5 нче дәрестә әдәбият дәресе конспекты
методическая разработка (5 класс) по теме

 

“ҖИКТЕРЕП  ПАР АТ, КАЗАНГА ТУП – ТУРЫ КИТТЕМ КАРАП”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1.docx21.31 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче дәрестә әдәбият дәресе конспекты

     Тема: ҖИКТЕРЕП  ПАР АТ, КАЗАНГА ТУП – ТУРЫ КИТТЕМ КАРАП”

     Максат:

     Укучыларны Г.Тукайның “Пар ат” шигыре язылу тарихы белән таныштыру. Укучыларга авторның әсәрдә әйтергә теләгән фикерләрен җиткерү, шигъри сөйләм турында төшенчә бирү.

     Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү өстендә эшләү.

     Балаларда шагыйрьнең биографиясен һәм иҗатын өйрәнүгә кызыксыну  тәрбияләү.

   

     

     Җиһазлау:

     Г.Тукай портреты, “Габдулла Тукай”альбомы, Г.Тукайның “Пар ат ” шигыренә иллюстрация (Г.Мусин эше), Г.Тукай әсәрләреннән китап күргәзмәсе ,магнитофон, Г.Тукайның “Пар ат ” шигыре һәм җыры язылган аудиокассета.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  2. Г.Тукайның биографиясен искә төшерү(түбәндәге тест үткәрелә)
  1. Г.Тукайның туган авылын атагыз:

А) Кырлай

Б) Кушлавыч

В) Өчиле

     2. “Исемдә калганнар” әсәрендә Г.Тукай үги әтисенең “ак күмәчкә бал ягып” каршы алуын әйтә. Бу хәл кайсы авылда була?

           А) Кушлавыч

           Б) Кырлай

           В) Сасна

     3. Әнисе үлгәннән соң Габдулланы үги әтисе кайсы авылга әнисе ягыннан бабасына илтә?

            А) Өчиле

            Б) Кушлавыч

            В) Кырлай

     4.Өчиледән бабасы Зиннәтулла Габдулланы  кая озата һәм анда булачак шагыйрьне Мөхәммәтвәли исемле һөнәрчеләр асрамага алалар?

           А) Казан шәһәре

           Б) Кушлавыч авылы

           В) Кырлай авылы

      5. Г.Тукай бала чагының шактый чорын кайсы авылда үткәрә һәм бу авылны “дөньяга күзем ачылган урын” дип атый?

           А) Кушлавыч

           Б) Кырлай

           В) Өчиле

      6. Г.Тукайны җизнәсе Галиәсгар Госманов Кырлайдан үз янына кайсы шәһәргә алдыра?

           А) Казан

        Б) Уральск

        В) Петербург

 7. 1907 нче елда Уральск шәһәреннән Г.Тукай ашкынып туган җиренә кайта һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шунда яши. Шул шәһәрне (яки авылны) атагыз.

        А) Кырлай авылы

        Б) Казан шәһәре

        В) Өчиле авылы

 III. Яңа материалны аңлату.

    Укытучы:

    - Укучылар , бүгенге дәрестә без Г.Тукайның биографиясенә бәйләп, иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез һәм Уральскидан Казанга кайту чорын чагылдырган “Пар ат” шигыренә тукталырбыз.

     Алдан хәбәр ителгәнчә, бүгенге дәрестә сез 3 төркемгә бүленеп эшлисез:

     тарихчылар

     шигърият сөючеләр

     әдәбият галимнәре.

     Хәзер безне тарихчылар Г.Тукайның Уральскидан Казанга кайтуы турында мәгълүматлар белән таныштыралар.

Сүз тарихчыларга бирелә. 

1 нче укучы. 1907 нче елда Тукай  тормышында  һәм  әдәби  эшчәнлегендә  әһәмиятле   үзгәрешләр  була. “Бу  сәнә  гаҗәп  булды”, - дип  яза  ул.  К.Кариевка   җибәргән  хатында.

1907 нче ел башында шагыйрь мәдрәсәне ташлап чыга һәм “халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә чакырып, “ Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?”исемле шигырен яза.

2 нче укучы. 1907 нче ел Тукай тормышына көтелмәгән байтак кыенлыклар алып килә. Ел башында К. Мотыйгый – Төхфәтуллинга матбугат эшләре белән шөгыльләнүе тыела. Ул үзенең типографиясен һәм “Әлгасрелҗәдит” белән “Фикер” газетасын сатарга мәҗбүр була. Сатып алучы М. Гобәйдуллин исә аны бөтенләй яба.

3 нче укучы. Алдагы чыгышта К. Мотыйгый – Төхфәтуллин исеме телгә алынды. Сезгә аның турында мәгълүматлар биреп китәсем килә. Камил Мотыйгый – безнең якташыбыз, Уральскида “Мотыйгия” мәдрәсәсен тоткан Мотыйгулла Төхфәтуллинның улы (М. Төхфәтуллин  безнең якташыбыз –тумышы белән Кече Кайбыч авылыннан).

 Камил Мотыйгый белән Габдулла Тукай дуслар, фикердәшләр булалар.

Гомумән, бу ике гаилә арасында озак елларга сузылган бәйләнеш була. Заманында Г. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән Мотыйгулла Төхфәтуллин Кышкар мәдрәсәсендә белем алалар һәм дуслашып китәләр. Ул вакыттта яхшы тормышта яшәгән Мөхәммәтгариф Мотыйгуллага һәрвакыт ярдәм итә. Соңыннан язмыш Мөхәммәтгарифның улы ятим Габдулланы Уральск шәһәренә китергән чорда Мотыйгулла хәзрәт зур кайгыртучанлык күрсәтә.  

4 нче укучы. Тукай, зур иҗади теләкләр белән рухланып, 1907 нче елның көзендә Казанга кайта. Аның туган якларын никадәр сагынып кайтуы “Пар ат” шигырендә ачык чагыла.

Укытучы. Хәзер без сезнең белән шагыйрьнең “Пар ат” шигырен грамъязмада тыңлыйбыз. (Г. Тукайның “Пар ат” шигыре тыңлана. Аннан соң укучылар шигырьне эчтән генә укып чыгалар).

Укытучы. Бу шигырьдә лирик геройның нинди хис – кичерешләре чагыла?

Шигърият сөючеләрнең җавап – фикерләрен тыңлыйбыз.

1 нче укучы. “Пар ат”шигыре – лирик геройның кичерешләрен, эчке дулкынлануларын сурәтли торган шигырь. Шагыйрьнең тасвирлавында торган җирдән аерылу сагышлары, борчулы күңелнең эзләнүләре гәүдәләнә. Ул бигрәк тә түбәндәге юлларда ачык чагыла:

Сездә аерылып, туганнар - җайсыз уңайсыз тору;

Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш – айсыз тору.

2 нче укучы. Әмма лирик геройның хисләре үзгәрүчән: алда аны ашкындыра торган сөенечләр, якты өметләр көтә. Аның туган җиренә кайту куанычы бөтен күңелен биләп алган, эчке дөньясын шатлык хисләре күмеп киткән.Казан белән очрашу сөенечләре бик табигый булып түбәндәге юлларда чагыла:

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

3 нче укучы. Геройның кичерешләре туган җир күренешләре, тирә – юнь киңлекләре белән бәйләнгән. Бу аның хисенә юнәлеш бирә, хисләр ташкынын ясый. Г. Тукай, күрәсең, эчке дөньяны сурәтләү аша тышкы күренешләргә килә. Аңа, башлыча, кешенең уйларын, яну – шатлыкларын тасвирлау хас.

Укытучы. Бүгенге дәрестә без сезнең белән, Тукай иҗатына бәйләп, шигъри сөйләм төшенчәсе белән танышабыз.

Шигырь – гарәп сүзе, тәртип, рәт дигәнне аңлата. Ул басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең билгеле бер тәртиптә чиратлашып килүенә нигезләнә. Аның һәр юлы төгәл үлчәмгә буйсына. Димәк, шигырь – хис һәм фикер берлеген белдерүче көйле сөйләм. Аңа музыкальлекне шигъри ритм бирә. Шигъри ритм гадәти булмаган ритмнан аерылып тора. Ул басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең билгеле бер үлчәмдә килүен таләп итә.

  1. Укучылар, сез Г.Тукайның “Пар ат” шигырен тагын бер кат укып чыгыгыз һәм әсәрдә ритмик сөйләм ничек тудырылуга игътибар итегез.

(Укучылар шигырьне эчтән укыйлар.)

Укытучы. Хәзер сүзне әдәбият галимнәренә бирәбез. Алар “Пар ат” шигырен шигъри сөйләм үзенчәлекләреннән чыгып анализлар.

1 нче укучы. Г.Тукайның “Пар ат” шигыре икешәр юллык строфалардан тора. Һәр шигырь юлы унбишәр иҗекле. Бер үк сандагы иҗекләр кабатланып килеп, ритмик сөйләм тудыралар.

2 нче укучы. Шигырьнең һәр юлы җырлап тора; халык көйләренең дәртле яңгырашын, интонация байлыгын, шигъри төгәллекне укучы сизеп кенә калмый, сәнгатьчә сурәтләүдән туган ләззәтне үзе кичерә.

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән Г.Тукайның “Пра ат” шигырен төрле яклап анализладык.  Ә хәзер сәнгатьле уку өстендә эшләрбез.

(Укытучы шигырьне сәнгатьле укып күрсәтә).

  1. Укучылар, шигырьне укыганда, лирик геройның хис – кичерешләрен бирүдә интонациягә игътибар итегез.

(Шигырь укучылардан укытыла).

Укытучы.

  1. Укучылар, хәзер без сезнең белән Г.Тукайның “Пар ат” шигыре сүзләренә язылган җырны (З.Хәбибуллин көе) тыңларбыз.

(Җыр грамъязмада тыңлана).

Аннан соң дәрескә йомгак ясала:

  1. Без бүген дәрестә Г.Тукай иҗатының кайсы чоры белән таныштык?
  2. Шагыйрь  “Пар ат” шигыре аша укучыга нинди фикерләр җиткерә?
  3. Шигъри сөйләм төшенчәсен ничек аңладыгыз?

Соңыннан укучыларның дәрес барышындагы җаваплары бәяләнә.

Өйгә эш:

Беренче төркемгә – Г.Тукайның “Пар ат” шигырендәге лирик геройның хис – тойгыларын санап чыгыгыз һәм шигырьне сәнгатьле укырга хәзерләнегез;

Икенче төркемгә – Г.Тукайның “Пар ат” шигыре эчтәлегенң планын төзегез һәм чәчмә формада сөйләргә хәзерләнегез;

Өченче төркемгә – Г.Тукайның “Пар ат” шигыре атлар турында түгел, шулай да шагыйрь әсәрен “пар ат” дип атаган. Ни өчен шулай иткән? Пар атның мәгънәсен ачыклагыз.

Кошман урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәфыйкова Рушания Мөхәммәтша кызы  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...

(5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)

Г.Тукай. «Шүрәле” поэмасы....

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...