Изложение "Ана"
материал на тему

Марданова Фаузия Хадыевна

Изложение "Ана" для 7-9 классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon izlozhenie_ana.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәренең 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрдәнова Фәүзия Һади кызы

        

Изложение «Ана»

Тема. Изложение «Ана»

Максат. 1.Изложение текстын язу өчен шартлар тудыру.

               2. Укучыларда мөстәкыйльлек, җаваплылык, план төзи белү                      күнекмәләре булдыру һәм бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү өстендә эшләү.

3. Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, рухи матурлыкны күрә, тоя белү хисе тәрбияләү.

Материал. Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Укытучылар өчен кулланма. – К.: Мәгариф, 1994. – Б.147-149.

Дәрес планы.

І. Оештыру.

ІІ. Изложение язуга әзерлек.

Әңгәмә.

Максатны җиткерү.

ІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

Изложение текстын уку.

Сүзлек өстендә эш үткәрү.

Сорауларга җавап бирү.

Текстны икенче тапкыр уку.

Текстка план төзү.

План буенча текстның эчтәлеген сөйләү.

Изложение язу.

Дәрес барышы.

І. Оештыру.

ІІ. Изложение язуга әзерлек.

- Укучылар 30 ноябрь нинди көн, нинди бәйрәм?

- Әниләр көне.

- Әниләрегезне котладыгызмы?

- Озакламый инвалидлар декадасы башланачак. Сез моның турында нәрсәләр беләсез?

- Бүген без сезнең белән ананың һәм инвалид егетнең тормышыннан бер мизгелне чагылдырган текст белән танышырбыз һәм шуның буенча изложение язарбыз.

ІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

Установка кую.

- Укучылар, мин хәзер сезгә текстны укырмын, ә сез аның эчтәлеген аңларга тырышыгыз, аңлашылмаган сүзләрне язып барыгыз, соңыннын сүзлек өстендә эш үткәреп алырбыз.

1. Текстны беренче мәртәбә уку.

2. Сүзлек өстендә эш үткәрү:

- делегат – берәр коллетивтан сайланып җибәрелгән вәкил;

- кочагына кысты – кочаклады;

- кыерсыту – рәнҗетү;

- сискәндереп җибәрде – вздрогнул.

- йөрәкләр өзелеп төштемени – фразеологизм, кызгану мәгънәсендә;

- сукырлар җәмгыяте – общество слепых;

Бүләк – авыл исеме.

Сыена төште(сыенырга – льнуть, прильнуть) – елышу;

Башка тай типмәгән – башына тай типтерерлек дәрәҗәдә тәҗрибәсез, акылсыз малай түгел дигән мәгънәдә.

Ваз кичү – баш тарту(отрекаться, отказаться)

Талчыгу – утомиться;

Аптырашта калдыру – гаҗәпләндерү.

Кайбер сүзләрнең язылышына, дөрес тыныш билгеләре кую очрагына игътибар иттерү:

эндәш сүзләргә игътибар иттерү. Алар арасында тыныш билгеләре.

Бер гомуми интонация астында  әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый.

Әй акыллым, әниең сүзеннән чыкма!

парлы сүзләргә игътибар иттерү: балам-бәгырем, хәбәрсез-нисез.

-мыни/-мени сорау кисәкчәләре кушылып языла.

кереш сүзләр янындагы тыныш билгеләр (ниһаять, күрәсең)

туры сөйләмдәге тыныш билгеләр      А: “Т,” - а.

   Яисә диалог формасында (яңа юлдан).

Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдергән очракта тойгы белән кушылып килсә, сорау һәм өндәү билгесе куела.

Мәсәлән, Машина да, машина, ә кешенең үз йөрәгенә ни кала?! (Ә.Еники)

Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетелмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.

Саулар яшәгән җир – иң бай җир ул,

Яшьлек гөрләгән җир – иң гүзәл... (Р.Фәйзуллин)

Автор сөйләменә дигән ярдәмлеге белән аергыч кисәк булып бәйләнгән туры сөйләм куштырнаклар эченә алына.

Сукыр егетнең “күрәсем килде” дигән сүзе безне сискәндереп җибәрде.

Сорауларга җавап бирү:

- Шофер кемне вокзалдан, култыклап алып чыгып, үзенең автобусына утырта?

- Сукыр егетне

- Кем сукыр егеткә ярдәм итә, аны үзенең янәшәсенә утырта?

- Арткы рәтләрнең берсендә утыручы апа, ул аның әнисе булып чыга.

- Ни өчен автобуста утыручылар гаҗәпләнәләр?

- Чөнки сукыр егет ярдәм итүче хатын-кызны тәрбияләүчесе, әнисе итеп таный.

- Факия Ришатның чын, үз әнисеме?

- Юк, аның әти-әнисе Мәрдән абзый һәм Зәйнәп апа. Алар үлгәннән соң күршеләре Факия кечкенә Ришатны үзенә ала. Озакламый Ришат аңа әни диеп йөри башлый.

- Факиянең сөйгән егете аңа өйләнәме? Ни өчен?

- Юк, чөнки сукыр баланы үз баласы итеп тәрбияләргә теләми.

- Автор Факияне кемнәр белән чагыштыра, ни өчен? Автор аңа нинди мөнәсәбәттә?

- Автор Факияне гомере буена белгән, иң якын кешесе итеп бирә. Ул аны баласын коткару өчен дөрләп торган ут эченә ташланучы да, бозлы суга сикерүче дә, сабыйны ышыклап фашист пулясына каршы баскан батыр партизанка итеп тә күз алдына китерә. Чөнки ул үз гомерен ятим балага багышлады. Ирсез, сөйгән ярсыз, ялгыз калам дип курыкмады.

4. Текстны икенче тапкыр уку.

5. Укучылар белән бергәләп текстка план төзү.

План:

Делегатлар автобусына сукыр егетне утырту.

Аптырашта калу (гаҗәпләндерү).

Ә бит ул аның баласы түгел.

Факия “Ана” дигән бөек исемгә йөз, мең тапкыр лаек.

6. Бер-ике укучыдан план буенча текстның эчтәлеген сөйләтү.

7. Изложение язу.