының үзаңы уянуга тирән сөенечен белдерә шагыйрә.
Шагыйрь Данис Хәйруллин 1945 елның 7 октябрендә Татшуган авылында ту-ган. Чалпы урта мәктәбен тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Армия сафларында хезмәт итә. 1972 елдан Чаллы каласында яши. 1992 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. “Хәтер”, “Йөрәк тибеше” исемле шигырь җыентыклары авторы.
Хәзер аның берничә шигырен тыңлап китик.
(Шигырь сөйләүче укучылар түбәндәге шигырьләрнең исемнәрен үзләре әйтеп сөйлиләр.)
Изгелек ул-Идел кебек олы,
Изгелек ул-кояш кебек җылы,
Изгелек ул-мәхәббәттәй сылу
Мең сырхауга дәва бер изгелек кылу.
Изгелекне алып, биреп булмый;
Изгелекне чәчеп, урып булмый.
Изгелек ул- җирдә яшәү төсе,
Тоя аны изгелекле кеше. (“Изгелек”)
Эпиграф аның һәр битенә-
Кеше, мылтык, капкын.
Эләгү җиңел, тик котылу гына
Авыр бу китаптан.
Зур да түгел кебек, ә шулай да
Җир озынлыгы ул...
Кызар кеше, кызар!
Кызыл китап- йөз кызыллыгың ул. (“Кызыл китап”)
Мәрҗанине укып белдек кырык узгач,
Сәясилек белән гакыл корып тузгач.
Соң булса да уң булсын, дип әйтүең хак-
Әйдә, халкым, бераз гына күз ач инде!
Кол Гали дә коллыгыннан, шөкер, азат.
Тарих төпкеленнән чыгу мең-мең газап,-
Кемнәр генә, ниләр генә ыргытмаган,-
Әйдә, халкым, хәл кадәргә тазарт инде.
“Әлиф”тән дә аерылгач калдык “А”га,
Телгә, дингә сукты сукыр алтын дага.
Хөррияткә соңга калмый көмеш санап-
Ашык, халкым, күп кавемнәр чаба инде.
Ләҗнүн-мәҗнүн булып кына калмас өчен,
Зекер кылып Әхмәд эшен, Алмас эшен,
Инкыйлабта үз кыйблаңны эзләгәндә,
Олуг халкым, һич жәлләмә көчең инде! (“Инкыйлаб”)
“Җир китабы”, “Җилкенү”, “Серле мәгарә” һ.б. китаплар авторы Илдус Гыйләҗев шагыйрь булуы өстенә җаны-тәне белән җир кешесе дә.
“Республикада, ихтимал, беренчеләрдәндер “Коммунизмга” колхозында картлар йорты ачылды. Бу йортка без Илдус белән бергә узган көздә кереп чыктык.
-Персидәтел килгән мәллә?- диде караватыннан ак балакларын салындырып утырган чиста киемле бер карчык.- Улым, кил әле монда, минем күзләрем күрми, битеңнән бер генә сыпырыйм әле...
Илдус килде. Әбигә ике кулын бирде, иелде. Әби аның чәчләреннән, битләрен-
нән сыпырды, берөзлексез рәхмәтләр укыды, сукыр күзләреннән яшь килде.
Йә, шундый кеше әдәбиятка килми каламы инде? Ул бит җирдә “Мин колхоз председателе” дип, “Барысын да мин хәл итәм” дип күкрәк киереп, команда биреп йөрми, ул җирне, кешеләрнең йөрәген тоеп яши. Җирдән, кешеләрдән илһам алып яши,”- дип язган иде 1988 елда танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев “Җир китабы”на сүз башында.
Шигырьләрне җиргә язам.
Әйтеп куя дуслар очрашканда,
Төртмә якка бераз авышып:
-Тел өйрәнгән кеше, вәт әкәмәт,
Ятсын инде җиргә ябышып.
Бу җирләрне, дуслар, кем соң сөрер,
Кем тырмалар, чәчәр тигезләп?
Таралышсак шулай барыбыз да,
Читтә үскән чәчәкләр эзләп.
“Яратам, -дип, -сине, туган җирем”-
Җырлап кына йөрү аздыр ул.
Яратасың икән- эшләп күрсәт!
Кагыл җиргә олы наз белән.
Икмәк, сөтсез, итсез булмас әле,
Яшәгәндә җирдә кешелек.
Авылым үсә әнә төзекләнеп,
Муллык җырларына кушылып!
Шигырьләрне мин бит җиргә язам.
Сездән бары шул аермам.
Үзем корган һәр йорт- яңа куплет,
Яңа урам- яңа поэмам!..
Илдус Сабир улы Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Урсай авылында туган. 1970 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый, армия хезмәтендә була. 20 елдан артык колхоз рәисе булып эшли. 1990 елда Язучылар берлегенә кабул ителә. Ул Та-тарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, дүрт шигырь китабы авторы.
Гомеремдә җыйдым гыйлем-
Мөгаллимнәр бирде белем.
Күңелемә якын итеп
Алган сабак- туган телем.
Бабаларым саклап килгән
Һәрбер аваз, ымлык, сүзне,
Җөмләләргә оештырып,
Акыл таҗы- мәгънә тезде.
Башкалар һич үпкәләмәс,
Телне алга куйган өчен.
Анам сөте белән сеңгән...
Шуңа тәмле, күркәм, өстен!
Ул булганда адашмабыз-
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам телен- татар телен! (“Туган тел”)
“Илдус Гыйләҗев чүлмәкчедән күрмәкче шигырь язмый, беркемгә дә иярми, аның үз ысулы, үз темалары, үз кыйбласы бар. Өлгергән, җитлеккән шагыйрь ул,” - ди аның турында Г.Тукай премиясе лауреаты Гамил Афзал.
“Азнакаем көт инде” җыры башкарыла. (Сәрия Вилданова сүзләре)
Җир йөзендә җиде могҗиза бар диләр - ялгышалар. Җир йөзендә сигез могҗиза бар. Сигезенчесе- хатын-кыз.
Укучылар күңеленә матур, мәгънәле шигырьләре, сәхнәләрдә уйналып килүче пьесалары, комедия – драма әсәрләре белән үтеп керүче, районыбызның танылган өлкән шагыйрәсе Сәрия Вилданова исә үзе бер могҗиза- тугызынчы могҗиза.
“Мин ялгызым җиде чакрымны кайтып йөрдем. “Чаткаран” чокырының текә таш кыясына менеп исемемне яздым. Юл буендагы салам эскертенә “оя” ясап, шунда утырып шигырь яздым. Бик бәхетле идем мин бу мизгелдә,”- дип искә ала Сәрия апа.
Сәрия Вилданова 1936 елның апрель аенда Урманайдан җиде чакрым ераклык-тагы Галимовка авылында туа. Яшьли ятим калган Сәрия апа 4 нче классны “5” ле билгеләренә генә тәмамласа да, аягына, өстенә булмавы сәбәпле, укырга бара ал-мый. Ә аннан соң нәрсә булганын әдәби бюллетеньнән укып белерсез.
Сәрия апаның бөтен гомере халык белән тоташкан булганга, халыкның тормы-шын, шатлыгын, кайгысын, ачлыгын, туклыгын үз өстендә татып белгәнгә, аның шигырьләре бигрәк тә халыкчан. 1999 елда ул, хаклы рәвештә, Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде.
Равил әйтә: ”Әти,-ди,-
Урам нигә агарган?
Әйтегез миңа шуны,
Ул аны каян алган?”
Әтисе әйтә “снег”,
Әнисе әйтә “упал”, ди.
Равил әйтә: “Нигә соң ул
Егылгач еламый?”-ди.
Әтисе эзли җавап,
Әнисе эзли җавап.
Урыслы татар булсаң,
Җавап табулар газап. (“Җавап юк”)
Ә хәзер сүз 11 нче сыйныф укучыларына бирелә. Алар сезгә Сәрия Вилданова-ның “Тапланган чәчәкләр” пьесасыннан өзек уйнап күрсәтерләр.
“Туган авылым Үчәлле” җыры (Рөстәм Зәкуанов сүзләре, Илгиз Закиров көе)
Очрашканда бар да сорый
Син кайдан дип гадәттә.
Танышыма икеләнми
Җавап бирәм, әлбәттә:
-Азнакайдан!-дим мактанып,-
Кара алтын җиреннән.
Чатырдаудан, җырлап аккан
Чишмәләре иленнән.
Иген иккән затлы яктан,
Икмәкле Үчәлледән!
Чатыртауны “үзләштерде”
Нур Әхмәди, Ирек Бәдри.
Имештер лә тауны тери
Илдус Гыйлаҗ, Марсель Гали.
Тауның икенче ягын,
Онытмагыз, дусларым,
Чатыртауны тотучы
Үчәлледән - без барын!-
ди Рөстәм Зәкуан шушы шаян шигырендә , якташларын искә алып һәм шагыйрьлек-кә җитди заявка ясап.
Әйе, “Бүген мине аеруча борчыган мәсьәлә - милләтемнең, туган телемнең яз-мышы,”- дип борчылып шигырьләр иҗат итүче авылдашыбыз шагыйрь Рөстәм Зә-куан – безнең горурлыгыбыз. Ул 1957 нче елда Римза апа һәм Газизьян абыйлар га-иләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Үчәлле сигезьеллык мәктәбен тәмамла-гач, күрше Тымытык авылы урта мәктәбенә йөреп укый. Аннан авылда шофер булып эшләү. Шул чагында ук иҗатка омтылган егет Казан дәүләт университетына юл тота һәм журналистика факультетына укырга керә. Рөстәмдә әдәбиятка тартылу юктан гына түгел. Аның әнисе Римза апа Закирова 40 елдан артык гомерен авылда китапханәче булып эшләп сәнгать дөньясының үзәгендә кайнаган кеше. Андыйлар турында гадәттә “Кечкенә дә төш кенә” диләр. Бүгенге көндә авыл китапханәсе ур-нашкан бина диварына Римза апа хөрмәтенә мемориал такта куелган. Чөнки ул, үзе турында бары якты истәлекләр генә калдырып, бик иртә вафат булды.
Укыганда һәм “Маяк” газетасында эшләгән елларында Рөстәм Зәкуанов шак-тый кызыклы , көн кадагына сугучы мәкаләләрен еш яза. Ләкин язмыш аны, журна-листикадан аерып, авыл хуҗалыгы белән бәйли. Перспективасыз саналган Илбәк авылын алдынгылар рәтенә чыгарып, мәктәпле, газлы, сулы, юллы итеп өр-яңа яшәү сулышы өрә. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алып, Дәүләт Советына депутат булып сайлана. Шуннан бирле ул Казанда. Һәм Казанга күчеп килгәч, кулына кабат каләм алып, авылда үткән еллары өчен дә, икеләтә, өчләтә үҗәтлек белән шигырьләр язарга тотына. Ә язганнары – авыл, аның кешеләре, аларның борчулары, шатлыклары, заман проблемалары, туган як табига-тенең матурлыклары, һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт.
Мәхәббәт, давыл кебек,
Бөтерә җилләрендә.
Мәхәббәт явыз кайчак,
Чылата күз яшенә.
Мәхәббәт, бураннардай,
Тормышта адаштыра.
Көзге әче зилзиләдәй,
Күңелне саташтыра.
Мәхәббәт ул язларда
Дөньяга нур тарата.
Сагышлары булса да,
Җаннарыңны җылыта.
Мәхәббәт яндыра утта,
Сала аккан суларга.
Җирдә яшәү булмас иде,
Әгәр сөю булмаса,-
дип мәхәббәттә ирләрчә яна, сөя һәм сөелә, шуны укучысына җиткерә белә.
Үзе дә бик матур җырлый белгәнгәме, ул әле җырлар авторы да. “Кар сулары”, “Сыерчык бураннары”, “Миңлегөл”, “Белмим нигә”, “Сулмасын гөлләрең” һ.б. шундый җырлары тыңлаучыларын һичшиксез табар.
Тауга карап тау булмадым,
Тауларны тик яраттым.
Таудай, башны горур тотып,
Яшәргә дип җан аттым.
Тауга менеп моңнарымны,
Җырларымны яңгыраттым.
Башкаема сагыш төшсә,
Чатырдауда тараттым.
Бу тормышның авырлыгын
Йөгәнләргә тырыштым.
Әй син, дөнья, гүзәл дөнья,
Сине өзелеп яраттым,- ди Рөстәм Зәкуан тормышка, яшәүгә
мәхәббәт белән сугарылган шигырьләренең берсендә.
Азнакаем, ямьле Азнакаем,
Иркен синең урман-кырларың.
Тырыш халкың эчә челтерәп аккан
Зәңгәр күзле чишмә суларын.
Юлаучыга хәерле юл тели
Иркен, тигез асфальт юлларың,
Ярларына дәшеп, чакырып тора
Мул балыклы елга, күлләрең.
Куеның тулы нефть хәзинәсе,
Җир өстендә алтын бодайлар.
Киң кырларны мактап тирбәләләр
Зәңгәр күктә җырчы тургайлар.
Чатырдау да сиңа кулын изәп
Сәлам биреп тора ерактан.
Мәгърур биеклектән эндәшкәндәй:
“Бәхет тап,” -дип шушы төбәктән.
Азнакаем, туган ягым минем
Яшеллеккә, нурга төренгән.
Җырлар җырлый халкың сине зурлап,
Син мактауга, данга күмелгән.
Яшел бишек- гүзәл Азнакаем
Таулар итәгендә урнашкан.
Ургып аккан ярсу Ык суларың
Чулман, Иделләргә тоташкан.
(Азнакай турында җыр башкарыла.)
Шушының белән районыбызда туып-үскән шагыйрьләребез, язучыларыбыз иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәбез тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Шушы яктан, шушы туфрактан без.
Шагыйрә К.Булатова белән очрашу үрнәге....
Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...
Татар теле дәресләрендә уеннар куллану-рухи физик яктан сәламәт булу ул.
Асылова Л.Т. “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның...
Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе
Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе...
Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе
Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе...
Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе
Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе...
Авторлык программасы "Шушы яктан, шушы туфрактан без"
Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши тор...