Бездә бүген Тукай бәйрәме
презентация к уроку (7 класс) на тему
Это сказка-пьеса, посвященная великому татарскому поэту Г.Тукаю. Вторую часть данного материала составляет викторина на тему: "Знаете ли вы Тукая?" с готовой презентацией.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Бездә бүген Тукай бәйрәме" | 52 КБ |
Предварительный просмотр:
Бездә бүген Тукай бәйрәме
(Бөек шагыйребез Г.Тукайны искә алуга багышланган әдәби кичә)
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
Г.Тукай
Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.
Тукай да кечкенәдән әкиятләр яраткан. Инде шагыйрь булып җитлеккәч, ул үзенең нәни дусларына шигырьләр, әкиятләр язган. Без дә бүген үзебезнең әкияти -пьесабызны уйнап күрсәтербез.
Сабантуй атнасында
Катнашалар:
Сөембикә
Былтыр-Сөембикәнең яраткан егете
Айсылу-Сөембикәнең дус кызы
Шүрәлеләр
Яшьләр
(Сәхнәдә урман күренеше, агачлар. Айсылу белән Сөембикә судан кайталар. Еракта яшьләрнең гармунда уйнап җырлаган тавышлары ишетелә.)
Айсылу. Әнә егетләр сабан туена сөлге җыярга чыкканнар. Сөембикә ишетәсеңме, Былтыр гармунда уйный.
Сөембикә. Ә син, Айсылу, сабан туена нәрсә әзерләдең?
Айсылу. Мин сөлге чиктем. Әйдә, егетләр бу очка җиткәнче, чиләкләрне куеп, бүләкләрне алып чыгыйк.
(Кызлар китәләр. Сәхнәгә колгага яулыклар, сөлгеләр бәйләгән яшьләр керә. Алда гармун белән Былтыр. Яшьләр “Сабан туе” көен җырлыйлар.
Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе шул.
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп
Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары шул.
Котлы булсын, колхоздашлар,
Ямьле сабан туйлары.
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар, бергә-бергә шул.
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
Җырлап бетерүгә, Сөембикә чиккән сөлге алып чыгып, колгага бәйли. Бию көе яңгырый. Сөембикә бии.
Айсылу да сөлге алып чыгып, колгага бәйли. Курайда“Галиябану”көен уйный.
Казаннан кайткан кунак кызы Айгөл чиккән кулъяулык алып чыга. “Аерылмагыз” көен җырлый, яшьләр аңа кушыла.)
Аерылмагыз Чулпан Зиннәтуллина көе
Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Кушымта: Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.
Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз
Сулар үргә акса да.
Кушымта.
Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем.
Нигә без бергә чакларның
Белмибез кадерләрен?!
“Их, шома басабыз” көе яңгырый. Бер төркем яшьләр бии, калганнары җырлый.
Уйнат, уйнат гармуныңны,
Биесеннәр егетләр;
Безнең илнең егетләре
Бар да бөркет кебекләр.
Их, шома басабыз,
Биеп күңел ачабыз.
Сайрат, сайрат гармуныңны,
Җилкенсеннәр яшь кызлар;
Безнең кызлар нурлы йөзле,
Әйтерсең лә йолдызлар.
Их, шома басабыз,
Биеп күңел ачабыз.
Әйдә, әйдә, катырак бас,
Биегәнне күрсеннәр.
Баскан җирдә ут чыгара
Безнең яшьләр дисеннәр.
Их, шома басабыз,
Биеп, күңел ачабыз.
(Яшьләр сәхнәдән чыгалар. Сәхнәгә шүрәлеләр керә. Шүрәлеләр биюе.)
Шүрәле. Әй, урман сарыклары! Барыгыз, Сөембикәне миңа тотып китерегез! Карагыз аны, Былтыр күрмәсен!
(Шүрәлеләр сәхнәдән китә. С.Сәйдәшевның “Вальс”ы яңгырый. Кулларына чәчәкләр тотып, кызлар сәхнәгә чыга. Алар вальс бииләр. Вальсның ахырында шүрәлеләр керәләр. Сөембикәне эләктереп алып китәләр. Башка кызлар качалар.
Сәхнәгә Былтыр керә. Аңа каршы Айсылу йөгереп килә.
Айсылу. Былтыр, Былтыр! Сөембикәне Шүрәле урлады!
Былтыр. Урлады?! Ул бит миңа ант итте. Беркемгә дә тимәм диде. Күрсәтермен мин аңа, урман сарыгына!
Айсылу. Шүрәленең урман ягына киткәнен күрдем. Аны тизрәк эзләп табарга кирәк. Киттек, киттек!
(Китәләр. Сәхнәгә шүрәлеләр һәм Сөембикә керә)
Шүрәле. Менә хәзер безнең белән урманда яшәрсең. Җырлап-биеп, безнең күңелне ачарсың.
Сөембикә. Юк, үтерсәгез дә сезнең янда тормам. Мине Былтыр эзләп табып коткарыр. Әнә, ул монда килә! Коткарыгыз, мине коткарыгыз!
(Былтыр сәхнәгә керә)
Шүрәле. Юк, юк. Мин сиңа бүрәнә күтәрешмим. Әйдә, хәзер үк кети-кети уйныйк!
Былтыр. Уйнарбыз. Ләкин башта табышмаклар ярышы уздырабыз. Табышмакның җавабын таба алмаган кешегә җәза бирелер. Һиндстанда андый кешеләрне суга батырганнар. Әгәр дә син җавапларны тапмасаң, Сөембикәне миңа бирерсең.
Шүрәле. Һи, мин табышмакның җавабын хәзер үк табам аны. Әйдә, тизрәк әйт тә, кети-кети уйнарга бармакларым кычытып тора.
Былтыр. Я, әйт!
Агачтан биек, үләннән кечкенә. Ул нәрсә?
Шүрәле. Бу минем мөгеземдер. Ул шундый матур. (Мөгезен сыпыра)
Былтыр. Әй, аңгыра! Ул-яфрак!
Менә тагын табышмак: “Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач”.
Шүрәле. Бусы инде минем күзләремдер. Алар шундый матур ялтырыйлар.
Былтыр. Һи, синең күзләрең дә матур булсын, имеш. Аңгыра сарык! Шуны да белмисең! Ул бит йолдызлар һәм ай!
Шүрәле. Тагын бер җиңелрәк табышмак әйтсәң, табам да бирәм.
Былтыр. Юк! Әйдә, көрәштә сынашабыз. Алыштанмы, салыштанмы?
Шүрәле. Мин риза. Мин сине күккә кадәр чөеп җибәрәм.
(Көрәшәләр. Былтыр Шүрәлене ега)
Былтыр. Я, акылыңа утырдыңмы инде?
Шүрәле. Утырдым. Ләкин минем бер үтенечем бар. Мине яшьләр уенына алырсызмы?
Былтыр. Анысын инде Сөембикәдән сорарбыз.
(Шүрәле Сөембикәне алып керә. Былтыр аны кочаклап ала).
Былтыр. Я, Сөембикә, Шүрәлене уенга алабызмы?
Сөембикә.Кызларны куркытмасмы соң?
Шүрәле. Юк, юк. Моннан соң бервакытта да куркытмам.
(Сөембикә яшьләрне чакыра. “Сөмбел” көен җырлап бииләр.)
С.Садыйкова көе.
М.Фәйзи сүзләре.
Ак калфагың чиккән, бөккән,
Ука белән чукланган.
Ай, Сөмбел, вай, Сөмбел,
Керфегең гөл, күзең күл;
Ай, Сөмбел, вай, Сөмбел,
Сөйгәнемне үзең бел!
(“Сөмбел” көе астында укучылар сәхнәдән чыгалар).
Кичәнең икенче өлеше.
Алып баручы. Укучыларыбыз безгә нинди оста итеп уйнап күрсәттеләр. Яңадан бөек Тукайның Шүрәлесе, Батыры белән очрашкандай булдык. Алар һаман безнең белән, алар һаман яшь. Ә сез үзегез бу шагыйрьне, аның иҗатын яхшы беләсезме соң? Тикшереп карыйк әле. Кичәнең икенче өлеше - презентация – викторина.
(“Туган тел” җыры тыңлана.)
Викторина сораулары:
Габдулланың туган авылы (Кушлавыч)
Г.Тукайның нинди шигырьләрен беләсез? (“Туган авыл”, “Бишек җыры”, “Сабыйга”, “Безнең гаилә”, “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт”, “Бу кайчак була?”, “Җир йокысы”, “Гали белән Кәҗә”, “Кошларга”)
Г.Тукай кайчан туган? (1886 нчы елның 26нчы апрелендә)
Г.Тукайның бер шигырен сөйләгез.
(“Таз” һәм “Фатыйма белән Сандугач” шигырьләре)
Тукайның кушаматы (Апуш)
«Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине э ткәннәр дә төрткәннәр...” дип яза Тукай. Сүз кайсы авыл турында бара?
(Г.Тукай “Исемдә калганнар”әсәре, Өчиле авылы.)
Табышмак әйтәм... Сорау бирәм...
А)Табышмакның җавапларын
Эзләмә әллә кайдан.
Укысаң әгәр тырышып –
Син табырсың Тукайдан.
Б) Кәҗә белән Сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?
В)Пар атларны җиктереп арбага,
Чыгып киткән Казан дигән калага. Ул кем?
Г) “Шар яра ,ди, бар урманны җыеп,
Кысканга Былтыр кычкыра быел” (Шүрәле)
Д) “Кайда ул безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Кайда соң дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары”. Кайсы шәһәрдә? (Казанда)
Е) Сачен тарап алтын тарак белән
И бизәнә, ясана.
Вә шуннан соң кинә суга чума –
Нәрсә кала басмада? (Алтын тарак)
Ж) Җәй көне. Эссе һавада ул суда койна, йөзә;
Чәчрәтә, уйный, чума, башы белән суны сөзә.
Ул нинди малай? (Тукай)
З) Дөньяда күп нәрсә белдең син нинди тел аркылы? (Туган тел)
Габдулланың әти-әнисенең исеме (әтисе – Мөхәммәтгариф, әнисе – Мәмдүдә исемле)
Бу нинди җыр? (“Туган тел” җыры)
10.Сәгъди абзый йортына Тукай ничә яшендә килә?
(алты яшендә)
“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-Кырлай диләр,
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Ул авылның, - һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде”.
Бу өзек нинди әсәрдән алынган? (“Шүрәле”)
Нинди әкиятләрен беләсез?
(“Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле”)
Тукайның балачагы кайларда узган?
Г.Тукай исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? (премия булдырылды, һәйкәл куелды, музей ачылды, Тукай исемен район, урамнар, госфилармония йөртә һ.б.)
Тукай кем булган? (шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе)
Тукай бюстын иҗат иткән татар скульпторы. (Бакый Урманче)
Тукай үлгән ел һәм урын. (1913, Казан шәһәре, Клячкин больницасы).
Алып баручы.
Бүген сез, укучылар һөнәр-осталыкларыгызны, бөек шагыйребез турында тирән белемнәрегезне күрсәттегез. Мондый алмаш булганда безнең Туган телебез – Тукай телебез үлмәс! Рәхмәт сезгә!
Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан – ел Тукайның фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм аныграк рәвеш ала. Әйтерсең лә без аңа якынаябыз. Ул “үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш – үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр җөмләсенә керә.
Яшәсен халык әдибе!
Яшәсен Туган тел!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Бер, ике, өч, бездә гайрәт. бездә көч!"
Зурлар группасында әти-әниләр белән күңел ачу кичәсе....
КВН по биологии " АҢ. сөяк һәм кан-бездә бүген кунаклар.ә организмның һәр мизгеле өчен кирәкләр!"
"Укучыларның биология фәненә карата танып-белү активлыгын арттыру».Кан һәм сөяк» темалары буенча белемнәрен гомумиләштерү, тирәнәйтү. Закон һәм төшенчәләрне ничек үзләштерүләрен тикшерү"...
Тема: “К” һәм къ авазы бездә кунакта".
Максат: (къ),(к) авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм укырга өйрәнү, өйрәнгән материалны кулланану, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү....
Әкият геройлары бездә кунакта (башлангыч сыйныфлар өчен дәрес проекты)
Өйрәнелгән бүлек буенча йомгаклау дәресе үткәрү өчен эшкәртмә. Башлангыч сыйныфлар өчен....
Мәхәлләбездә Ислам дине."Ватаным Татарстан"газетасында бастырылган мәкалә.
Мәхәлләбездә Ислам дине. Әлеге мәкаләдә авылдагы ислам диненең торышы яктыртыла....
Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” Магариф 9/2018
Публикация статьи по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” (методическая разработка урока по татарской литературе в 6 классе по творчес...
"Сөмбелә бездә кунакта" . Класстан тыш чара эшкәртмәсе
Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы матур бәйрәм- Сөмбелә бәйрәмен үткәрә торган булган. Гимназиябездә ел саен шушы матур бәйрәм үткәрелә....