6 нчы сыйныфлар өчен тест.
тест (6 класс) на тему
6 нчы сыйныфларның татар группалары өчен 1 нче чирекне йомгаклау контроль эше.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
6_klass_test._1_chirek.docx | 16.38 КБ |
Предварительный просмотр:
6 нчы сыйныфның татар группалары өчен 1 нче чирекне йомгаклау контроль эше. (Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина дәреслеге буенча)
1 нче өлеш.
А-1. Татар телендә мөстәкыйль сүз төркемнәренең саны.
а) 5
б) 7
в) 8
г) 9
А-2. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә төре бар?
а) 2
б) 3
в) 4
г) 6
А-3. Исем нәрсә белдерә?
а) предметның билгесен
б) эш яки хәлнең билгесен
в) предмет яки затны
г) предметның санын, исәбен
А-4. –дан/ -дән,-тан/-тән, -нан/-нән нинди кушымчалар?
а) килеш;
б) тартым;
в) күплек сан.
А-5. Кушма исемне билгеләгез.
а) химфак;
б) бала-чага;
в) озынборын;
г) күбәләк
А-6. –таш/-тәш, -даш/-дәш нинди кушымчалар?
а) килеш;
б) тартым;
в) исем ясагыч;
г) күплек сан.
А-7. Бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә уртак булган исемнәр.
а) уртаклык исемнәр;
б) ялгызак исемнәр.
А-8. Исемнәр җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып киләләр?
а) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл;
б) ия, хәбәр;
в) ия, тәмамлык;
г) ия, хәл.
А-9. Иягә нинди билге хас түгел?
а) ия янында бәйлекләр, бәйлек сүзләр килергә мөмкин;
б) ия составында күплек, тартым кушымчалары була;
в) баш килештә генә килә.
А-10. Ясалышы ягыннан исемнәр ничә төрле булалар?
а) 3;
б) 4;
в) 5;
г) 6.
2 нче өлеш.
Казанда Арча кыры дигән борынгы урамны беләсезме? 2. Шул урамда, Культура һәм ял паркы турысында, бер мәһабәт бина бар. 3. Заманында анда Духовная академия булган, безнең заманда – мәктәп. 4.Бинаның өске катларында кеше тормый, анда аудиторияләр, клуб, китапханә, спорт залы. 5.Түбәндә, подвалда, җыештыручылар, мич ягучылар, шоферлар, тагын әллә кемнәр тора. 6.Мин менә шул подвалда үскәнмен. 7.Әткәй – мич ягучы, әнкәй – идәннәр себерүче. 8.Мин үзебездән ерак түгел унсигезенче татар мәктәбендә укыдым... (Г. Әпсәләмов)
В-1. Өзектән ялгызак исемнәрне язып алыгыз.
В-2. Тартым белән төрләнгән исемле җөмләләрне күрсәтегез.
В-3. Урын – вакыт килешендәге исемнәр булган җөмләләрне күрсәтегез.
В-4. Күплек сандагы исемнәр булган җөмләләрне күрсәтегез.
В-5. Сүз ясагыч кушымчалы исемнәр булган җөмләләрне күрсәтегез.
В-6. Төшем килешендәге исем булган җөмләне күрсәтегез.
В-7. Иялек килешендәге исем булган җөмләне күрсәтегез.
В-8. Исем хәл булып килгән җөмләләрне үсә бару тәртибендә күрсәтегез.
3 нче өлеш.( С)
Эш беткәч, уйнарга ярый.
Г. Тукай язган шигырьнең төп фикере исеменә үк чыгарылган: эш беткәч, уйнарга ярый.
Ни өчен болай дип әйтәләр? Үзегезнең фикерегезне 4-5 җөмлә белән белдерегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.
8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты....
5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты
5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты...
5-6 нчы сыйныфлар өчен тест
5-6 нчы сыйныфлар өчен тест. Тест бердәм дәүләт тесты формасында төзелгән...
7нче сыйныфлар өчен тест
Бу тестны мин рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен ясадым...
И.Л.Литвинов дәреслеге буенча 1,2, 3, 4 нче сыйныфлар өчен тест материалы.
Әлеге тест материалы И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипованың 1-4 сыйныф "Татар теле" дәреслекләре буенча төзелгән. Алар 1, 2, 3, 4 нче сыйныф рус төркемнәрендә укучыларның 1...
9 нчы сыйныфлар өчен тест
9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен арадаш аттестация материалы...