Күңелләрдә мәңге яши Тукай иҗаты!
классный час по теме

Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен әзерләнгән әдәби-музыкаль тамаша үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunellrd_mnge_yashi_tukay_izhaty.docx17.04 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелләрдә мәңге яши Тукай иҗаты!

(Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен әзерләнгән әдәби-музыкаль тамаша үрнәге)

Зал бәйрәмчә бизәлә, сәхнәнең түренә Г. Тукайның портреты, әкиятләреннән иллюстрацияләр эленә.

Залга Г. Тукай иҗаты буенча китап күргәзмәсе куела.                                                               (Көй яңгырый “Бәйрәм бүген”Җәүдәт Фәйзи көе, Г. Тукай сүзләре)

Сәхнәгә алып баручы чыга:  

Шатлыгыннан бүген апрель көлә,

Көлү тавышы - һәрбер инештә.

Карлар түгел, җирнең җаны эри,-

Апрель аңа шундый килешкән!

Апрель булып илгә Тукай килә,

Үлгән җаннар, каннар яңара.

Я з аенда кем соң хыялланмый

Тукай кебек яшәп янарга!

Без дә бүген бергәләшеп

Тукай әкиятләрен тыңлап

Рәхәтләнеп күңел ачыйк бер.

Сәхнәгә әкият геройлары чыга, "Бәйрәм бүген" җырын җырлыйлар, кереп китәләр. Көй астында күбәләк канаты кигән кыз һәм аның артыннан бер кыз бала чыга

"Бала белән күбәләк"не сәхнәләштерәләр

Кыз.

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп

Син нигә бүген уйныйсың,  көләсең

Әйтерсең тау кадәр шатлыгың бар синең?

Күбәләк.

Мин уйныйм,шаярам

Шатланмау мөмкинме?

Бүген бит зур бәйрәм

Безне дөньяга таныткан

Тукай бабай туган көн.

Кыз.

Оныттым,оныттым, күбәләк,

Ярый әле, искә төшердең.

Әйдә бергә биик әле,

Бәйрәм бүген, бәйрәм бит.

Барысы бергә татарча бииләр. Бию беткәч, эт өреп чыга.

Малай. 

Акбай, Акбай, кил әле,

Тавышланма, бәйрәм бүген

Әйдә мин сиңа тагын һөнәрләр өйрәтәм.

Акбай. 

Юк, юк, кирәкми,

Минем тизрәк шул бәйрәм дигән нәрсәне

Бик-бик ашыйсым килә,

Әйдә, барыйкчы тизрәк без дә шунда

Малай. 

Ах, җүләр маэмай,

Син әле һаман надан.

Тукай бабай ишетсә,

Колагың борыр иде.

Бәйрәмне бит ашамыйлар,

Анда күңел ачалар.

Акбай.

Һау-һау-һау,аңладым,

Мин түгел ул надан

Син ул "2" ле капчыгы

Әйдә,чабыйк,алайса,

Күңел ачыйк бергәләп.

( Эт җирдә аунап ала.)

Малай елга буена карап ала, анда кемдер су коена. 

Малай.

         Акбай, кара әле,әнә анда елгада кемдер су коена. Әйдә, без дә су кереп чыгабыз, көне дә бик эссе.

Акбай өреп читкә тартыла, малай да куркып кала. 

Малай.

Акбай.тавышланма,

Син дә күрдеңме аны.

Бу бит чын Су анасы,

Кулында алтын тарак,

Ә аның янында гына

Альмир су коенып ята,

Нинди башсыз малай, ә? (Сызгыра)

Альмир,  күрмисеңме әллә, Су анасы бар бит,  чык тизрәк, бетәсең бит.

Су анасы чәчен тарап бетерә дә алар янына килә.

Су  анасы.

Курыкмагыз, дусларым,

Мин беркемгә дә тимимен.

Әдәпсезләрне тәртипкә чакырам,

Акыллы, инсафлы балаларны

Бик хөрмәт итәм,

Һәрчак ярдәм итәм.

Курыкмагыз, килегез,

Саф суымда коеныгыз,

Тәнгә сихәт алыгыз.

Мин дә менә бәйрәмгә дип

Бизәндем һәм ясандым,

Бүген бит бик зур бәйрәм

Безне дөньяга чыгарган

Тукай бабай туган көн.

Уйныйк та без, көлик тә.

Җир йөзендә бар балалар

Бәхетле булсын диик.

(Шүрәлеләр ямьсез тавыш белән кычкырып чыгалар)

- Мин буламын Шүрәле

- Ә мин-Шүрәлинә

- Әмин булам Шурик

-  Мин булам-Шурка

Килдек Кырлай урманыннан,

Зур бәйрәм бүген диеп

Казанбашка кергәндә,

Адаштым бит, дусларым,

Каеннар арасында.

Ярый әле Былтыр дус

Күрсәтте безгә юлны.

Полосаны чыкканчы

Озатып куйды безне.

Без бит хәзер бик дуслар:

Былтыр безне акылга

Күптән утыртты инде

Явыз шүрәлеләрне урманнан

Күптән себереп түкте инде.

Әнә үзе дә килә,

Күрегезче, күрегез,

Первый парень в лесу-

Безнең Былтыр булыр бу!

(Т-р-р - дип ат туктаткан тавыш ишетелә. Былтыр керә.) 

Былтыр:

Әссәләмәгаләйкем, дусларым!

Бәйрәмнәр котлы булсын!

Кырлай урманын чыкканда

Очраттым мин кәҗә илә сарыкны.

Сыртларына салып бер капчыкны

Җайга гына атлап киләләр.

Ялгыыышмагыыыз!...(сузып әйтә, бармак селки)

Ә капчыкта бүре башы түгел унике

Бер пот борай ярмасы.

Тукай бабай әмер биргән бүреләргә

Үзенең туган көнендә

Ботка пешереп, чәй кайнатып,

Сыйларга балаларны

Сәгъди абзый Апуш хөрмәтенә дип

Бер пот ярма җибәргән

Кәҗә белән сарык артыннан.

Күрәсезме, әнә анда

Учак яна аланда.

Бүретдин ботка пешерә,

Бүрелинә чәй ясый

Бүречкиннәр йөгерә-йөгерә

Су ташыйлар коедан.

Әйдәгез, шунда киттек

Учак тирәсенә җыелып

Күңелле бәйрәм ясыйк.

(Учак яна, казан асылган, самовар кайный)

Бүрелинә ( Бүретдин янына килә дә төртеп җибәрә)

         Бүретдин, оеп утырма әле, ботка көя күрмәсен, болгатып тор,

Бүречкиннәргә әйт, суны тиз-тиз ташысыннар, шул бер ботканы да кеше ашарлык итеп пешерә алмасак, Тукай бабай үзенең әкиятләреннән сызып та ташлар.

(Бүрелинә кычкырып җырлап җибәрә)

Мәтрүшкәле чәй эчәргә

Килегез дускайларым

Суы да бит гади түгел

Мәхәббәт чишмәсеннән.

Бүретдин: 

         Кая,теге явызлар, озак тордылар, боткага үрдәк атабыз дип киттеләр дә югалдылар, ботка итсез пешә бит.

Бүрелинә: 

         Сарык белән Кәҗәне әйтәсеңме? Нишләп явыз булсыннар алар, син үзең кем соң? (тегенең корсагына төртә)  Синең менә бу корсагың 12 генә бүре башы ашамадымы?!

Бүретдин: 

         Ярар, ярар, бигрәк добрыйландың син дә, үзеңне бел, Зәйтүнәнең ничә кәҗәсен ботарладың бит! Шуны онытма!

Бүрелинә:

         Тавышланма, әнә үзләре килә.У-У, үзләре генә түгел икән, бер көтү балалар да бар, тиз ботканы пешер, ите булмаса да ярар, балалар кыш буе итсез ботка ашарга өйрәнделәр  инде, итле булса эчләренә тияр тагы.Тиз бул, мин дә чәемне пешерим.

Бүретдин:

         Әйдәгез, дуслар, килегез, бәйрәм боткасы, мәтрүшкәле чәй эчәргә рәхим итегез!  Бәйрәм белән дуслар.

(Барлык балалар, әкият геройлары җыелып ботка ашау һәм чәй эчү белән бәйрәм тәмамлана.Төрле уеннар, биюләр белән тәмамлана).

Арча районы Казанбаш төп гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Исхакова Фәния Шәрип кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...