Гаяз Исхакый иҗаты "Алдым-бирдем" комедиясе
творческая работа учащихся (10 класс) по теме

Творческая работа учащиегося по данной тематике. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konferenciya.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Узган гасырга хәзер бер караш ташлаудан ук ул дәвердәге татар әдәбиятында иң олы шәхесләрнең, төп фигураларның берсе Гаяз Исхакый булуы бәхәссез. Әдип шул чорда башланып киткән милли үзаң үсү һәм яңарыш хәрәкәтен әйдәп баруы белән генә түгел, кабатланмас иҗаты белән дә әдәбиятыбыз тарихында җуелмас эз калдырды. Әдипнең үлемсез әсәрләрендә татар тормышының төрле катлавы, төрле яшәеш, төрле кешеләр сүрәтләнә. Татар җәмгыятенең рухи һәм фәлсәфи тормышындагы өлгергән мәсьәләләр, аларны хәл итүнең юллары күрсәтелә.

Фәнни тикшеренү эшемдә сайлап алынган “Алдым-бирдем” драмасы да әнә шундыйлардан.

Драма 1907 нче елда илдә, халыкта үзгәреш-хәрәкәтләр белән бәйле бик киеренке вакытта язылган. Әдип аны Казан төрмәсендә утырганда яза. Әсәр беренче мәртәбә гастрольдә йөргән “Сәйяр” труппасы тарафыннан 1908 нче елның башында Уральск Шәһәр театры бинасында Сәхибҗамал Гыззәтуллина Волжская бенефисы уңае белән сәхнәдә уйнала. ( Сәхибҗамал Гыззәтуллина-Волжская төп героиня Галия образын иң беренче булып башкара.)

Тагын шунысы әһәмиятле: әдипнең “Алдым-бирдем” пьесасындагы төп герой прототибы булып Хәлфиннәр династиесенең бер вәкиле Нәҗип Хәлфин тора. Нәҗип Хәлфин белән Нурзидә мәхәббәте тарихы әлеге әсәрнең нигезен тәшкил итә. Ләкин тормышта фаҗигале тәмамланган вакыйгалар       ( Нурзидәне көчләп Пермь фабрикантына кияүгә бирәләр һәм ул 1 елдан вафат була, ә Нәҗип Хәлфинне 1937 нче елда,  халык дошманы, дип кулга алалар һәм атып үтерәләр) драмада уңай хәл ителә.

Гаяз Исхакый үзенең “Алдым-бирдем” пьесасында Нәҗип Хәлфиннең тормыш юлын чагылдырса да, ул әсәр героена Ибраһим дигән исем бирә. Моның да үзенә күрә тирән бер мәгънәсе бар. Әдип моның белән Хәлфиннәр династиясендә татар халкының язмышы өчен борчылган, татар телен үстерүгә лаеклы өлеш керткән Ибраһим Хәлфин булуын да искәртә.

Әдип 1910 нчы елда Максим Горький белән языша башлый. Бу вакытта үзенең әсәрләре белән башка халыкларны таныштыру теләге уяна. Шушы максатын гамәлгә ашыру өчен, ул “Алдым-бирдем”  пьесасының  тәрҗемәсен башта Горькийга укыта һәм аны, берәр җыентыкка кертүләрен үтенеп, Мәскәүдәге “Знание” канторасына җибәрә. Горький Гаяз Исхакыйның пьесасын укый һәм аңа уңай бәя бирә. Берникадәр вакыттан соң, Петербургта чыга торган “Заветы”  журналының 1914 нче елгы 6 нчы санында әлеге әсәр басылып чыга, шулай итеп аны рус театрлары сәхнәләрендә дә кую мөмкинлеге туа .

Сәхнәдә уйналганна соң, шул чор вакытлы матбугатында әсәр турында бер-бер артлы уңай фикерләр басыла башлый. “Аддым-бирдем” пьесасы Гаяз Исхакыйның иң күп уйналган әсәрләрененнән санала.

Әсәрнең үзәгенә мәхәббәт, никах проблемалары куелган. Бу мәсьәләгә карашта “аталар” һәм “балалар”, кадимчеләр һәм җәдитчеләр арасында тартыш күрсәтелә.

Гаяз Исхакыйның мәгариф - азатлык яулау юлында – беренче адым, дигән сүзләрен “Алдым-бирдем” пьесасына эпиграф итеп алырга мөмкин. Мәгърифәтле, белемле булу пьесада сурәтләнгән яшь геройларга үзләренең ирекле, бер-берләрен яратырга, үзләренең тормыш юлларын үзләре сайларга хокуклы булуларын исбатларга ярдәм итә. Җәмгыять тормышы, вакыйгалар бик тиз үзгәрә торган революция алды чорында нәкъ менә гаиләдә, су тамчысындагы кебек, шул чорның халәте, вакыйгалары чагылыш таба.

Пьесаның геройларын да шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Болар җәдитчеләр һәм кадимчеләр. Әдип үзенең геройларын кыл урталай бүлеп куймый. Әгәр дә алдынгы карашлы яшьләргә Галия, Ибраһим, Садыйк кебекләрне кертсәк, икенче төркемгә Гарифә бикә, Әхмәди, Габдулла муллаларны кертеп карарга мөмкин. Урталыкта чайкалучы каһарманнар булып Хәлил бай, Сорур кебекләр торалар.

Әсәрдәге конфликт төрле якларны колачлап ала: иске тормыш белән яңа тормыш тартышы; аталар белән балалар тартышы; кадимчеләр белән җәдитчеләр тартышы; социаль каршылыклыр бәрелеше; кеше күңелендә барган тартышу.

Пьесаның төп герое –мәхәббәт иреге, ирекле гаилә бәхете өчен көрәшкә атылган ныклы характерлы Галия. Галия шул чор татар кызларына хас булмаган тәвәккәллек, кыюлык, максатчанлык кебек сыйфатларны үзенә туплаган. Ул үз мәхәббәте өчен барына да әзер. Әйтерсең, Исхакый аны үзенең башка әсәрләрендә язмышка буйсынып тын гына сула барган башка хатын-кыз образларына үрнәк итеп куя. Әсәр басылып, сәхнәгә күтәрелгәч, бу образга карата каршылыклы фикерләр әйтелә. Фатих Әмирхан, мәсәлән, аңа соклана, ә Фуат Туктаров реаль тормышка туры килми, татар кызларына мондый характер сыйфатлары хас түгел дип тәнкыйтьләп чыга. Галия үзенең җиңүенә ышана, бернигә карамастан сак астыннан да кача. Әти-әнисен бик яратса да, үз бәхетенең бары Ибраһим янәшәсендә икәнлеген аңлый. Бары яңа тормыш кына аларга бәхет китерәчәгенә шикләнми. “Үзегезнең наданлыгыңыз берлә яктылыкка, киңлеккә каршы тартышмаңыз! Без сезне җиңгән кебек, яшь тормыш иске тормышны җиңәр!” – ди ул. ( Гаяз Исхакый . Сайланма әсәрләр. 5 том 387 нче  бит)  

Хәтта Ибраһим да Галия белән чагыштырганда бераз каршылыклы шәхес. Үзе Галияне яратса да, бәхетсезлек китермәгәем дип үзен кыю адымнардан тыя. Юкса ул сәяси яктан да әзерлекле, алынган эшен ахырына кадәр башкарырга, идеалларын аңлаешлы һәм үтемле итеп башкаларга да аңлатырга сәләтле, ләкин мәхәббәт өлкәсендә Галия белән чагыштырганда күпкә пассиврак. Туй көнендә дә ул, бернинди гамәл кылмыйча, хәтта өеннән дә чыкмыйча, ах-ух килеп, ир-ат башы белән, сөйгән кешесен көтеп ята. Ибраһим образы автор образын чагылдыручы персонаж. Ә геройның күңел төшенкелеген аңлатырга мөмкин, чөнки әсәрне язганда әдип төрмәдә утыра.

Автор фикеренчә, милләтнең киләчәге шундый яшьләр кулында булганда гына, халкыбызның алдагы көне өметле.

Нәкъ шушы ике образ әсәрдә мәгърифәтчелек һәм азатлык идеяләрен гәүдәләндерүчеләр булып торалар да инде. Җәмгыятьнең төп терәге – ныклы гаилә. Ә ныклы гаиләнең бары белемле, үз максатын тормышка ашыру өчен бөтен сынауларны җиңеп, үз мәхәббәте өчен көрәшә алганнар гына төзи ала. Шулай булганда гына милләтнең дә киләчәге өметле. Галия дә, Ибраһим да милләтнең яшәеше, алга китеше өчен мөмкин булганның барын да эшләячәкләр. Шуны ышанып әйтергә мөмкин: әлеге яшьләр башкаларга үзләрен кыерсытырга юл куймаячак һәм максатларына ирешү, азат булу өчен барын да әзер. Һичшиксез, геройлар язмышын милләт язмышы белән бәйләп карау зарур.

Кадимчеләргә килсәк, ягъни икенче төркем геройларына, әдип “пьесаның кешеләре” белән таныштырганда ук, әйтерсең, аларны аерып куя. Бөтен барлыклары: тышкы кыяфәте, эчке дөньялары, башкаларга мөнәсәбәте, хәтта сөйләмнәре белән дә алар укучы күңеленнән читләшә баралар. Дөньядагы бар яхшылык, матурлык, бәхетле тормышның дошманнары кебек тоела алар. Шул ук Гарифә бикә, яисә Әхмәдине генә алыйк. Беренчесе кызының ата-ана теләгенә каршы чыгуын белгәч, Галиягә нинди генә “изге теләкләр” яудырмый, хәтта көч куллануга да каршы түгел. 40 яшькә дә җитмәгән надан хатын, баласының бәхетеннән бигрәк байлыкны өстен күрә. “Галия үз балабыз, теләсәк, утка ташлармыз, теләсәк-суга, ишеттеңме?”-ди ул Садыйкка (Гаяз Исхакый. Сайланма әсәрләр. 5 том 362 нче бит).  Гарифә бикәнең сөйләменә игътибар итсәң дә аның белем ягыннан үтә дә чикле бер адәм икәнлеге ачыклана. Аның сөйләмен урам сөйләме дип әйтсәң дә була. Әсәрнең буеннан буена аның авызыннан бер генә юньле сүз дә чыкмый. Шул ук сүзне Шакировлар нәселендә булган башка хатыннар турында да әйтергә мөмкин. Өченче пәрдә барышында Фәхерниса белән Әсманың үзара тарткалашуларына игътибар итсәң, мондый итеп үтә дә тәрбиясез һәм надан кешеләрнең генә аралаша алуын аңлыйсың.

Әхмәди исә, үз сүзләре белән әйтсәк: “Шакировлар фамилиясенең чесен саклар өчен генә тырышучы”. Үз гаиләсе өчен “янып-көеп” йөргән Әхмәди өчен, акчадан да кадерле әйбер юк. Үз кесәсеннән чыккан һәрбер тиенне китапка теркәп бара. Фәйзуллага дөреслек ачылмасын өчен 25 сум күләмендә ришвәт бирүдән дә кыенсынмый,  өстәвенә үзен базарга йөртә башларга вәгъдә бирә. Галиянең ниндидер бер канторщик Ибраһимга кияүгә чыгуы -аның өчен хурлык. Ләкин барынна да элек Әхмәдинең үз мәнфәгатьләре көчлерәк булуы күренеп тора.

Әсәрдә Хәлил бай белән Сорурга карата укучы күңелендә ниндидер хөрмәт туа һәм бу аңлашыла да. Иске тормыш вәкиле булса да, Хәлил бай кызының фикере белән кызыксына, алай гына да түгел, ул аның теләгенә каршы килергә теләми. Ләкин киресенә каткан Гарифә янәшәсендә булганда ул көчсез. Шулай да ахырдан үз гаебен тану аңа карата булган мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртә. Гарифәне яклап: “ Ул сезнең төсле тәрбия күрмәгән. Ул ничек үскән, ничек яшәгән, кызын да шулай яшәтмәкче булган! Иске дөнья кешеләре булсак та, яңа тормышка ярарлык кыз тәрбияли кылуымыз өчен сез безне кичерергә кирәк, ”- ди ул  (Гаяз Исхакый. Сайланма әсәрләр. 5 том. 386 нчы бит). Димәк, әле бар да алай ук начар түгел, өмет бар. Хәлил белән Гарифә кебекләр дә үз бәхете өчен көрәшердәй кыз тәрбияли ала дигән сүз. Ләкин Галиянең шундый булып үсүендә аларның өлешләре бик аз, моның төп сәбәбе - белем.

Сорурга килсәк, ул шул чордагы хокуксыз татар хатын-кызларының ачык чагылышы. Гарифә бикә белән Әхмәди уйлап чыгарган хәйләне тормышка ашыру өчен, ул гомер иткән ире белән аерылырга да әзер, дөресрәге, ул Гарифәнең сүзенә дәшми генә буйсына. Үз тормышы җимерелсә дә, Гарифә кушканны эшләргә берсүзсез разый була. Ләкин әсәр азагында, Галияне ничек башка кешегә кияүгә бирергә җыенуларын белгәч һәм аны бикләп тотуларын күреп, Сорурның да “күзе ачыла”. Галиягә чын күңелдән ярдәм итәргә тырыша, ләкин Гарифәне күрүгә бөтен кыю фикерләре берьюлы юкка чыга. Шулай да Сорур күңелендә шундый шикләнүләр тууы татар хатын-кызларының уяна башлаулары хакында сөйли.

Шул рәвешчә, ике арадагы тартышу нәтиҗәсендә мәгърифәтчелек һәм азатлык өстен чыга. Әсәрнең төп герое Ибраһим бу хакта болай ди: “Бу эш сезнең берлә безнең тартышу гына булмады, бу эш иске тормыш берлә яңа тормышның тартышуы булды. Бүген безнең җиңүемез яңа тормышның җиңүе , бу көнге безнең бәйрәмебез яңа тормышның бәйрәме!..” (Гаяз Исхакый. Сайланма әсәрләр. 5 том. 387 нче бит).

Әйе, әсәр яңа тормышның җиңүе белән тәмамлана. Һичшиксез, әлеге ситуация ул чордагы татар гаиләләрендәге типик хәл дип әйтергә дә була. Иске карашлы гаиләдә тәрбияләнеп үссә дә, Галия үз бәхете өчен көрәшергә көч таба. Язучы илдә барган үзгәрешләрнең гаиләгә һәм яшьләрнең тормышына ничек йогынты ясавының ачык мисалын бирә. Революция шаукымы татар милләтенең үсешенә һәм яшәешенә дә йогынты  ясый. Билгеле, автор моны кечкенә генә бер татар гаиләсе мисалында күрсәтә, ләкин моның белән ул илдә барган үзгәрешләрне күз алдына бастырырга ярдәм итә.  Шул рәвешчә әдип шул чор татар дөньясындагы үзгәрешләрне гомумиләштереп тасвирлап бирә. Беренче карашка әсәр гаилә, никах проблемалары турында кебек. Искелек белән яңалык көрәше ул чор әсәрләре өчен традицион сюжетка әверелә бара, ләкин Гаяз Исхакый әлеге әсәрендә гаилә, көнкүреш проблемалары белән генә чикләнеп калмый. Пьесада ул чорда һәм бүген дә актуаль булып кала торган милләт хәле, азатлык, сәяси мәсьәләләр дә күтәрелә. Иске карашлы Хәлил, Гарифәләргә алмашка заманча карашлы Ибраһим, Галияләр килә. Алар белән янәшә Садыйк бай кебек үз милләтенә тугры кешеләр атлый. Ә яшь мулла, Әхмәди кебекләр иртәме-соңмы барыбер җиңелүгә дучар, чөнки алар өчен халык мәнфәгатьләреннән бигрәк, шәхси мәнфәгатьләр беренче урында тора. Ләкин милләтнең йөзен саклап кала белгән Карт хәзрәтләр булганда, дин дә милләтнең яшәешенә, үсешенә терәк булып торачак.

Әсәр үзенең актуальлеген безнең көннәрдә дә югалтмый. Милләтнең киләчәге, аның алдагы язмышын  әдәбият мәйданына килгән бер генә әдипнең дә читләтеп уза алганы юк әле. Ә Гаяз Исхакыйның иҗаты моның гүзәл үрнәге булып тора. Монна бер гасыр элек иҗат ителгән “Алдым-бирдем” драмасы да  милләтебезнең үткәнен күз алдына китереп бастыра  һәм татарлыгыбызны саклап калу өчен һәр гаилә, милләтнең һәрбер вәкиле үзеннән өлеш кертергә тиеш дигән фикерне әйтә. Галия белән Ибраһим кебек ныклы гаилә корып, заман белән бергә атлардай шәхесләр булганда, милләтнең дә киләчәге өметле. Ләкин моның өчен бер шартның үтәлүе зарур: ул да булса мәгърифәтчелек. Әйе, белемле булу - бәхетле булуның беренче шарты. Моны без “Алдым-бирдем” драмасында ачык күрәбез. Замана алга барган саен, белемгә карата булган таләпләр дә үсә бара. Шунлыктан матур гаилә корып, ныклы җәмгыятьтә яшисебез килә икән, без әлеге таләпләрне һичшиксез үтәргә тиеш. Бары шул очракта гына халкыбызның киләчәге өметле булыр, ә милләтебез үсә, ныгый барыр. Әдип үзенең әсәрләрен моннан бер гасыр элек иҗат итсә дә ул еллар үтү белән дә актуальлеген югалтмый торган мәсьәләләрне күтәрүгә ирешкән. Менә ни өчен Гаяз Исхакый Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк: “Милләтебезне уяткан, күтәргән кеше, ул- безне телле иткән, караңгыдан яктыга чыгарган кеше; ул инкыйразның, ягъни бетүнең нәрсә икәнен аңлаткан кеше”. Милләт өчен бөтен барлыгын кызганмаган мондый әдипне халык беркайчан да онытмас. Аның “Зөләйха”сы, “Өч хатын белән тормыш”ы, “Жан Баевич”ы “Алдым-бирдем”е әле озак еллар татар сәхнәсеннән төшмәс, ә “Көз” повесте меңләгән яшьләргә ничек тормыш кору кирәклеген киңәш итәр. Әдипнең иҗаты озак еллардан соң да татар әдәбиятының алтын фондында сакланыр.    

       

Файдаланылган әдәбият исемлеге.

1. Гаяз Исхакый. Зиндан. –Казан: Татарстан китап нәшрияты , 1991. -9 б

2. Гаяз Исхакый. Сайланма әсәрләр.-Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2002 .

3. Гаяз Исхакый. Әсәрләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты , 1999

4. Гобәйдуллина Д. Буыннар бәйләнеше.// Мәгариф.-1998.-№7.-77-80 б.

5. Исмәгыйлева С. Гаяз Исхакый драматургиясе // Мәгариф.-2000.-№9.- 24-27 6. Мусин Ф. Гаяз Исхакый // Татарстан .-2000.- №2.-  48 – 52б.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Село Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе

муниципаль белем бирү учреждениесе

Гаяз Исхакыйның “Алдым-бирдем” драмасында мәгариф һәм азатлык идеяләренең чагылышы.

Автор: Село Чура авылы урта

гомуми белем бирү мәктәбе

10 сыйныф укучысы Карпова

Лариса Сергеевна

Фәнни җитәкче: Игушина Марина Васильевна

2008


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Тест. Жизнь и творчество Гаяз Исхакый.

        Хәбәрдарлык күп кенә бикле ишекләрне ачты. Шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызга күренекле язучы, публицист, драматург Гаяз Исхакый "кайтты". Мәктәп программаларында да Г....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары.

ЭчтәлекI.Кереш......................................................................................................2-3битII.Төп өлеш. Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуальпроблемалары ...

7 нче сыйныфта Гаяз Исхакый иҗаты

Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе....

Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый...