Бәйрәм бүген!
материал по теме
Габдулла Тукай иҗаты буенча сыйныфтан тыш чара.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
byrm_bugen_zhyry_yangyryy.doc | 54 КБ |
Предварительный просмотр:
“Бәйрәм бүген!” җыры яңгырый (Җ. Фәйзи музыкасы)
1 нче алып баручы: Әйе, бүген бәйрәм! Бу бәйрәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышлана. Әгәр дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр.
2 нче алып баручы: Г. Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.
1 нче укучы Ш. Галиевнең “Туры Тукай” шигырен башкара.
1 а.б.: Язның иң матур көннәрендә билгеләп үтелә торган зур бәйрәмнәрнең берсе – татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Рус халкының Пушкины һәм Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән Бөек һәм Даһи!
2 нче укучы: Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны.
Шагыйрьләр солтаны булып
Тусаң да, Тукай, җиргә,
Җәбер, золым, кимсетүләр
Туры килгән күрергә.
3 нче укучы: Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган
Тартыш белән үткән көннәрең.
Шуңа ахры искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең.
Бәйрәмнәрең алда икән әле
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –
Халкың килде, сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән белдереп.
4 нче укучы: Чал Иделдә бозлар ташкан чакта
Килгән чакта җиргә җылы май;
Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,
Яшәтәбез сине, яшь Тукай.
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел” еңне.
5 нче укучы: Татарстан – Тукай иле,
Татарстан – безнең ил.
Бүген бездә - Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Тукай белән сөйләшеп ал,
Тукайдан сора киңәш.
Тукай аңлар, иң мөһиме:
Татарча гына сөйләш.
Сөйләш бүген матур итеп
Ватмыйча туган телне.
6 нчы укучы: Г.Тукайның “Китап” шигырен сөйли.
1 а.б. Безнең өчен гаять кадерле әсәрләр иҗат иткән шагыйрь гомере буе михнәттә һәм газапта яшәгән. Иске тормыш шартларында язмыш аны аяусыз кыерсыткан, каккан-суккан.
2 а.б: 1886 елның 26 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф гаиләсендә дөньяга килгән Тукай 4 айлык вакытында әтисе, ә 3 яшьтә 9 айда әнисе дә үлеп, бу дөньяда япа-ялгыз кала һәм кулдан-кулга йөртелә башлый.
7 нче укучы: Тукай, синең моңлы исем белән
Бөтен үткәнебез бәйләнгән.
Синең сагыш тулы шигырьләрең
Халык җырларына әйләнгән.
Синең шигырьләрең укыганда,
Күз алдыма килә үткәнең,
Кышкы бураннарда тышка чыгып,
Керә алмыйча туңып беткәнсең.
Аямаган язмыш бер дә сине,
Йөрткән сине төрле җирләрдә,
Кулдан-кулга күчкән үксез бала
Артык булган һәрбер өйдә дә.
1 а.б.: Башта ул Өчиле авылындагы бабасының ишле гаиләсенә барып эләгә. Анда бу артык тамактан тизрәк котылу ягын карыйлар һәм тиз арада бер ямщикка утыртып Казанга озаталар. Печән базарында аны Мөхәммәтвәли исемле кеше уллыкка ала.
2 а.б.: Әмма Яңа бистәдәге тормыш нәни Габдулла өчен бик кыска гомерле булып чыга. Үги әти-әнисе берьюлы авырый башлыйлар һәм аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан аны Сәгъди исемле кеше үзенә уллыкка Кырлайга алып китә.
8 нче укучы: Табигатьтә үскәнсең син, күреп
Матурлыкның җанга якынын.
Иркен су буйлары, ак каеннар
Кабызгандыр шигъри ялкының.
Уйнагансың “Шүрәле”ләр белән
Кети-кети урман эчендә.
Төшергәнсең Кабан күленә син,
Сынагансың Дию көчен дә.
1 а.б.: Кырлайда да озак яшәргә туры килми Габдуллага. Бу авылда 2 елга якын яшәгәч, язмыш аны тагын юлга озата. Бу юлы Уральск шәһәрендә яшәгән туганнары үзләренә соратып алалар.
2 а.б.: Уральск (Җаек) Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача. “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә һәм аның каршындагы рус классында укыганда ул халык иҗаты, татар, рус һәм дөнья әдәбияты белән кызыксына. Үзе дә олы шагыйрьлек юлына аяк баса.
1907 нче елда Казанга күчкәч, күпкырлы иҗат эшчәнлеген тагын да рухланыбрак дәвам итә.
3 нче сыйныф укучылары “Җир йокысы” җырын башкаралар.
1 укучы “Җәйге җилләр” җырын башкара.
9 нчы укучы: Һәр тарафтан Тукай җырын тоям
Сукмагымда – Тукай эзләрен.
Күңелемдә балкый маяк булып,
Тукай моңы, Тукай сүзләре.
Кем уйлады икән – ятим бала
Якты йолдыз булып калкыр дип,
Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә балкыр дип.
1 а.б.: Әйе, ятим бала якты йолдыз булып балкыды. Сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли...
5 нче сыйныф укучылары “Таз” әсәрен сәхнәләштерәләр.
6 нчы сыйныф укучылары “Бичара куян” җырын башкаралар.
2 а.б. Кечкенәдән Г.Тукай моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Шуңа күрә аның исеме дә җырдан, музыкадан аерылгысыз. Шагыйрьнең шигырьләрен халык үз моңына салып бик күптәннән бирле җырлап килә. Аның шигырьләре, әкиятләре композиторлар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе булып тора.
Илһам Шакиров башкаруында “Әллүки” җырын тыңлау.
10 нчы укучы Р. Миңнуллинның “Әллүки” шигырен сөйли.
1 а.б.: Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, аны сакларга өнди. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар китерсә дә, аның туган авылына, теленә хөрмәте зур булып кала.
- сыйныф укучылары “Туган авыл” җырын башкаралар. (А.Монасыйпов көе)
11 нче укучы: Иң матур җир кайда? – дисез.
Билгеле, Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, Шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде, Кырлай шул
Аларның туган җире.
3 нче сыйныф укучысы “Су анасы” шигырен сөйли.
5 нче сыйныф укучылары “Шүрәле” поэмасын сәхнәләштерәләр.
12 нче укучы: Күпме шигырьләргә сокландым мин,
Күңелемә күчте ялкыны,
Ә шулай да синең Тукай абый,
Шигырьләрең иң-иң якыны.
Синең шигырьләрең – тел ачкычы,
Һәрбер сүзең – безгә васыять.
Мин горурмын, Тукай, телем ачтым
“Туган тел” не, “Пар ат”ны сөйләп.
5 нче сыйныф укучылары “Пар ат” җырын башкаралар.
2 а.б.: Г. Тукай милли шагыйрь иде. Ул халкыбызны, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән ярата, аны өйрәнә.
Сигез елга да тулмаган иҗат чорында Тукай татар халкының иң яраткан һәм иң популяр шагыйренә әверелә. 10 меңнән артык шигырь юлын эченә алган 9 поэма, 400 гә якын шигырь, баллада, җыр, бәет, мөнәҗәт, 350 дән артык (50 табакка якын) чәчмә әсәр – хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр, фельетоннар, мәсәлләр, әкиятләр яза.
13 нче укучы: Телсез идек, Тукаебыз телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Күгебездә балкып торган йолдыз булып
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
14 нче укучы: Син илемнең сөйгән улы,
Горурлыгы татар халкының.
Киләчәккә узып барасың син
Яклаучысы булып халыкның.
Татар телен, туган телемне мин
Яратырга синнән өйрәндем.
“Туган тел” не сабый чагымнан ук
Матур көйгә салып көйләдем.
Кәҗә - Сарык, Шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалдым.
Укый-укый синең шигырьләрне
Олы тормышка мин юл алдым.
4 нче сыйныф укучылары “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштерәләр.
1 а.б. : Г. Тукайның безнең арабыздан китүенә 98 ел тулды. Ләкин шагыйрьнең үлемсез әсәрләре – шигырьләре безнең йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дә Тукайны укый һәм аны олылап искә ала.
2 а.б.: Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугъры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең.
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт, көч ала!
- нче сыйныф укучылары чыгышы
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.