Казан
презентация по теме

4 нче сыйныфтагы дәрес эшкәртмәсе. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kazan.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

                 

Дәрес темасы:

«И Казан, нурлы Казан...»

(4 нче сыйныфтагы дәрес эшкәртмәсе. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен).

Максат:  

  1. «Казан» турындагы хикәя белән танышу.
  2. Сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирү, тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру, татар теленә хас булган [ә] авазын дөрес әйтергә күнектерү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерү.
  3. Тел өйрәнүгә кызыксынучанлыкны арттыру.

Җиһазлау:      дәреслек (Хәйдарова Р.З.), карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес тибы:   яңа материал аңлату

Методлар:      сүзлек эше, кросссворд чишү, сорауларга-җаваплар, тәрҗемә эше, төркемнәрдә эшләү.

             

  1. Оештыру өлеше.

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.

Укытучы: Хәерле көн!

Балалар, дәресебезгә кунаклар килде. “Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач” дигән әйтем бар. Без дә, елмаеп, кунакларыбызны сәламлик. Бүген гадәти булмаган бүлмәдә белем алырбыз.

  1. Блиц сораулар.

Әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле.

  1. Бүген ничәнче число?
  2. Атнаның кайсы көне?
  3. Хәзер ничәнче дәрес?
  4. Нинди дәрес?
  5. Нинди тема өйрәнәбез?

( Татарстан - туган ягым)

  1. Фонетик  күнегү. [ә] авазы

Укытучы.  Мин сәяхәткә җыенам һәм үзем белән “ә” хәрефен алам.

шәһәр

Казан шәһәре

дәүләт

Дәүләт музее

истәлекле

истәлекле урыннар

яшәгән

шәһәрдә яшәгән

Укытучы. Бу сүзләрне, сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Шушы сүзләр белән яки сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез.

(укучыларның җавапларын тыңлау)

Нәтиҗә ясау.

Нинди авазны кабатладык?

[ә] авазы кергән сүзләрне кабатладык.

Дәресебезне дәвам итәбез.

Укытучы. Ә хәзер кроссворд чишәбез. Кроссвордны дөрес чишсәгез, дәреснең темасын белерсез.

 

т

у

к

а

й

т

а

т

а

р

с

т

а

н

 

к

ы

з

ы

л

б

о

л

г

а

р

я

х

и

н

1). “И туган тел, и матур тел” шигырен кем язган?

2). Сез кайсы республикада яшисез?

3). Татарстан флагындагы бер төс?

4). Сез кайсы шәһәрдә яшисез?

5). Дәүләт гимнын кем язган?

Укытучы: Нинди сүз килеп чыкты? ( укучыларның җаваплары тыңлана)

                 (Казан) Бүген дәрестә Казан шәһәренә экскурсиягә барырбыз.

  1. Төп өлеш.
  1. Уку мәсьәләсен  кую.

Без бүген сезнең белән  “Казан” исемле текстны укырбыз. Яңа сүзләр белән танышырбыз, тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез, төркемнәрдә эшләрбез.

Как вы меня поняли?

( укучыларның җаваплары тыңлана)

  1. Лексик – грамматик күнекмәләрне формалаштыру.  

( тактада язылган сүзләрне уку)

аеруча – особенно

бигрәк тә - особенно

искиткеч – удивительный, удивительно

бизәнү әйберләре – ювелирные украшения

( сүзләрне сүзлекләргә язып алу)

Укытучы. Үзегезгә ошаган сүз белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзегез.

                 (укучыларның җаваплары тыңлана).

  1. Дәреслек белән эшләү.

Укытучы.

  1. Ә хәзер дәреслекләрегезнең 72  битен ачыгыз.
  2. Саша, 72 битне ачтыңмы?
  3. Әйе, ачтым.
  4. Хикәяне таптыңмы?
  5. Әйе, таптым.

Укытучы.

  1. Хикәяне башта үзем укыйм, карап барыгыз. Хикәя нәрсә  

     турында?

              ( укытучы хикәяне укый)

Укытучы.

              - Хикәя нәрсә турында?

              ( укучылар җавап бирә)

б) - Хәзер хикәяне сез укыгыз һәм тәрҗемә итегез. (чылбыр буенча укыйлар, тәрҗемә итәләр).

в) - Кем хикәяне рус телендә сөйли ала?

ЯЛ МИНУТЫ.

“Кояш, таш, койма”. Уенын уйнау.

  1. Биремнәр башкару.

а) Карточкалар белән эш.

Укытучы. - Ә хәзер төркемнәрдә эшлибез. Урман, елга, шәһәр сүзләренә  

                    санашып төркемнәргә бүленәбез.

Беренче төркем – урман

Икенче төркем – елга

Өченче төркем – шәһәр

  1. Ә хәзер хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышыйк. Мин сорау бирәм, ә сез дөрес җавапны укырсыз.
  2. Без кая бардык? (Без Казанга экскурсиягә бардык).
  3. Бигрәк тә нәрсә ошады? (Безгә Казан Кремле ошады).
  4. Казанда нәрсәләр бар? (Анда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Дәүләт музее бар).
  5. Сөембикә манарасы ничә катлы һәм очында нәрсә бар?                ( Сөембикә манарасы җиде катлы. Манара очында алтын ай).
  6. Ханбикәнең исеме ничек? (Сөембикә).
  7. Сөембикә турында нәрсә беләсез? (Сөембикә ханбикә булган. Ул Казанда яшәгән. Халык аны яраткан. Сөембикә манарасының истәлеге).
  8. Кремль янында нәрсә бар? (Кремль янында Татарстан Дәүләт музее бар. Анда татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре бар).
  9. Молодцы, сорауларга дөрес җавап бирдегез.

б) Укытучы.  Ә хәзер икенче биремне эшлибез, җөмләләрне  текст эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.

Казан – искиткеч матур шәһәр. Күптән түгел без Казан шәһәренә экскурсиягә бардык. Сөембикә ханбикә  булган. Кремльдә  Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар. Сөембикә манарасының очында – алтын ай. Халык сөембикәне бик ярата.

( укучыларның җаваплары тыңлана, нәтиҗә ясала).

в) Укытучы: Ике раслауның кайсысы дөрес?

1. Казан – искиткеч матур тарихи шәһәр.

    Казан – искиткеч яңа, яшь шәһәр.

2. Казанда тарихи урыннар күп түгел.

    Казанда Кол Шәриф мәчете бар.

3. Сөембикә манарасы очында алтын ай бар.

    Сөембикә манарасы очында көмеш ай бар.

4. Кремль янында университет бар.

    Кремль янында Татарстан музее бар.

( укучылар дөрес раслауны әйтәләр).

г) Нәтиҗә ясау.

- Биремнәрне бик яхшы эшләдегез.

- Ә хәзер дәресебезне йомгаклар вакыт җитте. Башкалабыз Казан нинди шәһәр? (укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

- Әйе, балалар башкалабыз Казан турында  бик матур фикерләр әйттегез. Чыннан да башкалабыз Казан дөньяда иң матур шәһәрләрнең берсе. Казан – ул дуслык шәһәре, тынычлык шәһәре, кунакчыл шәһәр.

  1. а) Йомгаклау.
  1. Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?
  2. Текст нәрсә турында?

б) Өй эше: Казан турында текстны сөйләргә өйрәнегез.

в) Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зафарнамэ-и Вилайет-и Казан

Некоторые размышления о истории взаимоотношений татар и русских....

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Казан -Татарстанның башкаласы" дәрес эшкәртмәсенә презентация

6нчы сыйныфта рус төркемендә татар теле дәресенә презентация...

Казан тутие (Тетушка из Казани).

Воспоминания  Крюковой ( Бикмайкиной Алии Асымовны ),родственницы жены татарского писателя Шарифа Камала. Посвящается 130- летию со дня его  рождения ....

И Казан! Серле Казан!

Башкалабыз Казанның  тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау өчен кулланма....

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен ...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...