фәнни эш
статья по теме

Гайнутдинова Зульфия Марсовна

Ф.Бәйрамованың "Кыңгырау " повестендә символик образлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyngyrau.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                Ф.Бәйрамованың  “Кыңгырау” повестендә символик образлар.

“Кыңгырау повесте “Болын”нан соң нибары биш кенә ел гомер узгач языла, Культ заманнарын, Сталин лагерьларын үз күзләре белән күргән язучылар әле шул хакта әсәрләр язарга кыймыйча торганда, В. Шаламов, Е. Гинзбурглардан калышмыйча 37 яшьлек язучы Фәүзия Бәйрәмова культ темасына багышлап, “Кыңгырау” дигән тетрәткеч әсәрен иҗат итә. Ибраһим Сәлаховның “Колыма хикәяләре”, “Тайгак кичү”ләре, Аяз Гыйләҗевның “Ягез, бер дога”сы һәм башкалар – болар барысы да язучыларның үзләренең башларыннан кичкән вакыйгалардан чыгып, истәлекләр жанрында бар ителгән яхшы әсәрләр.

Кайчандыр Айсылу карчык бүрәнәләрен үзе үк кисеп бураткан мәктәп бинасын иртәгә сүтеп, күрше авылга малчылар йорты итеп күчереп алып китәчәкләр. Айсылу карчык хәзер нибары ике-өч кенә бала укып азапланган, инде алары да соңгы укытучысы, соңгы балалары белән күрше авылга укуга күчерелгән иске мәктәпкә килә. Ул иске мәктәпнең йөрәккә якын “исен” тоеп йөрәгенә тотына. Әмма аңа иң кадерле нәрсәне алып калып өлгерергә кирәк. Ул – кыңгырау. Сталин лагерьларын үтсә дә, беркатлы булып калган карчык аны беркемгә дә кирәкми дип уйлый. Ә ул кирәк икән. Ничек кирәк икән әле! Әйе, тургай баласы кебек учка сыйган кечкенә кыңгырау аның мәңгелек эзәрлекләүчесе, аны улсыз, баласыз, ирсез калдыручы Кыяметдин, дөресрәге, аның тиле оныгы кулында икән. Кыяметдин Айсылуга аның үз чәч чулпыларыннан коелган мәктәп кыңгыравын бирмәячәк. Әнә ничегрәк кенә фикерли бит ул: “Кыңгырау, имеш... Кыңгырау... Кыяметдиннең дә бәгыренә таш булып утырган кыңгырау бит ул. Айсылу карчыкка биргәнче, ул аның телен йолкып алып, утта эретер, чүкеч белән төяр, кыңгыравыннан бер йодрык ясар, әмма бирмәс! Мыскыллыкта үткән малай чагына үч итеп булса да бирмәс!”

Күргәнебезчә, әсәрдәге кыңгырау образы милләтне уятучы символ дәрәҗәсенде күрсәтелгән. Әлеге  әсәр турында А. Хәлим болай яза: “Кыңгырау”да язучының сурәтләү чаралары, теле искиткеч төгәл. Сыгылмалы. Музыкаль. Ул чишмә тавышын хәтерләтә, үзе белән авыл табигатенең мәңге тере хуш исләрен алып килә. Бер генә мисал. Менә сезгә утыз җиденче ел көзе: “Шактый вакыт үз уйларына батып утырды Айсылу. Әйтерсең лә дөньяга берни булмаган! Әйтерсең лә ил өстендә кара шом, шикләнү дә, төнлә алып китә торган НКВД машиналары да юк, халык дошманнары да юк...”

Ун ел утырып чыккан, тагын да ун ел ирен көткәннән соң, инде картлыгында булса да авылда яши алу хакына аңардан язма рәвештә ваз кичәргә мәҗбүр булган Айсылу образына карата язучының яңа герой концепциясенә булган таләбе тагын да ачыклана һәм кискенләшә төшә. Бер караганда, язучының мантыйгын аңлау да кыен кебек. Бу кадәр җәфалар кичергәннән соң иреннән ваз кичү... Дөрес, тормышта андыйлар күп булса да, безнең аны иренә хыянәт иттерәсебез килми. Әмма аңлыйбыз: тормышның язылмаган законнары еш кына язучы мантыйгыннан күпкә катлаулырак булып чыгучан. Айсылу – катлаулы шәхес. Аны яклап та, хөкем итеп кенә дә булмый. Аны бары тик яшәп кенә аңлап була. Язучы аны хөкем дә итә һәм яклый да. Әйе, татар әдәбияты мәми авызлар тәрбияләүдән туктарга, көрәшчеләр әзерли башларга тиеш” . Айсылу өч баласы өстенә көтүче Вәлигә барса барды, Кыяметдин ягына әйләнеп тә карамады. Төрмәләрдә утырып кайткан көтүче хатыны булды, авыл хатыннары кебек, җилкә белән печәнен ташыды, утынын кисте, каралды, янды, корышты – ләкин сынмады!

.

Йомгак ясап әйткәндә “Кыңгырау” әсәрендә яктыртылган мотивлар үзләре татар укучысын уятучы кыңгырау рәвешен алган. Кыңгырау символы аша автор үткәнебезне, үткәндәге хаталарыбызны онытмаска, Кыяметдин кебекләрне үрчетмәскә чакыра.