Дәрес эшкәртмәсе.Татар теле. Фигыль. 4кл.
методическая разработка по теме
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема:Фигыль.Максат: 1. Укучыларның фигыль турында булган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау; 2. Фигыльнең сан, заман, барлык-юклык категорияләрен дөрес билгеләвен камилләштерү; 3. Бер-береңә карата игътибарлы булу, кеше хезмәтенә хөрмәт белән карау кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 41.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлмәт шәһәре 5нче гомуми урта белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе
4 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе
(рус мәктәбендә белем алучы
татар балалары өчен)
Төзүче: 2 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фассахова Айгөл Азат кызы
Тема: Фигыль.
Максат:
1. Укучыларның фигыль турында булган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау;
2. Фигыльнең сан, заман, барлык-юклык категорияләрен дөрес билгеләвен камилләштерү;
3. Бер-береңә карата игътибарлы булу, кеше хезмәтенә хөрмәт белән карау кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:
"Хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнеше" таблицасы.
Презентация
Татар теле дәреслеге 4/ Ф.Ф. харисов, Ч.М.Харисов.-2009. 36, 37б.
Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.
Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, күнегү.
Дәрес төре: кабатлау.
Дәрес планы
Оештыру: Исәнләшү, укучыларны барлау, дежур укучы рапорты.
Актуальләштерү:
Өй эшен тикшерү. (5 укучы)
Сүз төркемнәрен барлау максатыннан сорауларга җавап алу.
Яңа теманы аңлату
Таблица белән эш.
Дәреслектән эш.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
"Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт " — дигән темага әңгәмә.
Күнегүләр эшләү.
Аңлатмалы диктант.
Өй эше: 36б. 4-5 җөмлә яз.
1. Сораулар бирү — җавап алу.
2. Билгеләр кую.
Дәрес барышы
I Оештыру
а) Психологик уңай халәт тудыру.
-Исәнләшү.
-Бүгенге дәресебездә кунаклар бар. Барыбыз да борылып карадык. Дәрес барышында миңа гына карыйбыз. Бер -беребезгә карап елмайдык. Тыныч кына утырдык.
б) Дежур укучы рапорты
- Бүген 19нчы октябрь. Җомга көн. Дәрестә Давлетова А. юк. Өй эше 89к. шиг. ятларга иде.
- Артикуляцион гимнастика.
- Теләк буенча 5укучыдан өй эше тикшерелә. (Билгеләр куела)
II Актуальләштерү
- Укучылар, без үткән дәресләрдә нәрсәләр өйрәндек?
- Исем, сыйфат, алмашлык.
- Хәзер әйдәгез шуларны искә төшереп кабатлап китик. Әлеге сүз төркемнәрен сез аера беләсез микән?
Тактада 4 баганага “Исем, сыйфат, алмашлык” дип язылаган. Карточкаларда язылган сүзләрне дөрес итеп шул баганаларга урнаштырырга кирәк. (Миңа, мәктәп, ямьле, акыллы, аларга, Әлмәт.)
III Дәрес тема өстендә эш
- Игътибар белән тактага карадык. 1 СЛАЙД
- Монда нәрсә язылган?
- Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
- Мәкаль.
- Сез бу мәкальнең мәгьнәсен ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез.
- Нишли? соравына җавап бирә торган сүзен табыгыз.
- күзәт, төзәт.
- Бу сүзләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?
- Нәрсә ул фигыль?
- Фигыль нәрсәне аңлата?
- Нинди сорауларга җавап бирә?
- Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди? 2 СЛАЙД
- Фигыль турында тагын нәрсәләр беләсез?
- Саны, заманы, барлык-юклык формалары бар.
- Санын кабатлыйк. Мин сезгә берлек санда әйтәм, сез күплек санда әйтегез.3СЛАЙД
- Заман кушымчаларын искә төшерик. (таблица карау)
- Әйдәгез үзебезнең мәкальгә кайтып фиг-не төрле заманнарга куеп карыйк.4 СЛАЙД
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. 5 СЛАЙД
- 1нче рәт үткән заман формасына куя.
2 нче рәт хәзерге заман формасына куя.
3нче рәт киләчәк заман формасына куя.
Димәк, үткән (киләчәк, хәзерге) заманда фигыльгә нинди кушымчалар ялгана.
- Мәкальгә тагын бер карыйк әле.
- Бу фиг-р эшнең эшләнүен белдерәме, әллә эшләнмәвен?
- Эшләнә.
- Әгәр эш эшләнмәсә бу җөмләләр ничек үзгәрер? Үзгәртеп карыйк.
- Кеше холкын күзәтми, үзеңнекен төзәтми.
- Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге число, теманы язып куябыз.
- Бүген өйрәнгән мәкальне матур язу күнегүе итеп дәфтәрләргә язып куйыйк.
Парта артында утыру кагыйдәләре искә төшерелә.
IV Ял минуты
VI Ныгыту
а) дәреслек буенча эш. 37б. 92к.
сүзлек өстендә эш 6 СЛАЙД
-Текстны укыганда сезгә аңлашылмаган сүзләр очрарга мөмкин. Шул сүзләрне карап китик.
чүкеч-молоток
кәтүк-катушка
беләк-кул өлеше
кадак-гвоздь
шүрлек- полка
үртибез-дразним
зубило-эш коралы
б) тексты уку.
Яхшы укучы 2 укчы бүлеп укый.
- Әйдәгез текстка исем бирик.
- Үз исеменнән сөйләүче малай нинди? Аңа характеристика бирик. Мисаллар белән дәлилләгез.
- Ул чын дусмы?
- Ни өчен?
- Ә кешедән көлергә ярыймы? Ни өчен ярамый? (Чөнки бу әдәпсезлек)
- Әйдәгез соңгы биремне карыйк. Биремне укыгыз.
в) (мөстәкыйль эш) Сайланма диктант.
Бирелгән фиг-не баганаларга бүлеп языгыз. 7 СЛАЙД
Бирде, сөйләде, куйды, кайткан, карый, бармаячак, үртибез, башламый, эшләгән, төшә, теләми.
Үткән заман Хәзерге заман Киләчәк заман
VII Йомгаклау
- Билгеләр кую.
- Өй эше бирү. 36б. 91к. (10-12 җөмлә яз)
- Без бүген нәрсә өйрәндек?
- Фигыль турында нәрсәләр белеп калдыгыз?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/01/11/picture-120077-1357875501.jpg)
Татат теле, Фигыль, 4кл. татар группасы
Татар теленнән 4нче сыйныфта Фигыль темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе, рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...
![](/sites/default/files/pictures/2012/12/03/picture-147616-1354530172.jpg)
Татар теле дәресе. Сыйфат фигыль
8 нче сыйныфның рус телле укучылар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе - грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе. Ул коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.Дәреснең темасы...
![](/sites/default/files/pictures/2012/12/03/picture-147616-1354530172.jpg)
Татар теле дәресенә презентация. Сыйфат фигыль
" Сыйфат фигыль" темасы буенча рус телле укучылар өчен төзелгән презентация 8 нче сыйныфта кулланыла. Укучылар слайдлардагы материалдан 2 дәрес дәвамында файдалана алалар....
![](/sites/default/files/pictures/2018/10/09/picture-229545-1539116277.jpg)
Боерык фигыль. Татар теле. 4класс
Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...
![](/sites/default/files/pictures/2012/01/06/picture-45457.jpg)
Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)
7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы...
![](/sites/default/files/pictures/2011/10/26/picture-27501.jpg)
Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.
Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе(7 сыйныф, рус төркеме.)...
![](/sites/default/files/pictures/2020/10/09/picture-1120633-1602266824.jpg)
Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"
7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...