Фазыл Шәех поэзиясенең тематик төрлелеге. Фәнни-тикшерү эше.
творческая работа учащихся (9 класс) по теме
Бу фәнни-тикшерү эше якташыбыз, Алабуга халкының горурлыгы булган Фазыл Шәех иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып башкарылды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fazyl_sheh_isemendge_regional_fnni-_praktik_konferenciya.docx | 26.98 КБ |
Предварительный просмотр:
Фазыл Шәех исемендәге региональ фәнни- практик конференция
Секция: халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын укыту-тәрбия процессында өйрәнү һәм куллану
ФАЗЫЛ ШӘЕХ ПОЭЗИЯСЕНЕҢ ТЕМАТИК ТӨРЛЕЛЕГЕ
Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы
МББУ«Танайка урта мәктәбе»
9 нчы сыйныф укучысы
Әхкәмиев Марат
Фәнни җитәкче:
беренче категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
С.Г.Сосновских
Алабуга 2012
Эчтәлек
Кереш........................................................................................................................2 Төп өлеш...................................................................................................................4
Йомгаклау.................................................................................................................7 Файдаланылган әдәбият..........................................................................................8
Кереш
«Татар әдәбияты тарихына ул Алабуганы үзе белән алып керде. Ә без аны күрми дә калдык. Күз ачып өлгермәдек - ул туды, чәчкә атты һәм китеп тә барды» - дип яза Айдар Хәлим Фазыл Шәехның лирик – фәлсәфи шигырләре тупланган җыентыгында.
Эшнең актуальлеге. Бу фәнни – тикшерүле хезмәт якташыбыз, Алабуга халкының горурлыгы булган Фердинант Галиәскәр улы Шәеховның иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан башкарылды. Фазыл Шәехның лирикасы, поэтикасы киң тикшерелгән дип әйтеп булмас һәм лирикасында тематик төрлелекне җентекләп карау, тикшерү кирәктер дип уйлыйм.
Фәнни – тикшерү эшенең максатлары:
1. Якташыбыз, төбәгебезнең күренекле шәхесе Фазыл Шәехнең иҗатын тирәнтен өйрәнү.
2. Укучыларны шагыйрьнең иҗаты белән кызыксындыру.
3. Туган төбәгебездәге үсеп чыккан күренекле шәхесләребез белән горурлану хисе тәрбияләү.
Бурычлар:
- шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;
- матбугат материаллары, истәлек язмалары белән танышу.
Эзләнү алымнары:
- темага бәйле материалларны сайлап алу һәм анализлау.
Фәнни эшнең практик әһәмияте: әлеге хезмәтне сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә кулланырга мөмкин.
Тикшерү объекты булып Фазыл Шәехнең шигъри иҗаты тора.
Тикшерү методы – системалы анализ ясау.
Эшнең төзелеше. Тикшерү кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш
Фазыл Шәех - шигърият күгендә якты йолдызларның берсе булган лирик шагыйрь. Бу талантлы шагыйрь каләме тудырган шигырьләр гүзәллек чыганагы булу белән бергә, үзенең бай һәм күпкырлы тасвир чараларына таянып, чорның әхлакый – фәлсәфи юнәлешен, уй – хисләр тупланышын ачып бирә. Ул үзенең шигырьләрендә олы дөньяны үзенең шатлыклары һәм мәшәкатьләре, мең төрле тетрәүләре, борылышлары, матурлыгы белән иҗат итә. Аның кичерешләрендә, кайгысында, мәхәббәтендә, сагышында иҗтимагый күренешләргә, уңай яки тискәре мөнәсәбәтендә, заман рухы чагылышын таба.
Гасырлар дәвамында татар сүз сәнгате милләтне яшәртү өчен көрәшнең мөһим өлешен өстенә алды, сәяси көч һәм милли идеалогия дәрәҗәсенә күтәрелде.
Җир язмышы милләтемә калса,
Анда да ул аһ – зар еламас!
Яшәешнең ямен яклап янар,
Җир – анага кайгы юлламас!
Җир – анага кайгы юлламас!
Татар яшәр, татар югалмас! –
ди Фазыл Шәех «Татар яшәр, татар югалмас» шигырендә, хыялына ирек куеп. Милли азатлык темасын « Мәңге яшә, азат Татарстан!» шигырендә дәвам итә:
Туган җиргә, чорлар аша килеп,
Таңы туды минем милләтнең.
Яулап алды сабыр, түзем халкым
Азатлыкның бик тә кыйммәтен.
Халкыбызның ачы язмышын йөрәге аша уздырып, тарихи аңны сискәндереп уятуга омтыла.
Татар иле газиз баласының
Уй – хисләре белән тоташтан
Әллә ничә гасыр тарихының
Рухы белән ныклап тоташкан.
Изге туфрагыннан көч алса да
Канлы, яшьле михнәт аркылы,
Өзелмәгән һаман Идел – йортта
Татарымның нәсел тамыры. –
дип « Татар иле » шигырендә яза ул.
Туган тел язмышына мөнәсәбәтен үзенчә калкытып куя.
Саф күңелем әнкәй бүләк иткән
Туган телдән, ахры, башланган.
Татлы теле, моңлы назлы теле
Тәмлерәк шул бөтен ашлардан. –
« Саф күңелем» шигырендә.
Икенче бер шигырендә рухны күтәрә, күңел күркәмлеге белән чынбарлыкны, тирә - як мохитны кабул итәргә булыша.
Ә мин, эшем, уй – хисләрем белән
Нурга күмеп тирә –ягымны,
Агартырга телим зарарсызлап,
Томыштагы кара агымны.–
« Күңелем көрәш мәйданында » шигыре.
Кояшның бар тугыз планетасы,
Җир шарының – тик бер юлдашы.
Кеше өчен юлдаш – Вөҗдан,Намус –
Алар мәңге безнең юл башы. –
дип яза « Өметем » шигырендә.
Фазыл Шәех Халык тарихы, Милләт, Тел язмышы, Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан шәхесләре турында уйлана Һәм шигърият чыганаклары итеп калкыта:
Туфан йөзе шулай истә калган...
Җыры булды миңа көч – терәк,
Шагыйрь сүзе, ахры, бу тормышта
Кайчак рәссамнан да көчлерәк. –
« Туфан йөзе » шигыре.
Психологик нечкәлек, нәзбереклек белән әни, әнкәй турында уйлана:
Берни түгел, миңа карлы давыл,
Төньяк суыгының чынлысы.
Язгы кояштан да рәхимлерәк
Әниемнең күңел җылысы. –
« Әниләр җылысы ».
Бер кояштан гына тумый таңнар,
Аналардан килә яктырып.
Аларның ак күңел түрләрендә
Гүзәллеккә тиңдәш яктылык. – «Аналар» шигыре.
Фазыл Шәех табигать күренешләрендә төсләр уенына, ачык буяуларга, күзгә бәрелеп торган бизәкләргә өстенлек бирә, шулар аша кеше кичерешләре дәрьясына юл ала.
Туган якларны яктыртып,
Балкытып тора Тирсә.
Чәҗ буена нур агыла,
Чая кызлары көлсә. – « Тирсә йолдызлыгында» шигыре.
Туып үскән җир, туган табигать турындагы шигырьләрнең күбесе җирсү хисе белән өретелгән. Алар тирәлекнең гүзәллеген, аңларга, яратырга өйрәтәләр.
Назлый мине биек йолдызлы күк,
Балкып чыккан кояш нурлары,
Тау күкрәкле, киң колачлы офык,
Туган якның басу юллары. – « Туган як балкышы» шигыре.
Йомгаклау
Шулай итеп, Фазыл Шәехның шигырьләре безгә көч, ышаныч бирә. Ул үз бәхетен халыкның тормышы, киләчәге белән бәйләп карый. Алдагы көннәргә ышанычы аңарда өмет уята.
Алабуга төбәге талантлы шәхесләргә, күренекле язучылар, шагыйрьләргә бик бай. Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләр, Фазыл Шәех кебекләр, үрнәгендә булдырыла. Туган төбәгебездә үскән талант ияләре белән без горурланабыз.
Файдаланылган әдәбият
1.Галиуллин.Т.Н. Әдәбият – хәтер хәзинәсе.-Казан:Мәгариф, 2008.
2. Шәех Ф.Г. Егет сүзе. Шигырьләр.-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2003.
3. Шәех Ф.Г. Туган якның бер талы. Шигырьләр. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2003.
4. Шәех Ф.Г. Дала тулпары. Шигырьләр.-Чаллы:Мәгърифәт,1996.
5. Шәех Ф.Г. Көзге күкрәү. Шигырьләр.-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1993.
6. Интернет ресурслары.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Суүсемнәренең күптөрлелеге
Суүсемнәр - табигатьтә һәм кеше тормышында зур әһәмияткә иябулган тереклек ияләре, чөнки күзәнәкләрендә төрле органик матд...
Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...
Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге
Мөхәммәт Мирза чын-чынлап милләт җанлы, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен тирән тоючу кеше. Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, м...
"Терек табигатьнең күптөрлелеге. Патшалыклар." презентация 5 кл ФГОС
Презентация на татарском языке для урока биологии 5 класс по ФГОС. УМК В.В.Пасечник....
ФДББС(ФГОС) форматында әдәбияттан тематик тикшерү эше. 8 сыйныф, татар төркеме
Фатих Хөснинең " Сөйләнмәгән хикәя" әсәре буенча тикшерү эше....
ФДББС(ФГОС) форматында татар теленнән тематик тикшерү эше. 8 сыйныф, татар төркеме
8 нче сыйныфларда "Тәмамлык" темасы буенча тикшерү эше....
Үсемлекләрнең күптөрлелеге
Үсемлекләр патшалыгына гомуми характеристика...