Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.
статья на тему
бабаем Минһаҗев Хәсәннең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләре.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
pobeda.doc | 53.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы
Кукмара поселогы муниципаль
бюджет белем бирү учреждениесе
,,4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Илебез тыныч, күгебез аяз булсын
Эшне башкаручы:югары квалификаион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галимуллина Зөлфия Марсил кызы
Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.Ватанымның горурлыгы,
Яшәвемнең хозурлыгы,
Гасырларга торырлыгы –
Җиңү көне, Җиңү көне.
Нурмөхәммәт Хисамов
Җиңү көне. Шатлык көне. Җирдә тормышны коткару хакына үзләренең тормышларын биргәннәрне искә алып кайгыру көне. Ватанны саклаганнарга хөрмәт күрсәтүдә фронттан әйләнеп кайта алмаганнарга һәм шушы бөек датаны якынайтып, армый-талмый тылда хезмәт иткәннәр турында якты истәлекне саклауда мөһим рольне Җиңү көне тота.
Быел Бөек Ватан сугышында җиңү яулаганга 67 ел тула. Бу көнне без кешеләрнең азатлыгы һәм бәхете өчен тормышларын биргән батырларның истәлеген кабат - кабат хөрмәт итәбез...
Безнең гаилә өчен дә бу көн – зур бәйрәм. Нәсел агачыбызның безгә билгеле булган тамыры Гыйззаметдин бабйдан башланып китә, аның улы Хәбибулла бабай булып, аның тамырын Бәдретдин бабай, аннан соң Гыйләҗетдин бабай, Гаязетдин бабай һәм Минһаҗ бабайлар дәвам иткән. Без – нәсел агачының Минһаҗетдин тармагыннан. Безнең бабайларыбыз урта хәлле крестьяннар булган. Атлар асрап, шуларны сатып көн күргәннәр. Минһаҗетдин бабайның гомере кыска була, 1919 елның май аенда 3 баласын ятим калдырып, мәңгелеккә китеп бара. Гаиләдә олы кыз – Миннур, уртанчы малай – Тимергали (1914), төпчеге – Муллахәсән әниләре кулында калалар. Бабаебыз Муллахәсәнгә ул вакытта 1 яшь тә булмый (бабаем 1918 елның 2 августында дөньяга килә). Тормышның кырыс елларында туып, бик яшьли әтисез үскәнгәме, бабаебыз бервакытта да тормыш авырлыкларыннан зарланмады, уфтанмады, беркем белән ызгышмады, булганына шөкер итеп, барчабызга үрнәк булырлык гаиләбезнең аксакалы булып яшәде.
...Сугышның башыннан ахырына кадәр катнашырга туры килә бабама. Бабаем 1939 елда армия хезмәтенә алына. Аңа Саратов шәһәре авиаполкында авиатехник булып хезмәт итәргә туры килә. Тик, кызганычка каршы, армия хезмәтен бетереп кайтасы елны сугыш башлана. Бабаемны туры фронтка күчерәләр. Бик күп михнәтләр күреп, җиңү бәйрәмен каршылап, өйгә исән-сау кайту бәхетенә ирешә.
Бабаем Краковны (Польша шәһәрен) азат итүдә катнашканда (шәһәрне шартлатудан алып калганда подволда шартлыйлар) бик каты яралана, аңын югалта. Әле ярый якында санитаркалар була, алар ярдәме белән бабаемны госпитальгә озаталар. Госпитальдә өч операция кичереп, бик озак дәваланырга туры килә. Сәламәтлеге ныгыгач, Германия җирендәге Одерь елгасы буенда авиаполкта сугышырга туры килә. Шунда тагын каты яралана. Гәүдәсенең бик күп урыннары пешә, исән калуга бернинди дә өмет калмый. Ходай бабаема озын гомер биргәндер күрәсең, врачларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, бабамны үлемнән алып калалар. Алты (!) тапкыр операция ясап, исән калган бот тиреләрен күчереп утырталар. Ике боты да буразна кебек зур-зур яра эзләреннән тора иде. Җиңү яулап туган илгә кайткач та, бабама тагы өч операция кичерергә туры килә.
Бабаебызның сөйләгәне истә калган:
- Германия җирендә сугышкан вакытта колонна белән җәяүләп икенче урынга күчәбез, – ди. – Юл бик пычрак, аяк асты сазлыкка әйләнгән (көз көне булса кирәк). Юл кырыенда ниндидер таш кебек әйбер ята. Ничектер күз шунда төште. Янына килеп җиткәч, алыйм әле дисәм, пычрак белән ябышып каткан. Кул белән генә алып булмагач, күнитек белән тибеп алдым. Әйләндереп карасам, кемнеңдер 3 бармак башы кадәр (50 грамм) чамасы ипи кисәге төшеп калган. Бу ипи кисәге үзе өшегән, үзе пычракка буялып беткән, ә ул вакытта шуннан да тәмле әйбер юк иде. Шушы кечкенә генә ипи кисәгенә ничек сөенгәнне белсәгез иде, теш арасында балчык-ком шыгырдап тора, ипи әкрен генә җеби... Тик шулай да немецларга бирешмәдек, – дип сүзен йомгаклап куя бабам.
Госпитальдән терелеп чыкканда, II группа инвалид таныклыгы бирәләр. Бабай хурлана, таныклыкны алмый. Эскадрилья командиры хәл белергә килгәч, бабай зарлана. Һәм икесе бергә госпиталь начальнигы янына керәләр. Алга таба да хезмәт итәсе килә дип, хезмәткә яраклы документ алырга ирешәләр. Госпиталь начальнигы шунда: “Мингазов опомнись. Бу справканы сагынырсың, мине искә алырсың, ләкин без булмабыз”, – дигән. (Гомеренең соңгы елларында бабам бу справканы еш исенә төшерә иде). Эскадрилья командиры белән бергә хезмәт итәргә уйлыйлар. Тик аеру төркемләү пунктында аларны аералар, икесе ике частька эләгә. Сугыш беткәч тә бабама Германиядә хезмәт итәргә туры килә. Туган ягына өлкән сержант дәрәҗәсендә 1946 елның җәендә кайту бәхетенә ирешә.
Бабамның абыйсы Тимергали абыйга җиңү көнен күрергә насыйп булмый. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, хәбәрсез югала.
Сугыштан кайтканда бабамның әнисе, апасы исән була. Торфтан (сазлыктан торф чыгару) кайткан Җәмиләбану белән 1947 елның җәендә гаилә корып җибәрәләр. Ә шул елның көзендә итек фабрикасына эшкә барганда Миннур апаны поезд бәреп үтерә. Аның ике баласы Рафик (1937) һәм Равилә (1939) кала (әтиләре сугышта үлгән). Аларны бабам үз канаты астына ала. Бер-бер артлы үзләренең 7 баласы туа. Тик язмыш бабама сынау арты сынау җибәрә. Сигезенче балалары туар вакыт җиткәндә, (1956 елның 10 декабре) Җәмилә әбиебез дөньялыктан китеп бара. Һай шул вакытларда бабамның үзәкләре өзелгәндер инде. Шулай да яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк. 1957 елда Чепья кызы Фагыйләгә өйләнә, уртак балалары туа. Кайберәүләр хәзер тормыш авырлыгына сылтау итеп үзләренең балаларын да тәрбияләргә кыенсыналар. Ул чагында бабама ничегрәк булгандыр, 11 кешене ашатасы, киендерәсе бит... Нинди олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр булганнар бит алар. Соңгы урыннары оҗмахның түрендә булса иде.
Сугыштан кайткач, бабам Кукмара тегү фабрикасында слесарь-сантехник булып 1978 елга кадәр эшли. Эшендә дә хөрмәтле кеше була. “Фабрика төзелгәндә түшәм тотарга балкалар куярга кирәк, ә кран юк. Берничә кеше эштән соң төнлә шул балкаларны (тимердән) күтәрә идек”, – дип искә төшерә иде бабам. Яше сиксәнгә җитсә дә, бабаебыз көр күңелле, тик ятуның ни икәнен белми торган оптимист кеше иде. Авылыбызның да ихтирамга лаеклы мәчет карты булып озак яшәде. “Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын!” – дип көн дә изге теләкләрен тели иде бабам. Бабам 1998 елда 80 яшен тутырып, безнең арадан мәңгелеккә китеп барды. Тыныч йокла бабакаем.
66 ел элек яулап алынган Җиңүнең бәһасе гаять зур. 9 май көнне сугыш кырларында шаһит булганнар, фронтта һәм тылда җиңүебезне корганнар алдында без башыбызны түбән иябез. Сугыш ветераннары, солдат хатыннары һәм һәлак булганнарның гаиләләре турында онытмау безнең изге бурычыбыз һәм сугыш чоры буыннарына карата иң олы хөрмәтебез. Үлгәннәрнең каберен белеп, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә язсын иде.
Бу язмам, гомерләрен аямыйча, илебез данын үстергән кешеләргә тирән ихтирам билгесе булып тарихта калсын иде. Сүземне якташыбыз Х.Мостафинның шигъри юллары белән йомгаклыйсым килә:
Үлгәннәрнең каберен хөрмәтлик тә,
Исәннәрнең белик кадерен.
Илен саклап яуга чыкканнарны
Онытмас һич тарих хәтере.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Киләчәгебез үзебезнең кулларда" тәрбия сәгате
Югары сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлауга юнәлеш бирү....
презентация открытого урока"Илебез тыныч,күгебез аяз булсын!"16.0415
Без яшибез бергә матур бу дөньяда,Без җырлыйбыз бергә туган телебездә.Безнең бар хыяллар-бәхетле киләчәк!Бир Ходай,син безгә тынычлык дөньяда...
"Тыныч йокы" темасына презентация
1 сыйныфта тыныч йокы темасына карата презентация...
"Тыныч тормыш батырлары" - инша. Автор Хәйретдинова Әдилә
Тыныч тормышта да батырлыкка урын күп....
"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий
Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда туган җирне ярат...
Разработка урока "Батыр егетләр – илебез күрке"
ДәресТуган тел (татар теле)Дәрес темасыБатыр егетләр – илебез күркеМаксат һәм бурычлар1. Текстның темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау2. Сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтен үстерү өчен шарт...