Иярчен максат җөмләләр
методическая разработка (9 класс) по теме

Мукминова Гузель Саитовна

Әлеге дәрестә укучылар иярчен максат җөмләләр турындагы төәенчә белән танышалар. Рус теленә җөмләләрне тәрҗемә итеп, дәрес материалын ныгытып та баралар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.maksatdocx.docx16.84 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Иярчен максат җөмләләр (Придаточные цели).

Максат: 1. Иярчен максат җөмләләргә аңлатма бирү.

               2. Иярчен максат җөмләләргә схема төзергә өйрәтү.

               3. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Материал: 1. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Тат.теле: рус урта гомуми белем мәкт. 9нчы с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйл-че балалар өчен) – Тулыл. 2нче басма. – Казан.:Мәг., 2002. – 207 б.

                   2. Сб. правил по тат. языку. Авт. составитель Нурмухаметова Р.С. – Казань.: изд. “Гыйлем”, 2007. – 64 стр.

Җиһазлау: 1. Иярчен кушма җөмләне тикшерү схемасы.

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату.

Дәрес методы: репродуктив.

Дәрестә кулланылган алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, күрсәтмәлелек.

 

Дәрес планы

  1. Башлам.
  1. Исәнләшү.
  2. Укучыларны барлау.
  1. Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү (42 б., тексттан соң биремнәрне эшләү – 3, 4, 5).

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Иярчен максат җөмләләр темасын аңлату.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
  1. 2, 5нче күнегүләрне телдән башкару.
  2. 3нче күнегүне язмача эшләү.
  1. Өй эшен бирү.
  1. 4нче күнегүне язмача эшләү.
  2. Мөстәкыйль эшкә әзерләнеп килергә.
  1. Йомгаклау.
  1. Билгеләр кую.
  2. Саубуллашу.

Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз.

укучылар: Исәнмесез!

У.: Деҗур укучы, бүген дәрестә кемнәр юк?

у.: Бүген дәрестә барыбыз да бар.

У.: Бик әйбәт. Укучылар, сезгә өй эшенә нәрсә бирелде?

у.: Безгә 42нче биттәге биремнәрне эшләргә кушылган иде (3, 4, 5).

У.: Кайсыгыз җавап бирергә тели?

у.: Мөмкинме миңа? (җавап бирә)

У.: Бик яхшы, өй эшләрен эшләп килгәнсез. Ә хәзер, әйдәгез, яңа темага күчтек. Без бүген иярчен максат җөмләләрне (придаточные цели) өйрәнә башлыйбыз.

Иярчен максат җөмләләр (придаточные цели) выражают цель действия, указанного в главном предложении и отвечают на вопрос с какой целью? почему? (ни өчен? нинди максат белән?).

Аналитический тип подчиняется главному при помощи одинарных относительных слов

шуның өчен (для этого)

моның өчен (с этой целью).

М-н: (1)Саф һава керсен, (2)шуның өчен тәрәзәләрне ачарга кирәк.

Синтетическое придаточное предложение подчиняется главному при помощи послелогов и послеложных слов

өчен (чтобы)

дип (чтобы, с целью)

и аффиксов –га\-гә, -ка\-кә.

М-н: (1)Бала уянмасын дип, (2)әкрен генә йөрим.

Тема авыр түгел, аңлагансыздыр дип уйлыйм. Әйдәгез, хәзер 2нче һәм 5нче күнегүләрне телдән башкарыйк. Димәк, 2нче күнегүдә тәрҗемә итәргә кушылган. Башладык.

А) Бала туңмасын өчен, җылы юрган кирәк. (Чтобы ребенок не мерз, нужно теплое одеяло)

Б) Син борчылмасын дип, мин моҗга калмадым. (Чтобы ты не волновался я не стал опаздывать)

В) Өй җылы булсын өчен, тәрәзәләргә кәгазь ябыштырдым. (Чтобы в доме было тепло я заклеил (утеплил) окна)

Г) Әнисе кайгырмасын өчен, улы һәр атнада хат язып тора. (Чтобы мама не волновалась сын каждую неделю пишет письма)

Д) Өй чиста булсынга, Ләйсән һәрвакыт идән юа. (Чтобы дом был чистым Лейсан всегда моет полы)

Г) Балалар яхшы укысын өчен, ата-аналар да ярдәм итәргә тиеш. (Родители должны помогать детям, чтобы они хорошо учились)

у.: “Укыгыз. Кушма җөмләләрне табыгыз.”

У.: Димәк, безгә шигырьне сәнгатьле итеп укып чыгарга кирәк, ә аннан соң кушма җөмләләрне табарбыз.

(укыйлар)

Кушма җөмләләр:

  1. Калькулятор алды әти, йөртәм аны кесәдә.
  2. Бөтен яклары да әйбәт, кимчелеге бер генә: “инша яз” дигән әмерне үти алмый шул менә.

У.: Бу күнегүне дә уңышлы гына башкарып чыктык. Ә хәзер, әйдәгез, 3нче күнегүне язмача эшлик. Күнегүне эшләргә керешкәнче көндәлекләрегезне ачып өй эшен язып куегыз. Өй эше: 4нче күнегү. Язмача. Иярчен җөмләләр өстәп язарга кирәк.

Өй эшен язып куйган булсагыз, 3нче күнегүне эшләргә керешегез.

(3нче күнегү эшләнә)

У.: Балалар, дәрес ахырына якынлаша. Димәк, без бүген иярчен җөмләләрне өйрәндек. Иярчен максат җөмләләр баш җөмләдәге эш-хәлнең максатын белдерә. Иярчен максат җөмләнең синтетик төрләре дә, аналитик төрләре дә бар.

Аналитик җөмләлр баш җөмләгә шуның өчен, моның өчен кебек ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнә.

Синтетик максат җөмлә баш җөмләгә өчен бәйлеге яки дип бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнә. Бүген актив катнашкан укучыларга мин “4” һәм “5” билгеләре куям. Сорауларыгыз булмаса, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!

у.: Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Максат хәле. Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Татар классының 7 нче сыйныфы   өчен. Укучыларны җөмлә   кисәкләре белән таныштыруны  дәвам итү, максат хәле турында төшенчә бирү               ...

Иярчен максат җөмлә

Бу дәрескә иярчен максат җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре белән таныштыру; иярчен максат җөмләләрне тану, төзи белү, башка төр җөмләләрдән аера белү күнекмәләре булдыру, схемаларын төзе...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә...

Дәрес эшкәртмәсе Максат хәле

Максат : 1. Җөмлә кисәге буларак хәл  төркемчәләре белән танышуны дәвам итү; 2. Максат хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү;3. Максатчанлык, и...